- •Телләр өйрәнү турында ничек әйтәбез? Как говорим об изучении языков?
- •Татар теле дәресләре турында ничек сөйлибез? Как рассказываем об уроках татарского языка? How to speak about knowing languages?
- •8. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •9. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •Биш мәченең биш башына
- •Диск 5 №1
- •Кешенең милләте турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о национальности человека? How to ask about a person’s nationality?
- •Мәгълүматның дөрес булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о правильности информации?
- •23. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •26. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •31. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •Юклык алмашлыкларын ничек кулланабыз? Как употребляем отрицательные местоимения?
- •35.Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •Туганлык мөнәсәбәтләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о родственных отношениях?
- •2. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •Безнең гаилә.
- •Туганнарыбызга ничек эндәшәбез? Как обращаемся к родственникам? How to address relatives?
- •Уку турында ничек әйтәбез? Как говорим об учёбе?
- •16. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •31. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •Кем булып?
- •Билгесез үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем неопределённом действии?
- •37. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •41. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •Тыныч йокы!
- •3. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •7. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •Китап һәм балалар
- •20. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •34. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •36. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •2. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
- •2. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •3. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •8. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •10. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •12. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •Гигиена таләпләре турында ничек әйтәбез? Как говорим о правилах гигиены?
- •17. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •22. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •24. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •31. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •38. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •2. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •Ял көннәрен үткәрү турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о проведении выходного дня? How do we speak about holidays?
- •5. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •15. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •23. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •2. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •5. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •9. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
- •17. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •24. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •31. Укыгыз. Прочитайте. Read.
- •2. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.
31. Укыгыз. Прочитайте. Read.
Кичә мин дәрестә булмадым, чөнки авырдым.
Авыргач, без табиб чакырабыз, дарулар эчәбез.
Һәр кеше сәламәтлеген сакларга тиеш.
Минемчә, сәламәт кешеләр генә бәхетле булалар.
Сәламәт булу өчен, җәен дә, кышын да чыныгырга кирәк.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
баш –голова- head
күз –глаз- eye
бит –лицо- face
колак –ухо- ear
кул – рука-hand, arm
борын –нос- nose
авыз –рот- mouth
бармак –палец- finger, toe
аяк –нога- foot, leg
гәүдә -тело- body
эч –живот- belly
ашказаны-желудок-stomac
h
рис. Части тела
32. Текстны укыгыз һәм сорауларга җавап бирегез. Прочитайте текст и ответьте на вопросы. Read to the text and answer the questions.
Һәр кеше сәламәтлеге турында уйларга тиеш. Моның өчен, беренчедән, яхшы тукланырга кирәк. Шуңа күрә кешеләр ит ризыклары да, сөт ашамлыклары да, яшелчә дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы. Икенчедән, кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмы өчен бик файдалы. Җәен кешеләр су коеналар, елгада яки күлдә йөзәләр, көймәдә йөриләр, урманга баралар, футбол яки бадминтон уйныйлар. Ә кышын алар тимераякта, чаңгыда, чанада шуалар, хоккей уйныйлар. Димәк, сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш.
? Сәламәт булу өчен, кешеләр нәрсәләр эшләргә тиеш? Сәламәт булу өчен, син нәрсәләр эшлисең?
33. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up questions, read the sentences.
....................................? Кәбестә бик файдалы, чөнки анда витаминнар күп.
.................................. ? Мин саф һавада йөрергә яратам.
.....................................? Җәен дә, кышын да без урманга барабыз.
......................................? Дустым хастаханәдә ята, чөнки аның аягы авырта.
.....................................? Әбиемнең күзләре начар күрә, шуңа күрә ул күзлек кия.
34. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.
Мин көн саен физик күнегүләр ясыйм, чөнки .......................... Яшелчәләрдә витаминнар күп, шуңа күрә ..................................... Спорт белән шөгыльләнү бик файдалы, ләкин ........................................... Җәен ул велосипедта йөри, ә кышын ................. Минемчә, футбол уйнау .................................. Чыныгу өчен, мин ............................. Даруханәгә кереп, без ......................... Иртән торгач, мин ....................................................
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!
Сөйләм гыйбарәләре. Устойчивые выражения. Set expressions
Нәрсә булды? – Что случилось? – What happened?
Аңа ни булган? – Что с ним? – What’s up with him?
Әйтмә дә инде. – И не говори уж. – You don’t say!
Ничек инде? – Как это? How come?
Шул шул. - В том-то и дело. – That’s the thing.
Кит аннан, булмас. – Да брось ты, не может этого быть. – No way, that can’t be true!
Әллә ни түгел. – Ничего особенного. – Not at all.
Бик рәхәтләнеп. – С удовольствием. – With pleasure.
+35. Мәкальләрне укыгыз һәм истә калдырыгыз. Read and remember the proverbs.
* Сәламәтлек – зур байлык.
* Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.
36. Сәламәт булу өчен, сез ниләр эшлисез? Шул турыда языгыз һәм сөйләгез. What do you do to stay health? Write and tell about it?
6.
Эшнең үтәлү дәрәҗәсен ничек белдерәбез? Как выражаем степень протекания действия? How to express the degree of an action’s accomplishment degree?
+37. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.
1) Мин кызыклы хикәя укый башладым. Я начал читать интересный рассказ. I began reading an interesting short story.
Дустым татар телен өйрәнергә керешкән. Мой друг начал изучать татарский язык. My friend started learning the Tatar language.
Яңалыкны ишеткәч, алар көлеп җибәрделәр. Услышав новость, они засмеялись. They started laugthing as soon as they heard the news.
2) Без татар телен өйрәнеп йөрибез.Мы продолжаем изучать татарский язык. We have been learning Tatar.
Ул барлык җөмләләрне язып бара. Он записывает все предложения. He keeps writing down all the sentences.
Без Казан Кремленә карап тордык. Мы стояли и смотрели на Казанский Кремль. We have been looking at Kazan Kremlin for a while.
Өч ел инде дустым Америкада яшәп ята. Мой друг три года уже живёт в Америке. My friend has lived in America for three years already.
3) Без яңа сүзләрне язып бетердек. Мы дописали предложения. We have finished writing the sentences.
Без дәрескә вакытында килеп җиттек. Мы вовремя приехали на урок. We came to the lesson in time.
Алар тиз генә ашап алдылар. Они быстро поели. They had a quick snack.
ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!
Укый башлый, өйрәнеп йөри, язып бара, әйтеп бетерде,; килеп җитә- – аналитик фигыльләр -аналитические глаголы - analytical verbs.
1) -а/-ә; -ый/-и + башла; -ырга/-ергә/-рга + кереш; -ып/-еп/-п + җибәр фигыльләре эшнең башлануын белдерәләр. Эти глаголы выражают начало действия. These verbs mean the beginning of an action.
2) -п/-ып/-еп + ят (йөр-, тор-, бар-, утыр-) фигыльләре эшнең дәвам итүен белдерәләр. Эти глаголы выражают продолжение действия. These verbs mean that an action continues.
3) -п/-ып/-еп + бетер (җит-,-чык, - ал-) фигыльләре эшнең тәмамлануын белдерәләр. Эти глаголы выражают завершение действия. These verbs mean the ending of an action.