Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Фарзиева Алиса 1.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
22.11.2018
Размер:
470.02 Кб
Скачать

Баланың чәчен, тырнагын кисү, мунча кертү

  • Ә менә баланың чәчен иң беренче тапкыр кайчан кисәләр? Күпмерәк вакыт үткәч?

  • Баланың чәчен кисәләр озынайгачрак. Менә анысын беләм. Анысының чәчен матчага кыстырып куялар ые. Элгәреге өйләрнең матчалары алар ярык булыр ые. Матчага кыстырып куялар ые.

  • Аны нәрсә дип анда кыстыралар инде?

  • Аны кыстыралар инде менә алай-болай чирләсә, нитсә, өшкерергә микән инде – шулай хәтеремдә. Өшкерергә!

  • Чәчен кем кисә аның?

  • Чәчен кендек әбисе кискәндерме икән аны, белмим анысын. Менә анысын хәтерләмим, кем кискәне исемдә юк.

  • Бала курыкса, шул чәчен яндырып иснәтәләрме?

  • Шул! Бар, бар. Менә шуларга саклап куйганнар аны.

  • Әйе. Баланың тырнакларын кайчанрак кисәләр? Шул үскәчтер инде?

  • Үскәч инде.

  • Беренче тырнагын шулай ук саклыйлар идеме?

  • Анысын белмим. Укыштыралар ые бугай, ярыкка кыстыралар. Матча ярыгына.

  • Баланы беренче тапкыр кайчан мунча кертәләр? Ничә көн үткәч?

  • Баланы мунча кайчан кертсәң дә ярый торгандыр инде, анысының срогы юктыр.

  • Кем кертә инде?

  • Үзең кертәсең инде.

  • Үзең? Ә әбиләр?

  • Әйе. Әби чакыртасың, әби чакырсаң, әби кертә инде.

  • Баланы юындырганда, коендырганда, чапканда махсус сүзләр әйтелмиме?

  • Аны әбиләр укый ые инде ул, кызым. Ул элгәре заманда, безнең заманда юк ые алар.

  • Юк, такмак шикелле...

  • Юк.

  • Имән кебек нык булып...

  • Әйе, алар булган инде. Аның җыры бар бит.

  • Әйе. Бала тапкан хатынны да мунчада кендек әбисе юындырмыймы?

  • Әби юындыра.

  • Бала тапканнан соң, эч калмасын дип, аны сыпыралармы мунчада?

  • Сыпыралар.

  • Шулай ук кендек әбисе эшләгәндер?

  • Кендек әбисе эшли ие аны.

Балага исем кушу

  • Балага исемне туып, ничә көн үткәч кушалар икән?

  • Балага исемне тизрәк кушарга кушалар ые. Шайтан исем кушмасын, дигән сүз бар ые.

  • Ә исемне кем куша: мулламы, әллә абыстаймы?

  • Мулла, мулла инде, мулла куша.

  • Аның менә ничегрәк уздырылганын әйтеп китә алмыйсызмы?

  • Ничегрәк, дип инде... Ул хәзерге кебек инде. Хәзер мәчеткә апбаралар инде. Шулай мулла куша, чакырасың да. Әйе.

  • Бабайлар чакыралардыр...

  • Бабайлар, әйе. Әбиләр, бабайлар.

  • Балага исем кушучы кеше балага яки баланың әти-әнисенә бүләкләр бирмиме алай?

  • Юк.

  • Бала тугач, бәйрәмнәр уздыралар идеме элек?

  • Бала тугач, ул бәби туе ясыйлар инде, бәби туе була.

  • Аны ничегрәк үткәрәләр иде менә?

  • Менә хәзерге аш уздырган кебек инде.

  • Аш шикелле идеме?

  • Әйе.

  • Мондый гына мәҗлес түгел инде...

  • Мондый гына түгел инде. Кайсы ничек. Безнең заманда инде аракы да эчәләр ие инде. Анысы кирәкми инде, иң борынгы заманда алай булмагандыр мужет.

  • Агач утыртулар бар бит. Ир бала туса, агач утырталар, кыз бала туса, каз канаты бирүләр... Алар безнең якларда бармы?

  • Безнең якта белмим анысын.

  • Кунаклар инде, ашка килгәндә, буш кул белән килмәгәндер?

  • Буш кул белән килмиләр инде алар. Бүләкләр апкиләләр.

  • Кием-салымдыр инде...

  • Кием-салым, ашамлык...

  • Кем ничек булдыра.

  • Кем ничек булдыра, әйе.

  • Балага гына бүләкме, әллә әнисенә дә бүләк бирәләрме?

  • Рәте булган кеше әнисенә дә апкилә.

  • Кем ничек булдыра инде, мөмкинлегенә карап.

  • Кем ничек булдыра, әйе.

  • Хатын-кызга, беренче баласын тапкач, бүләкләр кыйбатлырак, дәрәҗәлерәк булмый идеме?

  • Ни булса, ире ала инде, аруракны, бүләкләрне, әйе. Чыгар чыгышы булса, булмаса инде, үзеннән артмаса, алмый инде.

  • Бәби ашына пешкән ризык, камыр ризыклары алып килмиләрме?

  • Киләләр.

  • Күрше-тирәдер, туганнар...

  • Күрше-тирә, туганнар.

  • Һәм таба ашларының билгеле бер саны юк идеме?

  • Юк.

  • Сөтле аш, сөтле боткалар да китерелмиме?

  • Аларын белмим. Шул бавырсак, бәлеш, коймаклар апкиләләр ие. Бәлеш, коймак – аларын беләм, башкасын юк. Бардыр ул, безнең якта юк.

  • Була бит очраклар: балага икенче исем кушалар. Анысын нигә кушалар?

  • Анысы баланың я елак була, я ничек була, я сигәк була, я нәрсәкәй, я нәрсәкәй... Бала исемен яратмый инде. Шуңарга мөрҗәдән акырталар инде.

  • Мөрҗәдән акыралармыни?

  • Ыхым.

  • Баланы ничә көнгә хәтле кеше күзенә күрсәтергә ярамый, диләр?

  • Анысын белмим, балам. Күрсәтмәгәне күрсәтми инде аның, күрсәткәне күрсәтә. Кайсы тәпи йөри башлагач күрсәтәләр, хәзер дә ул.

  • Ыым. Баланы кырык көнгә кадәр ялгыз калдырырга ярамый, дип әйтәләр бит инде.

  • Анысы бар.

  • Анысы нәрсә өчен икән?

  • Анысы тагын шул шайтаннар нитмәсен, тимәсен, шайтан куркытмасын өчен инде, шайтан, шулай сүлиләр ие, шайтан, шайтан, дип.

  • Шайтаннан саклаганнар инде?

  • Әйе. Шайтаннан саклау...

  • Әгәр берүзен генә калдырырга туры килсә инде, кырыена саклар өчен...

  • Пычаклаар.

  • Пычак?

  • Пычаклар, китаплар куясың инде.

  • Коръән” китабыдыр инде?

  • Әйе.

  • Аннан соң баланы җен алыштыру очраклары булмадымы икән безнең авылда?

  • Безнең авылда юк. Менә сүлиләр ие аны элгәре.

  • Бар дип сөйлиләр идеме?

  • Бар, диләр ие.

  • Аны ничек беләләр инде менә?

  • Менә бала икенче төрле була, күрәсең. Әле корсагыннан җен урлаган дигән ниләр чыга, ишетелә ие элгәре. Имеш, корсагыннан җен урлаган, теге нәрсәкәй, нәрсәкәй, дип. Менә без бәләкәй иек инде әзрәк. Кеп-кечкенә. Баласы кирәк булмыйча төшергән дә җен урлаган, дип әйтәләр ие. Анысы болай сүз арасында гына инде ул.

  • Ыым. Аны ничегрәк белеп була? Ул елыйдыр инде, әйеме? Бүтән төрле...

  • Елый, бүтән төсле була. Акыра инде.

  • Аны кире кайтарып буламы соң?

  • Анысын белмим бер дә, кайтаралар дип ишеткән барын бар. Ничек итеп – анысын әйталмыйм инде.