Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Фарзиева Алиса 1.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
22.11.2018
Размер:
470.02 Кб
Скачать

Хатын-кыз балага уза алмаса, нәрсәләр эшләгәннәр?

  • Хатын-кыз балага уза алмаса, берәр нинди өшкерүләр, ырымнар булганмы?

  • Ээээй, балакаем, булгандыр инде, өшкергәннәр инде. Күбрәк бала таба башласа, чүлмәк салдыралар ые корсакларына, бала төшертер өчен, күп балага китсә. Күп хатын-кыз шуның белән үлеп бетте, бала төшертү өчен. Әллә нинди нәрсәләр ясап шунда... корсакка...

  • Ә баласы булмаса, имче карчыкларга барганнармы?

  • Әйе, баралар, баралар.

  • Әйтә алмыйсызмы, ул нинди догалар укырга кушкан икән, нәрсә эшләргә кушкан икән?

  • Бер дә әйталмыйм, балакаем. Эй, догалар, шул догалардыр инде.

  • Гаиләдә балалар еш үлсә, озак яши алмасалар, берәр нинди эш эшләмәгәннәрме икән?

  • Алар кызамыктан, чәчәктән үлделәр инде, күп үлделәр бәләкәй чакта, элегрәк. Хәзер үлүче юк инде, хәзер бальниска апбаралар.

  • Әйе.

  • Элек үлделәр инде, үлделәр, үлделәр.

  • Ярый, рәхмәт яусын җавапларыгыз өчен!

  • Иии, шул гынамы?

  • Әйе.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

15 август 2011 ел.

Информант: Имаметдинова Гамилә

Сабирҗан кызы, 1925, Иске Иштирәк.

Трек №3

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

Татар халкының туй йоласы иҗаты Туй алды

  • Суфиян абый, иң элек үзегез белән кыскача гына таныштырып үтегез әле. Фамилиягез, исем, отчествогыз һәм кайчан кайда тудыгыз?

  • Мин тудым Урмышлы авылында мең тугыз йөз дә утыз өченче елның икенче мартында.

  • Әйе.

  • Вәт, дөньяга килгәнмен. Вәт. Шул кыскача туган еллар.

  • Мәктәптә укып...

  • Укыдым.

  • Ничә ел укыдыгыз?

  • Шушында мәктәптә биш класс бетердем мин, әйе, биш класс всего бетердем.

Безнең әңгәмәгә Суфиян абыйның тормыш иптәше Мөсалия апа да кушылды.

  • Мөсалия апа: Минеке дүрт, укымадым да мин. Безнең авыр елларда...

  • Суфиян абый: Шуның белән... Укырга туры килмәде безнең, эшкә киттек, әти инвалид ие, эшләргә, булмады.

  • Мөсалия апа: Авыр еллар.

  • Суфиян абый: Әле минем укырга исәп бар ые минем, укырга исәп бар ые, но әти “Давай, укымыйсың, всё, эшкә”, - диде, эшләтте. Какой укырга, давай сабан сөрергә.

  • Гомер буе колхозда эшләдегез инде?

  • Суфиян абый: Әйе, гомер буе колхозда.

  • Мөсалия апа: Гомер буе, менә кырык...

  • Суфиян абый: Кырык алты.

  • Мөсалия апа: Сиксән, хәзер мин сиксән бер яшемдә, шуннан бирле авылда, менә колхозда эшләдек, ыстрам каты эшләдек без дә, хәзер беттек менә.

  • Ә менә искә төшереп, шуларны сөйли алмассыз микән: элек туйлар ничек үтә иде безнең якларда? Туйның нинди формалары бар иде: яучылапмы, кыз урлапмы, әллә ризалык белән чыгалар идеме?

  • Суфиян абый: Урлап та чыгалар ые, ризалык белән дә. Күбесе урлап инде. Элгәре хәерчелек көчле ие бит, туйлап бик сирәк ие ул, сирәк ие. Урлап кайталар ые да, сөйләшеп куя да кыз белән инде, ябышып чыгу диләр ие инде.

  • Әйе, әйе.

  • Суфиян абый: Ябышып чыгу, улап, урлау дигән сүз юк ул, ну ябышып чыгу дигән әйбер бар ые. Ну соңынтын инде ул сүз инде, урлап, нитте инде. Мин үзем дә күп кенә кешеләрне урлап кайтырга туры килде менә. Нәпримир, Динмухамметов Нургалигә Кирлегәчтән урлап кайттык, төнлә, ат белән барып, ат белән. Урлап кайттык Рәшидә исемле кыз ые ул, бик чибәр ие. Ул аннары, бер ай гына торды да... без бит әле егет чак, ул өйләнде (яшьтәшләр без алар белән), ул өйләнде алданрак. Яратам мин аны, дип. Өйләнде дә аннары сың безнең белән кызлар янына кич утырырга чыга башлады. Яратмыйм мин аны, Суфиян, ди. Куарга кирәк аны, аерырга, ди. Мин әйтәм, ятсыз, мәйтәм, шул хәтле чибәр кызны шулай итәргә инде, дим инде. Аерам, ди, яратмыйм, ди. Шулай итеп, уговорить итеп булмады, аерып җибәрде ул аны. Аннары, аннары, шуны аергачтын, нигә, Шияп абзый кызы Тәзкирә дигән кеше бар ые, утыз икенче елгы, анарга өйләнде, авыл кызына. Вәт, шул. Туй ул, сөйләшеп, анда өйләнештеләр алар. Ә тегене урлап кайткан иек. Аннары тагы бер кызны урлап кайттык. Кирлегәч кызын Урмышлыга урлап кайттык. Кирлегәч егете, Кирлегәч кызы үзләре. Монда Урмышлыга урлап кайттык. Эспициәлне. Туганнары риза түгел, туганнарыннан качырып, монда бер атна тордылар бездә – үзебездә. Нуриәхмәтне апкайтканда, дигән кеше ул, егерме җиденче елгы.

  • Мөсалия апа: Алар үлде инде.

  • Суфиян абый: Әйе, алар үлде. Ә хатыны аның исән. Аның хатынының исемен оныттым.

  • Мөсалия апа: Зөһрә.

  • Суфиян абый: Зөһрә, хатынының исеме Зөһрә исемле ие. Менә шулай иттереп. Без кичтән үк барган ыек ат белән. Бардык та, көтү каршыны чыккан ые, яланбаш, яланаяк. Күтәреп алды да Нуриәхмәт, арбага китереп салды да апкайтып киттек монда.

  • Мөсалия апа: Ул безгә бик гаҗәп булды инде.

  • Суфиян абый: Урмышлыга апкайтып, аннары килделәр ни, туганнары, алырга дип килделәр. Хәзер ни, монда сүләштек инде без, эш бетте инде, никах укылды, мунча керделәр, тегеләй-болай, дигәч, аптырап кайтып киттеләр аннары. Бер әйбер дә эшли алмадылар, шул көенә кыз белән егет кушылышты, калдылар инде.

  • Ә менә урлап кайткач, икенче көннән үк кыз кеше килен вазифаларына керешә идеме?

  • Суфиян абый: Кереште инде, менә монда – бездә ие инде ул.

  • Мөсалия апа: Бездә бит шулай ые элгәре.

  • Суфиян абый: Ул үзенең йортына апкайтмады бит инде кызны.

  • Әйе.

  • Суфиян абый: Безнең агайне ул, троюрный брат ул. Троюрный братның монда апкайттык кызын. Ну, икесен бергә. Ату тегендә апкайтсаң, әтиләре (апалары силсәвит персиятеле ие бугай аның) усаллар инде. Кызны отбивать итәләр барыбер, ди.