Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2012nche_uku__el_imtihan__biletlary.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
21.09.2019
Размер:
325.63 Кб
Скачать

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Матур ялган

Фәридәнең әбисе авырды. Берничә көн элек кенә тәмле-тәмле өчпочмаклар, пәрәмәчләр пешергән Зарифә әби бүген авырып ята. Күзләре шундый боек, тавышы да көчкә ишетелә. Фәридә әбисен шундый кызгана. Маңгаен тотып карый - бик кайнар әбисенең маңгае. Бүген әби янына табиб чакырдылар. Ак халатлы апа әбине бик озак карады, кан басымын үлчәде, йөрәген тыңлады. Аннан соң, кечкенә кәгазьләргә нәрсәдер язып, Фәридәнең әнисенә бирде

- Дару алырсыз, - диде.

Табибны озатырга әнисе белән Фәридә дә чыкты.

- Мин сезгә дөресен әйтәм инде, - диде табиб, - әбинең хәле начар. Фәридә бу сүзләрне бик куркып тыңлады һәм әбисенең бүлмәсенә йөгереп керде.

- Әбием, - диде ул тиз генә, - табиб синең турында . ..

Кыз шунда туктап калды. Ул әбисенең күзләрендә яшьләр күрде. Аның әбисе елый! Һәрвакыт көлеп, елмаеп йөргән, башкаларны да көлдергән әбисе елый ...

- Я, кызым, нәрсә диде врач апаң минем турыда7

- Әбиең тиздән терелер, борчылмагыз. Берничә көннән тагын тәмле өчпочмаклар пешерер,- диде.

Бүлмәгә кергән әнисен күргәч, уңайсызланып китте кыз: ялганлый бит!

- Дөрес, кызым, - диде әнисе дә, - нәкъ шулай дип әйтте. Зарифа әби елмайды, йөзләре дә алсуланды.

- Алайса, озак авырмам инде, -диде ул, тынычланып.

Әби, чыннан да, тиз терелде, чөнки балалары аны яхшы дарулар белән генә түгел, тәмле сүзләре һәм ягымлы йөзләре белән дә дәваладылар. Фәридә уйланып йөрде-йөрде дә әнисенә:

- Әнием, теге вакытта мин әбиемә ялганладым бит. Син моны ишеттең, ялганым өчен ачуланмадың, - диде.

- Ялганың матур иде синең, кызым. Әгәр шунда дөресен әйтсәң, әбиеңнең хәле тагын да начарланыр иде. Ә синең яхшы сүзләреңне, матур теләгеңне ишетү аңа яхшы дару булды. Шуңа күрә тиз терелгәндер дә синең әбиең,- диде әнисе.

(Нәсимә Садыйктан)

3. Җөмләләрне язып бетер.

Уку елы тәмамланса,

Уку елы тәмамлангач,

Уку елы тәмамланмыйча,

Уку елы тәмамланганчы,

Уку елы тәмамланса да,

Билет №13

1. Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлә.

Бүген безнең тормышыбызны транспорт чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Юлдагы машиналар саны көннән-көн арта. Машиналар арту белән, юлдагы һәлакәт очраклары да ешая. Ә бит юл фаҗигаләрен булдырмау кешеләрнең үзләреннән тора. Машиналарны да кешеләр йөртә, пассажирлар да. җәяүлеләр дә - без үзебез. Юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәү, аларны үтәү-үтәмәү дә үзебездән тора.

Безнең илдә 1994 нче елдан халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кертелгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел,

җәяүлеләр дә яхшы белергә тиеш. Куркыныч хәлләргә күбрәк юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән, аларны үтәмәгән кешеләр очрыйлар. Зур тизлек белән килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, светофор сигналларына игътибар итмәү, күп очракта күңелсез тәмамлана.

Ел саен республикада, юл һәлакәтенә очрап, уртача 800 кеше һәлак була, 6 меңнән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Шуларның күбесе - балалар. Җәяүлеләр, машина килүен күрсәләр дә , юлны аркылы чыгарга ашыгалар, " өлгерәм," - дип уйлыйлар. Кайвакыт шоферлар машиналарын туктатып өлгерә алмый.

Шуңа күрә һәркем юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.

- Юл аша чыкканда, светофорга карарга кирәк.

- Кызыл ут янганда, юл аша чыгарга ярамый.

- Тротуарның уң ягыннан барырга кирәк.

- Урам аша зебрадан гына чыгарга кирәк.

- Тротуар булмаган урыннарда, сул яктан, каршы килүче транспортка карап барырга кирәк.

- Велосипедта йөргәндә тротуар кырыеннан барырга кирәк.

- Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезеңдә тыела.

Бу гади кагыйдәләрне үтәү безнең сәламәтлегебезне генә түгел, тормышы-бызны да саклый.

Тема буенча сораулар;

• Транспорт чаралары кеше тормышында нинди урын алып тора?

Безнең илдә халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кайчан кертелгән?

• Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, юлларда нинди хәлләр булырга мөмкин?

• Юлда йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә белергә тиешме?

• Ел саен республикада юл халәкәтенә очрап , күпме кеше һәлак була һәм тән җәрәхәтләре ала?

• Юлларда күбесенчә кемнәр зыян күрә?

• Син юл кагыйдәләрен үтисеңме?