Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2012nche_uku__el_imtihan__biletlary.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
21.09.2019
Размер:
325.63 Кб
Скачать

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Бүләк

Илшат мәктәптә рәсем ясау белән танылды. Дуслары да көн саен диярлек, аңа рәсем ясатырга керәләр. Ялындырмый малай, тиз генә ясап бирә.

Илшат бүлмәсендә әтисе ясап биргән барлык җиһазларга да күз ташлап алды да сөенеп елмайды. Улына рәсем ясарга җайлы булсын дип тырышкан әтисе. Менә аның кечкенә өстәле. Нинди генә буяулар юк монда! Җаның ниндиен тели, шундыйны сайла. Өч көн элек кенә Илшат янына дусты Радик кергән иде. — Берсекөнгә минем абыйның туган көне, сине дә чакырырга кушты. Кич белән үткәрәбез. Кил, яме! Бик матур рәсем ясап алып кил!

Илшат чакыруны кабул итте, килергә сүз бирде. Рәсем дә матур булды. Радикның абыйсы шатланыр инде, бүләккә сокланыр.

Бер атнадан Илшатның әтисенең дә туган көне җитә. Шуннан озак та түгел әнисенеке. Илшатлар гаиләсендә туган көннәрне һәр ел матур итеп үткәрәләр. Бәйрәм табыны әзерлиләр, теләкләр әйтәләр. Илшат та әтисе белән әнисенә, кибеттән сатып алып, матур әйберләр бүләк итә. Әлбәттә инде, акчаны я әтисе, я әнисе бирә. Ләкин алар моңа әллә ни сөенмиләр кебек. Рәхмәт әйтәләр дә тыйнак кына елмаеп куялар. Бүген Илшат, уйлана торгач, әлеге тыйнак рәхмәтнең серенә төшенде. Радикның абыйсына бүләк итәргә дип ясалган рәсемне күргәч, әнисенең аңа сокланып караганын искә төшерде. Бәлки әнисенең шушы рәсемне бүләккә алачак егет урынында буласы килгәндер? Илшатка шулай тоелды.

Әйе, моннан соң әтисе белән әнисенә дә үз кулы белән эшләнгән бүләк бирәчәк ул. Иң кадерле кешеләре өчен бөтен күңел җылысын, мәхәббәтен салып ясаячак ул бу рәсемнәрне.

(Г.Лотфуллинадан)

3. Фигыльләрне татарча язып бетер.

моет ю ___

помогает мыть ю______

моется (сам) ю______

моется (кем-то или чем-то) ю______

заставляет мыть ю______

Билет № 17

1. Яшәгән җирең турында сөйлә.

Без гаиләбез белән Татарстан республикасында, Биектауда яшибез. Биектау районы Татарстанның төньяк- көнчыгышында урнашкан. Көньяктан республикабызның башкаласы Казан шәһәре, көнбатыштан - Питрәч , төньяк- көнчыгыштан Арча районнары , төньяктан Марий-Эл республикасы белән чикләшә. Биектау районы аша Казан - Екатеринбург тимер юлы үтә.

Биектау районына 1935 елның 25 гыйнварында нигез салына. Казан шәһәреннән Биектауга килгән вакытта биек тауга күтәреләсең. Шуңа күрә аны Биектау дип атаганнар. Районның гомуми мәйданы 170 мең гектар. Район территориясендә 46 мең 500 кеше яши, шул исәптән 64% -татарлар, 34%- руслар, 2% -башка милләт халыклары. Алар үзара дус-тату яшиләр.

Районда уртачз климат. Салкын кышларда температура минус 50 градуска , ә эссе җәйдә плюс 37 градуска кадәр җитә. Явым- төшем дә җитәрлек. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның "Туган авыл" шигырендә язылганча:

"Монда бик эссе вә бик салкын түгел, урта һава, Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява..."

Биектау районында урманнар 25 гектар җирне алып тора. Зәңгәр күл (Голубое озеро)- Биектау районы һәм Казан халкының иң яраткан ял итү урыны. Суы ел әйләнәсендә 5-6 С , су төбендәге зәңгәр ләм күлгә зәңгәр төс бирә, шуңа күрә ул "Зәңгәр күл"дип атала .

Район Казан шәһәрен төп авыл хуҗалыгы азык- төлеге белән тәэмин итә. Бөреле ябык акционерлык җәмгыятендә чәшкеләр (норка), төлкеләр үстерәләр.

Биектау районынында туып-үскән танылган кешеләр арасында Әхмәтһади һәм Садри Максудиларны, Галимҗан Барудины, Хәсәнгата һәм Солтан Габәшиләрне, Салих Сәйдәшевне әйтергә мөмкин. Биектау шулай ук күп кенә шагыйрьләрнең , язучыларның туган ягы. Биектаулылар Хәй Вахит, Әнвәр Бакиров, Зиннур Хөснияр, Альберт Хәсәнов, Рафис Корбанов исемнәре белән горурланалар.

Биектау районы тарихи урыннарга да бик бай. Шуларның берсе - Каймар авылы. 1722 елда Каймарга Петр 1 килә. Аның 50 яшенә Каймар авылында чиркәү салына. Каймарда күренекле шагыйрь Евгений Абрамович Баратынский яшәгән.

18 гасырның 1 яртысында алпавыт Михаил Тютчев Усад авылына нигез сала. 1870 елда әлеге җирләрне күренекле купец Николай Михайлович Журавлев сатып ала. 1878 елда Усадта зур пар тегермәне төзиләр. 1902 елда Николай Михайлович Журавлев пар тегермәнен спирт заводы итеп үзгәртә. Ул хәзерге вакытта да эшли. Заводта яхшы сыйфатлы эчемлекләр чыгарыла. Аның даны тирә- якка гына түгел, хәтта чит төбәкләргә таралган.

Биектау районында бөтен Казан арты өчен изге булган урын - урта гасырның икътисадын һәм мәдәни үзәге- Иске Казан урнашкан. 1992 елда Татарстан хөкүмәтенең махсус карары белән Иске Казан Дәүләт музей- тыюлыгы оештырылды

Районыбыз территориясендә промышленность җитештерү зур тизлек белән үсә. Казанның 1000 еллык юбилеена җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять "Гранташ" төзелде. Казан метросының стеналары "Гранташ"та җитештерелгән гарниттан салына..

Икмәк пешерү заводы, үзәк хастаханә, музыка мәктәбе, мәдәни үзәк, үзәк китапханә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү биналары эшләп килә. Ике заманча эшләнгән "Высокая гора" һәм "Усад" автодромнары Биектау җирлегендә урнашкан. Җәй көне анда Сабантуй бәйрәме гөрләп уза.

Биектау районында барлыгы 61 гомуми белем бирү мәктәбе, бер һөнәр училищесы бар. Барлык мәктәпләрдә интернет челтәренә тоташтырылган информатика кабинетлары эшли.

Соңгы елларда район үсә, үзгәрә. Күп кенә мәчетләр, торак йортлар, банклар, прокуратура биналары, яңа шифаханә корпуслары төзелде. Күптән түгел генә район үзәгендә "Туган якны өйрәнү" музее ачылды.

Мин үземнең торган җиремне яратам һәм аның белән горурланам.

Тема буенча сораулар:

• Син кайсы шәһәрдә (районда) яшисең?

• Син шушы шәһәрдә тугансыңмы? Монда синең гаиләң кайчаннан (ничәнче елдан) бирле яши?

• Ул кайда урнашкан? Якын-тирәдә нинди шәһәрләр бар?

• Аның янында табигать нинди? Урман, елга, болын, тау, ... бармы?

• Шәһәреңнең тарихын беләсеңме? Аңа кайчан нигез салынган?

• Шәһәрегез зурмы? Анда якынча күпме кеше яши?

• Шәһәрдә кайсы милләт вәкилләре яши?Алар үзара дус яшиме?

• Шәһәрегездә нәрсәләр бар? Чиркәү, мәчет, музей, ял паркы, спорт сарае, һ.б. бармы?

• Шәһәрегездә нинди предприятиеләр бар? Алар нәрсәләр җитештерә?

• Шәһәрегездә нинди уку йортлары (мәктәпләр, һөнәр училищелары, сәнгать мәктәбе, спорт мәктәбе, музыка мәктәбе, ...) бар?

• Шәһәрегездә музейлар, театр, күргәзмә заллары бармы?

Шәһәрегездә нинди бәйрәмнәр үткәрелә? Сездә генә үткәрелә торган нинди дә булса бәйрәм, вакыйга бармы? Ул кайчаннан һәм ничек үткәрелә?

• Шәһәр халкы буш вакытын гадәттә кайда һәм ничек үткәрә?

• Син шәһәреңне яратасыңмы? Киләчәктә дә бу шәһәрдә яшәргә телисеңме? Ни өчен?