- •1 Нче билет.
- •1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.
- •1. Мәктәбең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.
- •1. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
- •1. Дустың турында сейлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.
- •5 Нче билет.
- •1. Көн режимың турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Тиешле репликаларны табып куй.
- •1. Бәйрәмнәр һәм үзеңнең яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Тиешле репликаларны табып яз.
- •8 Нче билет.
- •1.Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып, сөйләшү тексты төзе.
- •1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Алмашлыкларның төрен һәм тәрҗемәсен күрсәтегез.
- •1. Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
- •2, Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.
- •1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.
- •1. Ел фасыллары турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Җөмләләрне язып бетер.
- •1. Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып бетер.
- •1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Фигыльләрнең юклык формаларын яз.
- •1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Фигыльләрне татарча язып бетер.
- •1. Яшәгән җирең турында сөйлә.
- •2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.
- •1. Табигатьне саклау турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.
- •1. Сәламәт булуның әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт.
- •1. Компьютерның файдасы һәм зарары турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •3. Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.
2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Хәлең ничек, әби?
Хәлимә әби берүзе генә яши. Ләкин ул ялгызлыкны һич тә сизми, чөнки аның күршеләре яхшы. Алар әбинең хәлен белеп, кирәк вакытта аңа ярдәм итеп торалар.
Бүген дә Хәлимә карчык янына күрше кызы Резидә килеп
керде.
— Хәлимә әби, исәнме. Хәлләрең ничек?
— Исәнме, кызым Резидә' Аллага шөкер, әйбәт. Хәл белергә керүең өчен рәхмәт.
— Хәлимә әби, бүген минем буш вакытым күбрәк. Әйдә мин тиз генә өеңне җыештырып алам.
—- Һай, рәхмәт тешкере, кызым , бик яхшы булыр. Картайдым шул, билем авырта, иелеп идән юа алмыйм.
Резидә идәннәрне юды, тузан сөртте Күрше әбигә мәктәп тормышындагы яңалыкларны да сөйләргә онытмады. Ялгыз яшәүче әбигә бөтен нәрсә дә кызык иде Ул Резедәне кызыксынып тыңлады, вакыт-вакыт сораулар да бирде. Шулай күңелле итеп эшләгәч, эш тә тиз бетте.
— Әби! Хәзер йөгереп кенә кибеткә дә барып килим әле Иртәгә мәктәптә дәресләрдән соң зур бәйрәм була, шуңа күрә мин соң кайтам. Синең яныңа керергә өлгермим. Кибеттән нәрсә алыйм?
— Рәхмәт балам Катык, сөт, икмәк ал. Картайдым шул, аякларым да начар тыңлыйлар. Кибеткә барып кайту хәзер җиңел эш түгел
Резедә яшь шул, кибеткә дә тиз генә барып кайтты.
— Әби, менә әйткәннәрнең барысын да алып кайттым.
— Игелекле бала икәнсең, рәхмәт төшсен.
— Әби, мин хәзер кайтыйм инде. Әниләр эштән кайтканчы, өйне җыештырырга, балалар бакчасыннан сеңлемне алырга кирәк. Мин берсекөнгә тагын килермен. Сау бул, әби!
- Сау бул, балам, сау бул, - дип, Хәлимә әби Резидәне аркасыннан сөеп озатып калды.
3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
Сүзләр: сигез айлык, бар, кичке, Актәпи, песи баласы, югалды, гәүдәсе, соры тап, кушаматы, ак, кара, күрсәгез, зинһар, шылтыратуыгызны үтенәбез, тәпиләре, борыны да, маңгаенда, сәгать 6 дан соң, 4-62-52-74 телефонына, ярдәм итегез;
Билет № 4
1. Дустың турында сейлә.
һәр кешенең дә дуслары бар. Кемнеңдер дуслары күбрәк, кемнеңдер азрак булырга мөмкин. Ләкин ышанычлы, чын дуслар, гадәтгә, күп булмый. Чын дуска курыкмыйча бөтен серләреңне сөйләргә була. Ул сине һәрвакыт аңлый, кирәк булса, ярдәм итә.
Минем дә дусларым күп, ләкин иң якын дустым - Олег. Без аның белән бер класста укыйбыз Ул акыллы, игътибарлы, ышанычлы, тәрбияле, ярдәмчел... Олегны классташлар гадел һәм кыю булганы өчен яраталар. Безнең дуслык беренче класста башланды. Бе'з аның белән беренче сентябрьдә таныштык һәм тәнәфесләрдә бергә уйный башладык. Олег күп укый, шуңа күрә күп белә. Математика, информатика фәннәрен ярата, компьютерда яхшы эшли. Олег программист булырга тели. Мәктәпне тәмамлагач, институтка укырга керергә җыена.
Безнең уртак шөгыльләребез дә бар: икебез дә музыка тыңларга яратабыз, бер үк спорт секциясенә йөрибез. Кирәк булса, берберебезгә ярдәм итәбез. Олег миңа .гадәттә, төгәл фәннәрдән ярдәм итә, ә мин аңа инглиз теленнән булышам. Дустым белән бик сирәк үпкәләшәбез. Әгәр нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыкса, үзара мөнәсәбәтләрне ачуланышмыйча генә ачыклыйбыз. Берберебезнең фикерен игътибар белән тыңларга, аңларга тырышабыз
Мин шундый якын дустым булуына бик шатланам һәм аның белән горурланам.
Тема буенча сораулар :
• Якын дуслар күп була аламы? Синеңчә, чын дус нинди булырга тиеш?
• Синең якын дустың бармы? Ул кем?
• Аның белән кайчан һәм ничек таныштыгыз?
• Ул нинди кеше? Сиңа дустыңның нинди сыйфатлары бигрәк тә ошый? Аның нинди дә булса тискәре сыйфаты бармы?
• Дустыңның гаиләсе турында нәрсәләр беләсең?
• Буш вакытыгызны ничек үткәрәсез?
• Сезнең үзара мөнәсәбәтләрегез нинди? Ачуланышканыгыз бармы?