Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР- пед.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
207.31 Кб
Скачать

18 Август 2011 ел.

Информант: Гыйльфанова Шәһидә

Миясәр кызы, 1954, Дүртиле.

Трек № 13, 14 15 Татарстан Республикасы

16,17 Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

Әкиятләр

- Исәнмесез! Бүгенге минем информантым – Рәшит абый. Рәшит абый, үзегез белән кыскача таныштырып китсәгез иде.

- Мин үзем Апас районы, Кызыл Тау авылында туган, 1939 елның февраль аенда.Шул Кызыл Тауда 7 классны бетердем. Шуны бетергәннән соң, Школа механизациягә барып, трактористка укыдым. Менә шуны бетергәннән соң, колхозда эшләдем тракторда. Колхозда эшләгәндә, армиягә алдылар. Армиягә 1958 нче елны алдылар, 62 дә,4 ел служить итәргә туры килде.Армиядә комсомольская путевка Норильск Гуманитарный комбинатка киттем. Анда эшләдем. 1965 нче елга хәтле.Аннан үзебезнең районга кайттым. Шонгаты мәктәбендә укытучы булып эшләдем.Шул чагында 10ны бетердем заочно килеш һәм институтка укырга кердем.Укып бетергәч сразу, директор иттереп Күккүз мәктәбенә куйдылар. Аннан райком бик көчләп торып, СПТУ директоры итеп куйды.СПТУ директоры булып эшләдем 20 ел Апаста. Вот... менә шул эшләгән чагында инде Әнәледә, бүтән авылларда да күп булырга туры килде.Шуның ише әкиятләр,шуның ише әйберләр күп иде.

- Шуны сорамакчы идем: менә безнең төбәктә яшәп килгән әкиятләр белән танышмы? Кемнәр тарафыннан сез алар белән таныштыгыз?

- Нууу кемнәр тарафыннан...Мин кечкенәдән үк әкиятләр яраттым. Әти белән, эй әтием булмады минем. Әбиемнәр, әниемнәр..кечкенәдән үк сөйлиләр иде. Аннары укый белә башлагач, үзем ярата идем китап укырга. Әнкәй мәрхүм, әле ул чагында керосин лампалар иде.Бик күп бетерәсең,дия иде.Укыганга бик каты. Әкиятләрне бик яратып укый идем мин. Аларны тыңларга яратам. Әле хәзер дә яратам мин аларны укырга. Вот... Менә бу Әнәле авылында ,Апаска бик якыг булганга күрә, ул авылга часто бара идем. Анда колхоз председателе булып Рифкат абый эшли иде. Менә шул чагында картлар ,шулай чөйләп җибәрәләр иде. “ Алтын кош “ әкиятен тыңладым.Бу әкият бик ошады миңа.

- Сез аны хәтерлисезме? Сөйләп китә аласызмы?

- Ну монда кызык кына ниләре бар иде.Кәкере-бәкереләре кирәкмидер инде аның.

Менә анда булган бер патша. Ул патшаның булган бик матур алмагачлары. Аның яраткан алмагачы да булган анда. Вот һәркөнне патша бу алмагач агачларын кйн саен чыгып карый торган булган.Менә көннәрнең бер көне берзаман һәркөнне бер алма югала башлаган. Патша аптырап калган.Хәзер бу төнгә каравылчы итеп яллаган ялчы кешене.Ул ялчы кеше төне буе торган,но иртә белән бик йокысы килгәч, йокыга киткән. Патша килгән тагын,алма юк.Бу ялчыны бик каты әрләп,аны куып чыгарган. Икенче көнгә тагын икенче ялчы яллаган. Икенче көнне бу ялчы төне буе саклаган, ну иртә белән тагын йокыга киткән. Тагын патша монысын да куган әрләп. Шуннан өченче көнне тагын яллаган. Менә өчесе дә бертөрле булса да, барыбер кызык ул. Ну бусы да йоклап киткән. Тагын алма югалган. Патша бакчага чыккан да, төне буе үзе каравыллаган. Хәзер төне буе торган, йокысы килә башлаган. Бу үзен ничек тә тотып, йокламаган бу.Шул чагында ниндидер бер кош килеп моның алмагачына кунган. Аның кунуы була, бу кошны патша тотып ала.Тотын алгач хәйран кала, шундый матуур теге кош була ул. Өенә алып кереп, аны алтын читлеккә ябалар. Ул алтын кош була үзе дә, алтын читлеккә дә ябыла. Хәзер патша бик..патшалар бит инде алар бер-берсе белән очрашалар, сөйләшәләр.Ул тирә-ягындагы бөтен патшаларга үзендә шундый кош барлыгын әйтә. Ну беркөнне патшалар әйткәннәр “ ул кошыңны күрсәт безгә дә”. Бик күп итеп патшалар килгән. Табынга мутырганнар ,чәй эчәргә,ашарга . Болар чәй эчкән вакытта,Арыслан дигән егете була патшаның. Ул бик шук була инде.Менә Арыслан бөтен җирләрне карап чыкканнан соң,алтын кошлы комнатага килеп керә. Керә дә, кош монда телгә килә. “ коткар мине”, ди кош. Арыслан минем ключым юк бит,ди.Каян табыйм,ди. Менә әтиеңнең бүлмәсенә кер,кесәсендә ул,ди. Шуннан алып, ди,ач мине,ди. Минем ачып чыгар,мин сиңа аннан кирәк булырмын әле ,ди. Арыслан күп уйлап тормый, керә дә, кесәсеннән ачкычын ала да, кошны алып китә.Кошны җибәргән чагында, син миңа үзеңә кирәк чагында “ Алтын кош “ дип кенә әйт,ди. Мин килеп җитәрмен, ди. Хәзер монда патша кошны күрсәтергәкерә комнатага.Комнатада кош юк,уже чыгарганнар .Монда бүтән патшалар да бик ачуланышканнар.Нәрсәгә генә килдек дип. Патшаның бик каты ачуы килгән. Бөтен ялчыларны, бөтенесен сүгеп, әрләп, хатынын да әрләп. Хатынын даже куып чыгарган өеннән. Хәзер Арыслан өенә кайтып керә урамда уйнап. Әнисе елап тора .Вәт әнисенә сөйләп бирә инде. Аны мин җибәрдем , ди Арыслан курыкмыйча. Хәзер әтисенә кереп әйтә шулай курыкмыйча. Теге патшалар янында, патшалар китеп бетмәгән була әле. Мин җибәрдем , ди. Патшаның бик ачуы килә. Нишләтергә хәзер моны?! Арысланны? Башын кисәргә кирәк, ди берсе .Бу баладан рәтле кеше чыкмый, ди ,бу чагыннан ук шулай булгач. Ну алар җыелып сөйләшәләр дә, бу Арысланны куарга булалар. Бу патшалыктан. Бу патшалыктан куалар.Ну бу Арысланның бүтән патшалыкта да дус малайлары була. Шул бүтән патшалыкка барган чагында, шул патша малае белән очрашалар да, шунда куна да, аннары бергә чыгып китәләр. Воот, чыгып китәләр дә болар, баралар,баралар,бик озак баралар.Монда хәзер теге патша малае әйтә, беребез вәзир,беребез патша булыйк,ди. Икебез дә патша малае булып булмый монда, ди.Кемдер бер командоватьитәргә кирәк,ди. Нишлибез, ди.Давай син бул патша,ди Арыслан.Юк,алай булмый инде ,ди. Менә болай иттерәбез, ди. Елга буена киләләр дә, бер таяк ала,таякны мин елгага тондыра,ди. Кем алдан кереп, таякны ала, ди, шул патша малае була ,ди. Ну хәзер,тякны алып тондырырга җыена, тондыра болай, алга чыгып баса таякка якынаеп. Үзенең ягына тондыра и Арыслан сразу күреп ала инде, но әйтми. Арысланга барыбер. Теге егетнең кем икәнен шундук белә.Хәзер болар, теге патша малае патша малае булып кала, тегесе вәзир малае була. Болар икесе дә атка атланып бер патшалыкта барган чагында , патша сарае яныннан узган чагында. Бу патшаның кызлары була. Бу кызлар боларны күреп алаларда, болар бит инде чибәрләр була. Бик каты боларның матурлыгына хәйран калып, әтиләре янына чабалар.Әти туктат әле ул егетләрне дип.Патша куп уйлап тормый. Тегеләрне туктатып, кертә сарайга. Сарайда болар сөйләшкәннән соң,менә ди патша әйтә.Минем кызларга сез бик ошаган ,ди. Менә болай иттерәбез ,ди. Патша малаена мин олы кызымны бирәм, ди. Вәзир малаена уртанчы кызны бирәм, ди. Ну атасы әйткәч все, егетләр дә риза була. Но патша малаена , мондагы патша шундый матур сарайга урнаштыра аларны.Воот. Киявен дә и олы кызын да. Ә уртанчы кызын и Арысланга урнаштыра шунда бер кечерәк кенә ишегалдындагы өйгә. Яшәгәндә патша төрле эшләр куша. Олы кызының кияве бик эш яратмый торган була. Кушкан эшләрен башкара алмый.Ә Арыслан инде бөтен эшне җиренә җиткереп, эшли торган булган. Патша беренче моңа карап-карап тора да,бу егет беренче ошый, но моны күрә бит индепатша малае.Ул хәзер көнләшә. Туктале, бер әйбер уйлап чыгарырга кирәк, ди. Нәрсә уйлап чыгарырга.

-Менә,-ди, бабай, -ди, -әле син ул киявең бик һөнәрләре бар,-ди.Ул барысын күрсәтми, әйтми генә, -ди.

-Нинди һөнәрләре бар?,ди.

-Менә ул 100 баш атыңны,-ди. –аларга алтын тояклар,көмеш йонлы иттереп алып кайта ала,-ди. Менә шуны бир, катырак әйтеп бир, йә тыңламас,-ди.

Патша икенче көнне дәшә Арысланны. Вәт син шундый –шундый ниләрне эшли аласың икән,ди.Миңа шуны эшлә,ди. Әгәр эшли алмасаң, ди. Мин синең башыңны кистерәм,ди. Хәзер егет китә инде кайгырып та, 100 баш атны патшаның көтүеннән сайлап алалар. И алы чыгып китә бу. Бара-бара,бик озак барып, зур аланга чыгып , туктый.И исенә төшә теге кош әйткәне, алтын кош әйткәне.Әйтеп җибәрә алтын кош дип, и шунда алтын клш барлыкка да килә. Алтын кош нәрсә булды, дип сорый. Менә миңа шундый-шундый эш бирделәр,патша,ди. Әгәр эшләмәсәң,башың кисәм,дип әйтә,ди. Воот.. Ярар,ди .Эшләрбез, ди. Алтын кош кеше кыяфәтенә керә. И атларны менә болай гына тотып һавага тондыра. Воот..и һавда алар кала атлар. Алып кайтып китә.Воот..Бу алтын кошның сеңлесе була. Алып кайта, әйбәтләп сыйланалар. Ашыйлар, эчәләр. Воот. Егет 3-4 көн үтә.Хә атларны алып кайтырга кирәк бит инде. Баралар теге аланга да,вич һавадан сөйрәп төшерә тегеләрне. Туплау итеп. И сеңлесенә әйтә: “ Нәрсә бирәбез соң ни бу, бездән күчтәнәч итеп?” –ди. Ул бик акыллы була, әйбәт. “Белмим инде, әтиләрдән калган ашъяулыкны бирсәк кенә”,- ди.Ярар, ашъяулыкны биреп җибәрәләр. Ашъяулык мондый простой гына түгел,ди,аны ачкач нәрсә телисең,ризык була, ди. Ярар,кайталар болар. Атларны алып кайта әкрен генә. Монда инде халык хәйран кала. Карыйлар, атлар алтын тояклылар. Матурлар шундый. Ачалар патшаның дворын. Моны эшләгәннән соң,олы кызының кияве патшага тагын китә,ачуы килә. Хәзер уйлап йөри бу. Әле аның тагын әллә нинди һөнәрләре бар, ди. Монда менә ,ди сыерларның мөгезен алтын мөгезләр,ди,коерыклары пружина кебек коерык ясый ала ул,ди. Воот. 100 сыерны шулай,ди ясап кайта ала ул,ди. Патша тагын дәшә моны.Менә синең тагын шундый һөнәрең бар икән, ди. Менә сине шуны эшләргә бар,ди. 100 сыерны сайлап ал да, ди .Миңа алып кайт,ди. Бу төшеп китә дә, 100 сыерны сайлап ала. Хә аланга барганнан соң,кош тагын кыз рәвешенә керә.Менә шул 100 сыерның мөгезе алтын булырга,койрыклары пруңина кебек булырга тиеш,ди. Ярар,ди. Өскә тондыра да, сыерлар бөтенесе һавада эленеп кала. Кайтып китәләр яңадан. Кайтып тагын бер атнадан артык ял итә дә, аннан тагы сыерлар янына килеп һавадан төшерә дә, алтын мөгезле, пружина койрыклы .Воот...куып кайтып китә.Но куып кайтып киткәндә, тагын сеңлесенә әйтә алтын кош: “ Моңа тагын нинди әйбер бирәбез соң инде?”-ди. Ул теге музыка коралы....оныттым инде, шундый музыка коралы бирәләр моңа. Аның 12 теге ние була .Кыл түгел ул, андый әйбер беркая да..Теге егт кайта.Бөтен халык урамга чыга,хәйран кала.Мөгезләре алтын сыерларны күреп..Тагын ачуы килә тегенең.Булмый бу, ди. Хәзер тагын патшага керә. Ул бит әле бөтен һөнәрен күрсәтмәде,ди. Аның тагын һөнәре бар,ди. Менә кәҗәләрнең җоннарын көмештән, копыталарын алтыннан ясый ала ул, ди. Бу хәзер тагын дәштерә моны патша. Менә минем көтүдән ал 100 кәҗәне ,ди, алып кайт миңа, ди. Ярар,ди егет хә. Алып китә тагын шунда.Барып тагын әйтә алтын кошка. Ярар,ди. Кәҗәләрне һавага тондыра. 3 айга якын ял иттерә.Озак ял иттерә. Тегене хәзер үлгәндер инде дип тә уйлыйлар. Хатыны аны ярата торган була. Патшаның уртанчы кызы. Бик моңсулана. Менә берзаман, ял иткәннән соң, кәҗәләрне тартып төшерә дә һавадан.Алтын тояклы,көмеш җонлы кәҗәләр.Воот. Алып кайтырга чыга, но алып кайтканчы,тагын моңарга нинди күчтәнәч бирергә икән дип уйлыйлар. Аңарга бирә ул өч бөртек чәч.Шул бабаларныкы ди инде ул. Шул өч бөртек чәч простой булмый. Менә шуның бер бөртеген яндырсаң, анда барлыкка килә акбүз ат. Аңа кылычлары асылынган. Әгәр ни булса, менә шундый акбүз ат,ди. Таак алып кайтып китә, берзамани кайтып киткән чагында , анда бик каты патша кайгыга төшә.Моның кызларын ян-як патша уллары өмет итеп йөргән була.Хәзер кызларны боларга бирде бит инде ул. Патшага хәзер сугыш белән киләләр өч яктан, өч патша. Ул бит инде өч патшага да каршы тора алмый бит инде. Бу аптырап кала хәзер. Олы киявен дә ала инде сугышка.Арысланга сарайда ат бар, шуны ал,ди ,синең дә файдаң тияр,ди. Егет кереп чыга, бияне ала. Капкадан чыгуга бияне суеп тондыра.Аны вич турап, кошларга бирә. Хәзер теге бонны яндыра да, акбүз аты килеп чыга моның. Акбүз атка атланып, яуга китә бу. Бара бу. Иң беренче вәзирләрне,кияүне иочырып төшерә атла.рыннан.Аннан соң дошманның денен сүтә. Аларны вич юкка чыгара ,таптап китә. Ну бу хәзер аты белән кайта да китә. Кайтып китә, и шәһәр турына җиткәч,атын җибәрә.Кешеләр күрмәсеннәр өчен. Кайта. Тегеләр дә аннары кайта. Хәйран калып сөйли, акбүз аттагы кеше турында.Дошманнын иманын, теге нитеп китте,ди. Белмиләр инде.Воот...хәзер икенче көнне тагын шундый ук хәл. Икенче дошманга каршы чыгалар.Бу тегеләр киткәннән соң, тагын атны суя да, кошларга бирә дә,тагын икенчесен яндыра.Ат килеп чыга.Шулай ук беренче барып очыра вәзирләрне,и дошаннарны теге вич тетә. Менә хәзер кайталар,атны яңадан җибәрә шулай. И кайтып, хатыны белән бик матур, тәмләп ашап ашъяулыктан.Теге музыканы җибәреп ял итеп утыралар.Хәзер тегеләр кайта.Патша инде бик шатлана җиңгәч.Воот.Менә өченчесе хәзер .Монда өченчесе белән тагын.Бу теге өченчесе яндыра.Кошларга суеп биреп, теге дөяне .Китә бу яңадан шул.Тегеләр монда барып кияүләрне, вәзирләрне тураклап ташлый да, яңадан тегеләр белән ду китерә.Кайтып китә бу.аның аты бит инде шундый ни,кайта. Кайткач, бәйләп куя бу хәзер.күрсәтер өчен.Кем икәнен белдертер өчен. Хәзер шул бәйләп куя да, хатынына әйтә. Мине ди,беркем дә уятмасын, ди. Ял итәм, ардым, ди. Монда патша кайта, карый-карый, теге ат тора. Бу инде хәйран кала инде. Бу киявен ярата торган була,эшчән була ул. Вот.. монда инде патша хәзер җәберләп моны кертмәгән өчен. И моны халык монда патша итеп сайлый. Хәзер дә бик матур ите яшәп ,шул кыз белән әйбәт итеп яшиләр.

  • Менә шуны сорамакчы идем менә бүгенге көндә әкиятләр сөйлиләрме балаларга һәм ниндиләрен сөйлиләр?

Сөйлиләр.Менә, например итеп, мин әле үземнән чыгарып та сөйлим әле үзебезнең оныкларга. Аларга “ Әтәч патша” ны да чыгарып сөйлибез.Нуу ак бүреләр,алар бар бит инде шуныңча халык әкиятләре. Менә балалар бик яратып тыңлый. Менә әле елап утырган чагында,бер әкият сөйли башласаң,елауларыннан туктыйлар.Воот,менә шулһәтле тыңлап торалар инде алар аны.Ну әкиятне сөйли белергә кирәк конечно,кызык итеп, кызыктырып.Кайчагында аны аларга ошарлык иттереп кызыгайтып та җибәрәсең инде.Бертөрле генә сөйләмисең.Сөйләп башкарабыз инде.Воот..

-Тагын таныш, сез сөйли алган әкиятләр бармы?

-Менә җәнлекләр белән мин үземнең оныкларга сөйләргә яратам. Алар җәнлекләрне яраталар бит инде. Вот.

-Шуны сорамакчы идем тагын әкияткә кереп киткәнче, тылсымлы әкиятләрне кызыграк тыңлыйлармы яисә хайваннар турында күбрәк тыңлыйлармы?

-Менә аның зурраклары тылсымны конечно нитәләр, ә кечерәкләре җәнлекләр турында яраталар. Менә мин җәнлекләрне сөйләгән чагында, кечерәкләр уже, менә алар бит инде бүренең дә нәрсә икәнен белә, аюның да нәрсә икәнен белә, куянның да нәрсә икәнен белә алар инде. Чөнки аларга кызык булырга тиеш. Менә бу аучы һәм җәнлекләрне мин әле күптән түгел генә сөйләдем иде. Шундый, шундый йотлыгып тыңлап торды. Әле ул беренче класста гына укый. Менә аларга кызык инде ул. Монда аучы егетебез инде ул һаман этендә дә, нидә дә үлә. Аның бер сеңлесе кала. Бик көчле мужик була ул. Менә урманга барганнан соң, беренче, аучы бит инде ул, алып кайта зур аю. Зур аюны бөтен кеше алып кайта алмый. Бу, үзе бик көчле булганга күрә, алып кайта. Аннары бернихәтледән бүре алып кайта үзенә. Аннары куян алып кайта, куян. Менә бу хайваннарны ул бик озак еллар ашата, эчертә, карый аларны. Үзенә ияләштерә аларны, ияләштерә. Хәзер ияләштереп бетергәннән соң, болар җыела да сеңлесен утыртып, арба белән, арба артына аю белән бүрене бәйли. Куянны үз итәгенә утырта. Шушылай чыгып китәләр. Бик озак баралар. Баралар, баралар, баралар, карурманнан да узалар. Бер диңгез ниенә килеп чыгалар уже. Сугроб шундый, диңгез. Шул диңгез эченә кергән бер күпер шикелле нәрсә бар. Ну шунда кереп китәләр. Шул егет кереп китә. Карый, шул күпергә кергәннән соң, өй тора. Өй янында – абзар. Абзарны ачып карый. Абзарда бер шундый сары матур ат тора. Бәйләп куелган инде бу ат. Шуңа күрә. Анда өенә керсә, 4 дию пәрие утыра, дию. Вот. Анда инде хәзер бу дию пәриләре хәйран калалар бу егеткә, каян килеп чыктың син дип, әйтә ни ди: менә безгә обед кирәк иде дип тегене ашарга тегене булалар. Вот. Бик ашамагыз әле мине ди егет. Вот. Алай гына бирешмим ди. Дию пәриләре беребез белән алышабызмы или атышабызмы ди. Егет әйтә алышабыз ди. Алыша инде болар хәзер. Бер дию пәрие чыга. Хәзер бил алышалар. Егет бик озак маташмый бусы белән. Алып, бәреп атып нитә, тегене зәгыфьләндерә. Хәзер икенчесе чыга. Аны шунда ук алып ата егет. Өченчесе белән шактый мәтәшкәннән соң, моны ул тоже җиңә. Дүртенчесе бик зур көчле була. Аның белән берничә сәгать көрәшәләр, сугышалар. Сугышып, җиңешә алмыйлар. Вот. Но теге егет җиңә торган була. Моңа каршы аяк белән нитә башлыйлар. Егет аю белән бүрегә кычкыра. Тегеләр бәйләнгән булса да, ниләр өзеп килеп җитәләр. Аю тотына тегеләрне яхшылап нитәргә, якалап алырга. Бүре тоже. Якалаган берсен ашый баралар. Өчесен юкка чыгаралар, но дүртенчесен, теге көчлесен коега салып куялар, коега. Кое була. Шул коега. Монда хәзер боларны ашаганнан соң, алар яңадан ауга китәләр, ауга. Ә сеңлесе кала шул йортта көтеп. Бер кая чыкма, бер кая да йөрмә ди абыйсы киткән чагында. Болар киткәннән соң, сеңлесе барыбер ишегалдына чыга. Коедан тавыш ишетелә. Тавыш. Диюнең. Хәзер теге кыз карый коега. Дию моны күрә дә, коткар мине ди. Коткарсаң, мин сиңа өйләнәм ди, хатынлыкка алам ди. Менә сарайны ач. Анда сары ат булыр ди. Шул атны җебе белән миңа алып чыгып бир. Җебе белән алып чыга. Төшерә коега. Дию пәрие чыга. Хәзер өйләнә бу монарга. Вот. Хәзер сеңлесенә. Сеңлесенә өйләнгәннән соң бернихәтледән болар кайта.

-Абыйсымы?

-Абыйлары кайта. Абыйлары кайта да, бу сеңлесенең болай дию пәриенә чыкканына бик ачуы килә. Вот. Тагын дию пәрие белән сугыша башлыйлар. Сеңлесе кияүгә чыкса да, барыбер дтю пәрие белән сугышалар болар.Сугышалар, сугышалар, ну дию пәриен җиңә. Хәзер аюлар вич нишләтә аны. Теге нитәләр,итләрен каерып алалар,үпкәләрен, йөрәкләрен каерып алалар. Бүре хәзер аларны ашый.Сөяген калдыра ,но сеңлесе барыбер качып, дию пәриенең сөяген җыя.Җыеп ,атка салып кайта. Ат тарта алмый,шундый авырая.Моның абыйсы кайда йөри икән дип аптырап кала. Карыйлар, тегендә дию пәриенең сөякләре.Хәзер сөякләрен алып, абыйсы тондыра да, барыбер ике бот сөяген алып кала теге кыз. Хәзер абыйсы сеңлесенә әйтә:

  • Мин сине, бүтән итмим, өйләнгәч кенә,шул чагында гына безгә килеп постельны җәярсең ,-ди.

Кыз шул ниендә кала.И шул дию пәриенең ниләрен очлый ышкый-ышкый,сөңге шикелле иттереп. Шуны хәзерли. Берзаман абыйсы өйләнә. Үзенең сүзендз торырга кирәк бит инде.Бабасына әйтә сеңлем бар иде,дип.Кайтып, постельны ул җәяргә тиеш ,ди. Шуннан сеңлесен барып ала. Сеңлесе саргайган , картайган барыбер.Ну алып кайта. Сеңлесенә постель җәйдерә .Сеңлесе җәйгәндә, теге аяк сөякләрен очлаган була.Бу постельгә шулай нитеп куя.Абыйсы ятуга, сөякләр кереп, абыйсы үлә.Хәзер Абыйсы үлгәч,абыйсын күмәләр,елаша-елаша.Ә төнлә белән аю әйтә бүрегә.Без хозяинны алыйк,ди, кабердән,аның терелтик,ди.Хәзер нишләргә? Алар кабердән казып алалар моны. Алалар да, бер урман кырыенда куеп, бер кошны тоталарга уйлыйлар. Саескан бит инде иткә ябыша. Уйлыйлар уйлыйлар да, куянныкын каерып алырга булалар.Куянның шкурасын берникадәр каерып, ачып, куянны каны агарлык итеп. Үзләре качалар. Шунда бернихәтледән соң саескан төшә,куянны чукый башлый.Тегеләр дә килеп җитә. Живой су алып килмәсәң, үтерәбез,ди.Саескан балаларым бар,фәлән-төгән дип ялвара башлый. Саескан риза була инде терелтә торган су алып килергә.Действительно,алып килә,тегене терелтәләр. Абыйсы хәзер өенә кайта,өенә кертми бабасы үлгән кеше кайтмый дип.Бабасына бөтен хәлне сөйләп бирә инде.Менә шулай өенә кайтып, шул хатыны белән матур гына яшәп, тормыш итәләр болар.

  • Сеңлесе белән нәрсә булып бетә?

  • Аның башын кисеп ташлый ул.Теге сөякләрне алып.Воот..кылыч белән сеңлесенең башын кисә. Менә шуның белән бу әкият бетә.

  • Аннары шуны сорыйм әле.Хәзерге вакытта халык әкиятләрен заманчалаштыру күзәтеләме? Анда яңа геройлар кертү,хәзерге лексиканы куллану..

  • Ну аны кем сөйли инде.. Менә мин сөйләгән чагында баланың йөзенә карыйм. Хәйран кала икән теге,тагын да матуррак итеп ясыйм.Аны китабында язылганны гына чөйләү түгел бит инде.Үзгәртәсең инде әкрен генә.Әтәчне герой ясыйсың.Әтәч бөтен нине җиңә...

  • Димәк әкиятләр хәзер дә актуаль булып калалар инде?

  • Да,балаларны тәрбияләүгә.Аннары менә ничектерәкиятләр кешегә яшисекитерә торган көч бирәләр.Алар бит инде барысы да тормыштан алынган.Аның геройлары да тормыштан алынган.Геройлары да якын:дошманны дошман итеп карыйсың,геройны бик якын итеп карыйсың инде.Халык тарафыннан язылган бит инде ул.Шуңа күрә якын инде алар.Балаларны тәрбияләүдә зур әһәмияте.

  • Рәхмәт сезгә!

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,