Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР- пед.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
207.31 Кб
Скачать

18 Август 2011 ел.

Информант: Әхмәдуллина Сәудә

Гыйльмулла кызы, 1933, Соньда.

Трек № 4, 5, 6 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

Үлем, күмү йолалары

-Минем информантым булып Сәудә апа тора.Сәудә апа,сезгә үлем һәм күмү йолалары турында сөйләвегезне үтенәм.Беренче соравым: Өлкән буын кешеләре якынча ничә яшьләрдә үзләрен үлемгә әзерли башлыйлар?

-Үлемгә өлкән буын кешеләре генә түгел,яшьтән үк әзерләнергә тиеш.Үлемгә әзерләнү бер генә кешене дә үлемгә якынайтмый.Аллаһы Тәгалә кушмаса,ул үлми.Аллаһы Тәгаләдән гомерең төбәнгән булса,ул китә.Үлемгә әзерләнү нәрсәләрдән тора...Дөрестән дә,безнең шушы як ,бөтен якта да бертөрле түгел.Үлемгә әзердәнү менә мәсәлән: шушы Апасның шушы Әҗем,Әлмәндәр, Борнаш менә Зөя буеның шушы ягында шулай әзерләнәләр: иң беренче бөтен кешедэ үзенең, чөнки хатын-кызлар 5 кат,ир кешелэр 3 каткәфен белән китәргә тиеш Ахирэт сәфәренә.Шушы әйберне әзерлиләр.Шушысына чын иттереп динебездэ мэҗбүри, ә болай ирекле халык үзенчәрәк әзерләнә: тел саклаган кешеләргә күчтәнәч хәзерли башлыйлар.Шулай яшьтән үк хәзерләгән саен кешеләрдә Риваять йөри: “ үлемтеккә әзерләнгән саен гомер озыная икән”- дип.Шуңа күрә “кем иртә әзерләнә шул килеш аның гомере озын була”- дип әйткән риваять .

-Кәфенлек 15-20 метр булса иркен тотыла,ә болай тэгдим ителә әрәм-шәрәм итмәскә 8 метр. Менә кеше үлгәч, бик нык үзеңнең исеңдә тотарга кирәк яшьтән үк төзәтеп салу нәрсәгә нитә:без дөньяда намаз укып яшәүче кешеләр,шуңа күрә куллар намазга баскан кебек чын иттереп сузыла.Менә шушылай итеп.Анда куллар ике якта була.Менә шушы үлүченедә шуңа күрә бүлмәң рөхсәт итсә,бүлмәң кечкенә булса бу эйбер мәҗбүри түгел.Бүлмәгә рөхсәт ителә аны кыйблага йөзен калдырып,ягни табан асты кыйблага караган була.Йөзе кыйблага карасын өчен табан асты.Бу нәрсә өченболай иттерелә,”ә вдруг шундый Аллахы Тәгаләнең рөхсәте белән кеше торып басыр да,кыйбланы эзләмәс,намазга тотыныр”-дип әйткән риваять.Шушылай эшләнелә. Аннан тагын хэзерлекләре ,менә мәҗбүри инде бусы кабергә якын кешеләре төшерергә тиеш ,шушыларны төшерер өчен 3 метрдан 3 җиргә сөлге куелырга тиеш кәфенлек өстенә.Бу сөлгеләрне кабергәтөшерүчеләр үзләренең истәлек итеп,ул баймы,ярлымы,алырга тиеш һәм анда гадәттә кабердәнбиленә бәйләп чыга,үзенә ризалыгын алуга санала.Кабердә 3 кеше я уллары була,я кияүләре-ир кешеләр инде менә шул.Аннан инде юучыга бик күп вакытта әйтәләркием бмрергә кирәк икәнен,бу мәҗбүри.Шулай булгач бик без инде кием әзерләнгән:күлмәк,ыштан, гамаж,оек,яулык,ирләргә түбәтәй нәзариятта була инде.Мәет юу хезмәткә керә.Калган, мәетне озатулар Барысыда савапка:Аңа әйбер бирсәң ярый,бирмәсәң ярый,әбу хезмәткә,менә хәзерге вакытка инде,күчергәннәр инде шушы акчага,акча бирергә мәетне юган өчен.Ә мәетне төп юарга тиеш кешеләрнең үз кешесе,шуңа күрә хезмәткә акча түләү кертелгән динебездә,чөнки менә әнисен кызы,кызтуганнары юу иң хөрмәтлесе,иң әйбәте шул.Шуңа күрә мәет-ул җаны чыкканга гына,үләксә түгел,аннан куркырга кирәкми,якыннары ихластан да үзләре юарга кирәк. Ну,юарга инде ният кылырга,ул кеше булырга тиеш тәһәрәтле,госелле.Госелле дигән сүз нәрсә? Госел- мунчага кереп коену,яның белән кыйблага басу.Менә шулай басасың.Кыйблага арт ягың да, ал ягың да күренмәве хәерле.Ә бу очрактагоселгә комган белән коену гына керми коенасыңда 1мәртәбәдә,аннары бөтен тәнеңне кулың җиткән җирләреңне сыпыру,барлык җирне сыпыру.Менә 3 мәртәбә комган белән салып яки берәр бүтән әйбер булырга да может шуның белән башыңнан алып,госелдә инде чәч инде,керфекләрдә чыланырга тиеш,шуңа чәчеңне дә менә болай 3сендә менә болай сыпырасың инде,тәнеңне дә сыпыру, шушы үзебезнең кулларыбыз белән бөтен тәнебезгә шушы мәетне озатырга дип әйткән ни туа,тәнебезгә сеңә.

- Ә үлем турында алдан белеп буламы?Төштә нәрсә күрүне мәеткә юрыйлар?

- Төшләрне Аллаһы Тәгалә,юрауны да төшне бирә белдерү мәсьәләсе итеп нинди хәбәр менә Аллаһы Тәгалә тарафыннан,чөнки йокы ул – Үлем белән бер әйбер,кеше йоклаганда бер әйбер дә белмәдем,дип әйткән дөп-дөрес,чөнки ул нәкъ җан чыгып кына китмәгән була,ә үлем белән бер.Шуңа күрә инде төшләрне үзең сыный белмәсәң , сөйләмәвең хәерле. Чөнки хәерле булсын дип Ходай Тәгалә,аннан инде берничек бу төштән шикләнсәң, берәүгә берәр баланың башыннан сыйпап берәр нәрсә бирсәң дә, берәүне юлдан чыгарасыңмы...Менә “күргән төшләрем хәерле булсын” дип урам аша чыгарасың да,шушы зәхмәтең китә.

-Нәрсә күрүне юрыйлар?

- Үлемгә дип әйткән төшләр, үлем хәбәрен китерә торган төшләрне безне бик үк белеп бетермәс, ул билгеле булыр яки бик нык иттереп үлгән кеше сине чакырыр, үзе күренмәс. Үзе күренеп чакырса, бернинди дә күңелдә шик тудырырга ярамый .Күренмичә чакырса Аллаһы Тәгаләгә инде динебез куша сәдака бирергә.Димәк, сине чакыру булырга бик мөмкин.

Аллаһы Тәгалә мәетләрне күрсәтүне кешеләргә кушмаган. Шуңа күрә төшеңдә мәет күрү,бары тик исән кешегә хәерле гамәл эш.Менә,мин ,син үлгән кешеләрне күрдең ди; экзаменыңны бирүгә обязательный хәбәр. Менэ шундый бер кешене күрәләр дә,үлгән кешене күрдем бу арада фәлән-төгән дип күп мәетләрне күрү.

- Ә төштә сөйләшү нәрсә алар белән?

- Бик әйбәт,бик әйбәт. Чөнки теге яхшы җан дигәнне белдерә.Үлгән кешенең җаны иманлы җан икәнен күрсәтә.

- Менә ак киемнән күрүләре,кара киемнән күрүләре аерыламы ул?

- Ак киемнән күрү-ул безнең динебез пакълекне яратканга шушылай әйтелә, ә барыбер кара киемнән күргәндә дә , үзеңнең күңелеңне төшерергә ярамый, чөнки пәйгамбәребез яшел һәм кара киемнәрне яраткан.

- Үлем турында башка төрле юраулар,мәсәлән, козгын кычкыру, эт улау?

- Менә боларга Аллаһы Тәгалә бик каршы килә. Чөнки боларга, менә, мәсәлән, мин юлдан мәче чыгу, эт улау, берсе генә дә сиңа- яшәүчегә үлем хәбәре түгел, ә син шуны үлем хәбәре икән дип уйлыйсын икән, сиңа Аллаһы Тәгаләне узып эткә ышандың .Без бары тик эткәдер, козгынга да ышанып яшәмибез, бер Аллаһы Тәгаләгә генә ышанабыз.Шуңа бусына берничек тә мондый әйберләргә :сусыз чиләкләргә, сулы чиләкләргә- берсенә дә андый әйберләргә ышанырга ярамый. Менә үз гомеремдә минем андый әйберләргә ышанганым юк, зыян күргәнем дә юк.

-Мин бик ышанучан андый әйберләргә....

-Моны күңелеңнән чыгарып атарга кирәк,ышанырга ярамый, бер Аллаһы Тәгалә синнән канәгать булсын. Андый әйбердән ышанудан, чөнки Аллаһы Тәгалә бөтен әйберне бирүче дә, алучы да ул гына.

-Берәр үлгән кешенең җидесенә, кырыгына кадәр икенче кеше үлсә, аны мәеткә юрыйлармы?

- Юк. Менә мондый әйбер юрау бар: үлгән кеше бик йомшак булса, артыннан мәет тиз булыр дип , ә теге обязательно аның өчесенә,җидесенә һәрбер кешегә гомерне Аллаһы Тәгалә шулай биргән, ә монысына түгел, ә мондый тагын мәет булыр инде диеп менә тәннәрдә үзгәреш булу - мәетләр.мәсәлән,борын очы кечетүләр, Аллаһы Тәгалә инде моны шулай итә, мәет булыр,димәк,син әзерлән. Нәрсә генә булса да, кем булуына карамастан, чиратлы үлемнэр булсын дигән үлемнәр булсын диеп шундый догалар кылып куярга кирәк инде. Борын очын кашыгач, и кодрәтле Аллам яшьләргә килмәсен, чираты җиткән, гомере беткән кешегә булсын диеп дога кылу хәерле.

-Юган вакытта тәне йомшак булса, тагын бер үлем булыр диләр. Бу дөресме?

-Әйе, менә анысы инде дөреслеккә туры килә. Ул күп очракта тән йомшак булгачтын, димәк әле бу. Ә болай медицина моны дөрескә санамый. Тәннең, кайбер кешенең бик тиз суынып, катырга может, кайберсенең ике көн тотсаң да катмый.

-Үләсе кешене теге дөньяга ниндидер тавышлар, билгеләр аша чакыру буламы?

-Менә кеше ишетә торганы булмый,үзенә ишетелә торганы була.Менә, мәсәлән, бик катлаулы операциядән кешегә я тереләсе, я үләсе була. Менә шушы кешеләргә Аллаһы Тәгалә менә иманлы җан булса, Аллаһы Тәгалә шундый нәрсә китерер күз алдына, үзе анда түгел, ә тегенең алдына обязательно шундый җимешләр төшәрләр, асылынып торырлар каршысында, моңа үрелү очраклары бар һәм аны алып, авызга алып ашау очраклары бар. Мәсәлән, аннары кеше җаннарга шуны алып үзе бернәрсәсен нитми. Кулы йөри башлый да, ала, битен юа, шундый хәрәкәткә килү очраклары бар һәм ул дөрес . Аллаһы Тәгалә моны гадәттә изге җаннарга күрсәтә. Ә инде шундый очрак та бар: шушы җимешне чын итеп тотып, алып авызына капты да, терелеп китү очрагы бар, үләргә җиткән кеше дә, терелеп китү очрагы. Аның кешеләре дә менә шундый очракта булдым диеп сөйләүчеләр бар.

-Үлгән кешенең җаны ничек чыга дип әйтәләр? Гәүдәнең кайсы ягыннан? Моны ничек белеп була?

-Бу, җаным, гәүдәнең кайсы ягыннан чыгасын Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Үлгән кешенең җанын фәрештәләр алыр. Фәрештәләр ничек итеп килерләр? Яхшы җан янына килерләр дә, чирләмичә генә бирер, менә, мәсәлән, тирләмәс, авыр суламас, ә өч мәртәбә сулый дип әйтәләр, өч мәртәбә суламас. Алар аны шундый кәнәгатьләндереп торырлар, кулларында бер дә дөньялыкта булмаган шундый ефәк, шундый ак әйбер булыр. Аның җанын тиз генә шунда алырлар фәрештәләр һәм шулай итеп шундый формада Аллаһы Тәгаләнең хозурына алып китәрләр. Бик күп фәрештәләр очрарлар, сорарлар: “Сез кемне алып барасыз?”. “Менә бу шушы фәлән кеше, шундый изге җан китте, аны Аллаһы Тәгалә хозурына алып барабыз”. Аллаһы Тәгаләнең хозуры кайда икәнгә беребез дә җавап бирә алмыйбыз. Менә минем янымда, хәзер синең яныңда Аллаһы Тәгалә бөтен җирдә. Күктә дә, җирдә дә түгел. Һәрвакыт безнең яныбызда. Бөтенесен күреп торучы. Инде шушыннан Аллаһы Тәгалә бу төрләрне күргәч: ”Күрдем – бу яхшы җан, кайтарыгыз”, диде. Кем генә шушы йортка, мәсәлән әле мәет күмелмәгән, кайтарырлар. Мәетнең җаны ушында тыңлап торыр, менә шуңа күрә мәет өстендә теләсә нәрсә, әллә нинди сүз сөйләргә ярамый: бәрәңге уңганмы, ипи кыйммәтләнгәнме – бары тик шушы мәетнең уңай яклары бар иде дип, шушы әйберләр бар иде дип әйтеп кенә сөйләшергә ярый, чөнки җаны боларда дөнья кайгысы, минем тәнем турында нәрсә сөйләргә уйламыйлар. Җан тәне турында кайгыртыр. Менә, монда, өйдә чагында. Шуңа күрә мәет янында хәерле сүзләрне генә сөйләшү, ул очрашып, хәбәрләшү урыны түгел, ә күзләребезнең нурлары белән мәетне соңгы юлга озату урыны. Мәетне озату.

-Аннары көзгеләрне каплап куялар.

- Әйе, чөнки менә бу да җан мәсьәләсенә бәйле. Җан бит ул очып йөрергә мөмкин. Без аны берничек тә белә алмыйбыз. Очып йөри дип әйтсәк, тагын ялгышабыз. Аллаһы Тәгаләнең хозурында барып бәрелергәмөмкин: оча икән мәсәлән

-күренергә мөмкин...

-Әйе, ул урында бәрелеп китәргә может. Алар инде бәрелеп-сугылу урыны булмасын, чөнки андый ни булмагач. Шуңа күрә капланып торуы хәерле. Хәзер бит көзгеләр бизәгеч әйберләр. Ә ул әйберне Аллаһы Тәгалә тыймый. Алай йортта, йокы бүлмәсендә бизәү тиеш түгел, бәлки эшләр эшләнгәч, каралган булырга может. Барып шуның гаебен карар өчен генә, йортка бер көзге җитеп арткан. Көзгегә карау ни түгел, ә бөтен җирдә үзеңнең рәсемеңне күреп хозурлану, сокланып йөрү дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә алай яратмый. Чөнки син Аллаһы Тәгаләне искә төшереп, эшең эшлисең бар әле, Аллаһы Тәгалә шушы кешегә дога кыласы бар әле. Шундый тәртиптә инде. Менә инде сезнең хәзер Аллаһы Тәгалә укулары бик өстен күргәч, көзгедәге үзеңне карап йөргәнче, фәлән фәннән экзамен бирәсе бар әле. Шундый әйберләрнең булуы хәерле.

-Мәетне саклау эшенә килгәндә...

-Мәетне саклау эшендә, сакласаң да, сакламасаңда ярый.

-Менә өеннән еракта үлгән ди. Өенә кертмичә күмү дөресме ул?

- Ерактан төп динебез куша бик нык мәҗбүри булмаса, ерактагы урында мәет үзе анда күмелергә тиеш, беренче чиратында, ә инде алып кайтасың икән, анда син аны кәфенлән, юып алып кайтырга тиешсең. Монда җаны тынычлансын дип яшәгән урыныннан әйләндереп кенә чыгаралар. Шунда дога укыла. Укылу мәслихәт, күчермәү. Динебез мәет кайдан да, яхшы җан булса, мәсәләнӘлмәндәрнеке үлгән икән Казанда, алар, яхшы җаннар барыбер очраша. Җомга көнне.

-Мәетне кемнәр юа? Ничә кеше? Юучылар так яки җөп санда булырга тиешме һәм ни өчен?

-Бу әйбер парлыланып, парсызланып әйтелми, чөнки менә дөньяның булганына күрә асыл юучы дип чын юучы, юучының артыннан комган белән, юучының артыннан салып йөрүче һәм мәетне бит аны башта юасың уң ягын, әйләндерешергә менә шушы өч кеше була. Ә инде рөхсәт ителә таза кешеләр бар, авыру булып тазарган кешеләр бар. Шуңа күрә мәет астына аерым бер көчле материал яки сөлге, яки марля куеп, өстен каплый торган каплавычлар була инде. Шуның белән икенче кешеләрне чакырып, әйләндерешергә чакырып. Алар инде юганда тагын чыгып китәләр, әйләндергәндә керү мөмкин. Ә болай шушы өч кеше гадәти генә тормышта. Аллаһы Тәгалә инде безнең теге бик артык ашап симермәскә дә куша. Үзеңнең гәүдәңне үзеңне йөртә торган, шуңа күрә өч кеше аны эшли ала. Рөхсәт ителә икенче кешеләрне алып, ир кешене булса да каплап, чит кешеләргә күрсәтелми, чөнки мәетнең җаны әлеге дә баягы монда, тәнен теләсә кем күрмәү хәерле.

-Ә юучылар ничә яшьтәге кешеләр булырга мөмкин? Олы кешеләр генә юамы яисә яшьләргә дә ярыймы?

-Яшьләр дә җарый. Юучы, менә әлеге дә баягы кем, мәсәлән 13 яшьтәге бер кызы, бер кызы 18 яшьтә, сеңлесе 16 яшьтә. Болар тәһарәтле, госелле булып, кереп әниләрен яки туганнарын юа алалар. Балигъ булу-булмавы гына, чөнки 8 яшьлек булса, аның әле мие эшләми куркырга. Менә үзеңне шулай хәзерләргә кирәк, һәрвакытта да мәет – ул үләксә түгел, кеше – бары тик җаны гына юк. Исән чагында син аны якын белә идең бит, кеше һәрвакытта да шушы фикереңне бөтенләй сеңдерергә кирәк. Просто кеше ул. Ә менә инде аның Аллаһы Тәгалә хәрәкәтләндерә торган җанын гына алган.

-Мәетне юыр өчен суны кайдан һәм кайчан алырга кирәк? Суга кем бара? Ничә кеше? Махсус сүзләр әйтеләме?

-Суның махсус догалары бар: йә раббым бу су алуларым булса дип, су алганда сөйләшмәү хәерле, бер сүз дү сөйләшмәү. Сәламгә дә баш иеп кенә, кеше аңлый бит инде, сәламгә дә. Аның инде. Мәетне юганда юырга 2-3 чиләк, комган белән баралар суга. Өсте капланган булырга тиеш, бик чиста булырга тиеш. Өйдә юган булсаң да, чиләк, комганнр чайкалырга тиеш. Шул үзең белгән догаларны. Хәзер бит, үзенең догасы да бар. “Аятел-Көрси” укыгач та җарый. Аллаһы Тәгаләнең бөтен сүзләре дә, Коръәннән бөтен сүзләре дә мәетнең рухын шатландыра торган сүзләр.

-Суны ничек җылыталар? Салкын су белән кайнарын ничек тигезлиләр? Бу эшне кем башкара?

-Бу эшне, суны тигезләүче дип атала һәм ул, суны тигезләүче, суны алып кайтучыларга чиләкләр, яхшы чиста сөлгеләр өстенә утыртылырга тиеш. Пакъ сөлгеләр икәү, безнең динебез пакъ. Инде бу берсен җылыта, салкынайта, аннан соң икенче бер чиләктә чиста чиләк алып, салып, өченче чиләктә тигезли. Тигезләгәнне ничек тотып карый... Бер дә мәеткә кулланмый торган икенче бер чүмечкә алып, бала ниткәндәге шикелле, терсәген тидереп карый. Бу су инде түгелә. Мәет юыласы суга салынмый. Терсәгенә как раз булса, ә болай әйтелә яшь баланы нинди су белән юындырасың, мәетне шундый су белән юындырырга. Ә инде ни кайнаррак су белән юарга кирәк.

-Мәетне нәрсәгә салып юалар? Сабын белән юалармы? Юган вакытта нәрсә салып юалар?

-Юганда сабын белән нәкъ исән кешене юган шикелле. Башта тәһарәтен алдыралар, исән кешегә тәһарәт ничек алынса, шул рәвешчә алына. Бу бары тик авызларга, колакларга, борыннарга аерым чүпрәкләр ясалына. Асыл юучы шул чүпрәкне кулына урый, һәм юылганда өч мәртәбә шулай иттереп өч мәртәбә авызында өч мәртзбз алып чыгара, өч мәртәбә борыныннан алып чыгара. Шул күмә торган ләгәнгә ташлый. Ә чүпрәкләр болай күмелергә тиеш түгел. Алары алып, киптереп яндырылырга тиеш. Ни өчен дигәндә мәетнең суы җиргә китмәсен дип, китә ала. Мәсәлән, аларны этләр нитми, ә чүпрәкләрне этләр алып исраф итәргә мөмкин. Шуңа күрә алар киптерелеп, мәеткә кулланган нинди чүпрәк булсын, алар барысы да өч мәртәбә госелләнеп, киптерелә һәм яндырыла.

-Мәетне юып, кәфенлеккә төреп куйганнан соң, аны аны ачып карарга ярыймы? Ярамаса, ни өчен?

-Мәет үзенең матурлангач, үзе дөньяны күрүе, бите, йөзе ачык булуын теләр, дигән. Бу инде Коръәндәге сүз түгел, бу риваять менә. Хәзергечә әйткәндә, шундый бер чордан икенче чорга күчкән. Ә болай аптырап китеп ерактан кайткан туганына күрсәтү хәерле. Күрсәтү кирәк, ә бөтенләе белән юганнан соң җабып куеп тиз ашыктыру иң хәерлесе. Тоттырмау, менә каберне шундый кабер казу белән ни чагышырга җуу. Кабер казучылар төшеп, ә мәет җуучы җуып бетереп, төйнәп куйган, башлары, аяклары бәйләнеп куелган. Инде Коръән укучы мулла кереп баскан, җуучылар чыгып киткән булырга тиеш. Ир кеше мәете өстендә дә, ирләр янында хатын-кызлар утырмаска тиеш. Хатын-кыз мәетендә дә. Бу ир кешегә тапшырылган була инде.

-Чиләк, ләгән, чүмеч ише әйберләрне, кабыкны, мәетне зиратка алып барганда каплый торган зур чүпрәкне кайдан алалар? Аларны башка вакытта кайда тоталар?

-Мәчеттә тоталар. Күбесенчә. Зират өйләрендә дә тоталар. Бу чүпрәкләр алар пычранмыйлар, шуңа күрә кая тотсалар да ярый, чөнки алар мәетне төреп, бөтенләй күренмәслеккә төргәннән соң гына, өстә генә йөри торган чүпрәк һәм бу чүпрәкләрдән шикләнү дә кирәми, вакытлар үтү белән, пычранса, аны менә шушы бер мәет юган ни. Хәзер инде ул каплый торган чүпрәкләр күп, элек бер генә булган.Менә тиз генә юып, киптереп, шулай юып илтә торган булганнар. Ә халатларын хәзер инде мәчетләрдән халатлар киелә, халатларны юып, шушы көнне үк мәчеткә илтү мәслихәттер. Чөнки икенче мәет зарыкмасын өчен.

-Мәетне, кер, идән юган суны кайда түгәргә? Суны түккән вакытта берәр сүзләр эйтеләме?

-Алар бу мәет, әнисенекен кызы түгә икән инде: “газиз әнекәем догамны кабул итеп калдырып киткән бул, бүтән бөтен кешеләр дә догалар укып, бөтен кешегә дә дога калдырып киткән бул. Мондан безләргә исәнлек, иминлек, үзеңә догалар җибәреп торучы булырга язсын”, дип әйткән сүзләрне әйтү бик хәерле. Инде бөтен мәетнең үзен юган суда, аны юганда чәчрәмәсен өчен, салам салына. Кайбер кешеләр чүпрәк сала. Күмгәндә беркайчанда мәетнең суы чәчрәмәсен дип чүпрәк салырга ярамый. Ә инде алай-болай салгансызикән, салам юк икән, бу чүпрәкне алып, юып, әлеге дә баягы ягарга кирәк. Бу саламны да, мәетне юган су да бер дә аяк басмый торган кеше. Менә нинди урын булган авыл җирлегендә, нинди урын булырга может инде ул... Койманың иң кыры, эт сими торган, кеше дә инде алай-болай печ итәсе килеп итми торган. Аннан соң инде бер-ике көрәк аста, мәсьәлән кыш көне дә бу урынның карын көрәп, бер-ике көрәк аста шушы чокырга. Ул сыеп бетә шунда. Шушы чокырда урнаша. Инде моның өстендә килеп йөрмәү хәерле. Шуңа күрә бик кырыйда кирәк ул.

-Ә менә суның җиргә сеңгәнен нигә көтеп торырга кирәк?

-Әлеге дә баягы андый-мондый менә мәсәлән җиргә суын сеңгәнен көтеп тормыйча киттең, тавык килергә может. Ул инде хәзер пакъләнгән әйбернең мәеткә бернәрсәсе дә пычрагы килмәсен өчен җиргә сеңде ул җир белән катнаша, бернәрсәсе дә юк.

-Сабынны кая куялар? Кәфенлек теккән җепне, инәне нишләтәсе?

-Кәфенлек теккән җепне үзең дә кулланырга ярый, энәсен дә кулланырга ярый йортта. Шундый әйбер бар карый да, бу Аллаһы Тәгаләгә зирек китерү. Аллаһы Тәгалә кушмаса, ун инә арасыннан кайсы белән мәет, яки кәфен тегелгән икәнен каян беләсең менә?! Сиңа сорау бирсәм?

-Үзең саклап тотсаң гына...

-Аны нәрсәгә менә мәсәлән мин мәет күп озаттым инде, туганнарым да, үзем белән алып кайтканмын икән, үзем тегәм, үзем белән кайтмаган икән шул йортта...

-аерып куярга кирәкми?

-кирәкми. Ә инде кешегә эләгер ул дип әйтәләр дә, аны яшерәләр. Менә бит ул кайчан булса да барыбер андый йола йөри. Калган булса да ул идән арасыннан да чыга, ә ул инде бөтенләй кешегә кадалырга может. Боларны бертөрле дә Аллаһы Тәгалә бер төрле дә шикләнмәскә кирәк. Тагын менә бу Аллаһы Тәгалә каршында ничек инде син җитмәс борын, бозу турында уйлый башлыйсың?! Әле сиңа бозыклык килмәгән килеш?

-Алар белән бозым эшләп буламы? Ничек итеп? Шундый очраклар булганы бармы? Нишләп бу әйберләр куркыныч санала?

-Үзләре куркыныч түгел. Безнең менә аерым бозучылар, сихерчеләр бар. Бу сихерчеләргә безнең ышанырга хакыбыз юк, сакланырга хакыбыз бар. Аллаһы Тәгалә алар шул менә бозым эшләре белән шөгыльләнүчеләр китереп чыгарган әйберләр ул. Нинди очракта да инде , мәсәлән, сиңа ипигә тыгып, инә тыгып ашаткач, яки аны... сиңа зыян киләсе билгеле. Бу инәдән дә, бу инә тугелдән дә, мәсәлән инде мәет юган суны эчерү дә әйтик. Мәет юган суны эчкәч, мәет бит инде ул. Менә санап тордым бит. Шул суда борынын да, авызын да чайкатасың. Үзеннән үзе ул бит инде менә фәнгә сыймаслык пычраклык бит инде ул. Дөрес, аны чисталыйбыз, 7 мәртәбә, 9 мәртәбә, ул барыбер юынган су. Юынган суның кайсысы да, ә моңа инанмаска гына кирәк. Ну аны шуңа күрә бик ышанычлы кешеләр тизршк җиргә сеңдерергә кирәк. Ә инде берәүләр аны шушылай уйлый да. Җиргә сеңеп бетмәгән булган да, бутылкага я нигә алганнар икән. Шул суны шулай эшләгәннәр икән. Мөмкин түгел, менә шуңа күрә бу кешеләр, шушы сүзне китереп чыгармасын өчен, моны җиренә җиткереп эшләргә кирәк.

-Идәнне, өйне кайсы яктан юа башлыйлар? Ни өчен? Керне ничә кеше юа? Ничә тапкыр юарга кирәк?

-Кер обязательно 3 мәртәбә һәм әйләндерелми. Кием мәсәлән әйләндерелми. 3 мәртәбә бөтен әйбер, мәетнең керен, бөтен әйбер дә 3 мәртәбә. Менә каралмаган куясың да, чайкап аласың аласың да, элеп куясың. Ә инде бу теге мәет чыгып киткән ишек төбеннән түргә таба юу бу йола. Бу кирәкле әйбер түгел. Моны ни өчен чыгарганнар?! Менә Коръән укыганда чисталык булсын дип, тизрәк шуны сөртеп алудан чыгарганнар. Менә мин әле бу барыбер шушы як. Безнең менә Әҗем дә, Әлмәндәр дә мәсәлән, сезнең авыллар булганга әйтүем, аяк киемен салып керү юк. Менә 2-3 мәртәбә бардым Каратунга, хәзрзте, абыстае – бөтенесе мәет чыккан өйгә аяк киемнәрен салып керәләр. Димәк, моны нәрсәсенә юалар, безнең динебез чисталыкны ярата, чисталыгын сакларга кирәк өйнең. Ә инде мәет чыгып киткәчтен, өйдә үлгән булса, бөтен стеналарны да госелләү мәслихәт, чөнки Газраил Галәйһиссәлам күренми торган итеп барыбер кан чыгарыр дип әйтер. Ә мәет өйдә үлмәсә, бер әйберне дә юмасаң да була, өйдә үлмәсә. Мәсәлән, больницада үлгәнне өйгә алып кайтсалар, аңарда юк бер әйбер.

-Мәет астында булган урын җәймәләрен ул гүргә иңдерелгәнче юып өлгерәсе түгелме соң?

- Сразу мәетне нигә чыккач, аларны сразу юып, элү мәслихәт. Кулланмау дип әйткән сүз түгел боларны. Менә аны юганчы, үзенең яткан урыны юылгач әйбәт инде.

-Зират әйберләрен мәет киемнәре һәм йөргән керләре белән бергә юарга ярыймы?

- Юк, берсен дә барыбер бутамыйсың инде. Мәетнең үзенең киемен аерым юасың, өй керен аерым юасың. Шуңа күрә әйттем бит 3 су хәзерлисең дә, җиңел генә өчесендә аларның нитәсең. Аларны алай бутамау ни өчен хәерле, чөнки исән чагындагы дөньялыкта яшәгән кешеләрнең монда харам әйбер булырга мөмкин, кешене белеп булмый бит. Менә мәсәлән харам ит ашасаң да, аның табы төшкән була. Мәетнең әйберсе харам белән кушылырга тиеш түгел.

-Үлгән кешенең киемнәре юылмыйча калырга ярыймы? Ничә көн эчендә юып бетерергә кирәк? Ни өчен? Ул бу турыда ничек итеп белдерә?

-Ул аны белдерми беркайчан.Кешеләр менә уйлап яталар да, төш күрәләр дә, шушылай әйтәләр. “Юылмаган икән, фәлән икән, нәрсәсе, суы бирелмәгән икән, савыты бирелмәгән икән”. Ул ырым, йола. Ул аның юабыз без исән чагында да инде, ә менә мәсәлән әтинекен, әнинекен дә беркайчан да, үзләренең исләре белән торсын дип берәр күлмәкләрен шкафта саклыйбыз. Аңарда, ул бит аны үлгән кеше кимәгән. Исән кеше кигән аны,фикерләргә кирәк син шулай. Исән кеше.

-Үз-үзеңне инандырырга

-Үз-үзеңне инандырырга. Үлгән кеше киемен беркем кими, өстендәгесе инде, хәзер бөтенесе юылып, юа, кисеп салдыра, кисеп салдыргач, 3 мәртәбә чайкап, чайкыйсың да, ягасың. Мәетнең бөтен киемен дә ягалар. Киючең булмаса, барысын да иң яхшысы – ягу гына мәслихәт. Ягу гына. Күмеп кую, ерак кәмдем, 2 метр күмдем – дөрес түгел.

-Ул барыбер чыга инде

-Чыгачак, этләр сүриячәк, карга чукып ала. Менә исраф булып йөриячәк. Мәет монардан кайгырачак.

-Мәетне алып чыгып киткәннән соң, капканы ачык калдыралармы? Күпме вакыт ачык торырга тиеш?

-Мәетне алып чыгып киткәнче капкалар ачык була. Мәет чыгып китүгә, “Әй Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә каршы бар”, дип капканы ябып куясың.

-Мәетне алып чыгып киткәннән соң өйдә кем кала? Алар нишли? Нинди догалар укыла?

-Өйне инде ялгыз тотмау хәерле. Бусы да мәетнең җанының изгелеге белән бәйле, бәйләнгән. Чөнки ул монда төрле җирдә саклана, ә яхшы җаннар шушылай ”Өйдә нишлиләр?” икән дип исән калган кешеләрне күзәтү өчен калырга может. Өйдә кеше булуы, кеше булмаса, элек әйткәннәр инде, кечкенә генә шәм яктысы булсын, чөнки җан теләсә кайда барып бәрелмәсен.

-Укыган кешегә нәрсә бирелә? Онмы? Тавык бирелмиме?

-Менә без әйберләр – йола. Бу бер дә кирәк түгел, ә кирәк булмаса да, канәгатьләнү булсын өчен эшли. Онны инде токмачка тотарга ярый. Тавыгын үзеңнең күңелеңдә булса, шушы авылыңда бик ярлы бар икән, аңа йолкып бирү мәслихәт. Ул аңа сөенә, чөнки мәетне дә сөендерү була.

-Кырык көн буена нәрсә укыла? Ни өчен кырык көн? Үлгән кешенең җаны кайчанга кадәр кайтып йөри дип әйтәләр? Нинди кыяфәттә?

-Җан бөтенләй күренмәскә дә мөмкин, ә риваятьләргә караганда, күбәләк килер дип әйтелә. Җан әгәр дә чын изге җан икән, ул сагынып кайчанда, анда да бит бөтен әйбер рөхсәт белән, фәрештәләр рөхсәт булган бере үзенең яшәгән җиренә кайтырга мөмкин. Шуңа күрә шуны утта яндырыла. Ә инде начар җаннар, алар чыгарылмыйлар. Әгәр имансыз икән. Ә инде ул кем кыяфәтендә кайтса да, кайтмаса да без аның җанын тынычландырырга 40 көн генә түгел, ул укырга тотынасың икән, аны алай итеп тутыру, ничек мәетләрнең рухларын шатландыру өчен “Ясин”, “Тәбарәк”, “Галимә” сүрәләре укыла. 41 көнгә кадәр. 41ендә менә шулай искә алына. Бу әйберләр ни өчен болай, әле мәет бу вакытта ни өчен бу йола булып калынган, бу Коръәндә юк, ә бу йола. Бу исән калган кешеләр юанычы өчен, үлгән кешеләргә тоташ дога булып торсын өчен дә. Ә Коръән аны син 40, 3ен укы, 51ен укы димәгән. Ә инде 51е көнне дә уку мәслихәт.

“Вакыйга” сүрәсе, үзенә менә шундый әлеге дә баягы ниләр. Бу 51е көнендә 52 көнендә бик нык мәслихәт. Бу өч көндә аерым мәет рухы өчен намаз уку 2 рәкагать, 1нче рәкагатендә “Әлхәм”, 2 нче рәкагать “Колһуаллаһ”уку. Бу “Әлхәм” Коръәннең башы, алдагы башлавы сүрәсе. Иң беренче Коръән иңеп беткәндә, башта “Колһуаллаһ” белән төгәлләнгән була. Шуннан соң пәйгамбәребез авырып киткәч, “Нәс” сүрәләре, пәйгамбәребез терелсен өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән. Шуңа күрә гадәттә Коръән укыганда “Колһуаллаһ” белән 3 мәртәбә укыла. Бу инде тагын Аллаһы Тәгаләнең сүзе, ничә мәртәбә укысаң да зыянда түгел, файдга гына.

-Мәет чыккан өйдә ничә көн ашарга әзерләргә, ашарга ярамый дип әйтәләр? Ни өчен? Кайда ашыйлар?

- Мәет шушында ук үлгән икән, 3 көнгә кадәр күршеләр ашату мәслихәт. Шуны. Ә инде өй бүлмәле-бүлмәле икән, аның башка бүлмәләрендә ашау дөрес, чөнки анда аның. Ә мәет бу йорттан бөтенләй чыкмаган икән, гел ашарга ярый. Чөнки ни өчен дип әйткәндә шул: аны Газраил Галәйһиссаләм кан белән алыр, бер күрми торган әйбер белән. Шуңа күрә чәчрәгән булырга мөмкин. Менә шуның өчен. Ә инде күңелең куша икән, бернәрсәсе дә юк. Бу тагын Коръәндә әйтелмәгән. Бу менә шул мең еллардан буе килгән йола.

-Мәетне күмгәнче ялгызын гына калдырырга ярамый дип әйтәләрме?

-Әйе, ялгызын гына калдыргач, әлеге дә баягы җанны рәнҗетмәс өчен. Менә ул бер генә кешк утырып торгач та, җан: ”Кара бу мине карап утыра”, ә инде төннәр буе мәсәлән унар кеше утырып ниндидер теләсә нәрсә сөйләшп тору – бусы да мактанылмый, чөнки мәет аңар мохтаҗ түгел.Мәет барыбер үлгән көненнән үк бары тик догага гына мохтаҗ. 2 кеше утырдың. Ул исән чагында тимәгән мәет, үлгәч сиңа тими инде. Менә шулай итеп син инде әзерлә үзеңне.

-Ә менә мәет өстенә пычак куялар, дога куялар. Алар нәрсә өчен эшләнә?

-Пычак куялар, кайчы куялар, мәет ашап үлгән була, пычагын элек ясаганнар бик авыр әйбердән. Авыр булгачтын, менә ашказанында гына була бит ул, аның турында әле ул әчи башлап, тегендә эчәкләр эшләми башлар, ул нитмәс. Монда һава җыйналыр. Ачка үлгән мәеткә куймагач та була, ә барыбер йола итеп куялар аны. Ул бары тик бер әйбер өчен түгел авырлык булсын, ашказанында ашап үлгән кешенең күтәрелмәсен өчен бары тик.

-Ә догасы...

-Ә догалык мәет догадан туймый.

-Менә дога белмәсә...

- Дога булмаса, теләк. И фәлән абыстай, безләрдән догага туеп киткән бул инде, разый бул инде, Раббым, урының җәннәттә булсын. Аллаһы Тәгалә тәмуг ишекләрен япкан булсын, җәннәт ишекләрен ачкан булсын инде сиңа. Рәхмәт фәрештәләре каршыласын. Ул догаларда күбесендә шушылай иттереп әйтелеп, шулай әйтелә.

-Кырыгына кадәр мәет чыккан өйне ялгызын гына калдырып китәргә ярыймы?

-Менә шушы ялгызын калдырмау, шәм булса да, бары тик ялгыз калмавы, яхшы җан булып, адашып йөрмәсен.

-Менә ни өчен мәет белән авырлы хатын саубуллашырга тиеш түгел? Нинди зыяны бар?

-Баласына зыян китерергә мөмкин.

-Курку беләнме?

-Эчендәге куркуы белән, елавы белән, эчтәге бала инде 4 айдан, үзегез беләсез, аңар бөтен аңны, хәтта менә көйләрне, 4 айдан соң инде аны тәрбияләргә тотынырга кирәк. Чөнки менә улым яки кызым инде Алла боерса дөньяга килер вакытында, ди имеш. Шундый ул мәеттән генә түгел, ике кеше ачуланышса курка. Бала уже, бала өчен

-үзенә кабул итә бала...

-үзенә, бала үзенә ала. Менә шуның белән балалар төрле характерда туа. Шуңа күрә ул стресс күрә дә, шундый бер-берсе балада шундый ниле туа. Ә инде карында чагында ук тәрбиягә ниткән балалар, берсе дә андый кисәк кабынучан булмыйлар.

-Күмгәндә мәетнең йөзен кайсы якка таба каратып куялар? Ни өчен?

-Гадәттә күмгәндә мәетне караталар кыйблага, ә инде болай каберләрне ясыйлар кояш чыгышыннан кояш баешына, каберлекне дөрес алып барган очракта. Каберлек дөрес бармаган очракта инде, күршесендәге ничек ителгән, шулай. Ә инде менә теге менә кояш чыгышына таба кабер булса, ни монда кояш чыгышы монда бит инде, монда кояш баешы, монда мәеине салу, шулчак мәетне башын чүт кенә боралар инде. Анда кисәкле туфрак кисәк була ул нидә, шундый кискән кебек. Шуны менә шулай итеп кыстыралар. Кире борылып кайтмасын өчен, кыйблага карасын дип. Ә вдруг инде туры килсә, болайга казылган булса кабер, зиратны бит бик дөрес оештырмаган менә бу Совет чорында.Аны бөтенләе белән караучысы булмады. Аннан шулай киләсе булмады. Аларның ул чакта туры ята инде. Чөнки бүтән каберләргә яки аяк очына икенчесенә төрле итеп күммиләр, шуңа күрә.

-Күмгәннән соң кабер янында кем дә булса каламы? Нәрсә өчен? Нишли?

-Кала,менә 4 кеше кала. Ни өчендип әйткәндә, пәйгамбәребездән килгән әйбер бу. Бу Коръәндә түгел, хәдистә. Пәйгамбәребез шушылай үлгән кешеләр бик күп сугыштан соң, яман җаннар, безнең динебезгә каршы җаннар бик күп үлгәннәр. Менә күрдегез инде. Аларның барысын да күмдергән һәм чын итеп сөйли икән. Менә анда берсе килгәндә, болар бит бар да үле җаннар инде. Нәрсә сөйлисең? Ишетсеннәр дидем. Менә, алар ишетеп торалар. Чөнки менә сез шундый ялгыш юлда булдыгыз, шушы ялгышыгыз сезне менә нәрсәгә китерде. Җир өстеннән җир асты сезгә яхшы булды. Шуңа күрә мәетне ниткәч, 4 нидә, чатта 4 укый белүче Коръәннән аятьләр укып утырырга, шуны аның әлсравына, әлсраулары – дөрес әйбер. Аллаһы Тәгалә менә шуны, сораулары, Рамаданда, Рәҗабта шул ук, үлгән кешеләрнең шундый иманлы җаннарның соравы булмый. Ә барыбер сорау алу булмый дип, укымый калырга ярамый. Шушы 4 кеше аңар дөрестән дә ярдәм бирә, калып. Менә, ни нәрсәсендер исенә төшереп җибәрә, итәргә яхшы җан булса, шуңа күрә бу 4 кеше калу мәслихәт.

-Ә менә үлгән кешенең мәсәлән, улы армиядә ди, ул кайтып җитмичә күмергә ярыймы аны? Мәет үпкәләп калмыймы шуның өчен?

-Юк, мәсәлән инде олы яшькә яшәгән җөмләсен шулай әйтә:” киткән булса да ишетерсең әле”. “Исән чагында күрсеннәр! Үлгән чагында мине ялыктырырга ярамый”, чөнки ул ямьсезләнергә мөмкин. Матур килеш китәргә тиеш кеше. Юу белән бик матур була ул. Аннан соң бит инде ул мәет менә эт түгел, тычкан белән чагыштырсаң, тычкан үлгән көнендә әле бер ис тә чыгармый.

-Улын күрмичә, күзе ачык тора диләр?

-Юк, күзләрен аның,үлү белән, йомдырылырга тиеш һәм йомык. Мәетнең күзе беркайчан ачык булмый.

-Менә безнең шулай булган иде, аннары акча куйдылар күзенә...

-Аны йомдырып башкармаганнар, аны басып торсаң шушылай, акча да куярга кирәкми аңа, менә шулай басып торсаң, ябыла инде.

-Менә каберлеккә агач утырталармы? Нинди агач?

-Менә каберләргә каен агачын утыртмау хәерле. Утырталар инде, ңабыйк дип ниләрдән. Каен агачы билге кебек куйган ташны кубара, икенче җиргә этәрә. Инде бик агач утыртасың килсә , менә хәзерге агачлар, туйралар – алар аска җибәрә ниләрен, тамырларын, өскә җибәрми, өскә җибәрмичә. Ә болай мәет үзе теләр җимеш агачы үсүен. Билгедән бигрәк ул ишетеп ятыр, бусы да риваять, Коръәндәге сүз түгел, кошлар сайравын ишетеп ятыр. Аннары миләш агачлары, ниләр була икән, кыш көне кошлар аны сөйләшеп ашыйлар. Шушы сөйләшүләр булган кебек булганга.

-Чардуган һәм ташны кайчан куярга кирәк? Билгеле бер вакыты бармы аның?

-Билгеле вакыты юк, чардуганын, билгесен, аның каберенең билгесен болай биек әллә нинди зур әйберләр безнең динебездә кушылмый, ә шундый ярты метрлы гына да ярый, сразу куярга, ә инде ташны агачын куярга кирәк, чөнки аның барыбер билгесе куеп калдырыла, Коръәндә әйтелгәне, аяк очы кайда икәнен, баш очы кая икәнне такта утыртыла.

-Безнең якта зиратны кем карап тора? Кем җавап бирә?

-Зиратларны, бөтен халык үз зиратын үзе карарга тиеш, менә шуңа күрә җырларда да бар: исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел. Аны чүп басмаска тиеш, безнең динебез дә кушмый. Менә бу очракта, безнең мөселманнар бик үк әйбәт карамыйлар. Менә минем күзгә бик күп җирдә йөргәндә дә христианнар яхшырак карый бездән. Алар бер дә пычратмыйлар. Менә безнекендә анда тигәнәк, шундый җирләр. Шуңа күрә адым саен бала-чагаңа әйтергә кирәк, зиратны карасын, бабаңның зираты шунда, ерак бабаңның шунда дип әйтеп, карап торырга кирәк. Зиратларны кеше үзе карарга тиеш. Мәсәлән инде берәү әнисенең зиратын карарга онытты икән, күрше хакы – тәңре хакы бит, күршедәге зиратларны да карап төш. Бик мактаулы инде. Зиратны бөтен халык карарга тиеш. Ә инде зиратның үзендә урыннар бирүчесе аерым булырга тиешле. Бөтен җирдә дә.

-Менә мәетнең туганнары ни өчен аны яңа зиратка беренче булып җирләүдән куркалар? Андый бармы бездә?

-Юк, бер йолада да юк, чөнки яңа зират, ул бүленеп алына хәзер. Ул вакытта сорауны беренче ялгыз булмасын дип. Аның җаны берничек тә ялгыз түгел. Ә инде җаны изге булмаса, так и так кешене үзен генә беләсе килми аның, әгәр ул яман җан икән аңа бер кеше дә кирәкми. Яхшы җан икән аңа беркем кирәкми. Мәсәлән менә җомга көнне яхшы җаннар хәтта очрашу да мөмкин дигән ни бар. Сөйләшәләр сезгә нинди дога килде дип әйтеп, шуңа яхшы булып китәргә тырышырга кирәк.

-Каберне кичтән казып куярга ярыймы?

-Юк, алай-болай казып куйсаң, каплап куярга барыбер.

-Мәетне җирләгәч, аның истәлегенә бәйле дини ашлар ничә көннән соң уздыра башлыйлар?

-Бу дини ашларның исемнәре атала 3 ахшам, 7 ахшам, 40 ахшам. Ахшам узгач, менә 3 мәртәбә кояшны күрде, менә бүген ахшам узды. Күмелгән көнне, 3 көн күмелгәч, кичә 1 кояш күргән, кичә 2 кояш күргән, бүген 3 кояш күргән, хәтта бүген ахшамнан соң , кояш байганнан соң, уздыртырга ярый. Инде нәкъ 4 көнендә уздырыла, чөнки төнлә кешене мәшәкатьләмиләр инде. Менә Коръән укытып, ә инде 7се сигезенче көндә үткәрелә шуңа күрә. Ә болай ахшамнан соң төнлә уже укытырга ярый.менә нинди очраклар булырга мөмкин. Китәсе бар кешеләрнең теге 8 көнгә дәшеп куймыйча, кояш байды, үткәрә инде 7 ахшамын. 40, 41 үткәрәләр, кырыгы да шулай ук кояш байды, синең бик нык ашыгасың, бар чакыр да, укыт.

-Менә ни өчен шул көннәр, башка көннәр түгел? Бу көннәрдә мәет белән нәрсә була дип әйтәләр?

- Мәет белән, үзе белән булганнан бигрәк бу көннәрне үзләренең бөтен төрле диндә бик күп әһәмияте бар. Мәсәлән 3 көнендә хәл белергә килгәннәр пәйгамбәребезнең Ибраһим исемле улы ниткәчтен. Ә 7, 7 мәртәбә үлчәмичә генә, 7 оҗмах ишеге, 7 саны шушының белән. Иң догаларның бара торганы иттереп 7 саны. Ә 40 инде һәрвакытта кулланыла торган сүз бу. Мәет бу көндә инде чынлап торып яхшы җан булса, дөрестән дә күнә бара һәм инде өмет итә башлый кыямәт көнен. Яхшы җаннар кыямәт көнен килүен теләрләр. Чөнки аларга бит менә җәннәт ишеге ачылып, тәрәзә кебек ачылып, Аллаһы Тәгалә нинди рәвештә ачадыр. Шулай күренә анда аңар, җир астында булганга анда җәннәттә яхшы, шуңа күрә аны кыямәт көне дип әйтәләр. Ә меә начар җаннарга менә шулай тәрәзә ачылып, анда инде арттан ут күренә. Шуңа күрә начар җаннар кыямәт көнен көтмәсләр. Чөнки аларга утта януга караганда, анда җир астында яшәү яхшырак.

-Бу көннәр ничек иттереп үткәрелә? Нинди ризыклар әзерләнә? Аерым ризыклары бармы?

- Аерым ризыгы юк. Бик күп әзерләү мәслихәт түгел. Ризыкны ашарлык, бетәрлек, хәзер бик күп, бик күп итеп әзерләмәс. Ә инде бу мәҗлесләрдән соң бу бернинди очракта да, мин инде, күрше яшим, беләнчакырып чәй эчәм, аны-моны җыям дип әйттем. Бу Коръән укыганда калмый, 7 үткәрүне, 3 үткәрүне, үткәргәндә дә калмый. Хәтта никах үткәргәндә дә калмый. Әгәрдә син шушы Коръән укыган ризыклар янына китереп куйсаң хәләл булмаган колбаса, хәләл булмаган эчемлек, монда инде син или укыдың, или укымадың анда юк. Менә никах та шулай или укылган, или укылмаган барыбер бетте, шушы харамнар бетерә.

-Саналмый.

-Саналмый. Монда инде Аллаһы Тәгалә сүзе укылды, бу ризыкларга ул сеңде, шушыны шушы хәләлдә генә кулланырга тиеш. Случайномы шундый хәл була, бу дөнья йорты бит инде.

-Ыхы.

-Кеше, урыс кешесе анда, нинди кеше анда, аңар бирәсе була. Шуңа күрә Коръән өстәленә куеп бетермәскә кирәк әйберне. Теге кешегә кую өчен, бүлеп калдырырга кирәк. Бөтенләй.

-Кайсы көнгә ирләрне, хатыннарны дәшәләр?

-Аны ничек мөмкинлеге була. Укучының мөмкинлегеннән. Ә иң дөрес таралганы 3 сенә ирләр дәшеп, чөнки алар авыр эшне башкаралар, алар күмү эшен, ә 7 сенә хатын-кызлар инде. Хатын-кызларның авыр эш санала бары тик юучы, ә юучыга акча түләнә әле. Әлеге дә баягы әйттем түләнелә. Халыкка аннары 7 сенә килешенә, аларны бәхилләтәсең инде.

-Нәрсәдән башлыйлар искә алуны? Нинди дога укыла? Нәрсә тараталар? Кешегә, абыстайга яки муллага нәрср бирелә?

-Мулла яки абыстайга бер әйбер дә бирергә кирәкми. Чөнки Аллаһы Тәгалә мулла яки абыстай Коръәнне укый. Коръәнне укырга аңар Аллаһы Тәгалә зиһен биргән. Аллаһы Тәгаләнең китабы белән, Коръәннең үзенең “Бакарә” сүрәсенең беренче аятендә: ”Минем аяттән үтмәгез”, дигән сүз бар.ә инде бу абыстай, бу муллага сәдака бирәсең килә икән, ул сәдака бирә торган көннәр бик күп. Менә Рамазан аеның һәр көне, Рәҗаб аеның һәр көне, Шаһбан аеның һәр көне. Бирәсең килсә, чын сәдака итеп бирсәң мәслихәт. Ә безнең монда кереп калган инде, бездә тизрәк котылып калалар, шушында нитеп. Ә мәҗлестән соң, иң дөресе бөтен кешегә дә тигез тарату.

-Нәрсә укыйлар?

-Ә инде сәдаканың тарата башлавының бер әйберсе бар. Синең сәдака, монда 50 кеше булыр, син алгансың 20 кешегә генә. Шуңа күрә монда якыныңнан: әниең, кайнанаң, кайнатаң, сеңлеңә таратасың, җитмәгән кешегә җитми. Сәдакам җитмәде дисең, алырга ярамый.

-Нинди догалар укыйлар?

-Догаларны, гадәттә, иң кирәкле әйбер нигә “Тәбарәк” сүрәсе, ә болай инде ашларда бик әйбәт “Коръәннең йөрәге” дип атала галимнәр тарафыннан Ясин. Менә Ясин, “Тәбарәк”. Аннары калган Коръәнне төгәлли торган догалар.

-Яшь бала яки яшь кеше үлеп китсә, нәрсә дип әйтәләр? Оҗмахка китә диләрме?

-Әйе!

-Корсаклы хатын мәсәлән...

-Корсаклы хатын үлсә дә, баласы инде аның үзенә бер җан булып китә, анасы үзе бер җан булып китә. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең ерак юлга. Олы гөнаһсы булмаса! Бу гөнаһ нәрсә? Ике туган берегезгә берегез авыр сүз әйткәннән соң, гафу итешмәсәгез – бу гөнаһ. Аллаһы Тәгалә гафу итми. Аллаһы Тәгалә теге авырлы хатынның бөтен гөнаһынгафу итә ала, туганы белән арасы, мөселман кардәше белән ачуланышкан килеш. Аның корсактагы баласы гына ала алмый.

-Ә кешене яшен сугып үтерсә, ул изге дип саналамы? Аны бүтән җирдә күммиләрме?

-Юк, аерым изге кешеләрне бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Кешеләр изге дип атарга бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

-Ә үзенә үзе кул салган кешегә карата нинди фикердә? Аны шул зиратка күмәләрме?

-Ә үзенә үзе кул салган кеше, Коръән моны бердән мактамый,чөнки кеше үзенә үзе дә бер зыян китерергә тиеш түгел. Ул үзенеке түгел. Менә әниең минеке ди инде мәсәлән. Алла бирмәсә син тумыйсың. Син Аллаһы Тәгаләнеке син. Син әле үз ачуың белән, үз бармагыңны да кисә алмыйсың, бу әле асылынуга синең хакың юк, бу әйбергә. Син түгел, син әниеңнеке дә түгел, әтиеңнеке дә түгел, Аллаһы Тәгалә биргән. Аллаһы Тәгалә биргән әйберне, Аллаһы Тәгалә үзе генә алырга тиеш. Ә менә инде аны без нишләтәсең нервысы беткән, фәлән иткән дип, шул чак зиратка шушылай гадәти үлем белән үлүчеләр итеп. Кайсы очракта бу җүләр кеше гафу ителә? Җүләр кешегә, акылы чыккан кешегә гафу ителә, ә калган бер кешегә дә гафу ителмиүзенә үзе кул салу.

-Авыру кешеләргәдәме? Менә бик каты авыругадамы?

-Юк. Бу сабырсыз атала, бу бөтенләй сабырсызлык. Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаганы шул сабырсыз кешеләр. Бу ураза тоту – сабыр итү бит ул. 22 сәгатькә дә сабыр итәргә. Шуда күрә ул ни түгел. Анысы.

-Мәет еш төшкә керсә, нәрсә эшләргә?

- Ә укырга, үзеңне яткан саен бер туктаусыз себереп, сыпырып ятырга. Аның төшкә керүе бернәрсәне дә хәбәр итүе түгел сиңа. Синең уеңнан, фикереңнән генә тора. Еш-еш төшкә кереп ул сиңа ниндидер хәбәрләр бирми. Аллаһы Тәгалә генә бөтен хәбәрне бирүче. Ә шуңа күрә әйбәт иттереп ашап ятканга гына, йоклаганда гына ашамыйча, менә шундый иттереп сыпырып ятырга кирәк. Мәсәлән, “Бисмилләхир-рахмәнир-рәхим”не генә беләсең икән, бөтен ниеңне, урын җирен ятканда, аннан инде обязательно юынып, тәһарәт алып ятырга кирәк.

-Менә юл һәлакәтендә яки йорттан читтә үлгән кешеләр өчен ул урында нигә чардуган коралар?

-Өстендә аның каны булган була бит инде, аның өстендә каны. Ни йөрмәсен өчен, беленеп торсын өчен. Менә мондый хәлләр бар өчен. Моны Аллаһы Тәгалә алай кушмаган. Элек бит инде таш куйганнар да киткәннәр, димәк бу таш торган, димәк монда бер төрле һәлак булган, таш куеп киткәннәр. Ә инде ул әйбәт, мәсәлән Гафира апагызны ишетә идегезме? Менә без аның юлда хәтта чардуганы булгач, бигрәк әйбәт, туктамыйча калганыбыз юк кайткан саен. Мин бит Менделеевский районыннан, кайтканда менә туктыйбыз. Менә билгеле булуы яхшы инде аның.кем узса да, янына туктап укый.

-Сорауларым бетте. Рәхмәт сезгә!

-Сау булыгыз!

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,