Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2012nche_uku__el_imtihan__biletlary.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
21.09.2019
Размер:
325.63 Кб
Скачать

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Бәхет

Җәйге ял вакытында Гөлгенә Казаннан авылга, әнисенең бертуган абыйсы гаиләсенә кунакка кайтты. Миргазыян абый — авыл укытучысы. Көннәрнең берендә ул Гөлгенәгә «Үзең буя» ("Раскрась сам") дигән альбом һәм буяу карандашлары бирде. Альбомда йорт кошларының һәм хайваннарының рәсемнәре ясалган иде.

Дәү абыйсы Гөлгенәне үзенең янына утыртты да сораштыра башлады: —Менә монысы нәрсә инде, сеңелем? —Каз, —диде Гөлгенә. —Ә бусы? —Гусак.

Миргазыян абый яхшылап кына аңлатты.

Русчасын дөрес әйттең — гусак. Ә татарчасы ата каз була. Ата каз! — Укытучы абый альбомның алдагы битен ачты. — Ә монысы нәрсә инде?

—Тавык, — дип җавап бирде Гөлгенә. —Ә бусы? —Ата тавык.

Миргазыян абый көлеп җибәрде. Әмма, Гөлгенәне үпкәләтмәскә тырышып, җайлап-ипләп кенә әйтте: — Без татарча аны әтәч дибез. Русчасы петух була. Апар шулай итеп бер-бер артлы альбомның башка битләрен ачтылар. Туган телне чамалы белгән шәһәр кызы башка рәсемнәрдә дә хаталар ясады. Дәү абыйсы аның һәр сүзен кат-кат төзәткәч, Гөлгенә әллә никадәр яңа сүз өйрәнде. Гөлгенә аларны тагын бер кат кабатлап чыкты. Миргазыян абыйсы аңа тагын бик күп кошларның, чәчәкләр, агач-куакларның татарча исемнәрен өйрәтте.

Шәһәргә кайтканда, Гөлгенә татарча матур итеп сөйләшә белә иде инде. Рәхәт икән ул үз туган телеңдә сөйләшә белү! Зур бәхет икән ул!..

(Дэния Гайнетдиновадан)

3. Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.

вот бы отдохнут ял ит______ Нишлә _________

не отдохнув ял ит______ Нишлә__________

отдохнув ял ит______ Нишлә__________

до того, как отдохнуть ял ит ________ Нишлә__________

отдыхать ял ит________ Нишлә__________

Билет № 15

1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.

Татарстан Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы - 68 мең кв. км. Хәзерге вакытта Татарстанда 4 миллионга якын 100 дән артык милләт кешесе яши Республикабызның иң күпсьнлы халыклары - татарлар һәм руслар. Республикада барлыгы 20 шәһәр, 20 поселок, 43 район, 3000 гә якын авыл исәпләнә. Татарстанда Казан, Алабуга, Яр Чаллы кебек зур һәм борынгы шәһәрләр дә, Тубән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән кебек кечкенәрәк һәм яшьрәк шәһәрләр дә бар.

Татарстан 1920 елның 27 маенда Россия Федерациясе составында барлыкка килә. 1990 нчы елдан республиканың рәсми исеме - Татарстан Республикасы. Татарстанда Конституция нигезендә дәүләт телләре булып татар һәм рус телләре санала. Татарстанның иң югары органы - Дәүләт Советы. Ул 5 елга сайлана.

Республикабызның рәсми символлары: дәүләт гербы, дәүләт флагы һәм дәүләт гимны бар.

Татарстанның башкаласы - Казан шәһәре 2005 елда бу борынгы шәһәр үзенең 1000 еллыгын бәйрәм итте.

Татарстанда уртача климат. Республика аша 4 зур елга: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел елгалары ага. Кечкенәрәк елгалар һәм күлләр дә күп. Республикабыз урманнарга бай. Бездә бик биек таулар юк.

Татарстанда нефть чыга, промышленность зур үсеш алган. Казан шәһәрендә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре җитештерелә. Яр Чаллы шәһәрендә бөтен дөньяда билгеле КамАЗ машиналары эшләнә. Түбән Камадагы шин заводы һәм химия комбинаты, Алабугадагы автомобиль заводы илебездә иң зур предприятиеләрдән санала. Яшел Үзәндә теплоходлар, суыткычлар ясыйлар. Татарстанда эшләнгән югары сыйфатлы товарлар төрле республикаларга, чит илләргә чыгарыла.

Бүгенге кендә Татарстан - зур сәяси, икътисадый, фәнни, мәдәни

үзәк.

Тема буенча сораулар.

• Татарстан Республикасы кайда урнашкан?

• Аның мәйданы күпме?

• Татарстанда нинди милләт вәкилләре яши?

• Татарстанда нинди борынгы/яшь шәһәрләр бар?

• Ничәнче елдан республиканың рәсми исеме - Татарстан Республикасы?

• Республикабызда кайсы телләр -дәүләт телләре?

• Республиканың символларын беләсеңме?

• Башкалабыз турында нәрсә әйтә аласың?

• Татарстанның табигате нинди?

■ Республикабызда нәрсәләр җитештерелә?

• Бүгенге көндә Татарстан нинди?