Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Фарзиева Алиса 1.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
22.11.2018
Размер:
470.02 Кб
Скачать

Бала туу

  • Элегрәк, больницага бармаганда, хатын-кыз баланы өйдә тапса, кем ярдәмгә килә торган булган?

  • Әбиләр. Менә мин үзем бер биш бала таптым, бер бальниска бармадым. Әби.

  • Алар кендек әбиләреме?

  • Кендек әбиләре. Аннары менә пунктта була бит, шулар килә.

  • Әйе, мед.сестралар. Ә кендек әбисе кайчаннан бирле авырлы хатын янында була? Алданрак, сизелә башлагачмы, бәби таба башлаганчымы?

  • Сизелә башлагач, сизелә башлагач чакыралар инде, әйе. Авырта башлагачтын елап барасың, “Әби, кил әле”, - дип.

  • Баланың кендеген кискәндә, берәр төрле сүзләр әйтелмәде микән?

  • Укыйлар инде догалар карчыклар. Нинди сүзләр әйткәннәрен белмим.

  • Дога укыйлар, әйеме?

  • Әйе.

  • Кендек кыска яки озын киселсә, балага зыяны бар, дип әйтмиләр идеме?

  • Бала... Кендекне кыска киссәң, бала сия, дип әйтәләр ие.

  • Сигәк була?

  • Сигәк була, дип.

  • Ә кендек өзелеп төшкәч, аны кайда саклыйлар?

  • ...

  • Аны бит җыеп куялардыр инде? Аяк астында йөрмидер?

  • Анысын менә бер дә әйталмыйм инде, балам, белмим.

  • Шул кендекне берәр вакытта кулланмыйлармы яңадан? Мәсәлән, булырга мөмкин бит: туган якка тартып тора... Ир бала булса, армиягә китсә, шушы кендеге аны туган ягына тартып тора, дип әйтергә мөмкиннәр. Аларын белмисезме?

  • Аларын белмим.

  • Баланы элек кайда кайда табалар иде: өйдәме, мунчадамы?

  • Өйдә.

  • Өйдә?

  • Өйдә, өйдә.

  • Ә хатын-кыз бала тапкан вакытта, ире янында булырга тиешме, әллә читтә торырга тиешме?

  • Менә инде анысы торалганы тора, торалмаганы – юк. Менә безнең соңгы – Илгизәрдә, Фатыйма әби ие минем, менә чыгармады. “Кил, балаңны тот!” – дип, тоттырды.

  • Булышып йөрдеме соң?

  • Булышты.

  • Ничегрәк булыша инде ирләр?

  • Син акырып ятасың инде. “Тот!” – дигәч, тота. Су сала, юалар баланы. Менә анысы бар, булганы бар. Фатыйма әби шулай итте.

  • Бала туу белән, аны нәрсәгә төрәләр?

  • Чүпрәккә.

  • Чүпрәккә. Әле әйберләре әзер булмагач, чүпрәккә генә, әйеме?

  • Чүпрәк, чүпрәккә, әйе.

  • Ул чүпрәк әтисенең я әнисенең киеме түгелме?

  • Әтисенең күлмәгенә өтерәләр.

  • Әйе. Бала тугач, соңгылыкны кая куялар?

  • Соңгылыкны таптамый торган җиргә күмәләр бугай инде.

  • Күмәләр, димәк.

  • Әйе.

  • Теләкләр әйтеп күммиләр идеме аны?

  • Теләкләр әйтә нде ул әби, укып күмә анда да.

  • Әйе, бик тапталмый торган җиргә.

  • Әйе, әйе.

  • Ир бала соңгылыгы яки кыз бала соңгылыгы булуга карап, аермасы юкмы аның?

  • Юк, анысын белмим.

  • Күмәр алдыннан, башта юмыйлар микән?

  • Менә анысын тагы белмим.

  • Ә яңа туган баланы иң беренче кем коендыра? Шул кендек әбисеме?

  • Шул кендек әбисе коендыра инде.

  • Суын шулай ук аяк астына салмыйлардыр инде?

  • Шул... Нигә...

  • Тапталмый торган җиргә.

  • Тапталмый торган җиргә салалар ые.

  • Әгәр дә, мәсәлән, хатын-кызның бала табарга тиешле вакыты узып китсә, берәр нәрсә эшли торган булганнармы?

  • Анысын белмим, балам.

  • Бала үле туса яки бала төшсә, аны кайда күмәләр икән? Зираткамы?

  • Зиратка инде.

  • Башка кешеләр янына?

  • Әйе.

  • Андый баланы оҗмахка керә, дип әйткәннәрдер инде, әйеме?

  • Оҗмах кошы, диләр ие инде.