Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР- пед.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
207.31 Кб
Скачать

Туй арты.

  • Икенче көнне “килен мунчасы “ якканнармы?

  • Әйе, обязательно тиешле. Бу инде Коръәндә булмаса да, тиешле, чөнки зөфаф кичәсеннән соң, алар чистарынырга тиеш. Чисталык, инде бу икенче мунчага килен, чөнки килен чагында син үзең ягачак. Кешегә хезмәт хакын түләргә тиеш.Анда сөлге, сабын куярга инде ул.Узеңнең нәрсә бар ягучыга куеп калдырырга.Җәймә киенә торган җиренә.Тагын нәрсә бар.

  • Мунчага тагын кемнәр барган? Кода – кодагыйларны арбага яки чанага утыртып алып барганнармы?

  • Бару булган. Бу инде җегет ягында бит инде бу.Килен төшкәчтен, ...ул янмыйдыр,сүндермәдем микәнни мин аны?!

  • Туйдан соңгы икенче көн нидән башлана? Киленне берәр төрле эш эшләтеп сынап мкарамыйлармы?

  • Караулар булган.Төп әйберсе –авылларда су юлы күрсәтү.Ә шәһәр йортларында обязательно менә безнең кухня шушы,ни шушы ,мондый әйберне әйтү кирәк. Үзе белер әле дип әйтәләр дә, чит йортта үзең белмисең, ә егет әнкәсе моны эшләргә тиешле или кыз туганы.

  • Туйның икенче көнендә туйга килмәгән өлкән яшьтәге туганнарны, күршеләрне җыеп Коръән укыталармы ? Ул ничек атала?

  • Бик күркәм мәҗлес .Бу инде килен котлату дип атала.

  • “ Килен токмачы”мы?

  • Әйе,килен котлату, “ килен токмачы “ дип атала.

  • Яшь киленгә су юлы күрсәтү бармы? Элек ничек булган?Кемнәр күрсәткән?

  • Элек обязательно ирнең ике кыз туганы, нәселе суга озата барганнар .Шулай өчәү барып кайтканнар инде.

  • “Килен ширбәте “дигәннәрме?

  • Ыы,бар.Анысы инде чиләкләрне каршы алучы анда биагайлар дип атаганнар ,иренең абыйсы ,кайнатаңның энеләре алып, киленнең ниен алып эчик эле дигән.

  • Элек “ тел яшерү “ дигән нәрсә булганмы?Кайчан беткән?

  • Эле менә кайчан гына бетте әле ул. Эле минем әни гомер буе әтинең абыйлары белән үзләре бик сөйләшерләр иде ,безнең аша.дәү абый үзе сөйли,әни шунда утыра , әни әкрен генә әйтә дә, без шуны дәү абыйга әйтәбез. Әни тагын сөйли, тагын сөйли. Берзаман дәү абый ,кечнә абый дип әйтә идек инде, “Әй киленкәем, картаеп беттек инде хәзер, йә кычкырып сөйлик инде, ишетми колагым да. Болар да туеп бетте инде тәмам”, дип әйтә иде. Хәзер юк инде. Ә ул бик күркәм гадәт булган,чөнки теләсә кем белән кычкырып сөйләшмәскә ни булган.

  • Аларны берәр ничек сөйләштермәгәннәрме соң, әйбер биреп?

  • Менә кисәк үзләре ир туганнар үзләре телен ачу өчен, бүлмәсенә кереп бирә торган булганнар.” Иий!” дип әйтсә дә, күрмәгән әйберенә, ул вакытта авыз ачтың була бит инде,тавышың чыгару.

  • Кияүдә булмаган кыз белән кияүгә чыккан хатын ничек аерылган? Нәрсәсе белән( кием, чәч толымнары саны беләнме) ?

  • Гадәттә кияүдә булмаган кыз , кияүдә булмаган кызлар чәчләрен толымын берсен алга,берсен артка куеп йөргәннәр,теге бердән үрү түгел.Менә хәзер аны биюләрдә бик кулланалар .Ә кияүдә булган кыз лар толымнары пар инде,менә монда чыгарып ясалган.

  • Туйдан соң күпмедер вакыт үткәч,яшь парлар кыз ягына кунакка баралармы? Ул ничек атала?

  • Кияү күрсәтү инде ,кияү булып бару.Менә шушылай ,шушы вакытта кияүне .

  • Ничә көн куналар?

  • Парлы кунарга тиеш дип әйтәләр иде инде.Икене,дүртне, алтыны кундыручылар да бар иде элек тә. Хәзер алай килеп тә тормыйлар бугай.

  • Бу вакытта махсус ризыклар пешерелгәнме?

  • Әйе,кияү пилмәне пешерелә.Ул озакка барды инде. Шундый вак итеп кенә ясала ул кияү пилмәне .аннан инде шушы кияүне ашка алулар туганнар,обязательно туганнар ашка алу дип аталмый, чәйгә алу дип атала. Анда инде килен үзенчә күчтәнәчләр алып бара инде.

  • Кода –кодагыйлар бер-берсен туйдан соң күпме вакыт үткәч кунакка чакыралар?

  • Мөмкин булганча тизрәк туганлашырга кирәк.

  • Алар ничә көн кунак булалар?

  • Аларга парлылыгы-парсызлыгы мөһим түгел.Кунарга да ярый ,кунмыйча хәле юк бит инде.

  • Өйләнешкән парлар күпме вакыт яшь парлар булып саналалар?

  • Бер ел.

  • Яшь килен сабан туена үзе чиккән сөлге бирергә тиешме?

  • Тиеш. Ул анысы да теге тиеш дип,кагыйдә язып куймаган, чөнки менә сабан туе бит инде ул иген туе. Менә шуңар бөтен төрле рәхмәтеңне ,күз нурыңны салгансың син,баш ваткан, күз нурың белән, бөтенесенә рәхмәт белдерәсең.Ул тәк кенә килен сөлгесе аталмаган инде ....Булдымы?

  • Әйе,булды.

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,