Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
сборник текстов татарский gulzida.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
05.11.2018
Размер:
371.2 Кб
Скачать

Шәүкәт биктимеров (1928)

Татарстанның һәм СССРның халык артисты, Константин Станиславский исемендәге һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Шәүкәт Биктимеров иҗат иткән образлар арасында Әлмәндәр карт аерым урын тота. Хәтта күпләр: "Нихәл, Әлмәндәр бабай?" - дип мөрәҗәгать итәләр икән аңа.

Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров 1928 елда Саба районының Мәңгәр авылында туа. Аның әтисе укытучы була һәм төрле авылларда балаларга белем биреп йөри, шуңа күрә Шәүкәт тә күп авылларны күрә, төрле мәктәпләрдә укый.

1945 елда Шәүкәт Казан театр училищесына укырга керә һәм аны тәмамлагач, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, 1953 елда ул яңадан театрда эшен дәвам итә.

Шәүкәт Биктимеров — йомшак күңелле, мөлаем, гадел кеше. Ул сәхнәдә тудырган образлар да кешеләрне гел яхшылык кылырга гына өйрәтә. Шәүкәт абый - бәхетле язмышлы артист. Ул башкарган рольләрне санап бетерү мөмкин түгел. К.Тинчурин, А. Островский Ш.Камал, Н.Исәнбәт, Ч. Айтматов, Л.Леонов, Т.Миңнуллин һәм башка танылган драматургларның төрле әсәрләрендә ул уйнаган рольләрне тамашачылар яхшы хәтерли. Шәүкәт Биктимеров төрле рольләр башкара. Алар арасында зурлары да, кечкенәләре дә бар. Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Марсель Сәлимҗанов куйган

76

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле исә аңа зур уңыш алып килә. Әлмәндәр образы өчен, Ш.Биктимеровка Россия Федерациясенең К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Шәүкәт абый тудырган гадел, тырыш, тормыш сөюче зирәк карт образы бүген дә Г.Камал театрын танытып тора. Сүзлек

хәтта — даже кылырга — делать

мөлаем — обаятельный хәтерләргә — помнить

гадел — справедливый Сораулар

Сезнең кайсы театрларга барганыгыз бар?

Рус һәм татар артистларыннан кемнәрне беләсез?

Сезнең нинди спектакль карыйсыгыз килә һәм ни өчен?

Шәүкәт Биктимеров катнашында нинди спектакль караганыгыз бар?

Ул кайсы театрда эшли?

Шәүкәт Биктимеров тудырган образлар тамашачыларга ничек тәэсир итә? Театр сәнгате белән кызыксынасызмы? Биремнәр

1 . Яраткан артистыгыз турында сөйләгез.

2. Татар театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән артистлардан кемнәрне беләсез? Шуларның берсе турында хәбәр итегез.

Харис якупов (1919)

Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы, СССРның Дәүләт премиясе лауреаты Харис Якуповның исеме күпләргә таныш, чөнки үзенең озын иҗат юлында рәссам 300 дән артык картиналар иҗат иткән. Алар арасында үз масштаблары белән күпләрне таң калдырырлык 20 полотно һәм 200 дән артык рәсем бар.

Харис Якупов Казанда туа һәм анда сәнгать училищесын тәмамлый. Күренекле рәссамга фронт кырларында да булырга туры килә. Бөек Ватан

77

сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Кызыл Йолдыз орденына лаек була.

Рәссамга Почет Билгесе орденын «Татарстан АССР оешу турында декретка кул кую» исемле картинасы өчен бирелә. Х.Якупов шулай ук ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФССРның һәм СССРның халык рәссамы кебек мактаулы исемнәргә ия була, Халыклар Дуслыгы һәм Ватан алдындагы хезмәтләре өчен IV дәрәҗәдәге орденнары белән бүләкләнә.

Харис Якуповның иң яхшы хезмәтләре Дәүләт Третьяков галереясендә, Россиянең Шәрык мәдәнияте музеенда, Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музеенда саклана. Бу рәсемнәр Финляндиядә, АКШта, Кытайда, Кореядә, Франциядә, Монголиядә, Венгриядә, Болгариядә, Югославиядә һәм башка бик күп илләрдә күргәзмәләрдә булдылар.

Харис Якупов үзенең картиналарында Татарстанның кешеләрен, туган як табигатен һәм байлыгын тасвирлый. Аның фронтта ясаган рәсемнәре аеруча кызыклы, чөнки рәссам Сталинград, Курск Дугасы, Львов, Польша, Германия, Чехословакияне азат итүдә үзе катнаша һәм фронт окопларында рәсемнәрен ясый.

ТР Президенты М.Шәймиев кушуы буенча, күптән түгел Казан Кремле территориясендә элеккеге юнкерлар училищесы бинасында махсус картина галереясе ачылды. Бу галереядә Харис Якупов иҗатына да урын бирелгән. Биредә рәссамның 15 зур хезмәте һәм фронттагы рәсемнәре, шулай ук графикасы урын алган. Сүзлек

таң калдырырлык — восхитительный тасвирларга — описывать лаек булырга - быть достойным кушуы буенча — по поручению

Сораулар

Татар рәссамнарыннан кемнәрне беләсез?

Харис Якуповның картиналарында кемнәр тасвирланган?

78

Аның хезмәтләре белән кайда танышырга мөмкин? Ул нинди мактаулы исемнәргә ия?

Сынлы сәнгатьне үстерү максатыннан, Татарстанда нинди эшләр башкарыла?

Биремнәр

  1. Харис Якуповның иҗаты турында сөйләгез.

  2. Үзегез белгән рус һәм чит ил рәссамнарын атагыз.

  3. Дүртенче абзацны русчага тәрҗемә итегез.