Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР- пед.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
207.31 Кб
Скачать

ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР –ПЕДАГОГИКА УНИВЕРСИТЕТЫ

ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ ФАКУЛЬТЕТЫ

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ АНЫ УКЫТУ МЕТОДИКАСЫ КАФЕДРАСЫ

Татарстан Республикасы

Апас районы авылларында җыелган фольклор материаллары

07-0902 төркем студенты

Бикчәнтәева Раиләнең

Татар халык авыз иҗаты

курсы буенча гамәли эше

Фәнни җитәкче-

Л.Ф.Җамалиева,филология

Фәннәре кандидиты доцент,

Казан – 2010

Эчтәлек

Практика үткән авыллар турында кыскача мәгълүмат............. 3

Хисап............................................................................................ .5

  1. Гаилә йоласы иҗаты.................................................................... 9

I.1 Бала тууга бәйле йолалар................................................. ..... 9

I.2 Туй йоласы иҗаты............................................................. ... 28

I.3 Үлем,күмү йолалары............................................................. 49

I.4 Хәрби хезмәткә озату йоласы............................................ ..69

II. Календарь йолалар …………………………………………... ..78

II.1. Сабан туе...............................................................................78

II.2.Яңгыр боткасы яки яңгыр ашы........................................... 79

III. Уенлыклар.................................................................................... 81

IV. Бәетләр һәм мөнәҗәтләр............................................................ 83

V. Әкиятләр.......................................................................................95

VI. Мифологик сөйләкләр ( хикәятләр )........................................106

VII. Риваятьләр һәм легендалар........................................................109

VIII. Изге урыннарга бәйле легендалар.............................................114

IX. Истәлек дәфтәрләре...................................................................116

X. Балалар фольклоры……………………………………………...117

XI.1 Курчак уены......................................................................117

XI.2 Хәзерге курчак уеннары.................................................119

Практика үткән авыллар турында кыскача мәгълүмат

Апас

Шәһәр тибындагы Апас поселогы Апас районының административ үзәге булып тора

Апас районы Татарстан Республикасының көньяк-көнбатышында урнашкан. Идел буе калкулыгының төньяк итәкләре һәм шулай ук Зөя елгасының урта бассейны өлешенә туры килгәнгә күрә аның җир өслеге шактый сикәлтәле, тигез түгел. Идел һәм Зөя елгалары арасындагы ( 40 – 60 ) субүләрләр күп санлы калкулыклар белән чиратлашканнар. Алар диңгез өсте тигезлегеннән 140 – 185 метр биеклектә яталар.

Районның рельефына Зөя елгасының төрле чорларда үзенчәлекле формалашуы зур йогынты ясый. Төньякка юнәлгән бу елганың бормалы ярларын өлешчә урманнар каплый, күп урыннарда чирәмлекләр җәелеп ята. Текә ачык ярлар да күзгә ташлана. Шулардан чыгып , бу якларны “ Тау ягы “ дип атыйлар.

Апас районы Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Югары Ослан, Кайбыч, Чуваш республикалары белән чиктәш.

Биләгән территориясе -1047,5 кв. км ( Апас районы )

Хуҗалык саны- 2 000 ( Апас )

Халык саны – 6000

Апас районы Ботенроссия узәк башкарма комитеты президиумы карары буенча, 1930 елның 10 августында оешкан. Аның территориясе 1920 нче елга кадәр, Тәтеш өязе составына кергән. Аннан соң административ – территориаль үзгәрешләр булган.

1920 дән 1927 гә кадәр Тәтеш, ә 1927 дән 1930 нчы елларга хәтле Буа кантоннарына кергән.

Хрущев идарә иткән елларда, төгәлрәк 1963 нче елның 1 февралендә Апас районы Буа һәм Тәтеш районнары составына кертелгән.Ә бер елдан, 1964 елның 4 мартында элеккеге Апас һәм Кайбыч районы чикләрендә кире торгызылган.

Апас авылының барлыкка килүе турында күп кенә риваятьләр йөри. Апасның Габбас исемле кешедән килеп чыкканы турында гыйбарә бар. Ул 460 -470 еллар элек бу урынга,шушы Апас төбәгенә килеп утыра. Ә инде сүзләрнең төрләнүе нәтиҗәсендә, ул Габбастан Апаска әверелә .Апасның беренче урыны Көлсәет дип атала торган , башкачарак урында урнашкан була. Ә инде зирәк акыллы Габбас карт Табар елгасы янына уңышлы килеп урнаша.

Идрәз –Тенки

Апастан көньяк –көнчыгышка таба 8 км ераклыкта урнашкан. Авыл да 250 кеше исәпләнә, татарлар. XVII гасыр урталарында барлыкка килгән. Авыл халкының төп кәсебе- игенчелек, терлекчелек.

Әлмәндәр

Апастан төньяк-көнчыгышка 19 км ераклыкта урнашкан. Авылда 390 кеше исәпләнелә, татарлар. XVI нчы гасырның икенче яртысында нигез салынган.

Хисап

Мин фольклор практикасын үземнең туган ягым- Апас районында үттем. Халык авыз иҗаты үрнәкләрен тулысынча Апас, Идрәз, Әлмәндәр авылларында тупладым. Дөресен генә әйтим, бик кызыклы да, үзенчә авыр да эш булып чыкты. Быел җәй айларында эшкә урнашуым сәбәпле, фольклор практикасын август аенда гына үттем ,ләкин шулай да бик тулы бай материал тупладым, аларны эшкәртеп,үземә дә күп кенә яңалыклар ачтым.

Ныклап торып эшкә тотыныр алдыннан,мин иң элек китапханә,районыбызда эшләп килгән музей хезмәткәрләре белән киңәштем.Алар миңа чын-чынлап эшемә туры юл ачтылар. Китапханәче Венера апа Салаватуллина миңа районыбызның гореф-гадәтләрне белә торган, үти торган кешеләрне киңәш итте,хәтта шәхсән танышларының өй телефоннарын бирде. Аның ярдәме белән мин Яруллина Зәйнап, Әхмәдуллина Саудә, Гарипова Даимә апалар турында белдем һәм алар белән әңгәмә кордым. Шулай ук Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис абый Ногманов, күп еллар журналист булып эшләгән Азат Сункишевның ярдәмнәре бик зур булды.

Апас тарихы турында миңа бик тулы итеп Апас районының Туган якны өйрәнү музее диркторы Рәмис абый Ногманов сөйләде.Аны бездә яратып һәм хөрмәт итеп “ Апасның тере энциклопедиясе” дип тә атап йөртәләр. Шулай ук минем үземә бик тә ошаган информантым –Саудә апа Әхмәдуллина булды. Аның белән очрашу булдыру бик җиңел булмады,чөнки аны һәрвакыт ашларга,авыз ачтыруларга алып китәләр, хәтта Казаннан ук аны Коръән укырга дип килеп алалар. Чынлап та,Саудә апа бик тә хөрмәтле,укымышлы абыстай, һәр табынның бизәге, чөнки аның тарафыннан әйтелгән һәрбер сүз дин кануннары нигезләнгән,Коръән сүзләре. Без аның белән өч сәгатькә якын сөйләшеп утырдык. Саудә апа 22 ел инде гарәп хәрефләре белән Коръәнне укый, һәр җомгага йөри, мөселман кардәшләрен соңгы юлга озата, үзенең якыннарын юа. Шуңа мин аңа үлем һәм күмү йолаларын сөйләттем. Ул чынлап та бөтен йолаларны да хәтерли , үти булып чыкты, һәр соравыма тулы, ачык итеп җавап бирде. Ураза вакыты, Саудә апа инде олы кеше булганга, мин аны бик ялыктырмаска уйлаган идем, ләкин ул үзе теләп туй йоласы турында да сөйләргә ризалашты. Шунысы кызык, мин кияүдә булмаганга, белеп торсын дип, ул туй йоласын миңа атап сөйләде, киләчәккә киңәш формасында дисәм дә була. Мин үзем бу әңгәмәдән бик разый калдым, бик тә кызыклы, үземә кирәк мәгълуматлар да белдем. Шулай ук Зәйнуллина Маһинур ападан бик тулы җаваплар алдым. Үзе алты бала анасы булганга күрә, ул бала тууга бәйле йолалар белән якыннан таныш кеше булып чыкты, бик күңелле әңгәмә килеп чыкты. Гыйниятова Лена, Гыйльфанова Шәһидә, Шәйхиев Рәшит тә биргән сорауларыма тулы һәм дөрес җавап бирделәр.

Репертуарның төрлелегенә килгәндә, өлкәнрәк кешеләр күмү, туй, бала тууга бәйле йолаларны истә тота торган, чагыштырмача яшьрәкләр,ягъни урта буын дисәң дә була, бәет, мөнәҗәтләр белән кызыксына торган булып чыкты.

Жанр төрлелегенә килгәндә исә, Апас районында күп таралыш алган : риваятьләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, такмаклар, әкиятләр. Шунысы кызганыч, календарь йолаларыннан бездә сабан туй, яңгыр боткалары,карга боткалары гына йола буларак сакланып калган.Ә нәүрүз, каз өмәләре мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан гына театральләшкән тамаша буларак кына куела. Әбиләр әйтүе буенча, алар элек заманнарда да йола буларак яшәп килмәгәннәр. Шулай ук нардуган, сөрән йолалары белән безнең яктагылар бөтенләй таныш түгел.

Хәзерге вакытта да бездә актив бәетләр, мөнәҗәтләр иҗат ителеп килә,Сабан туйлар, яңгыр боткалары үткәрелә, риваять, легендалар саклана, мифологик хикәятләргә, җен пәриләргә кагылышлы ышанулар яши,бала тууга бәйле йолалар, , армия хезмәтенә озатулар, күмү йолалары үзгәрмичә районыбызның өлкән кешеләре тарафыннан үтәлеп килә һәм урта, яшь буынга да җиткерелә.Әйткәнемчә, Нәүрәз, каз өмәләре мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.

Апас районында күп кенә фольклор ансамбльләре эшләп килә. Халкыбызның сирәк ишетелә торган җырларын җырлый торган, риваять, бәетләрне башкара торган ,Болынбалыкчы авылында “ Асылъяр” фольклор ансамбле бик матур эшләп килә. Биеш авылында “ Рябинушка “ рус фольклор ансамбле ( җитәкчесе Решетникова Людмила ) ,ру халкының милли җырларын , частушкаларын башкаруда үзләреннән, үз теләкләре белән, зур,саллы көч куялар. Безнең районда шулай ук чувашлар да яши. Аларда “ Шурумпуч” дип атала торган ансамбль эшли. Аның җитәкчесе Елена Аршеникова бик матур гына эшен алып бара. Бу коллективлар һәр бәйрәмдә актив катнашып баралар, алар һәрвакыт үзләренең милли костюмнарында чыгыш ясыйлар.

Апас авылының үзендә исә, ике : “Садә “ хатын- кызлар фольклор ансамбле һәм “ Тынгысызлар “ ирләр фольклор- инструменталь ансамбле эшләп килә. Мин бу ике ансамбльнең дә җитәкчеләре белән очраштым. Яруллина Зәйнәп апа “Садә” ансамблен оештырып җибәрүчеләрнең берсе була. Бу ветераннар ансамбле. Составында 13 кеше, хатын- кызлар. Репертуарларына килгәндә исә, халкыбызның борынгы җырларын, онытылган җырларын башкарырга, аларны яшьләргә танытырга тырышалар. Шулардан “ Рамай”, “ Рәйхан”, “Сарман”, “ Зөләйха” җырларын яратып башкаралар..Халык ансамбльне бик теләп каршы ала, яратып тыңлыйлар,үзләредә дә башкарган эшләреннән ләззәт алалар. Төрле кичәләрдә, бәйрәмнәрдә, конкурсларда катнашалар. Республика күләмендә үткәрелә торган фольклор ансамбльләре ярышында икенче дәрәҗәдәге дипломга лаек булганнар. Ә инде туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле ирләр ансамбле эшләп килә.” Тынгысызлар “ дип атала.Аның җитәкчесе - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Апас туган якны өйрәнү музее “ директоры Рәмис Ногманов. Бу фольклор ансамбль нәрсәсе белән үзенчәлекле- ул музыка коралларында уйнавы: кубыз, курай, тальян гармун һәм башкалар белән беррәттән музей экспонатларын куллану. Мәсәлән, кашыклар белән тавышлар чыгару, пычкы белән калайга ышку, өргечләр белән кошлар тавышы чыгару. “ Тары җире- кинде җире” , “ Дубыр- дубая “, “Салкын чишмә “ кебек җырларны яратып башкаралар. 14 кеше составта. Авыл клубларында, мәдәният сараенда, митингларда, республика туган көннәрендә, милли бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйлар. Мактаулы грамоталары да бар, зона ярышларында да катнашалар. Бу ике ансамль дә тулы көченә, оешкан формада эшләп килә һәм моның шулай булуында талантлы, актив җитәкчеләре дә зур роль уйный.

Безнең районда хәзерге вакытта да йолалар үтәлә, аларны туплау эшенә һәвәскәрләр тарафыннан да зур игътибар бирелә. Монда инде шулай ук зур рольне районыбыз аксакаллары, абыстайлары, мәдәният хезмәткәрләре үти. Башлыча алар тарафыннан йолалар үткәрелә, оештырыла.

Минем күзәтүемчә халык иҗаты әсәрләре белән күбрәк урта буын кызыксына. Ә инде алар ярдәме белән яшьләргә дә информация сеңдерелә. Ә инде клубта тарафыннан үткәрелә торган милли бәйрәмнәрдә бик кызыксынып, теләп катнаша. Ирекле формада исә, хәрби хезмәткә озату кичәләрендә бездә чыгарылган кыска җырлар җырлана. Яшьләргә ,шулай ук, Апасның килеп чыгышы белән бәйле, Кыз тавы риваятьләре билгеле.

Авылларның килеп чыгышы , атамаларының тарихы “ Апас энциклопедиясе” дигән китапта тупланган. Борнаш авылы тарихы Хәмзә Бәдретдинов җитәкчелегендәге һәм безнең район хакимияте тәкъдиме буенча “ Борнаш иле” дигән китап бастырды. 2010 нчы елны журналист Азат Сункишевның “Тылсымлы син, Тау ягы “ дип исемләнгән китабы басылып чыкты. Монда ул районыбызның истәлекле урыннарына бәйле риваятьләрне керткән, изге дип саналган чишмәләргә тасвирлама биргән.

Апас районының “ Йолдыз “ газетасында күбесенчә бәетләр, мөнәҗәтләр, шулай ук авыллар тарихына кагылышлы риваятьләр басыла.

Бу фольклор практикасы бик күңелле үтте, кызыклы кешеләр белән таныштырды. Иң элек информант сиңа кирәкле материалны ачып салганчы, аның белән уртак тел табарга кирәк. Шунысы кызык, кыскача биографиягезбелән таныштырп үтегез дигәч, әбиләр бөтен башларыннан кичкән вакыйгаларын сөйләргә тотыналар. Синең кем баласы булуың белән бик кызыксыналар, сынап карыйлар. Тагын информантка аның таныш кешесеннән килүеңне әйтсәң,уртак тел табуы күпкә җиңелрәк. Күбесе мине ,ничек кенә аңлатсам да, журналист кыз буларак кабул иттеләр кайчан һәм кайда бу материалның басылып чыгуы белән кызыксындылар. Сөйләшү тәмамлангач, чәйләр куеп эчерделәр,теләкләрен җиткерделәр.Әйтмичә үтә алмыйм, Саудә апа янына килгәндә ул табага бәрәңге пешерергә куйган иде,карарга иренә кушты. Кызганычка каршы, аның иренең борыны ис сизми икән.3 сәгатьтән, әңгәмә тәмалангач,кухняга чыгып карасак, бәрәңге көеп бетеп,табасы кара янган иде, ә өйгә кара төтен белән ис таралган иде.Менә шулай, төшке ашсыз да калдылар. Әлмәндәрдә исә дәү әни дусты булса, берсен- берсе тулыландырып сөйләрләр дип икесен бергә утырткан идем, ә алар бер сүз әйтүгә шаркылдап көлә башладылар,көчкә туктаттым,аерым сөйләтергә булдым инде ахырдан. Музейда Рәмис Ногмановтан интервью алгач, Рәмис абый: “ Ну, Раилә, әгәрдә бу эшеңнең бер экземплярын безнең музейга тапшырмасаң, үзеңне университетыңа барып таптырам”, - дип шаяртып калды. Тулысынча алганда, информантларның берсе дә сөйләргә карышып тормады, кайберләрен хәтта туктатып та булмады. Миңа эшемне уңышлы тәмамлап, бишле билгеләре алуымны теләп калдылар.

Нинди генә фәнне укытсаң да, син иң элек , бу төбәкнең тарихыннан, яшәп килгән йолаларыннан хәбәрдар булырга тиешсең.Әкиятләр, риваятьләр белү балалар бакчасында, башлангыч классларда эшләгәндә зур булышлык итә. Шулай ук туган якның халык авыз иҗатына бәйле сыйныф сәгатьләре, ачык дәресләр үткәрергә мөмкин. Моны белү үзеңнең рухи үсешең өчен дә әһәмиятле, халкыңның, ата- бабаларыңнан калган йолаларны саклап калу- бу , минемчә, турыдан – туры укытучы вазифасына да керә.

Трек № 1, 2 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.