Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Фарзиева Алиса 1.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
22.11.2018
Размер:
470.02 Кб
Скачать
  1. Әкиятләр

  • Зур әни, сез бәләкәй чакта әкият сөйлиләр идеме сезгә?

  • Сөйлиләр ие.

  • Йокларга ятар алдыннанмы?

  • Әйе, йокларга ятар алдыннан. Ууу, анда гел пәри турында, җен турында сөйлиләр ие.

  • Аны әбиләрегез сөйли идеме, әниләрме?

  • Әби, әби, әби, әбиләр сөйли ие.

  • Ул әкиятләрнең берәрсен хәтерлисезме?

  • Эээй, хәзерге теге “Шүрәле”ләр, ниләрне хәтерлим дә бит, искеләрен инде кая хәтерләп бетерәсең?! Юк, хәзер хәтер юк бит.

  • Менә Иштирәктә, (сез бит инде Иштирәктән), анда берәр бик оста әкиятче бар идеме? Урамга җыеп сөйли торган шундый берәр өлкән кеше...

  • Хәтерләмим.

  • Менә сез үзегез балаларыгызга, оныкларыгызга әкиятләр сөйләдегезме?

  • Без бушамадык, балакаем, әкият сөйләргә... Без кайтканда, йоклаган булалар ые, фермадан кайтканда... тагын ни... Сугыш вакытына эләктек.

  • Ыы. Ярый, җавапларыгыз өчен рәхмәт яусын!

  • Ярар.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

15 август 2011 ел.

Информант: Имаметдинова Гамилә

Сабирҗан кызы, 1925, Иске Иштирәк.

Трек №16

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.

  1. Мифологик сөйләкләр (хикәятләр).

  • Әби, менә син үзең белән булган берәр сәер хәлне сөйләп китә алмыйсыңмы? Йорт иясе күрүме, мунча иясе күрүме – шуларның берәрсен?

  • Сөйли алам. Минем 2007 нче елның февралендә бабаем үлде. Аңа хәтле шул 2006 нчының декабрь айлары булгандыр, декабрьнең башлары булгандыр инде. Бабай чирли, аның башы авырта ые, хәтерен югалткан ые ул. Хәзер бабайдан, бабай йоклады да инде, мин дә икенче якка, икенче бүлмәгә кердем дә, шифанер артына кереп, караватка яттым. Берзаманны ничектер төртеп уяткан кебек уянып киттем, йокым да туеп инде. Уянып киттем дә, шул шифанерның кырыеннан берәү карап тора миңа. Капишунлы куртка кигән кебек, битләрен дә мин аның шундый ачык күрдем, хәтта борыннарын да, шундый нык ачык күрдем. Мин башта уйладым бабайдыр дип. Мин әйтәм, кара, дим, бу, дим, курткы киеп, капишунлы курткы киеп кергән ахры, дип. Ул миңа карап торды да шулай иелебрәк, әллә ничек үзеннән үзе әкрен генә тоныклана-тоныклана юкка чыкты. Хәзер мин анда курыкканымны да белмим, кычкыра да алмадым, дәшә дә алмадым, карап тордым инде. И бу юкка чыккачтын да, югалгачтын да, йөгереп чыктым да, карасам, бабай йоклап ята, хырылдап йоклап ята. И аның кырыена яттым инде. Шуннан әзрәк куркып йөрдем. Балаларга сөйлим, алар ышанмыйлар. Кешеләр инде, олырак кешеләргә сөйләгәчтен, алар “Йорт анасы ул”, - диләр. Сине берәр нәрсәгә кисәтә ул, дип инде, йорт анасы, диләр.

  • Ыыы.

  • Ярар, бу шулай үтте, ну берүзем торырга курка башладым инде мин. Шуннан яңадан. Бер йоклап киттем дә, телевизор карап ята ыем, йоклап киткәнмен инде, үзем дә белмим. Иягемнән нәрсәдәр кысып кына тотты. Шул кысып тотканга, авыртканга яңадан куркып тордым инде мин. Тордым да, башта шул кысканны бабай дип белдем. Мин әйтәм, бу мине нитә инде, ул тотты дип белдем. Карасам яңадан, чыгып карасам ул йоклый торган бүлмәгә, йоклап ята. Шул йорт иясе барлыкка чынлап та ышанам. Менә мин яңадан я аш куйгачтын ятсаң, йокланылып китә дә, шунда кемдер дәшкән кебек була да, сикереп торам. Ни, чыннан да ашның суы бетә торган була, чәйнекнең шулай, чәй куйгач, суы беткән була, шунда нитеп, йорт анасы кисәтә, дип аңлаттылар миңа олы кешеләр, укыган остабикәләр инде. Йорт анасы ул, ул сине кисәтә, дип. Көтү калган вакытта шулай дәшеп, я күрше бабай булып дәшкән ир-ат тавышы белән килә. И шул дәшкәнгә сикереп торсаң, минем торыр вакытым җиткән була. Йорт иясе барлыгына, үз күзләрем белән күрдем мин аны.

  • Ә менә бу вакыйгаларны остабикәләргә сөйләгәч, алар аны башка кешегә сөйләмә, дип кисәтү әйтмиләр идеме?

  • Алай кисәтеп әйтмиләр инде дә, ну бик сөйләп тә йөрмәскә кушалар инде. Йорт иясе ул начарлыкка нитми, кем, нәрсә дә булса кисәтә, дип, кисәтә ул сине, дип әйтәләр инде. Менә йорт иясе мине уятканын аңладым иреңне югалтырсың, аның янында гына тор, дип кисәткәндер дип, шул, бабайны югалткач кына шулай дип аңладым чынлап та барлыгына, мине кисәтүенә. Менә бит иртән дәшкәнгә уянып киткәнгә, газны кабызып йоклап киткәч, дәшкәнгә яхшылык белән кисәтә бит инде.

  • Әйе.

  • Менә шулай дип. Йорт иясе начар булмый, яхшы була, дип әйттеләр инде.

  • Ярый, әби, рәхмәт яусын хикәятең өчен!

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы, Урмышлы авылы,

23 август 2011 ел.

Информант: Фәрзиева Гаҗилә

Заһит кызы, 1949, Урмышлы.

Татарстан Республикасы

Лениногорск районы

Урмышлы авылы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Фәрзиева А.Ө.