Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2012nche_uku__el_imtihan__biletlary.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
21.09.2019
Размер:
325.63 Кб
Скачать

2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Күгәрчен һәм малай

Урам чатындагы чүп савытларына кемдер чуалып беткән капрон җепләр ташлаган. Шул җепләргә тәпиләре белән бер күгәрчен эләккән. Мескен кош ярсып бәргәләнгән саен, капрон җеп аның аякларын ныграк авырттыра. Күгәрчен яныннан узып барган кешеләргә ялварулы караш ташлый, кызганыч тавыш белән эндәшә. Чүп савытлары өстендә чыр-чу килеп, әле аска төшеп, әле югарыга күтәрелеп, күгәрчен көтүе оча. Әйтерсең, алар яраланган иптәшенең хәлен сорыйлар, аңа ярдәм итү юлын эзлиләр.

Ә кешеләрнең бәргәләнгән күгәрчендә эшләре юк. һәркем үз юлы белән китеп бара. һәркемнең үз мәшәкате, үз шатлыгы, үз кайгысы.

Хәер, барысы да алай ук битараф түгел икән әле. Кулына футбол тубы тотып, стадионга таба йөгерүче бер малай бәлагә эләккән күгәрченне күрде һәм шунда ук аңа ярдәмгә ашыкты Чүп савыты янына килеп, тубын җиргә куйды һәм күгәрченне тотмакчы булды. Ә күгәрчен, аннан куркып, тагын да ныграк талпына, бәргәләнә башлады. Канаты белән малайның битен, кулларын бәргәләде...

Тырыша торгач, малай күгәрченне тотып алды Бер кулы белән сак кына аның тәпиләрен җептән ычкындырды. Нык курыккан кошчык тынып калды, аның гәүдәсе малай кулында дерелди иде. Малай, кошны ике куллап тотып, аның күгелҗем төймәләрне хәтерләткән күзләренә карады, аннары өскә күтәрде...

Ул зәңгәр киңлектә очкан күгәрченне күздән югалганчы елмаеп карап калды...

(Роза Хафизовадан)

3. Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.

_____________бардың? __ Кара диңгезгә.

____________бардың? ___ Гаиләбез белән.

______________бардыгыз? ___ Июль башында.

______________ял иттең? ____ Спорт лагеренда

______________булдың? ____ Бер ай.

______________ үткәрдең? ____ Шәп.

Билет №18

1. Табигатьне саклау турында сөйлә.

Үсемлекләр дә, хайваннар да, кешеләр дә табигатьтә яшиләр. Табигатьнең иң зур байлыклары - һава, су һәм урманнар. Тереклек яшәсен өчен суларга - һава, ашарга - азык, үсәргә - кояш җылысы кирәк. Болар барысы да табигатьтә бар.

Чиста һава - табигатьнең иң зур байлыкларының берсе. Кызганычка каршы, завод һәм фабрика торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр, корым, төтен чыга. Алар һаваны пычрата. Мондый һаваны сулау кешеләрнең сәламәтлеге өчен зарарлы. Пычрак һава җәнлекләр һәм хайваннар өчен дә куркыныч. Завод һәм фабрикаларда зарарлы матдәләрне һавага чыгармый торган махсус фильтрлар куярга кирәк.

Чиста су да - иң зур байлыкларның берсе. Сусыз тормыш юк. Су үсемлекләргә дә, кошларга да, бөҗәкләргә дә, хайваннарга да, кешеләргә дә кирәк. Кызганычка каршы, завод һәм фабрика торбаларыннан елгаларга һәм күлләргә пычрак су агып төшә. Ул табигатькә зур зыян китерә. Завод һәм фабрикаларда су чистарта торган фильтрлар булырга тиеш.

Урманнар - планетабызның "үпкә"се. Алар моннан 30 миллион еллар элек барлыкка килгән. Безнең планетада агач һәм куакларның 30 меңнән артык төре бар. 1 гектар урман бер елга 18 миллион куб метр һаваны углекислый газдан чистарта, 64 тонна газ һәм тузанны йота, 1 миллион куб метр кислород бүлеп чыгара.

Ләкин хәзер Җирдә урманнарның мәйданы кими: дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга. Табигатьнең юкка чыгуына кешеләрнең дә «ярдәме» бик зур: урманнарда, паркларда, елга буенда, ял иткән урыннарда пыяла савыт-саба, полиэтилен пакетлар, консерва банкалары өелеп кала.

Урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерва банкасы- 90 ел, полиэтилин-200, пыяла кисәге 1000 ел таркалмый ята. Кеше үз кулы белән үзе яшәгән "яшел йор г"ын пычрата. Тәрбияле, әдәпле кеше урманда үзен ничек тотарга тиеш?

• Тәрбияле кеше, суын эчеп карар өчен, язын каеннарның кәүсәсен кисеп «елатмас» .

• Агач ботакларын, куакларны сындырмас, урмандагы чәчәкләрне кочак-кочак өзмәс.

• Агулы яки таныш булмаган гөмбәләрне тибеп-таптап китәргә ярамый. Аларның бик күбесе - урманда яшәүче җәнлекләр өчен дару. •Ялгыш та, юри дә кырмыска ояларын туздыра күрмәгез!

• Урмандагы җәнлек һәм кошларны тотып өйгә алып кайтырга ярамый.

• Кирәкле-кирәксез учак ягарга ярамый. Корыган агачлар янында учак ягу куркыныч

• Урманда чүп-чар калдырырга ярамый.

Планетабыз табигатенә куркыныч янавын бөтен дөнья халыклары аңлыйлар. 1971 елда Канадада «Гринпис» («Яшел дөнья») исемле халыкара экологик оешма барлыкка килде. Шундый ук оешма Россиядә 1992 елда эшли башлый. Оешманың максаты - табигатьне саклау һәм яклау. «Гринпис», төрле акцияләр һәм митинглар үткәреп, экологик проблемаларга дәүләтләрнең һәм кешеләрнең игътибарын « тарта.

1995 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы чыгарылды. Бөтен җир шарында кебек, бездә дә тыюлыклар булдырыла һәм аның табигате күзәтү астына алына. Киселгән урманнар урынына яңалары утыртыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю, хайваннарны аулау тыела.

Тема буенча сораулар :

• Табигатьнең иң зур байлыклары - нәрсәләр?

• Тереклек дөньясында су һәм һава нинди роль уйныйлар?

• Ни өчен урманнарны Җир планетасаның "үпкәсе" дип йөртәләр?

■ Бүгенге көндә су, һава, урманнар нинди хәлдә? Бу ситуациядә кешеләрнең роле нинди?

• Син табигатьтә үз-үзеңне тота беләсеңме? Нинди кагыйдәләр беләсең? -Дөньяда табигатьне саклау буенча нинди эшләр башкарыла?