Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Фарзиева Алиса 1.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
22.11.2018
Размер:
470.02 Кб
Скачать

Туй арты

  • Ә менә килен төшкәч, туйдан соң икенче көнне килен мунчасы якмыйлар идеме?

  • Мөсалия апа: Ягалар инде.

  • Ягалармы?

  • Мөсалия апа: Үзең су китерәсең.

  • Үзең су ташып, үзең ягасың.

  • Мөсалия апа: Әйе. Үзең ягасың, үзең китерәсең.

  • Ә менә шул килен яккан мунчага яңадан кода-кодагыйларны арбага утыртып йөртмиләр идеме?

  • Мөсалия апа: Юк, юк.

  • Юкмы?

  • Мөсалия апа: Андый юк, юк.

  • Туйдан соң икенче көн нәрсәдән башлана иде? Киленгә эш кушып, яңадан аш булыпмы?

  • Мөсалия апа: Аш пешерәсең инде, бәлеш саласың инде, менә тагы коймак пешерәсең, бәлеш саласың, ит саласың – менә шулай инде. Китә шуннан.

  • Көндәлек эшләр инде. Туйга, беренче көнгә туйга килә алмаган туганнарны, өлкәнрәк кешеләрне дәшәләр идеме икенче көнне?

  • Мөсалия апа: Дәшәләр ие, дәшәләр ие.

  • Аны ничек, аерым сүзе юк идеме шуны атый торган?

  • Мөсалия апа: Юк. Ашка гына дәшәләр ие.

  • Табынга. Ә яшь киленгә су юлы күрсәтү дигән әйбер бармы ул?

  • Мөсалия апа: Бар инде, аптөшәләр.

  • Аны кем алып төшә күрсәтергә, су юлы күрсәтергә?

  • Мөсалия апа: Мине, Мөтәйне күрсәтергә кайсысы аптөште икән, суга?

  • Суфиян абый: Кем белгән инде аны. Онытылган.

  • Мөсалия апа: Онытылган да инде.

  • Ул күрсәтүчеләргә килен бүләк бирә идеме, берәр нәрсә?

  • Мөсалия апа: Бер дә белмим.

  • Суфиян абый: Юк, юк.

  • Бирмиме?

  • Суфиян абый: Юк, юк. Просто апбара гына шулай.

  • Ә менә тел яшерү дигән әйбер юк идеме ул сезнең заманнарда?

  • Суфиян абый: Тел, менә монысы бар.

  • Мөсалия апа: Безнең заманда ук юк инде.

  • Сезгә хәтле булса...

  • Суфиян абый: Менә безнең әтиләр, әниләр...

  • Мөсалия апа: Аларда бар ые, бездә юк инде.

  • Суфиян абый: Безнең нигә эләкмәде. Әтиләр, әниләр, безгә хәтлеләр...

  • Әйе.

  • Суфиян абый: Тел яшерү бар. Кайната белән сүләшмәгәннәр.

  • Мөсалия апа: Сөйләшмәгәннәр. Каенна, кайната белән сүләшмәгәннәр. Каенна белән сүләшкән, кайната белән бит каплап кына, шулай гына йөргәннәр, сүләшмәгәннәр.

  • Аларны менә юри сөйләштереп карамадылар микән, белмисезме? Сынаган шикелле?

  • Мөсалия апа: Белмим алай, юктыр.

  • Суфиян абый: Юк алай, алай булмаган. Потому что сүләшмәү выгодно булган. Нәрсәкәйгә сүләштермәгәннәр, что талашмаска каенна, кайната белән.

  • Әйе, тавыш чыкмасын өчен.

  • Суфиян абый: Менә, менә шуның өчен ул. Тавыш чыкмасын, дәшмәгәч, тавыш чыкмый бит инде?

  • Ыым. Бик акыллы булганнар инде.

  • Суфиян абый: Әйе, әйе. Бу, бу акыллы әйбер бу үзе.

  • Ыым.

  • Суфиян абый: Менә шулай иттереп, шундый ниләр бар.

  • Ә менә туйлар үтеп, ничә көн үткәч, кыз ягына яңадан кунакка бара яшь парлар?

  • Суфиян абый: Нуу анда...

  • Мөсалия апа: Ничә көннән соң барган...

  • Суфиян абый: Бер атнадыр, бер атна.

  • Мөсалия апа: Бер атнадан бардык бугай инде.

  • Анда озакка баралармы инде?

  • Суфиян абый: Юк, анда бер көн генә.

  • Бер көнгә. Ә бу вакытта кәләшнең, киленнең инде туганнары яңадан чәйләргә дәшеп йөрмиме?

  • Мөсалия апа: Дәшкәне дәшә инде. Кунакка менгәч, дәшәләр инде.

  • Суфиян абый: Дәшкәне дә булгандыр инде. Аны кунакка менгәч, дәшмичә калганы буламы сың ул вакытта? Дәшәләр ие, дәшәләр.

  • Ә кода-кодагыйлар бер-берсен күпмерәк вакыттан соң дәшә башлыйлар кунакка?

  • Мөсалия апа: Ана шул без кайтып, бераз торгач, дәшешәләр инде.

  • Суфиян абый: Атна-ун көннәр үтә инде тагы.

  • Мөсалия апа: Әни дәшә, аннары болар , без дәшәбез инде монда.

  • Алар менә күпмерәк кунак булганнар икән бер-берсендә? Шул бер өч көн, ике көн?

  • Мөсалия апа: Ике көндер инде, булса. Күп булмас ул түлке.

  • Суфиян абый: Ике көн.

  • Ә менә өйләнешкән парлар күпмерәк вакыт яшь парлар булып саналалар?

  • Мөсалия апа: Монысын инде каян белим.

  • Бәби тапканчымы? Юк?

  • Мөсалия апа: Юуук.

  • Суфиян абый: Бәби тапканчы инде ул.

  • Хәзер менә соңгы сорау инде: яшь килен алдагы Сабантуйга сөлге чигеп бирергә тиеш түгел идеме?

  • Суфиян абый: Нигә, әбизәтелне.

  • Мөсалия апа: Бирергә, бирергә, абизәтелне.

  • Суфиян абый: Әбизәтелне, аны беренче шул бүләк инде, Сабантуй бүләге ул. Яшь киленнәр...

  • Ул кемгә була ул, көрәш батырынамы?

  • Суфиян абый: Көрәшүче, батыр ала инде. Ул түлке батырларга гына бирелә. Сөлгеләр алар батырларга бирелә.

  • Мөсалия апа: Чиккән кулъяулык җыялар ые гел кызлардан, кулъяулык.

  • Суфиян абый: Кызлардан кулъяулык җыялар ые.

  • Мөсалия апа: Егетләр сугышып бетә ие, аныкын мин алам, аныкын мин алам, дияләр ие. Русча чигәләр ие, русча чигеш ие.

  • Суфиян абый: Аның өчен дә көрәш ие.

  • Мөсалия апа: Бер почмагына да, иии, яшьлек бүләгем, сакла, гүзәлем, дип язган ыем монарга, күпме йөретте дә, ничектер Нуриәхмәткә барып әллә төшереп калдырган, әллә... Шунда ашка төшкәч, шунда алара төшеп калган.

  • Ярый, җавапларыгыз өчен Алланың рәхмәтләре яусын сезгә!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

18 август 2011 ел.

Информантлар: Шәйхетдинов Суфиян

Сафуан улы, 1933, Урмышлы;

Шәйхетдинова Мөсалия

Мөкътәсим кызы, 1931, Яңа Елховой.

Трек №4

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.