Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР- пед.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
207.31 Кб
Скачать

18 Август 2011 ел.

Информант: Әхмәдуллина Сәудә

Гыйльмулла кызы, 1933, Соньда.

Трек № 9 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

Хәрби хезмәткә озату йоласы

  • Исәнмесез, Шәһидә апа! Минем Сезгә башта шундый үтенечем бар иде :үзегезнең биографиягез белән таныштырып китсәгез иде.

  • Мин Ваһапова Шәһидә, кыз фамилиям Ваһапова, хәзергесе Гыйльфанова, Миясәр кызы.Апас районы Дүртиле авылында 1954 елның 18 сентябрендә туганмын.Детсадлар булмады инде без яшь чагында .1961 елда укырга кердем 1нче сыйныфка ,4нче классны авылда бетердек, аннары соң 5 км Йомралыга барып, укый башладык. 5нче класстан алып, 10нчы классны бетергәнче, 5км йөреп укыдык.

  • Тагын?

  • Аннары укуны бетергәннән соң, Апаска, район үзәгенә барып, телеграфта телеграфистка булып эшләдем 10елга якын. Декрет ялына чыккачтын, аннан туктадым инде. Бала тапканнан соң анда барып йөреп булмады.Аннары соң монда, үзебезнең күрше авылына тормышка чыктым .Үзебезнең авылда детсадта эшләдем. Аннары икенче баламны тапканнан соң, детсадка кереп эшләп булмады. Колхозда эшләдек инде пенсиягә чыкканчы га кадәр. Бүгенге көндә шушы Идрәз авылында үземнең тормыш иптәшем белән яшибез. Ике балабыз да Казанда . 1 улым , 1 кызым бар. Улымны шушы солдат хезмәтенә озатып, әйбәт кенә әйләнеп кайтты менә, Аллага шөкер.

  • Миңа хәрби хезмәткә озату йоласы белән таныштырып китсәгез иде .Мин сезгә сорау формасында алып барырмын инде безнең әңгәмәбезне, сез җавап биреп барырсыз. Бездә армиягә чакырылучы егетне кем дип атаганнар? Бу элеккеге заманнарда әйткәндә инде.

  • Безнең заманнар да ук шулай иде инде ул.Аларны рекрут диләр иде инде. Рекрутлар диләр иде.Армиягә чакырылучы җегетләр. Ул вакытта инде армиягә чакырылу, чакырылган җегетләр,бик әйбәт җегетләр булып саналалар иде инде. Армиягә бару ул вакытта бик каты авторитетлы иде. Хәзер бит инде армиягә бармыйча калырга тырышалар. Калган кеше авторитетлы хәзер, кала алган кеше. Армиягә бармаучылар ул вакытта ,армиягә бөтенесе баралар иде.

  • Рекрут егет,армиягә алынуның төгәл вакыты билгеле булгач, йорттагы ниндидер эшләрдән азат ителгәнме һәм кайчан аңа билгеле булган?

  • Аларга инде армиягә китәргә повестканы 10 көн алдан бирәләр ие. Ул инде йорттагы эшләрдән азат ителү юк инде ул.Йорттагы эшләр шунда барсы бергә алып барыла инде...

  • Ә менә колхоз эшеннән?

  • Ну үзенең эшли торган, хөкүмәт эшеннән азат ителгән инде аннары китә.Расчетлар бирәләр инде аларга,эш урыныннан күчтәнәчләр, бүләкләр бирәләр иде инде аларга. Аларга инде кырыну наборлары бирәләр иде инде.Сөлгеләр, сабыннар,шундыйлар.Акчалата бүләкләр бирәләр иде. Эш урыныннан иде инде бусы. Ул шул 10 көн эчендә үзенең инде озату мәҗлесенә җыена инде,әйберләрен ала, туганнарын чакыра .Озату мәҗлесен ул вакытларда да “ алка “ диеп атыйлар иде,хәзер дә инде вечерлар,чуртлар дип атамыйлар ,” алка “ дип атала хәзер дә.Фәлән кемнең алкасы , дип сөйләшәләринде авылда.

  • Бу күптәннән калганмы инде ул?

  • Калган инде .Ул безгә кадәр дә шулай булган инде,без аның кайчаннан булганын да белмибез. Шулай алка дип сөйләшәбез.

  • Бу мәҗлес табыны өчен махсус ризыклар пешерелмәгәнме?

  • Ул алканы инде иртәгә китә дигән көннең кичендә уздырдык инде.Махсус ризыклар алай алка дип аерым ризыклар пешерми идек инде.Барыбер кунак табыны шикелле әзерләнеп, ул үзенең яшьтәшләрен, чакыра инде.Кызларны чакыралар инде. Кызлар белән күңеллерәк була инде,озату мәҗлесләре. Кызлар, һәрхәлдә, кызлар белән күңелле бит инде. Кызлар җырга-нигә дә бик оста бит инде,оста инде. Аннары көлешеп, сөйләшеп утырсалар да инде , ә инде анда теге үз яшьтәшләре белән генә килми,анда туганнар да килә. Якын туганнар да анда ,озату мәҗлесе шул кеше кунак булып кала иде инде.

  • Аннан соң егеткә бүләкләр бирелгәнме?

  • Җегеткә инде, яшьтәшләре шунда кайсылары акчалата биргән, кызлар кулъяулыклар чигеп бирә иде инде.Кайсы чиккән кулъяулык бирә, кайсы чикмәгәнне дә бирәләр,төрлечә инде. Ә ние.

  • Кулъяулык бирү йоласы булган инде..

  • Булган, булган.Ул армиягә киткәндә инде, кулъяулыкларны төенләп бөтенесенең башының очыннан бәйләп чыгалар иде.Ул әллә ничә кат була иде инде. Аны муенына асып йөри инде.Ул солдатка китә торган егет икәне билгеле инде. Шулай озаталар иде инде.

  • Менә нинди теләкләр әйтелгән һәм махсус җырлар булганмы?

  • Аларга,җаныкам, инде теләкләр гел шул, исән- сау йөреп кайтырга инде.Гел исән-сау йөреп кайтырга.Озын гомер,кыска тәкә, диеп теләп кала идек инде без аларга.Шулай дип әйтә идек. Махсус җырлар җырлана инде, җырлана.Менә яшьләр инде алар махсус җырлар гына түгел ниләребез, мондый җырларны да җырлыйлар инде.Халык җырларын да җырлыйлар.Аннары соң композиторлар чыгарган җырларны да ,ялган көйләрне дә җырлыйлар .Бөтенесен, гармуннар уйнап йөриләр инде. Бар инде,бар. Бик озакка кадәр утыралар инде,таңга хәтле.

  • Ә махсус җырлардан кайберләрен искә төшерә алмыйсызмы? Менә сездә җырлана торган?

  • Җырлыйлар инде.....

Военкоматлары янса иде,

Военкомнары белән.

Армиягә китсәң иде,

Сөйгән ярларың белән.

Алар инде очрашып йөргән кызларыннан аерылып китүе кыен булгандыр инде,аларны калдырып китәсе кыен булгандыр инде.Шуңарга күрә җырлаганнардыр инде .Аннары соң

Китәм инде,китәм инде

Китәм инде,каласың,

Мин киткәчтен кемнәр сөяр

Син сандугач баласын.

Шундый җырлар..Хәзер бөтенесе башта тормый бит инде ул, барсы да. Барсы да истә калмый,җырлыйлар иде инде.Бик матур итеп шулай вечер,озату мәҗлесендә булалар инде.

  • Егеткә юлга дип нәрсә җыйганнар?

  • Егеткә юлга инде,кызым, ни бозылмыйрак торган ризыклар инде.Ул синең капчыкка тутырып киткән ризыклар белән генә яшәп кайта алмый инде.ул ризыклы җиргә,әйбәт җиргә очрасалар инде.Элек бит инде алдагы заманнарда ул армия нәрсә бик каты,бик бик дисциплиналы җир иде инде.Хәзер бит инде менә башкача.Хәзер армиягә бармауны яхшырак саныйлар,бармаска тырышалар, дөресен әйткәндә. Ул Ватанны саклау һәр кешенең изге бурычы бит инде ул.Син анда барырга тиеш,качып калырга да тиеш түгел.Бармыйм,дип тә әйтергә тиеш түгел. Аны синнән сорап та тормыйлар.Отпускаларга кайту юк иде ул заманнарда солдатларга.алар күпме срокка билгеләнгән ,шулхәтле хезмәт итәләр иде инде.Шулай исән-сау әйләнеп кайталар иде инде.

  • Менә егетне саклар өчен ниләр биргәннәр?Догалыклар анда...?

  • Җегетне озаткан чагында берне шуны вещмешогына инде кырына торган әйберләр, юына мторган әйберләрен тутыралар иде инде.Аннан соң запас хат язарга конверт лар, дәфтәрләр, ручкалар, күпмедер ризык тыгалар иде инде.Ә ниенә инде документлар арасына догалыклар язып тыгалар ие, бөтиләр тактырып җибәрәләр иде. Ул догалыкларга,ул бөтиләргә армиядә орынмыйлар иде.,исән-сау әйләнеп кайта иде. Менә мин үземнең улымны да озаттым армиягә. Озаткан вакытта иң беренче эләкте Ковров, Владимировская область, Ковров дигән шәһәргә .Анда 6 ай укыттылар.6ай укытканнан соң,Волгоград шәһәренә җибәрделәр.Волгоградка җибәргәндә, анда бик озак тормады.Аннан сразу шуннан Чечняга кертеп җибәрделәр инде.Менә шушы Чечнядагы гаугалы вакытка туры килде.

  • Бу икенче Чечня сугышымы инде?

  • Бу икенче Чечня сугышына эләкте. Анда 6 ай җөрде, Чечняда. Ну сирәк кенә булса да, аннан хатлары шулай килгәләп торды инде. Ул вакытта инде күз яше күп агыздык инде.Телевизорлардан карап утыра идек. Ул вакытларда,аның армиягә киткән вакытларында хәзерге шикелле төсле телевизорлар юк иде .Аклы каралы телевизор томан лы гына күрсәтә .Аңардан,анда бер әйбер дә күреп булмый.Бер мәртәбәсендә язды, минем ди утырып йөри торган бронемашина ди, 518 нче номерлы ди,.Телевизорның каршына барып утырам күзлекләремне киеп,518не карап ,томан арасыннан 518 күренәме инде?! Хәзерге телевизорлардан бөтен әйбер күренә,бөтен нәрсә.Шулай итеп, Аллага шөкер, исән-сау кайтты. Ә нидә, Чечняда хезмәт иткәннәре 1 көне 2 көнгә саналды.6 айга иртәрәк кайтты. 6 ае анда булды, 6ае 12 айга саналды, 6 айга иртәрәк кайтты. Ноябрьда китте иде, майда уңе кайтты инде.

  • Менә киткәндә туган җир туфрагын алу очраклары булганмы?

  • Эй юк,андый нәрсә юк. Андыйлар юк.

  • Ә менә солдат исән-сау әйләнеп кайтсын өчен нинди йолалар үткәрелгән менә бездә?

  • Солдат исән –сау кайтсын өчен без инде шул догалар укыттык инде.Аннары соң ул сәфәргә чыгарып җибәрәбез бит инде .Ерак сәфәргә чыгарып җибәргән вакытта аның артыннан идәннәр себерергә ярамый инде, шулай калдыкларны ...Олылардан яшрәкләргә инде колагына керә килә инде.Идәннәр себермәскә кушалар, артыннан помой сулары түкмәскә кушалар. Аннары соң, шул солдатның бер ниебез бар инде:чыгып киткәчтен артына әйләнеп карамаска .Теге кайта , китә йөрмәскә.Бер китә инде, шуның белән китеп хезмәт итеп кайтырга инде,исән-сау әйләнеп кайтырга. Аннан соң ни солдат чыгып киткәнче тәлинкә белән шулай он алып керәбез.Шул онга инде учы белән баса,кулы белән.Шуның кулына күпме он ябышкан,урындыкка басып, шуны түбәгә кулының рәсемен төшереп калдыра инде. Онлы рәсем. Аны инде өйләр юган чагында да орынмыйбыз,исән-сау кайтканчы. Ул он инде үзе кайтканчы очып та бетә инде. Но алай булса да без аны саклыйбыз. Аннары соң камыр ризыклары каптырабыз инде, тешләтәбез.

  • Нәрсә өчен эшләнә инде ул?

  • Шул үзенең ризыгына кайтсын өчендер инде ул.Ризыгын калдырып китә бит инде. Ашап бетермичә калдырып киткәч,шул ризыгына кайтсын өчен. Шуны тешли дә инде, аны чиста марляларга төреп юеш үтми торган җиргә инде .Ул чагында зур пичләр иде,хәзер андыйлар юк инде газлар белән булгач.Зур пичләр иде, шул зур пич башына ,бер ниенә куядыр идек инде коры җиргә. Ул шунда кибеп, катып бетәдер иде.Үзе кайтканчы барыбер без аны селкетмибез дә. Шулай торды инде. Шулай исән-сау әйләнеп кайттылар Аллага шөкер.

  • Менә армия хезмәтенең яхшы узачагын нәрсәгә карап фаразлаганнар?

  • Эй аларын, кызым, белмим инде.Нинди җиргә эләгә бит инде.Армия хезмәтенең яхшы узганнары шул инде..Менә бер нәрсә бар иде инде аннары ул халык телендә дә килгән инде:армиягә киткән чагында шушы кулъяулыклары бәйләгәне ,муенына тагып йөри дип әйттем бит инде, шул кулъяулыкларның берсе дә төшеп калмаса,өзелеп, теге сүтелеп калмаса, ул инде исән-сау хезмәт итеп әйләнеп кайта иде.Ә шулай сүтелеп ,төшеп калса, улш кулъяулык төшеп калгач, барыбер армия срогы тулмый. Менә шул ырымның ние, билгесе бар. Армия срогы тулмый инде.Үземнең энем дә шулай булды .Армиягә без аны озаттык,аның ике кулъяулыгы шул бәйләгән төеннән,бәйләгәненнән төшеп калды.Ул армия срогын тутырмады,алдан кайтты. Комиссовать иттелеп кайтты.

  • Менә якыннар һәм авылдашлар белән соңгы саубуллашу кайда булган?

  • Якыннар белән, авылдашлар белән ,тирә- күршеләргә шулай кереп-кереп чыга инде,ул якыннарга инде. Ә ниен инде киткәндә бөтен урамны әйләнеп,гармуннар уйнап, җырлап, шулай әйләнеп чыгалар.Хәзер дә шулай инде ул.. шунда кайсы капка төбендә була, кайсына өенә нияләр, гармун тавышы ишетүгә, капка төбенә чыгабыз инде. Солдат китәсе билгеле бит инде,әллә ничә кеше китми,шул бер малай китә инде...Безнеә авылларыбыз зур түгел. Бары бер егетне озатабыз. Ул чагында инде аны күреп каласыбыз килә,үзебезчә сәдакасын да бирәбез. Шунда күчтәнәчебезне дә бирәбез. Шулай иттереп озатабыз. Ә нигә машинага утырып киткәндә инде, ул авыл башында клуб бар инде,шуннан утырып китәләр инде. Инде машинага Апаска чыгып киткәндә.Шулай озатабыз.

  • Әменә армиягә каралган егетләр башкалардан киемнәре белән аерылып тормаганнармы?

  • Армиягә...алай киемнәре белән монда аерылмый инде.Тегендә армиягә баргач кына киендерәләр бит инде.Монда үзләренең өйләрендәге киемнәре белән китәләр бит инде.Казанда, татвоенкоматта киендерәләр дип әйтәләр иде инде. Ә кайтканда инде аерылып тора.Шул солдат киемнәре белән кайталар. Улымның киемнәре әле дә исә-сау, саклап торам .Берсен бер кигезмим дә, туздыртмыйм да. Шифанерга элгән,шул килеш тора.

  • Озату вакытында махсус догалар укылганмы соң?

  • Догалар укыйлар инде,сәдакалар бирәбез әбиләргә. Догалар укыйлар. Кайсысы инде шулай өенә алып кереп укытабыз инде. Кайсысын инде сәдакалар биреп шунда укытабыз инде шунда.ансы шулай инде .

  • Менә авылдашларыгыз арасында хәрби хезмәттә вакытта үлгән солдатлар булдымы?

  • Юк,алай әйтмәгәнем булсын .Безнең Идрәз авылында алай солдатта үлеп кайткан гроблар кайткан юк бүгенге көнгә хәтле. Алла сакласын.

  • Менә сез әйтеп үткән йолалар хәзерге вакытта үтәлә инде?

  • Менә алар хәзер бөтенесе үтәлә инде. Мин бит инде ни 60 яшемә якынлашып киләм инде.Менә шул..ул минем 60 ел дәверендә шулар,шул форма килә инде .

  • Менә военкомат янында үтәлә торган йолаларны ,Апаста гына үткәрелә торган йола турында...

  • Әәә,военкомат янында үтәлә торган йола лардан мин шуны үз күзем белән күрдем :улымны озатырга военкоматка бардым.Ул вакытта военкомат иске урында иде.Хәзер урынын алыштырдылар аның. Анда бик зур агач бар иде,тал агачы.

  • Элекеге инде ул?..

  • Минем улым 1998 елда китте..98нче елда шунда иде әле военкомат.Шул тал агачының башына менеп бер-ике кулъяулыкларын элеп калдыралар иде. Исән-сау кайтканны теләп .Ул кулъяулыклар анда бөтен агач тулган ,кулъяулык асылып тора иде,тузаннар кунып беткән була иде инде аларның.Алар шулай итеп калдыралар иде. Хәзер инде мин яңа военкоматны күргәнем юк анда,барганым юк. Хәзер анда да барыбер шул нәрсә саклана диләр инде.

  • Әйе,хәзерге вакытта агач урынына баганага бәйлиләр.

  • Менә баганага бәйли диләр,мин инде анда барганым юк хәзер алай. Оныклар юк, онык бит әле кечкенә, туганнар арасында ир-малайлар юк.Солдатка китә торган.. кызлар гына..

  • Менә солдат хатларының аерым формасы булганмы? Гомумән аларның башлам, сәлам юллау өлешендә нинди охшашлыклар ,аермалар булган?

  • Солдат хатларының башлаулары шул беренче сәламнәр инде дә ,кызым, исәнлекләрен генә язалар инде.Артыгын армиянең язырга да ярамый бит инде.Аны бөтенесе белә. Элек инде өчпочмаклы хатлар килгән диләр инде солдатлардан, ә бу нидә инде, менә безнең балалар киткән чагында ,анда инде маркасыз конвертлар беелән җибәрәләр иде. Хәзер хатлар язмыйлар инде,телефон .Телефон аша сөйләшәләр. Бернинди хат йөрми дип беләм мин. Солдатлардан хат килде дип әйткән кешене ишеткәнем юк.

  • Менә элекке заманда шундый фольклор жанрының кайсысы киң таралган?Шигырьләрдер инде ул,такмаклар?Сәлам әйтү такмак формасында үтелгәндер инде...

  • Шул язалар иде инде....төрле кеше.анысы инде аның жанрлары кешенең тел байлыгына ,сүз байлыгы ,талантына карап билгеләнә инде. Кайсыбер кеше әллә ни шигъри юллар белән язмый хатны. Кайсысының сүз тапмый да,ярты бит кенә яза да, тыга да,салып җибәрә. Анысы аның кешенең үзендә ниндидер таланты барына бәйләнә инде. Болай итеп кенә ..һәрбер кешегә шигырь язырга димәгән инде. Аны язмый да, беркем дә булдыра алмый. Ул талантка карап билгеләнелә. Әллә нинди талантлы кешеләр бар. Шундый күүүп итеп яза торган . Рәхәтләнеп укый торган хатлар була кайвакыт .Кайсысының инде ярты бит яза да,сүз таба алмый да, тыга да җибәрә инде. Андыйлары да бар..

  • Минем сорауларым бетте...Шәһидә апа, үзегезнең сөйлисе теләп калган сүзләрегез бармы?

  • Нәрсәләр турында әйтим... Ну солдатлар һәрберсе, һәрберсе әти-әнигә кадерле балалар. Беребездә дә артык бала юк.Һәрберсе исән-сау әйләнеп кайтсыннар .Ну Ватанны саклау,ил алдыңдагы бурычыңны үтәү –анысы инде бик каты мөһим.Һәрбер кеше анда барырга тиеш. Хәзер бармаучылар күп шул..

  • Рәхмәт сезгә бик зур ,бик күңелле әңгәмәгез өчен.

  • Исән-сау булыгыз инде,кызым, исән-сау булыгыз.

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,