Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Фарзиева Алиса 1.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
22.11.2018
Размер:
470.02 Кб
Скачать

Изге урыннар

  • Мәдинә апа, сез безнең авылдагы изге урыннар турында нәрсә дә булса беләсезме? Безнең авылда изге урыннар бармы ул?

  • Изге урыннар... Ана теге Югарыч чишмәсе Изгеләр чишмәсе дип йөртелә.

  • Әйе. Менә ул Изгеләр чишмәсе дип электән үк шулай йөртеләме ул?

  • Әйе, электән үк шулай дип йөртелә.

  • Аны нигә шулай атыйлар икән, әйтә алмыйсызмы?

  • Ул элек-электән... Элек анда, анда бер кыз да күмелгән, диләр инде, белмим мин аны.

  • Әхтәм абый: Нәрсәне?

  • Мәдинә апа: Изгеләр чишмәсе бит инде,Изгеләр ниен беләсеңме, авылда Изгеләр җирен? Ул чишмә Изгеләр чишмәсе дип атала.

  • Ә.: Бабайлар яндагымы?

  • М.: Әйе, әйе. Анда инде элекке... Ул Әгъдәсләр дә беләдер дә...

  • Миннебаев Әгъдәс абыйны әйтәсезме?

  • М.: Әйе.

  • Менә сез әйтә аласызмы, изге урыннар янында, изге чишмә янында нинди эшләр эшләргә ярамый?

  • Изге эшләр янында юынмыйча-нитмичә, суын алырга ярамый.

  • Әйе.

  • Аннан соң начарлыклар эшләргә ярамый ул изге җирдә. Шулар.

  • Начар эш эшләсәң, нәрсә була дип әйтәләр инде?

  • Чир тота, чирләтә ул сине. Менә.

  • Әйе. Безнең авылдан берәрсен, шулай чишмә янында начар эш эшләп, чир тотканын әйтә алмыйсызмы?

  • Әйтәлмим инде.

  • Изге чишмә янында эшләргә ярый торган эшләр ниндиләр?

  • Намаз укырга да ярый анда, нәстә эшләсәң дә ярый.

  • Изге эшләр ярый.

  • Әйе.

  • Аерым Изге чишмә янында корбан салу очракларын әйтә алмыйсызмы?

  • Юк, анысын әйтәлмим. Менә бит инде, шунда торгач инде, әтиләр безнең корбан чалган инде. Нидә, өй янында, ишегалдында инде барыбер. Безнең өебез дә шул чишмәнең башында ые бит өебез.

  • Әйе.

  • Шунда ые.

  • Корбан чалсагыз да, Изге чишмә янында булып чыга инде ул?

  • Әйе.

  • Изге чишмә янына, гадәттә, кайсы вакытта йөриләр? Төнлә барырга ярыймы? Иртән барыргамы?

  • Ул Изге чишмә янында, анда беркем дә белми, әйтеп булмый.

  • Ә чишмәгә барырга җыенсаң, берәрсенә әйтергә ярыймы, шундый чишмәгә барам, дип? Әллә әйтмичә генә барырга кирәкме? Аның аерым кагыйдәсе юкмы?

  • Юк аерым кагыйдәсе.

  • Менә элек-электән үк булгандыр инде, яшь киленнәргә чишмәгә юлны күрсәтәләр, әйеме?

  • Әйе.

  • Аннан соң чишмәгә юлны күрсәтә барган кешегә бүләк тә бирелгәндер әле?

  • Әйтәлмим ансын.

  • Чишмәләрне чистартып, тәртиптә тотучы кешеләр элек бар идеме ул?

  • Бар ые. Әти гел чистартып торды аны.

  • Чистартып тора идеме?

  • Әйе. Кругом әйләндереп, бөтен лайлаларын, ниләрен алып, анда таш баскыч белән төшәргә ие әле, баскычы да бар ые.

  • Ул астарак идемени?

  • Әйе.

  • Аны хәзер бит күтәртеп куйдылар, өстәрәк ул.

  • Аның бит бөтен өсте тулган, аны чистартучы юк. Ул шундый әйбәт су ые ул. Без аның аскы ягына сөт, катык куя ыек әле, әйберләр куеп такта өстенә.

  • Аны бер елны әллә нәрсә эшләттеләр дә суы бик каты әзәйгән иде әле былтыр. Аннан соң чишмә тоту, су тоту дигән әйберләр турында ишеткәнегез юкмы?

  • Ул төштә начарлык эшләсәң, су тота, чирләтә, чирләтә, чирләтә.

  • Чишмәнең качуы турында сөйләмиләр идеме сезгә? Ишеткәнегез юкмы?

  • Юк.

  • Чишмәнең иясе буламы ул, белмисезме?

  • Әйтәлмим. Изгеләр чишмәсе, диләр ие инде менә. Шуны гына беләм.

  • Авылда изге каберлекләр бармы? Безнең авылда?

  • Белмим, ансын әйтәлмим.

  • Менә Югары очтагы зиратны бит Изгеләр зираты дип йөртәләр?

  • Әйе.

  • Аны ни өчен шулай атыйлар икән?

  • Ансын әйтәлмим ничек икәнен. Мин бит каян беләм инде? Ул бит инде без белә-белгәннән бирле шулай. Безнең вакыттан ук әйтәләр ие инде аны.

  • Әйе. Ярый, Мәдинә апа, рәхмәт җавапларыгыз өчен!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

15 август 2011 ел.

Информант: Галиева Мәдинә

Хаҗиәхмәт кызы, 1930, Урмышлы.

Трек №18

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

  1. Истәлек дәфтәрләре

  • Менә, Мөзәянә апа, сез, яшь чакларыгызны искә төшерсәгез, әйтә аласызмы: истәлек дәфтәрләре алып бара идегезме?

  • Апбара ыем.

  • Аны ничә яшьләрдәрәк алып бара идегез инде?

  • Мин инде аны тугызынчы класстан, сигезенче класстан... Алтмыш... Без сигезенче классны алтмыш дүртенче елны бетердек, алтмыш сигездә монда, алтмыш тугызга – монда кияүгә килгәнчегә хәтле алып бардым.

  • Анда, гадәттә, кемнәр истәлек яза иде?

  • Анды кызлар... кызлар да яза инде, егетләр дә яза инде истәлекне. Үзем дә, үзем дә язам истәлекле көннәрне. Яшь чагында шулай бит инде ул.

  • Әйе. Ә менә җырлар, җырлардан өзекләр язалар идеме?

  • Юк, алай... Андый ниләр язмыйдыр иек без. Шигырьләр язгалыйдыр иек инде үзебезнең менә ниткән – искә төшкән теге... Яшь чагында искә төшә бит инде ул шундый-шундый шигырь. Үзең чыгарган түгел инде, просто теге искә төшкән, хәтердә калган шигырьләрне шулай язып-язып куя ыек.

  • Ә менә истәлекләрнең башлам өлеше, төп өлеш һәм бетем өлеше була идеме?

  • ...

  • Хаттагы шикелле?

  • Ну... Башлам, башламы диеп инде... Башламы дип инде... Иптәш кызлар, егетләр алар үзләренең фикерләрен яза да минем бит инде... башын башлыйсың, тәмамлыйсың, дигән кебек... Шул кеше, например инде, берәр кеше белән аралашкан булсаң... Или берәр концерт-фәлән куйсаң, театр-фәлән куйсаң, аларны бит инде язып куясың: нинди башланды, нинди бетте.

  • Әйе.

  • Ничек кабул иттеләр... Бәйрәмнәр үткәрә иек без. Без бит, безнең вакытта бит инде бик, комсомоллар ни вакыты ие, көчле вакыты ие. Мин инде комсомол секретаре булып эшләдем ул вакытта. Шунда ни... Шуларны язып бара иек инде. Солдатка озатабыз инде менә яшьләрне, үзебезнең классташларны озатабыз. Аларга инде хатлар язадыр иек, открыткалар... Безнең бит инде Октябрь бәйрәмнәре була иде, Яңа еллар... Аларга поздравительный открыткалар җибәрә иек. Кайбер егетләребез менә чит илләрдә, ул вакытта чит илләрдә хезмәт итү бик ни... Венгрияләрдә, Германиядә хезмәт итәләр иде. Аларга поздравительный открыткалар җибәрәбез. Аларны анда тегендә командирлары укыйлар.

  • Ы-ы.

  • Ооо, чит ил булгач, ул вакытта бит инде... Алтмыш алтынчы еллар, алтмыш җиденче еллар, алтмыш сигезенче еллар тирәсендә инде ул. Аларга инде, чит илдә булгачтын, шундый күңелле була бездән поздравительный хатлар, открыткалар килгәч.

  • Ярый, рәхмәт монысы өчен!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

12 август 2011 ел.

Информант: Шакирова Мөзәянә

Зәкиҗан кызы, 1949, Кирлегәч.