Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Виртуальный урок Татарского языка.docx
Скачиваний:
21
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
1.36 Mб
Скачать

Сүз турында сүз

Халыкларның үзара аралашу процессында бер телдән икенчесенә яңа сүзләр алына. Чит телдән кергән сүзләр үзгәртелеп тә, үзгәртелмичә дә кабул ителә. Кайбер очракларда аерым сүзләр, икенче тел аша үзгәреп, яңадан туган телләренә кире дә кайта. Шулай ук сүзләр бер телдән икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә дә күчә. Татар телендәге тәлинкә сүзе әнә шундый. Савыт мәгънәсендә һәркемгә аңлаешлы тәлинкә сүзе татар теленә рус теленнән килеп кергән. Ул сүз рус телендә тарелка формасында йөри. Татар теленә ул, сингармонизм законына буйсындырып, нечкәртелеп алынган.

«Тарелка» чыгышы ягыннан рус теленең дә үз сүзе түгел. Ул рус теленә поляк теле аша герман телләреннән алынган булса кирәк. Әлбәттә, ул алман (немец) телендәге теллер (таллер), талер сүзеннән шактый үзгәртелгән.

5. Сорауларга җавап бирегез:

1) Бер телдән икенче телгә кергән сүзләр ничек атала?

2) Бер телдән икенче тел аша өченче телгә (мәсәлән, инглиз теленнән рус теле аша татар теленә) күчкән сүзләргә мисал китерә аласызмы?

3) Рус теле аша алман теленнән кергән сүзләргә нинди мисаллар бар?

4) Рус тьеле аша француз теленнән кергән сүзләрне беләсезме?

5) Ә итальян теленнән?

6) Татар теленә грек һәм латин телләреннән кергән фәнни терминнарны атый аласызмы?

7) Ә татар телендә гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләр күпме? Аларның нинди үзенчәлекләре бар?

8) Рус теленнән кергән һәм сингармонизм законына буйсынган сүзләргә мисаллар китерегез.

9) Рус теленнән революциядән соң кергән сүзләргә мисал китерегез. Алар сингармонизм законына буйсынгамы?

10) Ә татар теленнән рус теленә кергән сүзләргә мисаллар китерә аласызмы?

Тридцать седьмой урок

Һәр кеше кечкенәдән үк әкиятләр тыңларга ярата. Һәр халыкның үзенең әкиятләре бар. Ләкин кайбер татар халык әкиятләре башка халыклар әкиятләренә охшаганнар. Бөтен әкиятләрдә дә халыклар үзләренең хыяллары, үзләренең батырлары турында сөйлиләр.

Татар халык әкиятләрен өч төркемгә бүлеп була: хайваннар турында әкиятләр, тылсымлы әкиятләр һәм көнкүреш әкиятләре. Хайваннар турындагы әкиятләрдә җәнлекләргә кеше сыйфатлары бирелә. Тылсымлы әкиятләрдә батырлар, диюләр, убырлы карчыклар кебек геройлар була. Ә көнкүреш әкиятләрендә маҗаралар аз, күбрәк сатира һәм мәзәкләр була.

Әкиятләр аша халыкның гадәтләрен, мәдәниятен аңлап була, һәм чит телне өйрәнгәндә дә, халыкның әкиятләре белән танышырга кирәк.

«Татар халык әкиятләре» китабыннан әкият сайлап алыгыз.

КҮНЕГҮЛӘР

1. Тәрҗемә итегез:

Бу музыка, чыннан да, аңгырайта

Ниһаять, ата-аналарның «авыр металл» фанатларын, тавышын бераз кыс, алайса аңгыраясың, дип тукып торулары фәнни яктан расланды. «Авыр металл» музыкасы кешеләргә генә түгел, хайваннарга да йогынты ясый икән. Нью-Йоркта яшәүче 16 яшьлек Дейвид Меррел үзе ясаган эксперименттан соң менә шундый нәтиҗәгә килде.

Мәктәптән үзе уйлап чыгарып, берәр гадәти булмаган тәҗрибә үткәрергә дигән бирем алып, аны үткәрү өчен, Меррел секундомер, 72 лаборатория тычканы һәм күп кенә лазер дисклары ала. Шушы әйберләр белән егет үзенчәлекле лабиринт төзи, аннары ул тычканнарны өч төркемгә: «контроль»гә, классик»ка һәм «металист»ларга бүлә.

Музыка белән «эшкәрткәнче» тьычканнар барысы да лабиринтны 10 минутта узалар. Аннары Дейвид аларга бүлгән төркемнәргә карап, шул юнәлештәге музыка тыңлата. «Контроль» музыка тыңлаучылар лабиринтны биш минутта, «классик» музыканы тыңлаучылар сигез минутта үтәләр. Ә менә «металлист»лар аңгыраялар: алар кайсы якка да барырга белмичә бәргәләнеп йөри торгач, лабиринтны 30 минутта үтәләр.

(«Татарстан яшьләре» газеты буенча)

2. Сорауларга җавап бирегез:

1) «Авыр металл» музыкасы хайваннарга файдалымы?

2) Хайваннарга «авыр металл» музыкасы йогынты ясый икәнен кем раслаган?

3) Ул нинди хайваннар белән фәнни тәҗрибә ясаган?

4) Меррел тычканнарны нинди өч төркемгә бүлгән?

5) Музыка белән «эшкәрткәнче», тычканнар лабиринтны ничә минутта үткәннәр?

6) «Контроль» музыканы тыңлаучы тычканнар шул лабиринтны ничә минутта үткәннәр?

7) Ә «классик» музыка тыңлаучылар?

8) Ә «авыр металл» музыкасын тыңлаган тычканнар нишләгәннәр?

9) Алар лабиринтны ничә минутта үткәннәр?

10) Шушы тәҗрибә буенча нинди нәтиҗә ясап була? Ә сез үзегез нинди музыка яратасыз?