Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР- пед.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
207.31 Кб
Скачать

Риваятьләр һәм легендалар

  • Шәһидә апа, сез яшәгән җирлектә нинди риваять, легендалар яшәп килә ?Берәр нинди истәлекле урыннар сакланып торамы сездә? Шулар турында сөйләп китсәгез иде..

  • Истәлекле урыннар .... булган инде ул теге заманнарда .Әз генә булса да без дә беләбез инде шунда . Олы яшьтәге кешеләрдән ишетеп .Менә бездә инде, Идрәз авылында ,Апас районында “ Мулла бакчасы” дигән бер урын бар инде. Ул “ Мулла бакчасы “ хәзерге вакытта бөтенләй ташландык хәлдә инде ул дисәк тә була. Анда төрле-төрле чүп үләннәре үсә инде. Бер дә сакланып калмаган инде ул .Ул бернәрсә белән дә әйләндереп тә алынмаган. Аның тарихы болайрак булган: ул авылның нәкъ урта бер өлешендә матур бер үзәнлектә урнашкан .Аны халык телендә “ Мулла бакчасы “ дип йөртәләр. Анда,шушы бакчада элек заманда инде ,Әбелкәрим дигән мулланың йорты булган.Ул ике катлы булган.Ул бик таза тормышлы булган. Кәрнизләре челтәрләп эшләнгән булган,коелары булган, мунчасы булган . Подваллары,каралты –куралары бик әйбәт булган. Ул Әбелкәри абзыең сугышка чаклы нахакка рәнҗетелеп, шул заманда фаҗигале үлеп тә киткән. Ул бик каты табигатьне яраткан.Аның бакчасы зур булган. Аның,шушы “ Мулла бакчасы” дигән урын инде элекке заманда Идрәзнең күрке булып торган инде.Анда яшьләр уен –җыен үткәргәннәр,бала-чагалар чыр-чу килеп уйнап йөргәннәр. Яшьләр уйнаганны караганнар. Ул Әбелкәрим мулланың йорты халыкка бик күп хезмәт иткән.Анда сугыш вакытында чит җирләрдән килгән кешеләр дә яшәгән. Безнең ул мулла бакчасы шушындый истәлекләргә бай урын булса да теге заманда, хәзерге вакытта аны беркем дә белми дияргә була.Олы кешеләрдән ишетелгән әз генә ишетелеп калган буенча без инде аны исеме генә мулла бакчасы дип атап йөртәбез. Аның тарихын да күбебез белмибез.Белеп бетермибез нәрсә турында икәнен.Хәзерге вакытта бернинди табигать тарафыннан да сакланмаган ,кешеләр тарафыннан да сакланмаган .Шундый яшеллеккә күмелеп утырган бакча,бүгенге көндә хәрәбә хәлендә. Анда бернинди мунчасы да калмаган,өе дә калмаган-бернәрсәсе дә сакланмаган,только шул яшел үзәнлек кенә тора су буенда....кирәкмәгән американский клен агачлары баскан аны. Ул Әбелкәрим утырткан әйберләр бернәрсә дә юк анда.

  • Әйе...тагын?..

  • Тагын инде..Идрәздә тагын авылыбызга Апас ягыннан килеп кергәндә “Керәшен зираты” дигән бер урын бар инде. Ул керәшен зираты дигән анда мкемнәр күмелгәнен дә белгән юк инде.Ул вакытта кешеләрне татар,мөселман кешеләрен көчләп чукындыру булган,чукындырырга тырышканнар. Ә бу чукындырылган кешеләр булган инде алар берничә..Аларның хәзерге заманда берсе д әюк инде.Бабаларының бабалары шулай шундый карт кешеләрне чукындырганнар.Аларның балалары инде хәзер оныклары .

  • Сезнең авылда керәшеннәр юк инде әйеме?

  • Җезнең авылда менә шул элекке чукындырылган кешеләрнең оныкларын булса да,барыбер керәшен дип котыртып йөриләр.Андый әйтәләр, шулай дип. Кешеләр бар. Менә якын гына Дүртиле авылы,анда да бар андый кешеләр.Бер- ике йортны әйтәләр.

  • Кушаматта сакланып калганмы инде ул?

  • Керәшеннәр дип әйтәләр инде аларны.Бер –ике йорт шулай. Ну керәшен зираты шушы авылыбызның олы юл буенда инде ул.Аның хәзер 2-3 каены гына исән инде.Зиратлары батып –батып тора инде, җирләре.Үзәнлек кебек. Зират батып киткән кебек.Ә болай бернәрсәсе дә юк.Вак-вак ташлар бар. Анда без укый белә торган сүзләр юк инде.Ул язуны без танымыйбыз. Аны кем күмгән, нинди кеше күмелгән?Тучны исемнәре бирелмәгән.Бернәрсәләре дә юк.Аерым тотып алганкаберлеге юк.Кругом шул җирне тирәли әйләндереп инде зур участокны тотып алган инде ул.Ну ул бер генә каберлек түгел бит инде. Шундый бер җиребез бар инде.Ансы да ни түгел,беркемнең дә исем –фамилиясе юк.Каберлек кайсы турда икәне дә юк.Ул җир дә инде ташлар чәчелеп,чәчелеп,вак-вак кына шулай бар инде ташлар. Кайсында бераз теге безнең хәрефләр белән түгел инде.Элеккеге хәрефләр белән шундый кайсында язылган язулар бар аның.Ансын да белеп булмый ни икәнен.Шундый урын бар. Аннары инде безнең авылдан 2 генә км инде.Бер үк авыл советына карыйбыз без.

  • Сезнең туган авылыгыз була инде ул?

  • Минем туган авылым инде. Дүртиле дигән авыл. Менә анда тоже шундый урыннар бар. Дүртиледә Шыкма була торган булган инде. Шыкма дигән нәрсә. Инеш буенда урнашкан ул матур үзәнлеккә урнашкан булган инде ул элек. Халык җыеннары уздырыла торган булган. Ул инде бик артык зур булмаса да , барыбер тарихка әз булса да кереп калган инде. Шул Шыкма турында ...

  • Шыкма каян килеп чыккан ул?

  • Шул Шыкма турында инде ней, Әнәле анысы да күрше авылныкы инде ул. Ул Рафигә Гыйниятуллина дигән апа яши,әле дә яши ул. Ул үзе Дүртиленеке ул. Шунда Әнәлегә кияүгә генә чыккан. Менә шул Рафигә апа сөйләгән буенча инде әз генә без аны аңлыйбыз инде. Кыз тавы тирәсендә имеш патшалык иткән падишаһ инде.Ял итә торган урынына китәргә чыккач, берзаманны ул үзенең кызын да алып чыккан .Хәзер шушы Дүртиле урамнарын узып киткәннән соң, кызы бик каты авырый башлаган. Бу инде, бу падишаһ : “ Кызым, ашыкма! Үләргә ашыкма! Хәзер Алла кушса, барып җитәрбез ,үзебезнең тиешле җиребезгә ,ашыкма !”- дип кызын төрлечә юатып караган. Кызның хәле һаман авырайган инде, әз-әз барган саен инде,начарлана башлаган. Шунда бу хәзерге Шыкма урынында үлеп тә киткән. Аннары болар кире алып кайтканнар да инде, тау башына шунда җирләгәнннәр. Ул кыз тавы Дәвеш авылында инде. Дәвеш авылында ул. Хәзер шул кыз вафат булган урынны халык шул вакыттан бирле Шыкма дип атап йөртә башлаган инде. Ул Рафигә апа бик олы яшьтәге кеше .20е ничәнче елгы инде ул.Карт инде,карт инде ул хәзер, 90да бар инде ул. Шул Шыкма җыены 1860-1870 нче елларда уздырылган дип, башлаган дип әйтә инде ул. Шунда күл буенда булган инде ул, 70 гектарлы җир. Шул җир инде җыен көннәрендә гөр килеп торган. Анда сәүдәгәрләр килеп сату итә торган булган. Үзебезнең Татарстаннан гына түгел, Сембер, Стәрлетамак якларыннан килгәннәр. Анда эрбет чикләвекләре сатканнар. Төрле нәрсәләр инде....калфаклар, энҗе кәләпүшләр сатканнар. Булгандыр инде төрле нәрсә, кем белгән инде аның нәрсә сатканын. Менә шур Рафигә апа сөйләгән буенча ,шуның хәтлесе генә нигән инде. Бу Шыкма уеннарына әле безнең тагы икенче яктагы күрше авылыбыз бар. Ул безнең авыл советына керми дә инде, барыбер колхозыбыз бер хәзерге вакытта ул авыл белән. Йомралы авылыннан Шыкма җыенына кәмитләр алып килә торган булганнар .Гармынчылар, җырчылар кәмит тирәсендә кәмит әйләндереп халыкны , шундый уеннар, җыеннар булган. Хәзер ул Йомралының кәмите дә Апаста район үзәгендә тора. Сабан туйларында ул кәмит һаман да кулланыла.Ул кәмит исән- сау. Районда саклана ул. Тагын мин белгәннәрдән инде... Мин үземнең туган авылым Дүртиле, шушы Идрәздән 2 генә км инде арасы. Шул Дүртиледә тагын кечкенә чагында ишетеп калган ым бар инде- “ Таҗетдин бабай нараты” диләр иде бер .Дүртиленең арткы урамында карт бер күккә ашкан зур нарат бар иде инде. Аны Таҗи бабай ,Таҗетдин бабай утырткан булган инде.Таҗетдин димәгәннәр, Таҗи абый гына дигәннәр. Аның бик зур алма бакчалары да булган. Ул бик уңган кеше булган инде. Ну Таҗи бабайга инде бер дә рәхимлек күрсәтмәгән язмыш. Аның гаиләсендә гел кыз балалар туган .Туганы бере үлеп барган. Шуннан бу Таҗи бабай үзенә инде нәзер итеп тә, ният итеп тә әйткән инде.Бик борчылган инде шулай баласыз кала бит инде. Балалары булмагач, бик борчылган инде. Үземнең ир балам туса, шул ир балам тугачтын, нарат агачы утыртыр идем дигән. Шул нарат нихел күккә ашып үсә бит инде, шул нарат агачы шикелле озын гомерле булсын иде минем улым ,шул балам дигән. Шулай ир бала күрсәм, нарат агачы утыртыр идем.Бу моның бердән бер вакытта ир баласы дөньяга килгән. Ул үзенең нәзерен, амәнәтен, ул аны гел кйлап йөргән инде.Үзенең нәзерен үтәп, баласына Зыятдин исеме кушкан.Аның хөрмәтенә нарат агачы утырткан. Менә шул көннәрдән бирле инде 200еллар вакыт гомер үткән инде. Шул Таҗи бабайның зур алмагач бакчаларында булган җиләк-җимеш куаклары бөтенсе көеп беткән.Ә шушы нарат Һаман да исән-сау. Һаман шулай күккә ашып, шулай үсеп утыра.

  • Менә истә калганнар шушылар булды инде, әйеме?

  • Менә шулары кешедән ишеткәннәрем инде. Истә калган дип, минем үземнең заманда белеп хәтердә калган әйберләр түгел ул .Олы кешеләр сөйләгән..Минем бит инде әбиемдә бар иде, әтием дә инде 85 яшендә .Менә алар әкрен-әкрен барысын да сөйлиләр бит инде. Кайсы вакытта, туры килгән чагында.. Шулардан ишетә калган әйберләр инде болар. Әз булса да, белеп каласы килә бит инде. Авылның тарихларын..Өйрәнеп каласы килә..Без белмәгән әйберләр бик күп ,язып калмаган әйберләр бик күп инде ул.

  • Аларның онытылганнары да күп инде..

  • Онытылганнары да күп бөтен нәрсә. Бөтенесен дә истә калдырып бетереп булмый. Олы кешеләр хәзер бөтенесе бетә бара инде, үлә бара. Яшьләр юк, бертөрле урта буын кешеләр генә хәзер. Алар олылардан ишетеп калсак, бераз колакка кереп калса, белеп калабыз инде.Белмәсәк, бернәрсә белмичә яшибез.

  • Әйе,рәхмәт сезгә.

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,