Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР- пед.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
207.31 Кб
Скачать

18 Август 2011 ел.

Информант: Гыйльфанова Шәһидә

Миясәр кызы, 1954, Дүртиле.

Трек № 22 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

Изге урыннарга бәйле легендалар

-Сезнең Әлмәндәр авылында нинди изге урыннар бар?

-Чичи, зирек талы бар инде. Ырыс кизләү. Шул барысы да бер линиядә инде алар.

-Менә ничә чишмә инде алар барлыгы?

-Ничек дип әйтим инде. Ырыс кизләвеннән башлана инде.

-Менә алар ырыс дип атала. Нәрсәдән чыгып шулай дип атаганнар?

-Анысын белмим, анысын белмим, җаным. Тегеләр, олылар әйткәнне генә беләм.

-Изге чишмә янында нәрсә эшлиләр? Нинди йолалар үткәрелә?

-Намаз укырга баралар иде. Яңгыр сорарга баралар иде инде. Тагын нәрсә дип әйтим. Үзләренә бер...

-Корбан чалырга баралар иде.

-Әйе, корбан чалырга баралар идек. Аннары соң нәзер дип әйтәләр иде инде. Әйберләр илтеп элә идек, илтеп куя идек.

-Шушы йолаларда кемнәр катнаша? Кемнәр бара?

-Карчыклар бара, карчыклар йөри инде анда.

-Ярдәмен тоя идегезме?

-Тоя идек. Була иде. Яңгыр ява иде.

-Чишмәне кемнәр карап, чистартып тора?

-И җаным, аны карап, чистартып торучы кешеләр юк та инде. Хәзерге вакытта. Шул Әсәдуллалар эшли инде. Чистартып торалар. Шәйхенурлар рәшәткә коралар. Шул инде.

-Менә изге чишмә иясе булу турында ышану бармы?

-Җаным, бардыр. Күргәнебез юк инде. Бардыр инде ул. Су, суның иясе була., су иясез булмый инде. Су иясе, теге су анасы дигән нәрсә.

-Сез сөйләп киткән идегез су иясен күргәнне. Яңадан сөйләп китегез әле. Изге ырыс янында Хозур Ильясны күргән дип.

-Тата апа сөйләде иде аны.

-Алар бит олы кешеләр. Күргәннәрдер.

-Бәнәт тата апа әйтә эшкә иртәрәк бардым ди. Обедтан иртәрәк чыктым да ди. Хәзер ул вакытта... Кем белән эшли иде әле ул? Ни исемле әле ул?

-Фатыймамы, Хәмденисамы?

-Хәмдениса килеп җитмәгән. Менә шуннан без нигәндә ди, хәзер бер карап торам: актан киенгән, чалма чалган, актан киенгән, таяк тоткан ди берәү килә ди. Нинди кеше икән дип карап тордым да ди. Ул хәзер килеп җитте дә минем янга ди: “Кызым, нигә, зиреккә каян төшәсе?”, дип әйтте ди. И бабай, менә шушы юлдан гына төшеп китәсе дип әйттем ди. Шул кыеклап шул зиреккә таба төшеп китте ди. Берзаман карасам, бабам юкка чыкты ди. Менә моны тата апа сөйләде. Ихластыр. Зирек инде ул изге җир. Зирек талы дип атала иде. Шуның янына барып укыйлар иде бит инде.

-Ә менә яшь киленнәргә изге чишмә юлын күрсәтү гадәте бармы?

-Хәзер юк инде.

-Миңа хәзерге түгел, элеккесе кирәк.

-Элек булгандыр инде ул.

-Менә үзегезгә күрсәттеләрме?

-Юк, юк, юк.

-Кая безгә күрсәтсеннәр. Шушы авыл кешесе ич. Бу юл күрсәтүчегә яшь кызлар әйбер бирәләр иде.

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

18 август 2011 ел.

Информант:Борһанова Сатира

1937, Әлмәндәр.

Трек № 23 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

Истәлек дәфтәрләре

- Сүзем истәлек дәфтәрләре турында булыр. Сез яшь чакта истәлек дәфтәрләрегез бар идеме?

- Бар иде, бар иде. Бар иде, кызым, бар иде.

- Менә ничә яшьтәге кешеләр арасында популяр иде ул?Кайчан яза идегез сез аны?Кайчан яза башладыгыз?

- Урта мәктәпкә киткәч яза башладык.Башлангычта түгел.

- Кемнәр тарафыннан, бер-берегез белән языша идегезме инде анда?

- Бер-беребезгә языша идек.Дуслар, иптәшләр, бергә яза идек.Аны күрсәләр, укытучыларга алып бирәләр иде. Яшертен языла торган әйбер ул.

- Ә нинди җырлар, теләкләр, такмаклар язалар идеме?

- Әйбәтне генә инде.

- Менә истәме шуларның текстлары?

- Әйбәтне генә яздыралар инде сиңа, начар сүз әйтеп булмый истәлеккә..

- Анда шул вакытта популяр булган җырлар языламы идеме, халык җырлары языла идеме?Яисә теләкләр шигъри формада, үзегез уйлап таба идегезме?

- Кем нинди җыр белә инде...язабыз бер-беребезгә..теләге дә шулай инде аның.

- Истәлекләрнең төп, бетем, башлам өлешләре буламы?Әйтеп китегез әле миңа шул дәфтәрнең төзелеш турында....

- Эй боларны белмим инде.....

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

18 август 2011 ел.

Информант:Борһанова Сатира

1937, Әлмәндәр.

Трек № 24 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.