Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2012nche_uku__el_imtihan__biletlary.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
21.09.2019
Размер:
325.63 Кб
Скачать

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Әти бүреге

Сания апа белән биш яшьлек улы Вәрис күрше авылга кунакка киттеләр. Вәриснең башында олы, эче йонлы матур бүрек - әтисенең бүреге. Аны әнисе: "Көн суык, җәяүле буран да чыгарга тора, төпчек улым туңмасын", - дип, бик кадерләп, сандыктан алып кидерде. Вәриснең әтисе сугыштан кайтмады. Әнисе фермада бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде. Көндез тамак ялгарга кайтса да, "әтиегез кайтмый микән" дип, күзе һаман тәрәзәдә булды. Төнлә балалары йоклап киткәч тә, "кайтып ишек шакыр да, ишетмичә калырмын" дип, бик сак йоклады. Иренең кайтмаячагына күңеле һаман ышанмады. Вәрис йокысыннан уянгач күзләрен ачып:

- Әтием кайтмадымы? - дип һәркөн сорады. Ә әтисе никтер һаман кайтмады.

Ана һәм улы урман юлыннан нәрсәдер сөйләшеп баралар. Ярый әле чана юлын көрт басмаган. Юлның уң ягындагы зифа буйлы ак каеннар үзара пышылдашалар:

- Матур бүрек кигән бу үскән егет кая бара икән? Олы бүрек бик җылытты. Вәрис эченә сыймаган шатлыгын әнисе белән дә уртаклашасы итте:

- Әни, әни , бу бүрек бик җылы икән. Эх әтием кайтса, бөтенләй үземә бирер иде! - дип, алга таба йөгерде.

Әнисе нәрсә әйтергә дә белмәде, баскан урынында туктап калды. Аның күзләреннән кайнар күз яшьләре акты.

Бу минутта ана белән бергә урман да елый иде, ахрысы.

3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт.

а) мәктәбен Чыгыш килеш в твоей школе

б) мәктәбеңнең Юнәлеш килеше из твоей школы

в) мәктәбеңә Баш килеш твоя школа

г) мәктәбеңне Төшем килеш твоей школы

д) мәктәбеңнән Иялек килеше твою школу

е) мәктәбеңдә Урын-вакыт килеше в твою школу

Билет №20

1. Компьютерның файдасы һәм зарары турында сөйлә.

Хәзер без тормышыбызны компьютердан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Компьютер кешеләр тормышында телевизор һәм телефон кебек үк гадәти әйбергә әйләнде. Бүген шәһәрләрдә генә түгел, кечкенә генә авылларда да компьютерсыз мәктәпләр юк. 21 гасырда һәр кеше компьютерда эшли белергә тиеш Ләкин шуны онытмаска кирәк, компьютер кешеләргә дус та, дошман да була ала.

Ә аның файдасы нәрсәдә? Компьютер ярдәмендә язу-сызу эшләрен башкарырга, төрле уеннар уйнарга була. Интернетка кереп яңа дуслар белән танышырга, электрон почта аша алар белән хат язышырга, үзеуә_кшәкле теләсә нинди мәгълүматны табарга, мөмкин. Өйдән чыкмыйча гына, теләсә нинди китапны табып уку, фильмны карау мөмкинлеге бар.

Санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә, компьютерда эшләү сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга да мөмкин. Компьютер, башка приборлардан аермалы буларак, эшләгәндә баш миенә һәм күзләргә бик якын тора. Аннан чыга торган электромагнит нурланышы, кешенең организмына үтеп кереп, сәламәтлеккә зур_зь!ян китерә. Бигрәк тә нерв, йөрәк-кан тамырларьГсистемасы зыян күрә, күз күрүе дә начарлана. Табиблар компьютердан даими файдаланучыларның иммунитетына куркыныч янавы турында кисәтә.

Сәламәтлеккә зарар килмәсен өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

-эш урыны якты булсын, ләкин яктылык каршыдан төшмәсен;

-монитор белән күзләр арасы 45—70 см булсын;

- компьютер каршысында көнгә 2 сәгатьтән артык утырырга ярамый;

-эш вакытында һәр 10—15 минут саен ял итәргә кирәк;

-компьютерда эшләгәндә, бер үк вакытта монитор экранына һәм клавиатурага, система блогының арткы панеленә кагылырга ярамый;

- кирәкле программалар белән генә эшләргә, эшне тәмамлагач, бүлмәне җилләтергә кирәк. Компьютерда эшләгәннән соң салкын су

белән бит-кулларны юу, саф һавада булу, хәрәкәтле уеннар уйнау, күз арыганда, махсус күнегүләр башкару тәкъдим ителә. 1

Психик тотрыксызлык, ярсучанлык, депрессиягә бирелү, виртуаль тормыш белән мавыгу "чире", компьютердан башка яши алмау (гаджетомания) һ.б шундый тискәре факторлар да күзәтелә. Күп вакытны компьютер белән уздыру сәбәпле, дусларга һәм гаиләгә игътибар кимергә, укуда яки эштә проблемалар туарга мемки

Тема буенча сораулар :

• Бүген компьютер кешеләр тормышында нинди роль уйный?

• Компьютерда нишләргә була?

• Интернет кешеләргә нинди мөмкинлекләр бирә?

• Компьютерның сәламәтлек өчен нинди зарары бар?

• Сәламәтлеккә зарар килмәсен өчен, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

• Кеше тормышына компьютер тагын нинди тискәре йогынты ясарга мөмкин?

• Син компьютерда эшли беләсеңме?

• Компьютер каршысында күпме вакыт үткәрәсең? Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтисеңме?