- •Вводный курс
- •Надо знать!!! Татарский алфавит
- •§1. Фонетика
- •Упражнения
- •Мәк, рәт, шәп, фән, бәлеш, тәртә, чәйнек, тәлинкә, эшләпә, кәбестә;
- •Упражнение
- •§ 2. Типологические особенности татарского и русского языков
- •Упражнения
- •§ 3. Имя существительное
- •Упражнение
- •Күзлек – күзлекләр – очки; капка – капкалар – ворота.
- •1. Присоедините нужные окончания и переведите (обращайте внимание на фонетические изменения):
- •2. Правильно присоедините аффиксы и переведите:
- •§ 5. Имена прилагательные. Наречия.
- •Яхшы машина. – Хорошая машина. Яхшы эшли. – Хорошо работает.
- •Упражнение
- •§ 6. Основа глагола. Глагол изъявительного наклонения
- •Эшлә – эшләгез (работайте); сана – санагыз (считайте);
- •Упражнения
- •1. Найдите основы глаголов и поставьте их во временные формы:
- •2. Скажите, какую форму прошедших или будущих времен Вы бы использовали в татарском языке в следующих предложениях:
- •3. Переведите глагольные формы (используйте дополнительные слова для передачи определенности-неопределенности):
- •Упражнение
- •§ 7. Другие формы глагола: желательный глагол, условный глагол, причастие, деепричастие. Вспомогательный глагол «иде»
- •Упражнения
- •Причастие будущего времени
- •3) Третья форма деепричастия образуется путем присоединения к основе глагола аффикса -гач/-гәч/-кач/-кәч.
- •Упражнение
- •Упражнение
- •Упражнение
- •§ 8. Вспомогательные глаголы. Категория залога
- •Модальные формы глаголов
- •Прошедшее время чаще образуется при помощи вспомогательного глагола иде: бармакчы иде.
- •Основной глагол ставится в первой форме деепричастия, и все изменения в подобных случаях берет на себя вспомогательный глагол.
- •Упражнение
- •Вот основные значения, которые передаются при помощи вспомогательных глаголов:
- •§ 9. Служебные части речи
- •1) Они более частотны в разговорной татарской речи, нежели в русской. При переводе Вы их можете опускать, теряя при этом лишь оттенки смысла:
- •2) Татарские частицы, как правило, имеют два фонетических варианта: твердый и мягкий: гына/генә; -мы/-ме и т.Д.
- •2) Требующие от впереди стоящего слова формы направительного падежа: ... Таба (к ...) – Казанга таба (к Казани, в сторону Казани); ... Каршы (против ...) – сугышка каршы (против войны).
- •3) Требующие от впереди стоящего слова формы исходного падежа: ... Бирле (с ...) – апрельдән бирле (с апреля); ... Соң (после ...) – эштән соң (после работы).
- •Как видим, аффикс -чы/-че присоединяется как к исконно татарским, так и к заимствованиям и новым словам. И в настоящее время процесс образования новых слов за счет этого аффикса продолжается:
- •Аффикс -лык/-лек может обозначать место, материал, прибор, приспособление, духовные качества человека или название объединения людей в зависимости от того, что указано в производящей основе:
- •Аффикс -лык/-лек, образуя существительные, присоединяется к прилагательным и глаголам. Главное для Вас: постараться уяснить смысловое отношение между производящей основой и производным словом:
- •Кунегуләр
- •Второй урок
- •Антонимнар: керә ↔ чыга; утыра ↔ басып тора; башлана ↔ бетә; бар ↔ юк; әйе ↔ юк; калын ↔ нечкә. Кунегуләр
- •1. Сузләрне куплек санда языгыз:
- •2. Тәрҗемә итегез:
- •3. Сузләрне ике баганага языгыз:
- •4. Тәрҗемә итегез:
- •5. Татар теленә тәрҗемә итегез:
- •1. Рус теленә тәрҗемә итегез (сүзлек кулланыгыз):
- •4. Сүзләрне үрнәк буенча килешләр белән төрләндерегез һәм тәрҗемә итегез:
- •5. Сүзләрне үрнәк буенча төрләндерегез һәм тәрҗемә итегез:
- •6. Нокталар урынына антонимнар куегыз:
- •Четвёртый урок Алмашлыклар
- •Пятый урок
- •1. Сүзләрне язып бетерегез:
- •2. Тәрҗемә итегез:
- •Шестой урок Фигыль
- •2. Өстәл сыйныфта тора. Укытучы аудиториядә басып тора. Монда кем басып тора.
- •3. Җөмлә сүзләрдән тора. Китап битләрдән тора. Хәзер без ничәнче биттә укыйбыз? 89 нчы биттә. Машина детальләрдән тора.
- •4. Син сәгать ничәдә торасың? Мин һәр көнне сәгать җидедә торам. Сез сәгать ничәдә ятасыз? Без сәгать унбердә ятабыз. Ул кайчан тора? Ул сәгать сигездә генә тора.
- •Фразеологизмнар
- •1. Җөмләләрне тутырыгыз:
- •Седьмой урок Ничек?
- •Диалоглар
- •Восьмой урок
- •Девятый урок Кабатлау
- •Десятый урок
- •1) Син эшеңне эшләдеңме инде? Эшләдем шул.
- •2) Кем эшләми, шул ашамый.
- •5. Татарчага тәрҗемә итегез:
- •Одиннадцатый урок
- •Алмашлыклар
- •Кунаклар
- •5. Татарчага тәрҗемә итегез:
- •Двенадцатый урок
- •Билгеле киләчәк заман
- •1. Нокталар урынына сүзләр языгыз:
- •2. Фигыльләрне билгеле киләчәк заман формасына куегыз:
- •Тринадцатый урок
- •Четырнадцатый урок Сыйфат
- •Пятнадцатый урок
- •Шестнадцатый урок
- •Семьнадцатый урок Кабатлау
- •Восемьнадцатый урок
- •Хәл фигыль
- •Девятнадцатый урок
- •Двадцатый урок
- •Двадцать первый урок
- •Казанга килгәч
- •1. Тәрҗемә итегез:
- •Двадцать вторй урок
- •Двадцать третий урок Диалоглар
- •Бәйлекләр (бәйләү – связывать)
- •Татар телендә бәйлекләр өч төрле булалар:
- •Двадцать шестой урок
- •Рецептлар
- •1) Яшел кыяр салаты
- •2) Тиз пешә торган гади аш
- •Двадцать седьмой урок Ярдәмче фигыльләр
- •Чыгарга
- •Бәхетле кеше
- •Двадцать восьмой урок Хуҗаның «акыллы» куяннары
- •Күрергә
- •Двадцать девятый урок
- •Кемнең нәрсә эшлисе бар?
- •Хуҗа ни өчен хат язып бирмәгән
- •Тридцать первое задание
- •1. Җөмләләр төзегез:
- •Тридцать второй урок
- •Фигыль юнәлешләре
- •1) Мин авырыйм, чөнки минембашым авырта.
- •Тридцать третий урок Кабатлау
- •Тридцать четвёртый урок Татар теле
- •1. Алексей: Кичә «Чаллы» биш туп кертте…
- •2. Марина семинарда бик авыр сөйләде. Аңа әйбәтрәк әзерләнәсе калган.
- •3. Искәндәрнең икенче лекциядә үк ашыйсы килгән. Аңа иртә белән күбрәк ашыйсы калган.
- •Тридцать шестой урок
- •Сүз турында сүз
- •Тридцать седьмой урок
- •1. Тәрҗемә итегез:
- •Тридцать восьмой урок Кабатлау
- •Шәһре Болгар
Двадцать первый урок
Рәмзия: Искәндәр, синең кышкы каникулларда кая барасың килә?
Искәндәр: Барасым килер, ләкин теләк белән генә эш батми. Минем күп җиргә барасы килә. Ләкин мин үземнең авылыма кайтмакчы булам.
Рәмзия: Мин дә авылга әби янына кайтмакчы булам.
Марат: Ә минем Швейцариягә барасым килә. Анда таудан чаңгы шуарга рәхәт, диләр.
Искәндәр: Син Швейцариядә булсаң да, Франциядә яшәсәң дә, Татарстанда торсаң да – барыбер, күп итеп ашыйсың да ятып йоклыйсың. Сиңа барыбер чаңгы шуарга вакыт җитмәс дип уйлыйм.
Рәмзия: Ә минем беркая да барасым килми. Минем тизрәк өйгә кайтасым килә. Ә минем тагын имтиханнарны яхшырак бирәсе килә.
Әлфия: Имтиханнарны бөтенебезнең дә яхшырак бирәсе килә. Ә менә мин кышкы ял көннәрендә Чаллыга китмәкче булам.
Искәндәр: Синең Чаллыда туганнарың бармы?
Әлфия: Әйе, алар Тынычлык проспектында яшиләр. Мин алар белән, ә, бәлки, үзем генә Сара Садыйкова исемендәге мәдәният сараена концертка бармакчы булам. Миңа анда бик ошый.
Хәбир: Минем дә анда бик барасым килә, мин әлегә анда бер мәртәбә дә булганым юк.
Рәмзия: Минем Мәскәүдә булганым юк.
Искәндәр: Мин Мәскәүдә берничә мәртәбә булдым, анда минем туганнарым бар. Анда әнинең абыйлары яши.
Әлфия: Ә син кышкы каникулларда Мәскәүгә бармыйсыңмы?
Искәндәр: Юк, мин әти-әниләрем янына авылга кайтам. Мәскәүгә барыр өчен хәзер күп акча кирәк.
Әлфия: Рәмзия, синең әллә нинди зур эшләрең булмаса, мин сине Чаллыга кунакка чакырам. Бергә Чаллының кибетләрендә, мәдәният сарайларында йөрербез.
Рәмзия: Белмим шул, минем өйгә дә кайтасы килә. Әле бит имтиханнар да бирәсе бар.
Әлфия: Син бөтен ял көннәреңне авылда үткәрмәссең, ярты каникулны авылда уздырсаң, икенче яртысында Чаллыга кил.
Рәмзия: Ә синең минем янга, авылга кунакка кайтасың килмиме? Әйдә шулай эшлик: ярты ял көннәрен бездә үткәрәбез, ә аннан соң бергә Чаллыга барырбыз. Бергә күңеллерәк булыр.
Әлфия: Рәхмәт чакыруыңа. Бәлки, без нәкъ шулай итәрбез. Ләкин имтиханнарны биргәч, тагын бер кат сөйләшербез, яме?
Марат: Берсенең Швейцариягә барасы килә, икенчесенең – Мәскәүгә, өченчесенең – авылга. Ә менә минем ашыйсы килә башлады.
Искәндәр: Синең йоклыйсы да киләдер инде?
Марат: Юк, минем ашагач кына йоклыйсы килә башлый.
Казанга килгәч
Казан – Татарстан Республикасының башкаласы. Казанда миллионнан артык кеше яши. Якын киләчәктә монда метро булачак. Казанда университет бар, ул бик борынгы һәм дәрәҗәле югары уку йорты. Казан университеты 1804 нче елда ачылган. Анда күп бөек шәхесләр укыган. Алар арасында язучылар Аксаков, Толстой, математик Лобачевский, Ульянов-Ленин һәм башкалар.
Сез Казанга килсәгез, алдан автовокзалга килерсез. Икенче троллейбуска утырып, сез Тукай мәйданына килә аласыз. Тукай музеена керәсегез килсә, ул бөек шагыйрь исемендәге урамда уң якта калыр. Шул ук якта Галиәсгар Кмал исемендәге Академия театрының бинасы булыр. Әгәр сез «Тукай мәйданы» тукталышында төшсәгез, сезнең алдыгызда «Татарстан» кунакхәнәсе булыр. Ә икенче тукталыш – «Университет». Монда еш студентлар төшә, чөнки бу тукталышта Казан университеты урнашкан. Сул якта сез анда Бутлеровның һәйкәлен күрерсез.
Шул ук урам буйлап тагын да өскә менсәгез, Ирек Мәйданына килеп чыгарсыз. Сез музыка яратсагыз һәм концертка керәсегез килсә, Консерваториянең концерт залына яки Муса җәлил исемендәге опера һәм балет театрына билет ала аласыз – алар бөтенесе монда урнашкан. Ирек Мәйданы Казанның һәм Татарстанның үзәк мәйданы дип санала.
Казанга Рәхим итегез!
Марат: Мин кичә танышымнан хат алдым. Ул ял итәргә Төркиягә киткән иде. Менә инде ике ай ул Төркиядә.
Әлфия: Ул нәрсәләр яза соң? Миңа бык кызык.
Марат: Нәрсә язсын? Сәламәтлек турында сорый, һава торышлары белән кызыксына.
Әлфия: Ә Төркиядә аңа ошыймы?
Марат: Әлбәттә. Монда яңадан кайтасы да килми, дип яза.
Рәмзия: Ничек инде туган җирен сагынмый ул?
Марат: Киресенчә, Татарстанга килгәч, мин Төркияне сагынырмын, дип яза.
Әлфия: Ул Төркиягә беренче тапкыр гына барамы?
Марат: Юк, ул Татарстанда ике ел яшәгәнче, Төркиядә торган.
Әлфия: Әллә ул төрек студентымы?
Марат: Юк, ул төрек укытучысы.
Рәмзия: Ә син нигә «ул ял итәргә киткән иде» дип әйттең?
Марат: Чөнки ул өенә ял итәргә генә кайта, ә безгә эшләргә килә. Безнең кебек түгел шул: без үзебездә гел эштә, ә ял итәргә әллә кайларга китмәкче булабыз.
КҮНЕГҮЛӘР