Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Фарзиева Алиса 1.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
22.11.2018
Размер:
470.02 Кб
Скачать

Бала бишеге

  • Бишекне теләсә нинди агачтан да ясарга ярыймы, әллә аерым агачтан гынамы?

  • Юк, теләсә нинди агачтан да ярый.

  • Әтисе ясый инде, әйеме?

  • Әтисе ясарга тиеш.

  • Аны кайсы җиргә эләләр, өйнең түренәме?

  • Өй түренә эләләр инде, нигә... Ничек, ничек әйтим инде? Ишек катына элмиләр инде. Безнекеләр ишек катында булды инде.

  • Аны әтисе эләме инде?

  • Әтисе элә инде.

  • Баланың башы кайсы якка карап торырга тиеш?

  • Баланың башын, анысын әйталмыйм. Кыйблагадыр инде. Үлекнекен генә боралар.

  • Ыым. Хәзерге көннәрдә бишекне алай кулдан ясамыйлар инде, әйеме?

  • Һә бишек ясамыйлар да бит инде. Арба.

  • Әйе, арбада, коляскада...

  • Арба, коляска хәзер.

  • Буш бишекне дә тирбәтергә ярамый, диләрме?

  • Бала елый, елак бала була, диләр.

  • Бишекне дә буш калдырырга ярамагандыр инде?

  • Буш элеп куярга ярамый бишекне.

  • Эченә нәрсә дә булса куялармы?

  • Дога, китаплар була инде аның.

  • Балага ниндирәк бишек җырлары җырлыйлар иде? Җырлап күрсәтә алмыйсызмы?

  • Ээээй, миннән... Каян килсен инде? Элгәре җырлый ием, бүтәнчәли юк.

  • Рәхмәт яусын, Рәхилә апа, җавапларыгыз өчен!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

12 август 2011 ел.

Информант: Ризатдинова Рәхилә

Абзал кызы, 1933, Урмышлы.

Трек №2

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

Балага күз тию һәм башкалар

  • Яшь баланы, тугач та, күз тиюдән ничек саклыйлар?

  • Күз тиюнең догасы бар ые бит инде аның, күз тидермәс өчен.

  • Әйе.

  • Шул догаларны укыйлар ые. Әй, исемнәрен әйталмыйм бит менә хәзер. Эээй, баштан киткән хәзер менә...

  • Ярар, менә хәтерләгәннәре белән генә... Ә бөтиләр, яисә агач ботаклары такмыйлар идеме киеменә?

  • Юк, юк, аның ишене белмим. “Фәтиха” сүрәсен укып өшкерәләр ие бездә.

  • Әйе.

  • Яшь балага, “Фәтиха” сүрәсен.

  • Хәзер бит баланың маңгаена помада сөртеп куялар?

  • Әйе.

  • Аны элек сөртәләр идеме?

  • Бар ые, бар ые элек тә, корым сөртәләр ие элек, помада юк ые инде ул, корым.

  • Әйе, корым. Әгәр дә бала бик каты куркып калса, аны нишләтәләр?

  • Өшкергәннәр инде, өшкерәләр ие.

  • Ничә тапкыр өшкертергә кирәк соң аны?

  • Өч мәртәбә өшкертәләр ие инде.

  • Моны әбиләр эшли инде, әйеме?

  • Әйе, әбиләр эшли. Бабайлар да эшли шунда, әбиләр дә эшли.

  • Яшь балалы өйгә кунаклар килеп китсә, кунаклар киткәчтен, ишек тоткаларын сөртмиләрме?

  • Әйе, әйе, ишек тоткаларын, тәрәзә рамнарын, тәрәзә пыялаларын нитеп, сөртеп нитә иек.

  • Бала кечкенә чагында кызамык, җил чәчәге шикелле авырулар белән авырса, шулай ук өшкерәләр идеме?

  • Алай өшкереп кенә бетми инде ул. Анысы... врачка апбара ыек инде.

  • Әәә, врачка.

  • Ыы.

  • Балага теш чыгып килә, ди. Аны берәр чит кеше күргән, ди. Ул вакытта бүләк бирәләрме?

  • Бирәләр, бирәләр, бирәләр, бирәләр, бала тешенә...

  • Нәрсә бирәләр?

  • Нәрсә дә бирәләр, яулык булса да бирәләр, күкәй булса да бирәләр, нәрсә булса да бирәләр. Безнең заманда бит инде ул...

  • Әйе, булганы белән.

  • Ыы.

  • Сөт тешләре төшә башлагач, аны кая куялар иде?

  • Аны, өтереп, сандыкка куя ыек, ыргытмыйдыр ыек ул сөт тешләрен. Әйе.

  • Ә яшь бала озак тәпи китмәсә, нишләтәләр?

  • Көтү каршысына чыгарып утырталар ые.

  • Көтү каршысына???

  • Әйе, көтү кайтканда, шунда чыгарып утыртсаң, мин аны күрүен күрмәдем үзем, теге көтүдән, кайта торган көтүдән куркып, йөгереп китә, дип...

  • ...әйтәләр иде инде.

  • Әйе.

  • Әәә. Ир балаларны сөннәткә кайчанрак утырталар иде?

  • Ир балаларны яшьли утырталар, яшьли, яшьли, бик яшьли. Анда сөннәтче бабай кайчан туры килә бит. Я нидә, ике яшьлек чакта куймыйлар ые, бер яшьлек чакта , өч яшьлек чакта. Ике яшьлектә куймыйлар ые.

  • Ярамыймы?

  • Ыы.

  • Аны кайда эшлиләр соң, өйдәме, мунчадамы?

  • Өйгә апкиләләр, өйгә.

  • Бабайны?

  • Әйе.

  • Баланы сөннәткә утырткач, бәйрәм ясыйлармы шул хөрмәткә?

  • Алай нитеп утырмадык инде.

  • Булмадымы?

  • Юк.

  • Ә кызларның колагын кайчан тишәләр иде?

  • Анысын кай вакытта да ярый.

  • Кайчан да ярый инде?

  • Әйе.

  • Кем тишә аны?

  • Әби, белүче кеше тишә, белүче кеше. Анда белеп тишәргә бит.