Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
ТАТАР ДӘҮЛӘТ ГУМАНИТАР- пед.docx
Скачиваний:
10
Добавлен:
21.11.2018
Размер:
207.31 Кб
Скачать

Яңгыр боткасы яки яңгыр ашы

- Ә менә хәзер яңгыр боткасы яки яңгыр ашына килгәндә , кайчан һәм нинди максат белән үткәрелә иде ул?

- Менә яңгыр яумаса, кызым, яңгыр боткасы ясыйлар иде инде. Яшьләр әүвәл әнә ризыкларны җыеп, пешереп үзләре, ашап шунда чыгалар иде. Яңгыр боткасы ясап.

- Бөтен авылдан җыела иде инде әйбер?

- Ыыы,бөтен авылдан җыялар иде инде. Кемнең кем булуына карамыйлар иде ул вакытта. Ул вакытта бертөрле сүз дә юк иде. Хәзер сибеп карале менә..

- Менә нинди дә булса, махсус сүзләрне хәтерләмисезме?Яңгыр теләп әйтелә торган сүзләр булгандыр инде ул?

- Эй белмим,белмим анысын ,башым эшләми, кызым.

-Ә менә аштан, боткадан калган сөякләрне ни өчен ташларга ярамый? Кая куясы?

- Гөнаһысы була диләр инде.Аны җиргә дә күмәргә диләр, только ташламаска, эткә бирмәскә диләр..Шул...

- Менә әлеге йоланың файдасы тигәнме?

- Тигән инде,тимичә түгел. Менә әйтеп торам бит, чичи буена гына барып кайтсаң да, шул теләк кабул була дип .Шул хатыннар кайтып җиткәнче, яңгыр ява башлый иде. Булгандыр инде, булмаса, андый әйбер булмас иде.

-Менә хәзер үткәреләме соң ул йола?Үткәрелгәне бармы? Менә былтыр бик кызу иде, яңгыр булмады...

- Юк, ул елны үткәрмәделәр шул.

- Моны оештырып торучы кеше юкмы инде?

- Оештыручы юк. Яшьләр булса, хәзер дуылдатып аталар. Хәзер ярамый кешегә...

- Ыыы,рәхмәт..

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

18 август 2011 ел.

Информант: Гыйниятова Лена

Әгъләметдин кызы, 1937, Әлмәндәр.

Трек № 11 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

Уенлыклар

- Менә яшь чагында сез нинди түгәрәк уеннары уйный идегез?

- Яшь чагында без “ Зәлидә” әйтә торган идек, “Чума үрдәк, чума казлар “ уйный идек.Менә бит ул “ Наза “ ны да әйтә идек, Менә күз бәйләшләренә кадәр уйный идек бит, җаным, без.

- Менә бу уеннар кайда үткәрелә иде һәм кайсы вакытта?

- Бу уеннар , җаныкам, урамда, Зәлидәне түгәрәккә әйләнеп ,уртага егет белән кыз чыгып, такмак әйтеп,әйләнә идек инде.

-Аннан соң менә “ Наза “ уены “ ул безнең төбәктә генә очрый икән.Менә “ Наза “ уены белән таныштырып китсәгез иде. Уен тәртибен.

- Бу “ Наза” менә шул тоже инде басалар тезелешеп тә инде.Аллы- артлы егет белән кыз .

Наза, наза,

Наза наласаларда

Йөрәгемә файда була,

Гармун уйнасалар да.-

дип , шул егет белән кыз, бергә тотынып әйләнеп , урынга басалар иде инде.

  • Ә менә гармунчыга атап әйтелә торган такмаклар бар идеме?Истә калмаганмы андыйлары?

  • Менә ансын әйтә алмыйм.Хәтерләмим, җаныкам. Башым эшләп бетерми.

  • Менә Зәлидә уены турында тулырак итеп сөйләгез әле..

  • Зәлидәне ничек әйтим...Зәлидә ул урамда һәр көнне,һәр кичне уйнала торган уен иде ул. Зәлидәгә чыгабыз дип киченнән үк хәстәрләнә идек.Бөтен яшьләр җә әнә таллык буенда, җә прулкыда үтә иде.Клуб ачылган дәвердә, клубта уйный идек. Бик күңелле , түгәрәкләнеп, әйләнеп, җыр беткәчтен, кыз белән егет әйләнеп, бик матур гына була иде, бик матур үтә иде ул вакытта. Бик күңелле була иде ул вакытта.

  • Ул вакытта клублар эшли идеме соң әле?

  • Бар иде, бар.Безнең заманда бар, бар.Безгә булды, җаным.клубларда булды,әйбәт булды.Ул завклуб менә Хәят тәтәң,сезнең Апасныкы, завклуб булып торды.Менә ул вакытта бик күңелле булды. Концертлар, театрлар була иде. Бик күңелле була иде. Аннары Гөлкәбирә апа, тормышка чыкканчы бик күңелле итеп һәр вакытта ачып куя иде, театрлар куя идек. Ул Гөлкәбирә апа заманында ук театрларга нитә идек, җыела идек. Аннары апа нигәч, апа белән.Апа безнең һәрвакыт театр куеп йөрде. Апа белән дә гел йөри идек театрда.

  • Кичке уенга ничә яшьтән чыга башлыйлар иде?

  • Кичке уеннарга укыган вакытларда алай клубка да кертмиләр иде. Безне шул әтиләр, әти инде мәрхүм җан ,алып кереп,э скәмия астына гына яшерә иде.Хәзерге кебек клубларга йөртмәделәр укыганда. Ә җидене бетергәч,чыктык.Клубка да, Зәлидәгә дә чыктык. Бик күңелле була иде безнең заманда.

  • Хатирәләрегезне яңартканыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,

18 август 2011 ел.

Информант: Гыйниятова Лена

Әгъләметдин кызы, 1937, Әлмәндәр.

Трек № 12 Татарстан Республикасы

Апас районы экспедициясе

Материал җыючы һәм паспорт

төзүче: Бикчәнтәева Р. Р.

Бәетләр һәм мөнәҗәтләр

  • Бүгенге сөйләшүебез бәетләр һәм мөнәҗәтләр турында булыр.Шәһидә апа, сез бәетләр, мөнәҗәтләр белән кызыксынасызмы? Аларны җыю эше белән шөгыльләнәсезме?

  • Бәетләр, мөнәҗәтләр индеалар хәзер дин һаман да күтәрелә, һаман да алга бара. Табыннарга, ашларга барабыз. Шулай ашларга йөрибез. Ашларга йөргән чагында олырак кешеләрдән ишетәбез инде мөнәҗәтләр, аларны бик тиз генә хәтергә калдырып булмый,тизрәк теркәп куябыз. Шуларны үзебез дә әйтергә тырышабыз.

  • Менә хәзерге вакытта мөнәҗәтләр һәм бәетләр ниндидер вакыйгага булса да багышлап чыгарыламы ул? Нәрсәдән чыгарыла?

  • Мөнәҗәтләре ни вакыйгага түгел.Ул Аллаһы Тәгаләдән үзеңә ярдәм сораган шикелле. Дә була инде ул. Аллаһы Тәгаләгә табынган шикелле дә була ул. Алланың берлегенә ышанган шикелле дә була инде ул. Анысы шулай..Ә бәетләр алар нинди дә булса вакыйгага туры килә. Кайсысы инде бик каты кайгы-хәсрәттән ,кайсысы бик якын туганын югалта, баласын югалта. Менә шундый вакыйгага бәйле рәвештә бәетләр чыгаралар инде.Күбесенең бәетләрен чыгарганда ,туганнары чыгарган була инде,туганнары була. Йөрәк әрнүенә,сагышына чыдый алмый чыгарылган була.

  • Менә алар басылып чыгамы матбугатта ?Яисә авылда гына тараламы?

  • Матбугатта басылып чыга ул.Матбугатта чыкмаса ул,вылда таралып бетә алмый.

  • Менә ниндидер фаҗигале вакыйга булганна соң озак тормый чыга инде ул әйеме?

  • Менә район гәҗитендә басылып чыккан бәетләре җыеп куйдым, җыя бардым . Ул һәрбер бәет инде чыга матбугатта. Менә “ Ядкәр бәете “ дигәне, аның Карамасар дигән Апас районының Карамасар дигән авылы егете иде ул.

  • Сез үзегез таныш идегез инде?

  • Таныш идек шул..Без яшь чагында инде ул. Ул Апаста баянчы булып домкультурада эшләде.Ризаетдин дигән бер кешеләрдә квартирда торды.Ул Ризаетдин дигәне концертны алып баручы иде. Шул Ризаетдин абыең ул Ядкәрдән олырак иде .Балта белән шуны үзенең өендә чабып үтергән. 19 яшендә шул егет, менә чабып үтерде шуны. Нәрсә өчен икәнен, сәбәбен алай...

  • Кулга алындымы соң? Расландымы аның гаебе?

  • Кулга алынды. Утырды төрмәдә.Төрмәдә утырганнан соң, ул Апаска кайтып күренмәде.

  • Шул бәет белән таныштырып китегез инде..

  • Шуны укыйммы бөтенесен?

  • Әйе, әйе.

  • Үлеме кызганыч ,үлеме яшьлек хәл

Түзә алмадым,еладым.

Ядкәр исемле бәхетсез егет

Сиңа бәет чыгардым.

Ата-ана ничек түзә?!

Мин түзмәдем йөрәккә,

Риза ахмак шул яшь җанны

Үтердең ни кирәккә?!

Кулына үткен балта алып,

Китереп сукты башыма ,

Әткәй –әнкәй туганнарым,

Бар да килде каршыма.

Башыма балта белән сукканда,

Атылып чыкты каннарым.

Әткәй-әнкәй сезне күрми,

Шунда ук чыкты җаннарым.

Хыялым да гына калды

Менү биек үрләргә

19 яшьтә ничек китеп

Керим салкын гүрләргә.

Апасымның урамнарын

Аз гына буйламадым.

Риза абый үтерер дип

Һич кенә уйламадым.

Тормышка мин гашыйк идем,

Үләсемне белмәдем.

Харис абый,нигә син дә

Минем белән кермәдең?!

Бу Харис абый дигәннәре, үзләренең Карамасар авылы кешесе булган инде.Моңардан 3-4 көн алда гына үлгән булган.

Минем белән кермәдең?!

Әткәй –әнкәй еламагыз,

Ходай бирсен сабырлык.

Нинди начарлык эшләдем

Балта белән чабарлык.

Әнкәй тора баш очымда,

Туганнарым янымда.

Риза абый үтерер дип,

Уйламадым һич кенә.

Әни бәгырем,елама,

Күзләреңне бетермә,

Риза абый, мин яшь әле,

Зинхар өчен үтермә.

Карамасар тавыннан

Менәр микән атларың

Әнкәй,бәгырем,көтмә инде,

Кайтмас синең Ядкәрең.

Әнкәй ашың пешкәндер,изелгәндер

Газиз балам кайтмый диеп,

Үзәгең өзелгәндер.

Әнкәй ашың пешеп чыккач,

Балаларың җыелыр.

Алар булып,мин булмагач,

Канлы яшең коелыр.

Рәшәткәләр куйдырыгыз

Каберем өсләренә

Әнкәй бәгырем,риза булса

Имезгән сөтләренә.

Миннән калган җырларымны

Дускайларым,җырлагыз.

Гомерегез озын булсын.

Минем кебек булмагыз.

Менә шундый бәет.

  • Бу ничәнче елгы булган вакыйга инде?

  • Бу инде без мәктәптә укыган чакта булган иде инде.... Аннан тагын менә икенчесе, үзебезнең күрше Әнәле авылы кызы иде инде ул, Чаллыда яшиләр иде.1997 нче елның 5нче декабрендә Чаллыдан туйга кайтканда,бәрелеп үлде бу кыз, Зөһрә исемле кыз.Аңарга инде үзенең әнисе чыгарган бу бәетне.

Кызыбыз туды, зур шатлык,

Исемен куйдык – Зөһрә.

Хәзер аны бер күрергә

Үзәгебез өзелә.

Зөһрә кызым, бәгырькәем,

Күзгә күренеп ,тиз үстең.

Әллә инде шуңа күрә

Бу дөньядан тиз киттең?

Син кайта, дип, алтын алмам,

Казлар куйдым мин пичкә.

Тик үле гәүдәң кайтыр , дип

Уйламадым мин һич тә .

“ Кызым, бәгырем, Зөһрә! “диеп

Әтиең елап ята

Хәсрәткә түзә алмагач

Чыгып утыннар вата.

Зөһрә, бәгырем, хәсрәтең

Йөрәгемне көйдерә.

Синнән калган туганнарың

“ Апа! “ диеп тилмерә.

Ачы хәсрәтләргә салып

Ник киттең соң,багалмам?

Үзеңнең дә тилмерешеп

Калды бит ике балаң!

Тумачи әниең елый,

Шәһит киткән җан, диеп.

Мин елыйм ходайдан сорап,

“Зөһрә янына ал! “ диеп

Үскән чакта үстегез сез

Бишегез бергә тәгәрәп

Җәннәтләргә керсәк иде

Барыбыз бергә , бергәләп.

Син кайтасың, дип, бәгырем,

Кабартмалар пешердем

Үлгәнлегеңне ишеткәч,

Кулларымнан төшердем

Ашларыңны уздырырга

Туганнарың җыелды.

Алар булып, син булмагач,

Күземнән яшь коелды.

Бакчалардан карап торам

Зират ягына таба.

Зөһрә, бәгырем, син юк, диеп

Күземнән яшьләр ага.

Эшләмичә тора алмадың

Кунакка килгәндә дә

Бу хәсрәтләр онытылмас

Гүрләргә кергәндә дә.

Кая барсаң да ашыктың,

Күп булган шул эшләрең.

Синең ачы хәсрәтеңнән

Тора-бара нишләрмен?!

Безнең өчен бигрәк авыр

Кызарып таңнар ату.

Сагынабыз сине, кызым,

Мөмкин түгел аңлату!

Менә бәетләр чынлап та якыныңны югалткан чагында туа торган әйбер инде ул,бик авыр якыннарны югалтырга.

  • Менә мөнәҗәтләргә килгәндә ..

  • Мөнәҗәтләр инде алар кешедән кешегә күчә инде.Олы кешеләрдән ишеткәнне җырлыйбыз инде.

  • Менә сездә нинди мөнәҗәтләр саклана?

  • Менә шулай колакка кергәннәрне язып куям инде.Үзем атап чыгарган мөнәҗәтләр юк инде.

  • Кемнең мөнәҗәтләре?

  • Әниемнеке,менә әниемнең мөнәҗәтләре болары бу. Бөтенесен әйтеп чыгыйммы инде?

  • Җырлап күрсәтегез инде.

Тубый агач яфрагыннан

Идрис Нәби хөллә кисә .

70 төрле хөллә кисә

Яфракларда даем үсә.

Атамның былбылы идем

Анамның бер гөле идем

Киттем мәңгелек җирләргә

Рәхим кыл я рәсулулла.

Эх дусларым, беләсезме

Күктә Гайсә пәйгамбәр бар

Үзебез- мөэмин ,динебез – ислам

Шөкер ана кылырлык бар.

Өстәлләрдә төрле ләззәт

Боларны хәзерләүчегә

Ходай кылсын инде рәхмәт.

Төрле –төрле тәгам җыйдык

Бу хуҗаның түрләрендә

Нурлар булып балкып торсын

Кыямәт көн гүрләрендә.

  • Хәзер үземнең тәтәемнең бер –ике бар истә калган.

Әйтик мөнәҗәт

Ходайны берләп

Иблис йөрмәсен

Безне җәберләп.

Әйтик мөнәҗәт

Калебләр уянсын.

Иман нурына

Йөзебез буялсын.

Газиз туганым,

Бел син кадеремне

Кочып еларсың

Беркөн каберемне.

  • Менә монысы шундый...Хәзер,тагын

Әй раббым, диде муса

Миңа җәннәт булыр микән?

Сиңа җәннәт булыр, Муса,

Атаң-анаң разый булса.

Әй раббым, диде Муса

Миңа җәннәт булыр микән?

Сиңа җәннәт булыр , Муса,

Күршеләрең разый булса.

Әй раббым, диде Муса

Миңа җәннәт булыр микән?

Сиңа җәннәт булыр, Муса,

Кыз кардәшең риза булса.

Әй раббым, диде Муса

Миңа җәннәт булыр микән?

Сиңа җәннәт булыр, Муса,

Кылган изгелегең булса.

  • Хә тагын берсе монда. Сабыр төбе-сары алтын, диләр бит инде..Сабыр итәргә кушкан дин.

Сабырлык сагышның башы

Сабырлыктыр күңел хушы

Сабырлыктыр иман нуры

Сабырлык бирсен Тәгалә Аллам.

Сабырлар җәннәткә керер

Аллаһның рәхмәтен күрер

Сабырсызлар җәһәннәмдә

Сабыр бирсен Тәгалә Аллам.

Түзә алмый йөрәк сыза

Күзләрдән яшьләр коела

Сабыр кирәк барчабызга

Сабырларны Аллаһ сөя.

Сабыр итик, сабыр итик,

Сабыр итми нихәл итик.

Сабырлыкның әҗерләрен

Бер Ходайдан өмет итик.

Сабыр иткән бәндәләрне

Шаһитлардан санаганнар

Сабырлыкның савапларын

Китаплардан караганнар.

Изге гамәлләр кылмасак,

Җанга дәва таба алмабыз.

Тик соңыннан үкенербез,

Кайтып тәүбә кыла алмабыз.

Үлем дигән ачы дару

Берүә дә татымый калмый

Үлем угы туры кадый

Берәү дә котыла алмый.

Илаһи хәсрәтем авыр

Көеп яна йөрәк бәгырь

Нихәл итим икән сабыр

Сабырлык бир Тәгалә Аллам.

-Җитәме? Тагын укыйммы?

Бер мөнәҗәт укыйм сезгә,

Кардәшләрем, тыңлагыз.

Алла хакы, Алла бөек,

Берүк шуны аңлагыз.

Йокыгыздан торган чакта,

“Бисмилла” әйтеп торыгыз.

Шул чагында гел уңышлы

Булыр гомер юлыгыз.

Иңебездә фәрештәләр

Саклап йөрсен һәммәбезне.

Алла үзе яраткан бит

Җирне, суны, күгебезне.

Бер Ходаем ярлыкасын

Балаларны, үзебезне.

Изгелекләр кирәк булыр

Сират күперен кичкән чакта.

Бер тереклекне яраткан

Бер Ходаем , газиз Аллам.

Иманлы булып яшәгән

Әти-әнием,әби-бабам.

Кул күтәреп дога кылыйк,

Вафат булган туганнарга.

Ислам динен өйрәтик без

Үзебезнең балаларга

Белеп яшик, кардәшләрем,

Дөньялыкның кадерләрен.

Иман белән яктыртыйк без

Мәрхүмнәрнең каберләрен.

Җир йөзендә бар табигать

Килә Алла тарафыннан .

Бер Ходаем, үзең сакла

Явызлардан,ялгышлардан.

“Бисмилла” әйтеп эш башласак,

Уңай булыр бар эшебез.

Намаз укып дога кылыйк,

Озын булыр гомеребез.

Саклый күрсен һәммәбезне

Тзүфыйк фәрештәләре.

Өебезне бизәп торсын

Коръән, аять сүрәләре.

Ходай безгә бәхет бирсен,

Илләребез тыныч булсын.

Һәр көнебез, тормышыбыз

Иман белән тулып торсын.

  • Җитеп торамы?

  • Әйе.Сездә теркәлгән, әниегез әйткән мөнәҗәтләр, сезнең тарафтан саклана дигән сүз инде.

  • Сакларга инде, саклыйсы килә.Хәзер бигрәк тә кулга аласы иде инде аларны.

  • Олыгая барган саен кадерлерәк була бара инде сезгә...

  • Эй шулай ,җаным, шулай. Динне тотып бик башкара алмасак та инде, барыбер тырышабыз инде югалтмаска, сакларга.

  • Рәхмәт сезгә!

Татарстан Республикасы

Апас районы, Апас авылы,