Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Фарзиева Алиса 1.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
22.11.2018
Размер:
470.02 Кб
Скачать

Уенлыклар. Әкиятләр.

  • Гөлҗиһан апа, менә сез яшь чакта яз көне кичке уеннар үткәрелә идеме?

  • Булае, булае, чыгаек, уйныйек.

  • Кайсы җирләрдә?

  • Менә тауга менә иек, сыер апменә иек, тауда сыер саклыйбыз дип.

  • Әйе.

  • Анда уйныйек инде, чыгаек, чыгаек.

  • Уйнап, җырлап, биеп...

  • Әй, шунда уйныйек инде, “Кач-кач”ларын да...

  • Кач-кач”. Тагын нинди уеннар уйный идегез?

  • Шунда уйныйек инде. Яшь чагында... Әле ничек боларын әйтәләм?

  • Гармунчылар бар идеме соң?

  • Алар бит безнең анда ул... Анда гармун юк иде ул элгәрее! Юк ые бит ул! Барый бабайларныкы гына, Илалтдиннеке бар ые – менә монда аста Хәтимә астайныкы, аның малаеныкы. Бүтәнчәли юк. Түбән очта Нуриәхмәтләр, алар әле бәләкәйләр ие. Юк, юк ые бит ул элгәре. Ул хәзер генә рай. Төнен-көнен капка төбендә чабалар.

  • Әйе.

  • Сез!

  • Без чабабыз...

  • Ыым.

  • Ә менә сез бәләкәй чакта әкиятләр сөйлиләр идеме сезгә?

  • Юуук. Наҗия, әй, Әлфиянең Айдары гел бездә куна инде. Хәзер сорый да инде: “Зур апай, нәрсәкәй, әкият сүләле?” “Сың бит, балакаем, нәрсә сүлим соң? Бит бер нәрсә дә белмим. “Кәҗә”не сүлимме?” “Кәҗә” кирәкми, “Кәҗә”...

  • Кәҗә”не болай да белә.

  • “Сразы “Кәҗә” дип әйтә”, - ди бу. Юк, мин әйтәм, миннән бернәрсә дә юк. Юк, юк. Хәзер картаеп юк.

  • Ярый, рәхмәт яусын җавапларыгыз өчен!

  • Ярар, рәхмәт яусын!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

11 август 2011 ел.

Информант: Фаттахова Гөлҗиһан

Фаззал кызы, 1924, Урмышлы.

Трек №12

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

Уенлыклар. Курчак уены.

  • Мөзәянә апа, ә менә сез яшь чакта түгәрәк уеннары үткәрелә идеме?

  • Әйе, үткәрелә ие. Кич белән без төрле төбәк – менә һәрбер урам үзенә чыга да, дүрт урам, дүрт урамда безнең, дүрт тау башында, безнең якта, дүрт җирдә үткәрелә. Сыер сакларга чыгабыз инде анда. Әбиләр дә чыга, балалар да чыга. Кичтән шул түгәрәк әйләнеп уйныйбыз. “Йөзек салыш”лар уйныйбыз, кичтән инде шундый уеннар уйныйбыз. Әйләнеп уйнаганда, такмаклар әйтеп инде, бер-берсенә, бер-береңә теге егетләр-кызлар дигән кебек.

  • Әйе.

  • Кара-каршы такмаклар әйтеп үткәрә иек.

  • Уеннардан тагын нинди уеннарны әйтә аласыз?

  • Әйтәм бит, “Йөзек салыш” уйныйдыр ыек, аннары “Ал кирәк, гөл кирәк” уйныйбыз инде.

  • Әйе.

  • Аны сез дә беләсез инде, сезнең заманга да калган ул. Аннары сың тагын... нәрсә әле... “Чума үрдәк, чума каз” дигәне бар ые.

  • Әйе.

  • Шуларны уйныйдыр ыек. Шулар.

  • Шушы дүрт төбәктә җыелгансыз. Бер-берегезгә килеп, такмак әйтешми идегезме? Урамнар-урамнар?

  • Юк, алай әйтешкән юк ые. Егетләр... бер урам... Менә егетләрнең бит инде аларның кызлары безнең менә урамда гына түгел, теге урамда да була.

  • Әйе.

  • Алар анда баралар инде. Ни, шунда инде кайчагында егетләрне яратмаган... менә чит егетләр килгәнне яратмыйлар бит инде кайсы вакытта?

  • Әйе.

  • Шунда такмак каршы әйтәләр инде, нигә, егетләргә каршы әйтәләр ие инде.

  • Ыһы.

  • Бик яратып бетермәсәләр.

  • Ә менә гармунчыларга атап әйтелгән такмаклар бар идеме?

  • Бар инде, бар, бар.

  • Гармунчылар һәрбер урамда берешәр генә була идеме?

  • Анда төрле вакытта төрлечә була инде. Кайсысында кайсы вакытта бит инде менә ни булмый да, бер дә булмый. Кайсы вакытта гармунчың килми, я эштә була ул. Безнең вакытта бит инде эшкә, печән өмәләренә барадыр ыек. Соң кайтасың, я тегенди, я мондый. Төнге сминнәргә барадыр ыек. Алар, шундый ни булганда, киләлмиләр инде. Килмәгәндә инде үзебез җырлап кына әйләнәдер иек. Гармунсыз гына. Булганда, кайсы вакытта, икешәр дә була иде. Ярышып-ярышып уйныйлар ые инде. Күбесенчә кызлардан тора инде ул вакытта, кызларың, кызың кайсы якта ни була, шунда. Ул бит әле бер кыз артыннан ике егет йөри торган да була, шундый ике гармунчы да була шулай алмаш-тилмәш, теге ни ярышып-ярышып уйный торганнар була.

  • Ә менә бала-чагыгызны искә төшерсәгез, нинди уенчыклар белән уйный идегез?

  • Безнең бәләкәй чагында күлмәк инде, күлмәк тегәдер иек. Юк чүпрәкләрдән, җыеп, күлмәк тегәдер иек. Күлмәк, курчакка күлмәк. Шуның кебек курчак булыр ые инде ул. Бәп-бәләкәй, шуңа ни табалсаң, чүпрәк табалсаң, шуны тегәсең инде.

  • Ә курчакны нәрсәдән ясый идегез?

  • Шул чүпрәктән. Өтерәсең, өтерәсең дә, аннары кул да куясың, аяк та куясың тегеп, баш та ясыйсың. Бөтен эш шул инде.

  • Хәзер дә, мәсәлән, сорасалар, ясап күрсәтә аласызмы бәләкәй чактагы шикелле?

  • Ясап күрсәтеп була инде, булмыйча. Бәләкәйдән өйрәнгән әйбер онтылмый.

  • Ә менә курчакларның зурлыклары барысы да бер чама була идеме, әллә әтисе...

  • Әтисе зуррак була инде аның. Әнисе бәләкәйрәк була. Тагын бәбиләре дә була инде, анысы бәләкәй генә була инде. Инәйләр дә тегеп күрсәтәләр инде аны баштан, нитеп... Зуррак кешенең, апалары булса, апалары күрсәтә баштан. Шулай җыйнаулап, җыелып, курчак уйныйдыр ыек.

  • Курчак уенын нинди сюжетлар буенча уйный идегез: гаиләме, врачлымы, укытучылымы?

  • Безнең ул вакытта врачлы дигән нәрсә дә, укытучылы дигән нәрсә дә булмагандыр инде. Шул әти-әниле иттереп уйныйдыр ыек инде. Безнең... Без ул укытучының төшенчәсен дә белмидер иек ул вакытта. Врачның тем более.

  • Уендагы вакыйгалар үзгәрә идеме? Мәсәлән, яңа гына берәр нинди кызыклы вакыйга булган, шуңа бәйләп уйнамый идегезме?

  • Юк, андыйны... Юк.

  • Тормышка яраклаштырмый идегезме?

  • Юк, юк.

  • Ярый, рәхмәт бу сорауларга җавап биргәнегез өчен!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

12 август 2011 ел.

Информант: Шакирова Мөзәянә

Зәкиҗан кызы, 1949, Кирлегәч.

Трек №13

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

Уеннар

  • ... Такмаклап әйләнәбез инде, әйләнә иек кич утырганда шулай. Бик күп халык бит инде шулай уралып-уралып, җыр җырлап әйләнәбез дә аннан сың такмагын монда уртада бер кеше... Ике кеше инде әйләнә.

  • Әйе.

  • Аннары яңадан: берсе кала, икенче кешене ала, шулай әйләнәдер иек нидә. Кемне ошата инде, шуны алып, тагы әйләнә. Аны калдыра да чыгып яңадан китә шулай. Бөтенесен шулай круг биреп, бер-берсен алып чыгалар ые инде. Шулай.

  • Тагын нинди уеннар уйный идегез?

  • Аннары “Сигезле” уены инде, “Сигезле” уены. Аннары теге “Балдак салыш”.

  • Әйе.

  • “Балдак салыш”лы уйныйбыз да, балдак кемгә эләгә инде, ул бер я җырлый, я бии, я шунда, нинди һөнәре бар инде, шуны башкара. Аннары сың инде элек... түгел инде, хәзер шиша тәгәрәтеп уйный ыек. Шиша кемгә чыга, ни, кемгә борыла, кемгә, шул бер кыз белән егет тышка чыгып керәләр, әйләнеп керәләр ие инде. Йолдыз карап керү, диләр ие инде. Шундый уеннар уйный ыек. Тансывать итүләр теге музыкага ул бит хәзеррәк кенә чыкты.

  • Ыым.

  • Элек шулай өч, бер өч төрле уен уйный иек инде.

  • Кичке уеннар...

  • Кичке уеннар. Анда-монда, нигә, әрәмәгә, нигә сыер сакларга төшкәндә, җырлашып утыра ыек инде, такмаклар җырлашып. Элек сыер саклау бар ые ул. Сыер, көтү кайта, сыерларны апкайтып савалар ые да әниләр, без, кичке көтү көткән шикелле...

  • ...сыер сакларга чыга идегез.

  • Сыер сакларга чыга ыек, бераз ашатып кайта ыек. Анда инде “Әбәк” уйнаулар бар ые, “Әбәк” уйнау, “Чиш палкы” уйныйдыр ыек без.

  • Чиш палкы”сы ничек була?

  • “Чиш палкы”... Дүрт почмаклы шуның хәтле агач, башлары инде болай ни... сугарга ясап куйган инде. Анда ни, дүртлеме, өчлеме – язулар яза иек инде. Шуны палка белән болай ераккук очырта ыек, болай башыннан сугабыз, үзенә палка ясыйбыз. И ни, болай суккачтын әллә кая очырабыз. Кемнеке күпме төшә.

  • Әә, ераклыкка ыргыту...

  • Әйе, ераклыкка. Аннары “Биш таш” уйныйдыр ыек инде, “Биш таш” уйнау бик кызык ые. Аның өчен балчыктан да ясый ек, аннары сың чикләвекнең эресен әзерләп куя ек. Аннары ни, теге таштан чүкеп ясый ыек. Кемнеке яхшырак була!

  • Ул шома булырга тиешме соң?

  • Шома да ярый, кытыршы да ярый. Ну биш таш инде. Биш таш салып, кызык ые ул уйнарга. Аннары сың чикләвеккә менгәч, уйныйдыр ыек тагын бер уен. Чикләвекне җыеп, тигез җиргә менеп утыра ыек кырыйга да. Бәләкәй генә чикләвек сыярдый ни, чокыр казыйбыз җиргә. Шунда ни, һәрберебезнең ние, олы чикләвеге була. Чикләвекне бәреп чыгарабыз. Шуннан бәреп чыгарабыз, кем бәреп чыгарала, үзенә була чикләвек.

  • Ыһым.

  • Шулай. Әгәр бәреп чыгаралмаса, икенче кеше суга инде. Ни, чикләвекләр, күпмедер чикләвек инде, шуны оттырып бетерәсең дә кайтасың. Шундый уеннар уйный иек без.

  • Чикләвектә.

  • Әйе, чикләвеккә менгәч. Бераз җыя ыек та чыгып утыра ыек инде уйнарга. Шундый кызык ые. Аннары су буйларында без теге мәти балчыкларыннан курчаклар, ниләр ясап уйный иек. Мәти балчыгы була ые су кырыенда.

  • Кызыл балчыкмы ул?

  • Әйе, менә хәзер пластилиннан... Кызыл да түгел ул, кара балчык ул, мәти балчыгы. Безнең Заһирә астайлар турында бар ые. Шунда каезлап ала ек та, мәти балчыгы бар ые. Шуңардан таш өстенә, анда зур, шушы ковёр хәтле таш бар анда, шунда тезеп тутыра ыек инде уйнап, шуларны ясап. Нәстә генә булмый ые анда?! Табалар ясап, табага бәлешләр кебек ясап, өчпочмаклар – нәрсә бар ые инде, үзебез татар халык ашларыннан нәрсә беләбез, шуларны ясап, өйле уйный иек. Аннан теге, әтиләр төшеп карыйлар ые. Ээй, кем ныграк булдырган. Һәрберебезнең табыны үзенә аерым ые. Су кырыенда матур ташлар җыя иек. Кемнең күпме нинди матур ташлары бар, бик ни, тапкан ниләр сенныйлар ие инде, үзебезнең байлык. Әйе. Анда теге ташлы җирләрдән җыя иек. Акча кебек түгәрәк ниләрне, ашка җыйганда бик әйбәт була ые ул. Һәрберсенә коймак, чурт-мурт шикелле куя ыек. Шундый матур уйный ыек без.

  • Ярый, рәхмәт яусын, Мөкәрәмә апа, җавапларыгыз өчен дә, мөнәҗәтләр укыганыгыз өчен дә!

  • Ә, бусын да яздырдыңмыни?

  • Әйе.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

17 август 2011 ел.

Информант: Хисамова Мөкәрәмә

Вафа кызы, 1947,Урмышлы.

Трек №14

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

  1. Бәетләр һәм мөнәҗәтләр

  • Менә, Мөкәрәмә апа, сез үзегез дә мөнәҗәтләр иҗат иткәлисез. Ә элеккерәк чорга караган мөнәҗәтләр, бәетләр теркәп барганыгыз юкмы сезнең?

  • Юк шул, андый ниләрне укып, мөнәҗәтләрне укыштыруын гына укыштырам, болай җыйгалаганым юк. Ә чыгарган ниләрне менә оныгым, иҗат ниләрне оныгым җыештырып бара инде. Аңарда бер китап шикелле тупланып бара.

  • Менә ул мөнәҗәтләрне нинди очракларда иҗат итәсез сез?

  • Менә Ураза вакытларында, әзрәк күңел йомшарып киткән чакларда язгалыйм инде шулай. Шундый вакытларда килә инде макым, илһам.

  • Менә шул үзегез иҗат иткән мөнәҗәтләрне аннан соң берәр кайда, ашта, мәҗлестә сөйләгәнегез юкмы?

  • Юк, алай... оялам.

  • Менә хәзер берәр мөнәҗәтне көйләп китә алмассыз микән?

  • Көйләрмен.

  • Әйдәгез.

  • Ярыймы?

  • Әйе.

Ничә еллар синең өчен кайгы эчләрендә йөзгән,

Сабырлыклар сорап түзгән, газиз анаң түгелмени?

Дөнья шатлыгын күрмәдем, тигез гомер кичермәдем,

Күп авырлыкларга түзгән, синең анаң түгелмени?

Кулымнан эшләрем китте, тәнемнең көчләре бетте,

Озакламый кара гүргә керер вакытларым җитте.

Әйтә алмыйм сүзләремне, кан-яшь алды күзләремне,

Сары басты йөзләремне, сезнең өчен түгелмени?

Йөземнең ямьнәре бетте, күземнең нурлары китте,

Йөрәгемә кайгы тулды, сезнең өчен түгелмени?

Күпме язсам, сүзем бетмәс, кәгазь-каләмнәрем җитмәс,

Йөрәгемнән кайгы китмәс, сабырлык бирсен бер Алла.

(Татар халык мөнәҗәте“Синең анаң түгелмени?”)

  • Бетте.

  • Рәхмәт яусын, Мөкәрәмә апа!

  • Әйдә инде, җырлармын тагын берне. Бишле куйсыннар сиңа!

Тыйган эшләрдән тыелыйк, кушкан гамәлләрне кылыйк;

Мөхәммәт өммәте булып оҗмахка без туры барыйк.

Әйтә күр зекер тәсбихны, тәсбих иманның нурлары;

Зекер, тәсбих, тәһлилләрдә булачак җәннәт хурлары.

Әҗәл килер ки бервакыт, котыла алмабыз качып;

Зекер, тәсбих әйткәннәргә җәннәт ишекләре ачык.

Инанмыйбыз китапларга, калабыз бит хисапларга;

Кылыйк тәүбә, кылыйк гамәл дөньялыкта булган чакта.

(Татар халык мөнәҗәте“Кылыйк тәүбә”.)

  • Алланың рәхмәте яусын, Мөкәрәмә апа!

  • Ыһым.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

17 август 2011 ел.

Информант: Хисамова Мөкәрәмә

Вафа кызы, 1947,Урмышлы.

Трек №15

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.