Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Фарзиева Алиса 1.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
22.11.2018
Размер:
470.02 Кб
Скачать
  1. Афористик иҗат төрләре

Афористик иҗат төрләрен халык сөйләмендә бик еш куллана. Бигрәк тә мәкаль һәм әйтемнәрне.

    • Кеше сүзен тыңла, үзеңнекен эшлә.

    • Сүзең хак, үзең китап.

    • Тисә тиенгә, тимәсә ботакка.

    • Без капчыкта ятмый.

    • Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер.

    • Кем эшләми, шул ашамый.

    • Китап – белем чишмәсе.

    • Без капчыкта ятмый.

    • Тапкан ана түгел, баккан ана.

    • Чиләгенә күрә капкачы.

    • Хәерчегә ачык чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый.

    • Хәерче башта таягын тыга, аннан аягын тыга.

    • Кирәкле кишер яфрагы.

    • Куркыттың куянны кишер белән.

    • Ачка казан астырма, тукка камыр бастырма.

    • Кызым, сиңа әйтәм, килен, син тыңла.

Күренгәнчә, кыска булуларына карамастан, аларга бик зур мәгънә салынган. Мин язып алганнарының күбесе минем әбием һәм әнием әйтә торган әйтемнәр. Табышмаклар әйтешү бүгенге көндә дә бар. Күпчелек очракта табышмаклар төрле бәйрәм, кичәләрдә кешеләрне сынау өчен әйтелә. Иң күп табышмакларны мәктәп балалары белә. Балаларның зиһенен арттыруга табышмаклар зур өлеш кертә. Мәктәп яны лагеренда хәтта махсус Табышмак әйтешү бәйгесе дә үткәрелә. Безнең төбәктә аерым бер шәхес белән бәйле мәзәкләр юк. Кешеләр мәзәк сөйлиләр, тик мәзәкче кешеләр юк. Мәзәкләр аеруча яшьләр арасында популяр. Кичтән урамда берсен берсе бүлдерә-бүлдерә мәзәк сөйлиләр алар. Студентлар фольклоры. Студентлар тормышында ышанулар, юраулар бик күп. Күпчелеге имтихан вакыты белән бәйле. Студентлар арасында “халява тоту” дигән ышану бар. Имтихан алдыннан зачетканы тотып, кулны форточкадан чыгарып, “Халява, приди”дип кычкыралар. Зачетканы ябалар һәм имтиханга кергәнче ачмыйлар. Имтихан җиңел бирелә дип ышаналар. Имтихан алдыннан чәчне юмаска дигән ышану бар. Сессия вакытында чәч кистерергә дә “ярамый”. Имтихан алдыннан йокларга ятканда мендәр астына дәфтәр яки китап салу. Йоклаганда белем керә дигән ышану бик еш очрый. Имтиханга кергәндә кесәгә дога салу, уң үкчә астына 5 сумлык тимер акча салу. Имтиханга уң аяк белән атлап керү.

Кәрәзле телефоннардан җибәрелгән хәбәрләр, кыска шигырьләр үзләре бер жанр булып торалар. Алар хәзер бик күп, студент тормышының аерылгысыз өлеше булып тора. Төрле бәйрәмнәр белән котлау кәрәзле телефон аша башкарыла:

  • Ураза, Корбан Гаетләре белән котлау:

Аллаһы Тәгалә иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек-тынычлык, акыл-хикмәт һәм файдалы гыйлемнәр бирсен!

  • Туган көн белән:

Котлап сине туган көнең белән,

Якты кояш сипсен җылысын.

Синең өчен алып килсен һәр көн

Бәхетләрнең иң-иң олысын!

  • Тыныч йокы тәләү:

Ай елмая бары синең өчен,

Серле йолдыз кыса күзләрен.

Бар табигать сине сөеп әйтә:

“Тыныч йокы, минем җимешем!” 

***

Төнге җилләр чәчләреңне сыйпар,

Назлап үбәр алсу йөзеңне.

Шыпырт кына тәмле төшләр, диеп,

Таңга кадәр саклар үзеңне.

***

Хәерле төн сиңа бүләк итсен,

Серле йокы,тәмле төшләрен.

Йолдызлары учларына алып,

Сөйләсеннәр изге серләрен.

Тәмле төшләр сиңа!

- Үзеңнең барлык хисләреңне дә кәрәзле телефон аша белдереп була. Алар арасында бик кызыклары да очрый:

Анда таракан, монда таракан.

Чебен тотып ант итәм,

Сине генә яратам.

***

Син как ап-ак кар летаешь,

Син мине не замечаешь.

Кулларымда минем таешь,

Спорим, син по мне скучаешь! 

***

Мәхәббәт ул күзгә күренми,

Мөмкин түгел кулга алырга.

Ләкин шул мәхәббәт мәҗбүр итә

Үз-үзеңне утка салырга.

***

Бик сагынсаң, айга кара, ай миннән сиңа бара.

Һәм башка төрле SMS хәбәрләр бик күп.

Трек №19, видео №1,2.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.