Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Фарзиева Алиса 1.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
22.11.2018
Размер:
470.02 Кб
Скачать
  1. Видеоматериаллар Балалар фольклоры

  • Әби, син нинди бишек җырлары беләсең?

  • Менә эштән арып кайткач, беренче оныгым, шуны кочаклый ыем да:

Әллику, бәллику,

Кәҗәләрне тауга ку!

Тауда печән ашасын,

Кызым йоклый башласын.

Шулай дип көйли-көйли, кызымны йоклатыйм дип, үзем дә йоклап китә ием. Шул такмакны әйтә ием инде мин күбесенчә. Ансатрак.

  • Менә шул такмакны син каян отып алган идең?

  • Аны кемнән ишеткәнмендер инде?! Берәр олырак абыстайдан ишеткәнмендер инде.

  • Ә менә яшь баланы чыныктыру өчен, ныгыту өчен, мунча керткәндә, коендырганда, нинди сүзләр әйтәләр? “Үчтеки” сүзләре?

  • Менә мин, оныкларымны мунча керткәндә, ләүкәгә сузып салам да, себеркене җылы суга мана-мана, аларны ләүкәдә юындыра ем инде. Каен кебек ак булып, имән кебек нык булып, юкәдәй йомшак булып, олыларны олылап, кечеләрне кыерсытмыйча, илгә, әти-әнигә тәүфикълы бала бул, зур үс, дип, шулай чәбәкли-чәбәкли, аларны йомшак кына чабадыр ыем.

  • Әйе, бусын, боларын мин дә хәтерлим әле. Ә менә нинди бармак уеннары беләсең?

  • Бармак уеннары... Баш бармак, имән бармак, урта бармак, ат, атсыз бармак, чәнти бармак, дип. Аннары сың болай дия иек: Баш бармак башын кашый, атсыз бармак...

  • Имән бармак.

  • Имән бармак...

  • Утын ташый.

  • Имән бармак утын ташый, урта бармак утын кисә.

  • Атсыз бармак.

  • Атсыз бармак ат җигә, чәнти бармак чәй эчә, лип.

  • Әйе. Ә менә үзең бәләкәй вакытта ничек уйный идең? Шуны... Нинди уенчыклар ясый идегез? Шуны әйтеп китә алмыйсыңмы?

  • Без бәләкәй чагында... Мин курчак белән уйнаганымны хәтерли алмыйм, чөнки сугыштан соңгы авыр еллар. Авылда акча да юк. Менә әниләр кыягаздан, шушылай иттереп, безгә курчак ясап бирәләр ие, менә шулай кыягазны бөтәрләп. Шулай тәгәрәтә иек тә... Аны инде үзебез дә ясый ыек, әни, вакыты булганда әби дә ясап бирә ие. Мин, әти үлгәчтен, әбиләр янында үстем, аларның балалары, җиңгәй балалары белән. Менә шулай иттереп өтерәбез дә, аны җеп белән урап куя ыек. Таралмаска. Менә шулай урап куябыз. Анарга инде... Минем бер җиңгәй тегүче ие авылда, ул бөтен кешегә дә күлмәк тегә ие. Шуннан бәләкәй-бәләкәй генә, менә шуның кебекләр генә, материя кисәкләре кала ие. Анда күп калмый инде, материя бик кадерле. Әз-әзләр генә кала ые. Ул безгә шуларны бирә ие. Менә шулай иттереп, яулык бәйләтә иек без. Аннары сың анарга күлмәк кидерәбез. Менә шулай иттереп. Аны паяс белән буып куясың, ату сала ул. Менә шулай иттереп. Хәзер инде, моны ясап бетергәч, монда күз ясыйбыз. Менә шулай иттереп ясадык. Менә, бәбинең күзе дә бар, борыны да, авызы да. Хәзер инде без бәбиебезгә урын әзерлибез. Уракка барырга кирәк. Кая сың әле юрганы? Елама, ашадың, эчтең. Су да эчердем, ашаттым да. Менә мендәре. Менә бусы, менә бит кызганыч, бишеге генә юк. Аларны инде бәләкәй генә карупкыдан... Әнә тегендә телефон карупкасы бар ые да, ул вакытта андый карупкылар юк ые инде. Менә шулай иттереп ясыйдыр ыек урын. Бәбине салабыз, менә өстенә юрган ябабыз. Безнең бөтен уйнаган уеныбыз менә шушылай ые. Бу курчакны салабыз да, җәй көне инде безнең бәләкәй генә посёлокта үлән күп үсә ие. Апайлардан күрептер инде, урак урырга, урак уру уенына бара ыек. Бу йоклап кала, без урак урабыз. Аннары йөгереп кенә кайтабыз да, борылып инде киләбез дә, моны карыйбыз. Я имезгән булабыз инде шунда, я авызына суски каптырган булабыз, шулай уйный ыек. Урак урып уйнавы... меңьяфрак үләнен йолкырга да яхшы ул, сынмый, бәйләргә дә яхшы. Шуны бәләкәй генә көлтәләргә бәйлидер иек тә, янәсе урак урабыз. Күп иттереп инде анда җыябыз. Шуларны чүмәләгә куеп уйный ыек әле без. Чыбыклар белән ишегаллары ясап, лапаслар ясап, җәй көне шулай уйный ыек.

  • Болай кунакка йөрешә идегезме соң бәбиләр белән?

  • Кунакка йөрешәбез инде, бәбиләрне алып. Икесен дә бергә калдырабыз аларны, елыйлар да инде алар, сугышалар да. Андый вакытта бу яулыклары да чыгып китә. Урам малайлары килеп тә туздырып китә ие инде. Янәсе, теге тәртипсез малайлар елатып чыга, аннары без аларны куып китә иек, шулай уйный ыек, кызык уйный ыек без.

  • Әйе.

  • Курчак белән уйнаганымны хәтерләмим мин, гел үзем ясап инде. Аннары энә-җепне яхшырак тота башлагач, тегеп, теккәли иек тә инде, чүпрәкләрдән.

  • Бәбине карточкага төшерәм дә...

  • Менә бәби йоклап ята шулай.

  • Бәбине карточкага төшереп алдым, әби. Сиңа, уеныңны күрсәткән өчен, рәхмәт яусын!

  • Исән бул!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

23 август 2011 ел.

Информант: Фәрзиева Гаҗилә

Заһит кызы, 1949, Урмышлы.

Видео №3

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.