Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР- пед.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
207.31 Кб
Скачать

Курчак уены

- Без яшь чагында сугыш вакыты туры килде. Кәгазь бөтәрләп ясый идек. Менә шулай бармак җуанлыгында ясый идек инде курчакны кәгазьдән бөтәрләп, бөтәрләп.

- Бармакчамы инде ул?

- Менә шул зуррак буламы, җуанрак буламы..Шулай кәгазь бөтәрләп кенә ясый идек..Безгә бернәрсә булмады ул чакта.Сугыш чагында нәрсә ..безгә уйнарга. Менә шул ясап куеп, шырпы тартмасына салып, бишек итеп, шулай ясый идек инде..аннары инде чыбыклар тезеп, өйләр ясап уйный идек. Шул курчаклар кайталар иде инде, алып кайталар иде шулай кәҗәләр, сарыклар. Башка нәрсә юк иде инде. Кибеткә җөрүләр дигән нәрсәләр,каян булсын инде безгә?!

- Сез үскән чагында кукурузлардан ясап уйнау бар идеме?

- Эйй, кукуруз бит ул үсә төшкәч кенә булды.Безгә аның белән уйнау язмады. Юк, кая туры килсен. Сугыш иде безгә....

- Менә шул ясаган курчаклар бертөрле генә була идеме? Яисә ир, ир-егет курчакмы, хатын-кыз...?

- Соң ясыйсың инде аны шунда үзеңчә. Башына яулык та бәйләтәсең. Папый да ясап куйган кебек. Ир кеше булган кебек иттергән буласың инде.Тагын Ходаем, нәрсә....Хәзерге шикелле әйбәт пластилиннар юк безгә ясап уйнарга. Әнә шунда кәгазь бөтәрләп ясыйбыз да , шул..

- Ә менә нинди сюжетлы уеннар иде инде ул? Менә нинди формада уйнадыгыз?Кибеткә барумы? Гаилә эчендәге мәсьәләләр күрсәтелә идеме? Менә шуларны әйтегез әле....

- Менә әйтәм ич инде...чыгып утыра идек урамга. Чыбыклар төртә-төртә , синең өй, минем өй , дип, шулай ясап куя идек инде. Аннан шунда кулыбыз белән курчакларны йөртеп,өй формасында ясап инде бәрәннәрен алый кайтып шунда..Кәҗәләрен алып кайтып шунда, аларның үзләренә бер шунда ясап-ясап куя идек, чыбыктан төртеп.Шул гына инде....башка төрле уенчыклар булмады безгә.

- Менә уендагы вакыйгалар нәрсәгә бәйле үзгәрәләр иде? Ел фасылына карап үзгәрә идеме?

- Ел фасылына карап дип, кышлый чыгып уйнап булмый бит инде...җәй көне генә..Кыш көне чыгарсың ул вакытта..

-Тагын сезнең балачакта нинди куаныч әйбер истә калган? Уен кебек формада?Яшүсмер чагы түгел, ә именно бала чагыгыз ?

- Белмим инде, тагын нәрсә.....Юк,юк булмады безгә уенчыклар да..сикертеп уйнарга туп та булмады..Какой сиңа уйнарга..юк,юк..Бернәрсә булмады безгә. Үлән җыярга, печән җыярга, шул булды безгә..

-Әйе,рәхмәт...

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

18 август 2011 ел.

Информант:Борһанова Сатира

1937, Әлмәндәр.

Трек №25 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

Хәзерге курчак уеннары

- Диләрә, сез кечкенә чагында курчак уеннары уйный идегезме?

- Әйе, уйнадык инде.

- Ничә яшьләрдә уйнадыгыз? Кемнәр белән?

- Кечкенә чагында инде.Мәктәпкә кергәнче. Дус кызлар белән.

- Кемнәр ала иде курчакларны?

- Күбесенчә әти- әниләр, дәү әниләр.

- Менә үзегез курчаклар ясый идегезме?

- Әйе, ясадык инде.Кукуруздан төрлечә...

- Курчакларны киендерә идегезме соң?

- Әйе, киендерәбез инде төрлечә, киемнәр ясый идек, тегә идек.

- Менә уен вакытында нинди сюжетларга игътибар итә идегез?

- Кибетле- кибетле уйный идек инде, врач булып, укытучылар анда...төрлечә инде..

- Рәхмәт...

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

24 август 2011 ел.

Информант:Ваһапова Диләрә

Рәис кызы, 1997, Апас

117