Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2012nche_uku__el_imtihan__biletlary.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
21.09.2019
Размер:
325.63 Кб
Скачать

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Тыңлаусыз песи

Безнең өйдә бер бүлмә бар. Анда китаплар, кәгазьләр бик күп. Бу бүлмәне әтием эш бүлмәсе ди. Әтием заводта инженер булып эшли. Кичләрен ул бу бүлмәдә соңга кадәр эшли, ниндидер кәгазьләр карый, сызым сыза. Эш бүлмәсенә кермәгез, ди ул безгә. Әтием кушмагач, без анда кермибез. Песине дә кертмибез.

Беркөнне әтием эшкә чыгып китте. Әнием дә өйдә юк иде. Карасам, әтиемнең эш бүлмәсе ачык калган Мин әкрен генә ишек янына килдем дә бүлмә эченә карадым. Ни күрәм: бүлмәдә безнең шаян песиебез! Аның гадәте шундый: өстәлме, урындыкмы — бөтен җиргә сикерә. Менә шул песи әтиемнең эш өстәлеңдәге кәгазьләрне идәнгә тартып төшергән дә, рәхәтләнеп, аларны кыштырдата-кыштырдата, уйный.

Мин тиз генә кәгазьләрне җыеп алдым да өстәлгә куйдым. Ә песине, ачуланып, бүлмәдән куып чыгардым, ишекне ябып куйдым. Ә тагын керсә? Мин киткәнне генә көтеп торадыр әле ул. Ишекне тәпиләре белән ачарга өйрәнгәч, аның әтиемнең бүлмәсенә тагын керәсе килер инде. Ул бит минем кебек акыллы түгел, әтиемнең кәгазьләренә тияргә ярамаганны аңламый.

Уенчыкларымны алып килдем дә эш бүлмәсе янында уйный башладым. Уйный-уйный идәндә йоклап киткәнмен. Кухняда аш пешереп йөргән әбием дә мине күрмәгән. Әтием күтәреп алгач кына уянып киттем. Ул инде эштән кайткан икән.

— Нишләп монда йокладың, кызым?— дип сорады әтием.

— Әтием, мин бүген сакта тордым. Песи бүлмәңнең ишеген ачарга өйрәнгән, мин шуны сакладым,— дидем.

3. Тиешле репликаларны табып куй.

Саша: Алло, исәнмесез. Миңа Гүзәл кирәк иде.

Гүзәп: Сәлам, Саша. .

Саша: Гүзәл, син бүген мәктәпкә килмәдең, әллә авырдыңмы?

Гузәл: . Башым авырта, кичтән

температурам югары булды.

Саша: .

Гүзәп: - Рәхмәт, бүген яхшырак. Температурам булмаса, иртәгә мәктәпкә киләм

Саша: - Юк, барысы да искечә. .

Укытучы өйгә 3 мисал чишәргә бирде.

Гүзәл: - Син миңа яңа теманы аңлата аласыңмы?

Саша: - . Бер сәгатьтән киләм.

Г үзәл: Рәхмәт. Мин сине көтәм. Саша: .

Репликалар:

а) Син бит беләсең, математика - минем өчен авыр фән.

б) Әлбәттә, бик рәхәтләнеп .

в) Мин сине тыңлыйм.

г) Ә бүген хәлең ничек?

д) Математикадан яңа тема өйрәндек.

е) Авырдым шул.

ж) Очрашканга кадәр.

з) Яңалыклар бармы?

Билет № 6

1. Бәйрәмнәр һәм үзеңнең яраткан бәйрәмең турында сөйлә.

Бәйрәмнәрне һәркем ярата. Төрле бәйрәмнәр бар: дәүләт бәйрәмнәре, милли бәйрәмнәр, һөнәри бәйрәмнәр, дини бәйрәмнәр, гаилә бәйрәмнәре, шәхси бәйрәмнәр... һәр бәйрәмнең тарихы ниндидер күңелле, шатлыклы, истәлекле вакыйга белән бәйле. Кайбер бәйрәмнәр күп гасырлар буе яши, кайберләре бик тиз юкка чыга. Күп илләр, халыклар өчен уртак бәйрәмнәр һәм бер ил яки бер халыкныкы гына булган бәйрәмнәр бар. Мәсәлән, Яңа ел - бик күп илләрдә борынгыдан бәйрәм ителә һәм төрле халыкларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе.

Ул минем дә иң яраткан бәйрәмем. Яңа ел - гаилә бәйрәме. Без гаиләдә бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башлыйбыз: дусларга һәм туганнарга бүләкләр сатып алабыз, чыршы бизибез... 31 декабрьдә төнге сәгать уникедә бөтен гаилә бәйрәм табынына җыела. Барыбыз да бер-беребезне Яңа ел белән котлыйбыз, бәхет телибез. Яңа елны каршылагач, урамга чыгабыз. Анда, гадәттә, халык күп була. Барысы да бәйрәм итәләр, һәркайда музыка яңгырый, шау-шу, уен-көлке тавышлары. Кемдер гармун уйный, кемнәрдер җырлый, кемнәрдер бии. Кыш бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котлыйлар.

23 февральдә Россиядә ел саен Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне солдат һәм офицерларны гына түгел, барлык ир-атларны бәйрәм белән котлыйлар.

Июнь аенда татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе була. Бу бәйрәмнең тарихы, татар халкының тарихы кебек үк, бик борынгыдан киле. Сабан туе, гадәттә, матур урман аланында, яшел болында уза. Бу бәйрәм картларның да, яшьләрнең дә, балаларның да яраткан бәйрәме. Сабантуйда һәркем теләп катнаша. Бәйрәмдә төрле милли уеннар һәм ярышлар: ат чабышы, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һәм башка уеннар уздырыла. Сабантуйның теп ярышы - милли көрәш Татарча көрәш ярышында катнашу һәм җиңү өчен батырлар ел буе әзерләнә. Сабантуй батырына бәйрәмнең иң зур бүләге бирелә.

Милли бәйрәмнәр халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуда зур роль уйный. Бу бәйрәмнәрдә төрле милләт кешеләре бер-берсенең мәдәнияте, яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре белән танышалар.

Татарларның Сабан туе, русларның Спас ярминкәсе, керәшен татарларының Питрау, чувашларның Уяв, мариларның Семык һәм башка милли бәйрәмнәр соңгы елларда республикада яшәүче төрле милләт кешеләренең дә уртак бәйрәменә әйләнде.

Тема буенча сораулар: -Нинди бәйрәмнәр була?

- Барлык бәйрәмнәр дә нинди вакыйга белән бәйле була?

- Бөтен илләрдә дә бәйрәмнәр бертөрлеме?

- Сезнең гаиләгездә аеруча кайсы бәйрәмнәрне яраталар? -Синең яраткан бәйрәмең бармы?

-Яңа ел нинди бәйрәм? Бу бәйрәмне гаиләгездә ничек үткәрәсез?

- Безнең илдә нинди бәйрәмнәрне бигрәк тә яратып бәйрәм итәләр?

- Сабан туе бәйрәме турында нәрсәләр беләсең?

- Син тагын нинди милли бәйрәмнәр беләсең? Аларның роле нинди?

- Сезнең шәһәрегездә (авылыгызда) гына үткәрелә торган нинди дә булса бәйрәм бармы?