- •Идрәз –Тенки
- •Гаилә йоласы
- •Туй йоласы иҗаты
- •Туй алды.
- •Туй арты.
- •18 Август 2011 ел.
- •Үлем, күмү йолалары
- •18 Август 2011 ел.
- •Хәрби хезмәткә озату йоласы
- •18 Август 2011 ел.
- •Календарь йолалар
- •Сабан туе
- •Яңгыр боткасы яки яңгыр ашы
- •Уенлыклар
- •18 Август 2011 ел.
- •16,17 Апас районы экспедициясе
- •Әкиятләр
- •21 Август 2011 ел.
- •1939, Кызыл Тау.
- •21 Август 2011 ел.
- •2002, Апас.
- •Мифологик сөйләкләр
- •Риваятьләр һәм легендалар
- •18 Август 2011 ел.
- •Изге урыннарга бәйле легендалар
- •Курчак уены
- •Хәзерге курчак уеннары
18 Август 2011 ел.
Информант: Гыйльфанова Шәһидә
Миясәр кызы, 1954, Дүртиле.
Кассета №
-ягы
Трек № 10 ,11 Татарстан Республикасы
Апас районы экспедициясе
Материал җыючы һәм паспорт
төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.
Календарь йолалар
- Исәнмесез! Минем бүгенге информантым- Лена апа. Без Әлмәндәр авылында хәзерге вакытта. Лена апа, үзегез белән таныштырып китсәгез иде.
- Мин 1937 елда 15 сентябрьдә туганмын Әлмәндәр авылында.Әтием Әгъләметдин, әнием Миңнекамал. Без 4 бала үстек. Мин тормышка менә чыкканымны әйтәм инде,бетте. Мин тормышка 58нче елда чыктым.8 бала таптым. Балаларым барысы да тормышлы. Яшьлегем колхоз эшендә ,балалар үстереп үтте. Хәзер пенсия тормышында.
- Рәхмәт.
Сабан туе
- Менә сезнең авылда сабан туе алдыннан нинди этаплар үткәрелә иде?
- Бүләк җыюлар бар иде инде.Бүләк җыйган вакытта ,хәленнән килгәнчә, яшь киленнәр сөлгеләр бирәләр ие, чиккән яулыклар бирәләр ие. Алай карт-коры ашъяулыгы бирә иде инде.
- Менә шул сөлгеләрне, сабан туйга бүләкләрне кемнәр җыялар иде?Нинди формада?
- Алар яшьләр, гармун белән, җырлашып ,зур итеп,биеп, бик күңелле итеп, урам буе йөриләр иде.Бик күңелле була иде элгәреге сабан туйлары.Аннары икенче көнне сабан туена ат белән барыла иде.Атны матур итеп бизәп, яшьләр гармун белән җырлап, җырлашып, матур итеп, сабан туена барыла иде Апаска.
- Ә менә иртәгә бәйрәм дигән көнне авыл картларынң зиратка бары намаз укулары булганмы?
- Ансын бер дә,җаным, җалганный алмыйм, чамалый алмыйм, белмим укыганнарын, укымаганнарын.
- Менә мәйданда нинди уеннар оештырыла иде?
- Мәйданда анда көрәш тә була, җыр-бию дә була,сәнгать ниләре дә була бик күңелле.Ат чабышы була, балалар уеннары....
- Нинди уеннар үткәрелә иде?
- Балалар уеннары...ни теге капчык сугышлары- бөтенесе, бөтен уеннар да була иде. Бик күңелле бик..аннары теге әйләнә торган...нәрсә соң әле ул?..
- Карусельмы?
- Карусель дип аталмый иде ул...Бездә бик матур була иде инде. Бик күңелле була иде инде. Ә кайткан чагында инде, тәмамлагач, көрәшләр беткәч, халык тарала башлагачтын, кайткан чагында гармуннар уйнап, кичке уенга чыгыла иде. Яшьләр бик матур , бик күңелле була иде.
- Менә сабан туйдан соң туганнарның, бер-берсенең йортына кереп, бәйрәм белән котлашып йөрүләре булганмы соң?
- Алары бар иде инде. Бәйрәм белән һәрбер йортка керсәң дә, бәйрәм белән, дип әйтелә иде.
- Ә яшьләрнең кичке уеннары нинди формада үтә иде? Шушы сабан туе урынында үтә идеме инде ул?
- Сабан туе ниендә дә, авыл ниендә үтә иде әнә. Таллыкта , шунда .Аннары соң прулкаларда. Клуб ачылса, клубка барыла иде инде. Бик күңелле, бик әйбәт була иде.
- Менә сабан туе өчен махсус ризыклар, эчемлекләр әзерләнә идеме?
- Сабан туе өчен, җаным, кем әйткәндәй, элгәре шул чуашларның әчегән кыярлары, кәбестәләре бар иде инде. Була иде инде сабан туенда. Ач карынга утырмый идек инде. Бик күңелле була иде инде.