Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
сборник текстов татарский gulzida.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
05.11.2018
Размер:
371.2 Кб
Скачать

Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Федорова

Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез

(рус телендә сөйләшүче укучылар өчен)

Казан — 2006

1

Фәнни мөхәррир: филология фәннәре докторы профессор Ф.С.Сафиуллина

Рецензентлар: филология фәннәре кандидаты доцент Ә.Ш.Юсупова;

филология фәннәре кандидаты доцент З.Н.Кириллова

Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез (рус телендә сөйләшүче укучылар өчен уку-укыту әсбабы). — Казан:Мәгариф , 2006. -78 б.

2

КЕРЕШ

Гомуми белем мәктәбен (IX сыйныф) һәм гомуми урта белем мәктәбен (XI сыйныф) тәмамлаучы рус телле укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәсен тикшерү эшләренең берсе булып телдән имтихан билгеләнгән. Ул — укучыларның лингвистик, коммуникатив һәм социаль-мәдәни компетенциягә ия булуларын тикшерүгә юнәлтелә. Имтихан билетының беренче соравы укучыларның монологик сөйләм күнекмәләрен тикшерергә мөмкинлекләр бирә, чөнки алар өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча аңлаешлы һәм эзлекле, шул ук вакытта интонацион һәм грамматик яктан дөрес бәйләнешле сөйләм оештыра алырга тиешләр. Шушы максаттан чыгып, кулланмада укучыларны татар теленнән имтиханга әзерләү өчен аралашу темаларына бәйле монологик текст үрнәкләре тупланды. Алар, беренчедән, укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм лексик-грамматик белемнәрен тирәнәйтүгә, икенчедән, республикабызның һәм башкалабызның тарихи һәм истәлекле урыннары, татар халкының күренекле шәхесләре турындагы мәгълүмат белән таныштыруга юнәлтелгән. Кулланмада шулай ук укучыларның тормышы белән бәйле текстлар да урын алды. Тупланган текстларның аерым абзацларын укучыларның тәрҗемә итү күнекмәләрен тикшерү өчен дә файдаланырга мөмкин.

Текстлар белән эшләүне түбәндәгечә оештырырга мөмкин: текстны укып чыгу; эчтәлеген аңлау; яңа сүзләрне истә калдыру һәм аларны сөйләмдә кулланырга ирешү; текстның эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, әңгәмә кору; күмәк сөйләшү үткәрү; текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтеңне белдереп һәм өстәмәләр кертеп сөйләп бирү һ.б.

Кулланмада бирелгән текстлар нигезендә лексик темага бәйле яңа мәгълүмат табу һәм эчтәлекне киңәйтеп сөйләү, аралашу ситуацияләреннән чыгып, мөстәкыйль рәвештә телдән яки язмача хәбәрләмә әзерләү эшләре дә тәкъдим ителергә мөмкин. Әлеге уку-укыту әсбабы белән эшләгәндә, укытучы укучыларның белем дәрәҗәсен исәпкә алырга, текстлар белән эшләүгә иҗади якын килергә тиеш.

3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ҮЗЕМ ТУРЫНДА

Минем исемем Мин (Казаннан, Мөслимнән, Питрәчтән,

Лаештан, Чаллыдан, Кукмарадан, Чистайдан, Әгерҗедән). Миңа (унбиш,

унҗиде) яшь. Мин укучы. Хәзерге вакытта Казан (Бәгелмә, Әлмәт)

шәһәренең 18 нче мәктәбендә (Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге

гимназиясендә, 12 нче рус-татар мәктәбендә) тугызынчы (унберенче) сыйныфта укыйм.

Мин Казанда (Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе,

Авиатөзелеш, Яңа Савин) районында, (Гагарин, Чуйков, Кремль)

урамында, (беренче, илле икенче) йортта, (ундүртенче,

кырыгынчы) фатирда яшим.

Гаиләбездә (ике, өч, дүрт, биш) кеше бар. Бу — әтием, әнием, ....

(абыем, апам, энем, сеңлем) һәм мин. Әниемнең исеме — Аңа .... (утыз

тугыз, кырык алты) яшь. Ул — (укытучы, тәрбияче, хисапчы, икътисадчы,

табибә, хуҗабикә). Әтиемнең исеме — Аңа яшь. Ул —

(эшмәкәр, эшче, хезмәткәр, житәкче, табиб, тәрҗемәче). Абыемның (апамның,

энемнең, сеңлемнең) исеме — Аңа яшь. Ул — (укучы, студент,

аспирант). Гаиләбез бик тату. Безнең туганнарыбыз күп. Алар Казанда

(Чаллыда, Мәскәүдә, Киевта, Петербургта, Пермьдә, Украинада) яшиләр.

Мин (тарих, әдәбият, телләр, рәсем, спорт, музыка, сәнгать) белән

кызыксынам. Мин (русча, инглизчә, французча, алманча, төрекчә,

испанча, гарәпчә, татарча, марича, удмуртча) беләм.

Сүзлек

хисапчы — бухгалтер әдәбият — литература

хуҗабикә — домохозяйка фәлсәфә — философия

эшмәкәр — бизнесмен гарәпчә — по-арабски

хезмәткәр — сотрудник алманча — по-немецки

4

сәнгать — искусство Сораулар

Сез кайдан?

Хәзер Сез кайда укыйсыз?

Сез кайсы районда һәм урамда яшисез?

Гаиләгездә ничә кеше бар?

Әтиегез һәм әниегез кайда эшлиләр?

Гаиләгез татумы?

Сез нәрсә белән кызыксынасыз?

Сез нинди телләр беләсез?

Биремнәр

  1. Кирәкле сүзләрне кулланып, үзегез турында сөйләгез.

  2. Үрнәк буенча якын дустыгыз турында сөйләгез.

ЙОРТЫБЫЗ, ФАТИРЫБЫЗ

Безнең йортыбыз урамында урнашкан. Бу (биш, тугыз,

унике) катлы, (иске, яңа) йорт. Фатирыбыз (алтынчы, унынчы)

катта урнашкан. Ул (бер, ике, өч) бүлмәле. Анда алгы бүлмә, аш бүлмәсе,

кунак бүлмәсе, йокы бүлмәсе, балалар бүлмәсе, эш бүлмәсе, юыну бүлмәсе бар.

Алгы бүлмә кечкенә. Анда көзге, кием шкафы, аяк киеме киштәсе бар. Идәндә кечкенә палас ята. Аш бүлмәсе зур, якты һәм уңайлы. Анда аш өстәле, урындыклар, савыт-саба шкафы, газ плитәсе, суыткыч бар. Тәрәзәгә матур пәрдә эленгән. Тәрәзә төбендә гөлләр үсә.

Кунак бүлмәсендә журнал өстәле, диван, ике кәнәфи, китап шкафы тора. Идәнгә зур һәм йомшак келәм җәелгән. Диварга сәгать эленгән. Бу бүлмә бик иркен, бик матур. Йокы бүлмәсендә җиһазлар күп түгел. Анда карават, кием шкафы, көзге һәм китап киштәләре бар. Балалар бүлмәсендә карават, язу өстәле, урындык, китап шкафы бар. Язу өстәлендә компьютер һәм өстәл лампасы тора. Китап шкафында русча, татарча китаплар, төрле сүзлекләр,

5

энциклопедияләр күп. Диварга фотолар һәм календарь эленгән. Юыну бүлмәсендә көзге, юыну әйберләре киштәсе, кер юу машинасы бар. Фатирыбыз миңа бик ошый.

Сүзлек

алгы бүлмә — прихожая юыну бүлмәсе — ванная киштә — полка уңайлы — удобный пәрдә — занавеска тәрәзә төбе — подоконник

келәм — ковер

дивар — стена

иркен — просторный

кер юу машинасы — стиральная

машина

юыну әйберләре — ванные принадлежности

Сораулар

Сез нинди урамда, ничәнче йортта һәм фатирда яшисез? Фатирыгызда нинди бүлмәләр бар? Алар нинди?

Аларда нинди җиһазлар бар? Фатирыгыз сезгә ошыймы? Биремнәр

    1. Үзегез яши торган йортны, фатирны тасвирлагыз.

    2. Тулы адресыгызны әйтегез.

    3. Икенче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ

Дүрт ел фасылы бар: кыш, яз, җәй, көз.

Кышын көннәр салкын була. Урамнарны кар күмә. Елгаларны боз каплый. Кышын балалар чанада, чаңгыда, тимераякта шуарга яраталар. Алар кар бабай ясыйлар, хоккей уйныйлар. Укучыларның, студентларның кышкы каникуллары була. Алар күңелле ял итәләр.

6

Кышын Россиядә һәм Татарстанда — Яңа ел бәйрәме, 7 нче гыйнварда Раштуа бәйрәме була. Февраль аенда тагын бер бәйрәм бар. Бу — Ватанны саклаучылар көне. Ул 23 нче февральдә бәйрәм ителә.

Кыштан соң яз килә. Язгы көннәр җылы, кояшлы була. Урамнарда кар эри, гөрләвекләр ага. Кайвакыт яңгырлар ява, күк күкри. Язын табигать матурлана. Җылы яклардан кошлар кайта. Урманнарда беренче чәчәкләр күренә. Язгы бәйрәмнәр — халыкара хатын-кызлар көне (8 нче март), Хезмәт бәйрәме (1 нче май), Җиңү көне (9 нчы май).

Яздан соң җәй килә. Җәен көннәр эссе, аяз була. Җәй — ял вакыты. Укучыларның, студентларның каникуллары башлана. Алар спорт лагерьларында ял итәләр, башка шәһәрләргә, илләргә баралар. Җәен алар су керәләр, кояшта кызыналар, көймәдә йөриләр, волейбол, футбол уйныйлар. 30нчы августта Татарстанда зур бәйрәм була. Бу — Республика көне. Казанга күп кунаклар килә. Алар спорт ярышлары, концертлар карыйлар, күңелле ял итәләр.

Җәйдән соң көз килә. Көзен көннәр болытлы, яңгырлы була. Кошлар җылы якларга китәләр. Бакчаларда, кырларда уңыш җыялар. Көзен мәктәпләрдә, училищеларда, техникумнарда, университетларда укулар башлана. 1нче сентябрь — Белем көне. Ноябрь аенда тагын 2 бәйрәм бар. 6 нчы ноябрь — Татарстан Республикасының Конституциясе көне, ә 7 нче ноябрь — килешү көне.

Мин (җәйне, көзне, кышны, язны) яратам.

Сүзлек

гөрләвек — ручеи

кызынырга — загорать

көимә — лодка

уңыш — урожаи

күмәргә, капларга — покрывать Раштуа — Рождество Ватанны саклаучылар көне — День защитников Отечества

күк күкри — гром гремит

килешү көне — день Согласия

7

Сораулар

Ничә ел фасылы бар?

Кышын (көзен, язын, җәен) көннәр нинди була? Кышын (көзен, язын, җәен) нинди бәйрәмнәр бар? Җәен сез ничек ял итәсез? Сезгә кайсы вакыт күбрәк ошый? Биремнәр

      1. Яраткан ел фасылыгыз турында сөйләгез.

      2. Җәйге табигатьне тасвирлагыз.

РОССИЯДӘ ҺӘМ ТАТАРСТАНДА БӘЙРӘМНӘР

Россиядә һәм Татарстанда бәйрәмнәр күп. Иң яраткан бәйрәм булып Яңа ел бәйрәме санала. Бу бәйрәмгә алдан ук хәзерләнә башлыйлар: дусларга һәм туганнарга бүләкләр сатып алалар, чыршы бизиләр. Яңа ел - гаилә бәйрәме. 31 декабрь көнне төнге сәгать уникедә бөтен гаилә бәйрәм табыны артына җыела. Барысы да бер-берсен Яңа ел белән, яңа бәхет белән котлыйлар. Ә аннан соң чыршы астыннан һәркем үзенә бүләк таба. Бу көнне төн буе һәр фатирда, һәр йортта музыка яңгырый, кешеләр урамнарга чыгалар, Кыш Бабай һәм Кар кызы аларны Яңа ел белән котлыйлар.

Күп илләрдә тагын бер бәйрәм — Әниләр көне бар. Россиядә һәм Татарстанда барлык хатын-кызларны 8 нче мартта котлыйлар. Бу көнне аларга чәчәкләр бүләк итәләр, матур сүзләр әйтәләр, алар хөрмәтенә артистлар чыгыш ясыйлар.

Һәр ел 23 февраль көнне Россиядә Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәләр. Бу көнне солдат һәм офицерларны гына түгел, барлык ир-атларны бәйрәм белән котлыйлар.

Ел саен июнь аенда Татарстанда татар милли бәйрәме — Сабан туе була. Бәйрәм вакытында милли уеннар, спорт ярышлары үткәрелә, артистлар концерт куялар. Сабан туеның иң төп вакыйгасы - милли көрәш. Шуңа күрә Сабан туеның төп бүләген көрәштә җиңгән батыр ала.

8

Сүзлек.

бәйрәм табыны — праздничный стол билгеләп үтәргә — отметить

җыелырга — собираться яңгырарга - звучать алар хөрмәтенә — в их честь вакыйга — событие

Сораулар

Сез нинди бәйрәмнәрне беләсез?

Кайсы бәйрәмнәр күбрәк ошый һәм ни өчен?

Иң яраткан бәйрәмегез нинди?

Гаиләгездә Яңа ел бәйрәмен ничек билгеләп үтәләр? Татарстанда нинди милли бәйрәмнәр үткәрелә? Сабан туенда нинди ярышлар була? Биремнәр

1 . Яраткан бәйрәмнәрегез турында сөйләгез.

        1. Туган көнегезне үткәрү турында сөйләгез.

        2. Беренче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

КЫШКЫ ЯЛ

Кышкы ял икенче чирек тәмамлангач башлана. Ул Яңа ел бәйрәме белән бер вакытта була. Без мәктәптә чыршы бәйрәме үткәрәбез. Анда Кыш бабай һәм Кар кызы килә. Алар безне бәйрәм белән котлыйлар һәм бүләкләр бирәләр. Аннары төрле кызыклы уеннар, биюләр оештырыла. Барыбыз да күңел ачабыз, җырлыйбыз, биибез, ял итәбез.

Аннары 2 атна ял була. Каникулда мин ... шәһәрдә (авылда) булырга яратам. Ял вакытында китаплар укыйм, ТВ карыйм, музыка тыңлыйм, компьютерда уйныйм. Каникулда шулай ук дусларым белән дә бик еш аралашам. Без шәһәрдәге чыршыларны карарга барабыз, ... (кафега, клубка, дискотекага, кинога) йөрибез. Шулай ук спорт белән дә шөгыльләнәм: чаңгыда, чанада, тимераякта шуам. Гыйнварда көннәр салкын була. Шуңа да карамастан, мин саф һавада йөрергә яратам.

Кышкы каникуллар бик тиз үтә, ләкин мин һәрвакыт бик канәгать калам.

9

Сүзлек

аралашырга — общаться үтәргә — проходить

еш — часто канәгать калырга — оставаться

шуңа да карамастан — несмотря на это довольным

Сораулар

Кышкы ялыгыз кайчан башлана һәм күпме дәвам итә? Гадәттә кышкы ялны кайда үткәрәсез?

Ял вакытында нәрсәләр эшлисез һәм кемнәр белән аралашасыз? Кышын Татарстанда һава торышы нинди була? Кышкы ял сезгә ошыймы? Биремнәр

          1. Текстка нигезләнеп, кышкы ялыгыз турында сөйләгез.

          2. Кышкы һәм җәйге спорт төрләрен атагыз.

ҖӘЙГЕ ЯЛ

Уку елы тәмамлангач, укучыларның җәйге ялы башлана. Җәй — елның иң җылы, иң матур вакыты, шуңа күрә каникулларыбыз күңелле үтә.

Гадәттә июнь аенда мин авылга кунакка кайтам. Анда әбием һәм бабам яши. Мин аларга булышам: су китерәм, бакчадагы яшелчәләргә су сибәм, чүп утыйм. Авылда минем дусларым күп. Без алар белән күлдә су коенабыз, көймәдә йөрибез, балык тотабыз. Кичләрен урамда төрле уеннар уйныйбыз. Еш кына урманга барабыз һәм анда җиләк-җимеш, гөмбә җыябыз. Мин авылда булганда, анда Сабантуй бәйрәме үтә. Мин бигрәк тә ат чабышын, милли көрәш, кул көрәше, багана башына менү, чүлмәк ватуны карарга яратам. Үзем дә төрле уеннарда, спорт ярышларында катнашам.

Авылдан кайткач, мин әтием һәм әнием белән диңгезгә ял итәргә барам. Анда су керәм, кояшта кызынам, яңа дусларым белән аралашам, күңелле ял итәм.

Июль аенда мәктәптә җәйге практика була. Без мәктәпне яңа уку елына хәзерлибез: сыйныф бүлмәләрен җыештырабыз, тәрәзәләрне юабыз,

10

парталарны буйыйбыз (мәктәп бакчасында эшлибез һ.б.). Практика 10 көн

дәвам итә.

Августта мин бакчада ял итәм: җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ашыйм, көймәдә йөрим, балык тотам, дусларым белән урманга йөрим, кичләрен китаплар, кызыклы журналлар укыйм. Җәен яхшы ял иткәннән соң, 1 нче сентябрьдә шатланып мәктәпкә киләм.

Сүзлек

су китерергә — приносить воду җыештырырга — убирать

су сибәргә — поливать буярга — красить

чүп утарга — полоть көч — сила

Сораулар

Җәен сез кайда ял итәсез?

Җәен көннәр нинди була?

Җәен дусларыгыз кайда ял итә?

Җәен сез нишләргә яратасыз?

Җәйге ял кышкы ялдан нәрсә белән аерыла?

Җәен нинди бәйрәмнәр була?

Мәктәп практикасы ничек үтә?

Биремнәр

1 . Җәйге ялыгыз турында сөйләгез.

2. Киләсе җәйне ничек үткәрәчәксез? Шул турыда хәбәр итегез.

КӨНДӘЛЕК РЕЖИМ

Иртән торгач, мин юынам, ашыйм, киенәм һәм мәктәпкә китәм. Мәктәпкә килгәч, мин дусларым белән очрашам, һәм без бергә дәресләргә барабыз. Һәр көн 5-6 сәгать укыйбыз. Безнең тарих, рус теле, химия... (биология, инглиз теле, әдәбият) дәресләре була. Дәресләр беткәч, мин китапханәгә керәм. Анда журналлар, газеталар укыйм, яңа китаплар белән танышам. Атнага ике тапкыр мин бию... (волейбол, каратэ, тегү) түгәрәгенә йөрим.

Өйгә кайткач, мин ашыйм, эчәм һәм аннары ял итәм: телевизор карыйм, музыка тыңлыйм, дусларым белән телефоннан сөйләшәм. Ял иткәч, дәресләргә

11

әзерләнәм: дәреслекләрне укыйм, математикадан тигезләмәләр чишәм, татар һәм инглиз телләреннән текстлар тәрҗемә итәм, тарихтан һәм әдәбияттан рефератлар язам, интернеттан кирәкле мәгълүматны эзлим һәм өйрәнәм. Өй эшләрен әзерләгәч, саф һавада йөрим, дусларым белән очрашам һәм аралашам. Кайбер көннәрне без бергәләп бассейнга яки спортзалга барабыз.

Ял көннәрендә мин күбрәк өйдә булам, әти-әнием белән төрле яңалыклар турында сөйләшергә яратам. Кайвакытта дусларым белән концертларга, дискотекаларга йөрим, спорт ярышларын да карарга яратам. Вакытымны файдалы һәм күңелле үткәрергә тырышам. Сүзлек

бергәләп — вместе үткәрергә — проводить

Сораулар:

Сез сәгать ничәдә торасыз һәм ничәдә йокларга ятасыз? Барлык эшләрегезне вакытында эшләргә өлгерәсезме? Ял минутларында нишләргә яратасыз? Атнаның кайсы көне сезгә күбрәк ошый һәм ни өчен? Вакытны файдалы үткәрү өчен, сезнеңчә, нишләргә кирәк?

Биремнәр

            1. Көндәлек режимыгыз турында сөйләгез.

            2. Буш вакытны файдалы үткәрү өчен, дустыгызга киңәшләр бирегез.

СӘЛАМӘТЛЕК — ЗУР БАЙЛЫК

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга кирәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм

12

җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, атнага берничә тапкыр салкын душ астында торырга мөмкин.

Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга бирешмәскә кирәк.

Сәламәтлек — зур байлык ул. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, диләр. Сүзлек:

тукланырга — питаться җилләтергә — проветривать

таләп — требование чыныктыру — закаливание

даими — постоянно истә тотарга — помнить

Сораулар:

Сез сәламәт кешеме?

Сәламәт булу өчен, сез ниләр эшлисез?

Хәзерге вакытта кешеләрнең сәламәтлеген саклау өчен, нинди шартлар бар? Биремнәр.

              1. Сәламәтләгегез турында сөйләгез.

              2. Сәламәт булу өчен, иң мөһим шартлар ниндиләр? Шуларны атагыз.

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНДӘ

Мин Казанда 18 нче мәктәптә укыйм. Дәресләрдә без төрле телләр өйрәнәбез: рус, татар .... (инглиз, француз, алман, гарәп, фарсы, төрек, испан) телләре.

Татар теле дәресләрендә без яңа сүзләр өйрәнәбез, алар белән җөмләләр төзибез, татарча сөйләшәбез һәм аралашабыз, монологлар сөйлибез. Укытучы безгә төрле сораулар бирә, ә без җавап кайтарабыз. һәр дәрестә диярлек без

13

күнегүләр язабыз, грамматик кагыйдәләр белән танышабыз, аларны кабатлыйбыз һәм истә калдырырга тырышабыз.

Дәресләрдә без Татарстан Республикасының дәүләт төзелеше, халыкара багланышлары, сәясәте, икътисады, туган ягыбызның табигате, Казан шәһәре һәм аның истәлекле урыннары турында мәгълүмат алабыз. Шулай ук татар халкының тарихы, әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте, күренекле шәхесләре турында текстлар укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез, аларның эчтәлеге буенча фикер алышабыз.

Телләр белгән — илләр белгән, диләр. Сүзлек

сүз — слово дәүләт төзелеше — государственное

җөмлә — предложение устройство

аралашырга — общаться сәясәт — политика

диярлек — почти мәгълүмат — информация

кагыйдә — правило мәдәният — культура

шәхес — личность

Сораулар

Хәзерге вакытта дөньяда ничә тел исәпләнә?

Дөньяда татар телендә күпме кеше сөйләшә?

Сез нинди телләр беләсез?

Хәзер нинди телләр өйрәнәсез?

Татар теле дәресләрендә нишлисез?

Дәресләрдә нәрсәләр турында мәгълүмат аласыз?

Сезнең тагын нинди телләр беләсегез килә?

Нинди телләр Берләшкән Милләтләр Оешмасының рәсми телләре булып исәпләнә?

Сез нинди төрки телләрне беләсез?

Биремнәр

1 . Татар теле дәресләрегез турында сөйләгез.

14

2. Телләр өйрәнү өчен, нинди шартлар кирәк? Шул турыда фикерләрегезне белдерегез.

КАЗАН ДӘҮЛӘТ УНИВЕРСИТЕТЫ

Казан дәүләт университеты 1804 нче елда ачылган. Аның беренче ректоры И.Ф.Яковкин булган. Университетта төрле елларда атаклы галимнәр эшләгән: математик Н.Лобачевский, химиклар А.Бутлеров, Н.Зинин, Арбузовлар, географ И.Симонов, физик Е.Завойский, телчеләр А.Казем-Бек, Бодуэн де Куртенә, Хәлфиннәр, М.Корбангалиев һәм башкалар. Казан университетында зур фәнни ачышлар ясалган: Н.Лобачевскийның неевклид геометриясе, А.Бутлеровның органик кушылмалар теориясе, Е.Завойскийның электрон парамагнит резонансы һәм башкалар. Лигвистларның һәм тюркологларның Казан мәктәпләре дә бөтен дөньяда танылу алган.

Бүгенге көндә дә университет галимнәре фәнгә зур өлеш кертәләр. Хәзерге вакытта университетта 300гә якын профессор эшли, 16 меңнән артык студент белем ала. Университетта 17 факультет бар. Алар арасында хокук, икътисад, тарих, рус филологиясе, татар филологиясе һәм тарихы, халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология факультетларын һәм башкаларны атарга мөмкин.

Казан университеты студентлары фәнни эшләр белән шөгыльләнәләр, курс эшләре язалар. Алар фәнни хезмәтләр белән танышалар, тикшеренүләр үткәрәләр, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашалар һәм чыгышлар ясыйлар.

Ял вакытында студентлар походларга йөриләр, фестивальләр, концертлар, кичәләр оештыралар, төрле бәйгеләрдә катнашалар. Студентларның тормышы бик кызыклы.

Казан университеты — республикабызның, шәһәребезнең горурлыгы. Ул — Россиянең иң борынгы университетларының берсе. 2004 нче елда университет тантаналы төстә 200 еллык юбилеен бәйрәм итте. Сүзлек

15

телче — языковед

ачыш — открытие

өлеш кертергә — внести вклад

тантаналы төстә — торжественно

тормыш — жизнь

горурлык — гордость

тикшеренү — исследование

чыгыш ясарга — выступать

кичә — вечер

хокук — право

халыкара — международный

мөнәсәбәт — отношение

Сораулар

Россиядә кайсы университетлар иң борынгылардан санала? Казан университеты кайчан ачылган?

Университетта нинди атаклы галимнәр эшләгән һәм нинди мөһим ачышлар ясалган?

Хәзерге вакытта университетта нинди факультетлар бар? Сез кайсы факультетта укырга телисез һәм ни өчен?

Сезнең дусларыгыз, туганнарыгыз университетның нинди факультетларында укый?

Әти-әниегез кайсы югары уку йортында белем алган? Биремнәр

  1. Казан университетының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләгез.

  2. Үзегез укырга теләгән институт яки университет турында мәгълүмат туплагыз һәм сөйләгез.

  3. Икенче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

КАЗАН — ТАТАРСТАННЫҢ БАШКАЛАСЫ

Казан — борынгы шәһәр. Ул Иделнең сул ярында урнашкан. Казанның мәйданы — 288 кв. км. Анда 1миллионнан артык кеше яши. Шәһәр 7 районга бүленгән: Вахитов, Совет, Киров, Мәскәү, Идел буе, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары.

Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл — Кремль балкып тора. Биредә Президент Сарае, Сөембикә манарасы, Благовещение соборы урнашкан. Кремль каршындагы мәйданда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган.

16

Казандагы иң матур биналарның берсендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе урнашкан. Аның каршында — 1804 нче елда төзелгән мәшһүр Казан университеты. Биредә бөек ачышлар ясалган, атаклы галимнәр эшләгән. Университет — Казанның горурлыгы. Башкалабызда берсеннән-берсе матур биналар, урамнар, истәлекле һәм тарихи урыннар шактый күп. Алар арасында Дәүләт музее, Сынлы сәнгать музее, шәһәр хакимияте бинасы, опера һәм балет театры һәм башкалар.

Казан — эре сәнәгый үзәк. Биредә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, магнитлы тасмалар, мех һәм тегү әйберләре, дарулар һәм башка югары сыйфатлы товарлар житештерелә. Казанда эшләнгән әйберләр төрле республикаларга, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләренә, чит илләргә чыгарыла.

Казан — фән патшалыгы. Биредә Россия фәннәр академиясенең Казан филиалы, Татарстан фәннәр академиясе, күпсанлы фәнни-тикшеренү институтлары урнашкан. Казан дәүләт университеты, техник һәм технологик, педагогика, энергетика һәм медицина университетлары, авыл хуҗалыгы академиясе, финанс-икътисад институты һәм башка югары уку йортларында 70 меңнән артык студент белем ала. Бу югары уку йортлары, шулай ук театр, музыка училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәкләре өчен белгечләр әзерлиләр.

Казан — танылган мәдәни үзәк. Шәһәрдә 6 театр эшли: М.Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, В.Качалов исемендәге Зур рус драма академия театры, К.Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры, Яшь тамашачы театры, Курчак театры. Биредә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе, «Казан» милли мәдәният үзәге, Спорт Сарае, күпсанлы мәдәният сарайлары, китапханәләр эшли.

Бүгенге Казан зур, матур, мәһабәт. 2005 нче елда Казан тантаналы төстә үзенең меңьеллыгын бәйрәм итте. Меңьеллык уңаеннан Казанда берсеннән- берсе матур биналар, яңа мәйданнар һәм һәйкәлләр ачылды: Казан Ратушасы,

17

халыкара ат спорты комплексы, Боз спорт сарае, Меңьеллык паркы, Кол Гали һәйкәле, Лев Гумилев һәйкәле һ.б. Сүзлек

яр — берег сәнәгый — промышленный

көрәштәш — соратник җитештерелә — производится

мәшһүр — знаменитый БДБ илләре — страны СНГ

хакимият — администрация мәһабәт — величественный

Сораулар

Казан кайда урнашкан? Казан ничә районга бүленгән? Казанда нинди тарихи урыннар бар? Казан шәһәрендә нәрсәләр җитештерелә? Казанда нинди югары уку йортлары урнашкан? Башкалабызда нинди театрлар, музейлар эшли? Казанның меңьеллыгын ничек билгеләп үттеләр? Казанда нинди яңа биналар, урамнар, һәйкәлләр ачылды? Сезгә Казанның кайсы урыны күбрәк ошый һәм ни өчен? Биремнәр

    1. Татарстанның башкаласы — Казан турында сөйләгез.

    2. Төрле чыганаклардан файдаланып, Казанның меңьеллыгы турында русча текст табыгыз һәм аның эчтәлеген татарча сөйләгез.

    3. Өченче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

БАШКАЛАБЫЗ ТАРИХЫННАН

«И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» Бу сүзләрне татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әйткән.

Казанның ерак гасырлардан килгән олуг тарихы бар. Казан каласы 1445 елда Казан ханлыгының үзәгенә әверелә. Ул заманда Казан Көнбатышның һәм Шәрыкның зур дәүләтләре, шәһәрләре белән тыгыз элемтәләр алып барган.

18

Үзенең таш пулатлары, мәчет манаралары, шәһәр ныгытмалары, имән капкалары белән ерактан ук күренеп торган.

Россия империясе составына кертелгәч, Казан зур бер губернаның башкаласына әверелә. Үз гомерендә аңа күп гыйбрәтле хәлләр күрергә туры килә. Әллә ничә тапкыр янгын чыгып, яртысына кадәр янып бетә, ләкин кабат торгызыла...

1804 елда төзелгән мәшһүр Казан университеты шәһәрнең данын нык күтәрә. Анда математика, химия, тарихны өйрәнү фәннәре буенча бөек ачышлар ясала. Н.Лобачевский, Н.Зинин, А.Бутлеров, К.Фукс, Хәлфиннәр, И.Березин һәм А.Казем-Бек, Н.Катанов һәм Ш. Мәрҗаниләрнең фәнгә керткән зур өлешләре — Казан шәһәренең горурлыгы.

Шәһәребез күп данлы исемнәр белән бәйләнгән. Емельян Пугачев үзенең гаскәрләре белән Казанны камаган. Аның «бунты» тарихын тасвирлау максатыннан, биредә А.С.Пушкин булган. Яшь граф Лев Толстой университетта укыган, бөек рус язучысы М.Горький үзенең

«университетларын» безнең шәһәребездә узган Исемнәрне саный китсәң,

әлбәттә, дөнья культурасының бөек талантларын — Державин һәм Шаляпин, татар мәдәниятенең якты йолдызларын — Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимовны атамыйча мөмкин түгел. Әдипләр, композиторлар, рәссамнар, артистлар: Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Таҗи Гыйззәт, Хәлил Әбҗәлилов, Фәрит Яруллин, Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Бакый Урманче, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Әмирхан Еники, Илһам Шакиров... Болар һәммәсе — дөнья мәдәниятенә Казан шәһәре биргән олуг талантлар, халыкның сөекле уллары һәм кызлары

(Р.Фәхретдиновтан)

Сүзлек

шәрык — восток

пулат — дворец

поучительное

гыйбрәтле хәл событие

янгын — пожар

ныгытма — сооружение

19

имән капка — дубовые ворота торгызырга — восстанавливать

Сораулар:

Казан шәһәре кайчан Казан ханлыгының үзәгенә әверелә? Ул заманда Казан нинди булган?

Казанда яшәгән күренекле шәхесләрдән кемнәрне атый аласыз? Биремнәр.

1 . Казанның тарихы турында сөйләгез.

      1. Казанга багышланган шигырь табыгыз һәм сәнгатьле итеп укыгыз.

      2. Дүртенче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

КАЗАН КРЕМЛЕ

Казан — Татарстанның гына түгел, бөтен дөньяга таралган татар халкының башкаласы, рухи мәркәзе. Казан — Европа һәм Азия мәдәниятен тоташтыручы үзәк. Ул — кабатланмас тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр. Башкалабызның үзәгендә, Казансу елгасы ярында Кремль урнашкан.

Казан Кремле турында XVI гасырда ук тарихчылар сокланып язганнар. Аның эчендә таштан эшләнгән хан сарайлары һәм мәчетләр булган. Хәзерге Татарстан Республикасы президенты резиденциясе урынында элек хан сарае булган. Сарай каршындагы зур мәйданда биек каравыл манарасы торган. Иң гүзәл архитектура һәйкәле — Сөембикә манарасы да күзәтү урынына охшаган. Кызыл кирпечтән салынган бу манара җиде катлы. Аның өч каты дүрткырлы, ә калганнары сигезкырлы итеп эшләнгән. Манараның эчке ягында тар һәм текә баскычлар ясалган.

Кремльдә тагын бер гүзәл манара — Спас манарасы бар. Ул XVI гасырда төзелгән, ә XVIII гасырда аңа сәгать урнаштырылган. Элегрәк Кремльдән төрле якларга чыга торган 13 капка булган, хәзер сигезе генә сакланган. Казан кунаклары Сөембикә-ханбикә манарасы, Благовещение соборының матурлыгына сокланалар.

(Вакытлы матбугаттан)

Сүзлек

20

рухи — духовный

мәркәз — столица

дүрткырлы — четырехгранный

текә баскыч — крутая лестница

сокланырга — восхищаться

каравыл манарасы — смотровая башня Сораулар

Казанның үзәгендә нәрсә урнашкан?

Казан Кремле кайчан төзелгән?

Сөембикә манарасы турында ниләр беләсез?

Кремльдәге икенче тарихи манара ничек атала?

Казан кунаклары нинди истәлекле урыннарга сокланалар?

Сезгә башкалабызның кайсы мәйданнары, урамнары ошый?

Сез кайсы театрларда, музейларда булдыгыз?

Сезнеңчә, Казанда тагын нәрсәләр төзергә кирәк?

Биремнәр

        1. Текстның эчтәлеге буенча диалог төзегез.

        2. Үзегезгә ошый торган тарихи һәйкәл турында сөйләгез.

        3. Өченче абзацны татарчага тәрҗемә итегез.

СӨЕМБИКӘ МАНАРАСЫ

Сөембикә манарасы! Казанның гына түгел, Татар иленең символына әверелде бу корылма.

капка — ворота

...1549 елда Казан ханы — Сафагәрәй үлә. Сафагәрәйнең хатыны Сөембикә кушуы буенча, хан кабере өстенә шушы манара салына. Ул бик тиз арада төзелә. Сөембикәне 1551 елда Мәскәүгә алып китәләр. Димәк, мәгълүматлар әлеге манараның 1549—1551 еллар арасында салынуы турында сөйлиләр.

1552 елда Сафагәрәй кабере аннан алына. Шуннан соң бу корылманы күзәтү манарасы итеп файдаланалар. Шул заманнар өчен ул бик мөһим стратегик урын була.

21

Һәйкәл көнчыгыш стилендә эшләнгән һәм борынгы культ корылмаларына охшаш: кисек пирамидалардан төзелгән; 7 катлы; иң югарысы — изге урын; төрле төсләргә буялган һәм төрле орнаментлы террасалар бар. Сөембикә манарасының архитектура ягыннан тиңдәшләре Ыссык-Күл янындагы борынгы каберлектә бар. Алар XII—XIV гасырларда куелган.

Бу элементлар нәрсә турында сөйлиләр соң? Моңа җавапны мөселман мифологиясеннән табарга мөмкин: «Алла катлам-катлам итеп Җиде Күкне яраткан. Җиденче күк өстендә Алла тәхете урнашкан...»

Җиде күк! Җиде катлы манара! Сөембикә үзенең сөекле иренең мәңгелектә җиденче кат күккә күтәрелүен, җәннәттә булуын теләгән.

(Вакытлы матбугаттан)

Сүзлек

әверелергә — превращаться кисек — усеченный

кабер — могила катлам-катлам — пластами //слоями

күзәтү — наблюдение тәхет — трон

тиңдәш — подобный җәннәт — рай

изге урын —святилище мәңгелек — вечность

Сораулар

Сөембикә-ханбикә ничәнче гасырда яшәгән? Аның ире кем булган?

Сөембикә кушуы буенча, иренең кабере өстенә нәрсә төзиләр? Бу манара нинди стильдә эшләнгән?

Сөембикә манарасының борынгы культ корылмалары белән нинди уртаклыклары бар?

Сөембикә үзенең сөекле иренә нәрсә теләгән? Сезнең Сөембикә манарасын күргәнегез бармы? Биремнәр

1 . Сөембикә манарасы турында сөйләгез.

          1. Дөньяда тагын нинди атаклы манаралар бар? Шуларны атагыз.

          2. Икенче абзацны татарчага тәрҗемә итегез.

22

ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГАТЕ

Татарстанның табигате матур, бай, серле һәм төрле. Калын зур урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарда төрле агачлар үсә, шуңа күрә катнаш урманнар да, ылыслы урманнар да шактый. Алар арасында төз наратлар, нык имәннәр, зифа каеннар, нәфис юкәләр, өрәңге, чыршы, карагай агачлары да бар. Куе агачлар арасында, куаклыкларда зур мөгезле пошилар, аюлар, бурсыклар, бүреләрне очратасың. Кызыл тунлы төлкеләр, куркак куяннар да еш очрый.

Татарстан Республикасын "дүрт елга иле" дип йөрткәннәр. Аның аша Идел, Чулман (Кама), Агыйдел, Нократ (Вятка) елгалары ага. Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя, Казансу елгалары исә — аларның кушылдыклары. Кечкенә елгалар, күлләр дә күп анда. Аккош күле, Кабан күле, Зәңгәр күл, Тирән күл һәм башка бик күпләр безнең республикабызда урнашкан. Алар бик уңайлы ял итү урыннары бар.

Татарстанның климаты уртача: кышлары артык салкын түгел, ә җәйләре түзә алмаслык эссе булмый. Шуңа күрә республиканың бай табигате, йомшак, саф һавасы иген үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы. Киң болын-кырларда аллы-гөлле чәчәкләр, шифалы үләннәр бик күп. Татарстан кырларында бодай, арыш, кукуруз, карабодай, борчак, чөгендер, көнбагыш үстерәләр. Терлекчеләр мөгезле эре терлек үрчәтәләр, дуңгызчылык һәм кошчылык белән шөгыльләнәләр. Идел һәм Чулман буенда өлгергән алма, чия, кура җиләге, җир һәм каен җиләкләре, бөрлегән, чикләвекләр тирә-якта иң тәмлеләрдән санала. Чиста табигать - сәламәтлек нигезе. Шуңа күрә аны карап, чистартып торырга кирәк. Табигатьне саклау - Ватанны саклау дигән сүз ул!

(Вакытлы матбугаттан)

Сүзлек

серле — таинственный Зөя — Свияга

катнаш — смешанный кушылдык — приток

ылыслы — хвойный түзә алмаслык — нестерпимый

23

төз — стройный

өрәңге — клен

карагай — лиственница

үрчетергә — разводить шифалы — целебный мөгезле эре терлек — крупный

куаклык — кустарник

бөрлегән — ежевика

Сораулар

Татарстанның табигате нинди? Татарстан аша нинди зур елгалар ага? Татарстан урманнарында нинди агачлар үсә? Татарстан урманнарында нинди җәнлекләр яши? Татарстанның климаты нинди?

Татарстанда нәрсәләр үстерәләр, нәрсәләр үрчетәләр? Сезгә Татарстанның табигате ошыймы?

Биремнәр

            1. рогатый скот

              Татарстанның табигате турында сөйләгез.

            2. Үзегез яши торган төбәкнең табигатен тасвирлагыз.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

Татарстан Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы — 68 мең кв. км. Халкы — 3 миллион 700 мең кеше. Татарстанда 100 дән артык милләт вәкиле яши. Татарстан Республикасы составында 43 район, 19 шәһәр, шәһәр төрендәге 21 бистә һәм 3000гә якын авыл исәпләнә. Иң зур шәһәрләр — Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Алабуга һәм башкалар. Татарстан аша 4 зур елга ага: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел. Кечкенә елгалар һәм күлләр дә күп.

Татарстан — эре сәнәгый үзәк. Казан шәһәрендә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре житештерелә. Чаллыда — «КаМАЗ» йөк автомобильләре һәм «Ока» җиңел машиналары, Чистай шәһәрендә — атаклы «Восток» сәгатьләре, Түбән Камада— синтетик каучук һәм автомобиль шиннары, Яшел Үзәндә суыткычлар эшләнә. Татарстанда эшләнгән югары сыйфатлы товарлар төрле республикаларга, БДБ илләренә, чит

24

илләргә чыгарыла. Республикабызга да әлеге дәүләтләрдән төрле товарлар кертелә: авыл хуҗалыгы машиналары, минераль ашламалар, төзелеш һәм юл техникасы, агач материаллары һәм башкалар.

Соңгы елларда Татарстан Россия Федерациясенең өлкәләре, БДБ илләре, Балтыйк буе илләре һәм күп кенә чит илләр белән икеяклы килешүләр төзеде һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырды. Татарстан Көнчыгыш илләре белән дә, Көнбатыш илләре белән дә багланышларны киңәйтә. Чит илләрдә Татарстанның вәкаләтле вәкиллекләре эшли. Алар чит ил кешеләренә Татарстан турында тулы мәгълүмат җиткерәләр.

1990 нчы елдан республиканың рәсми исеме — Татарстан Республикасы. Конституция нигезендә Татарстанда ике тел — татар һәм рус телләре — дәүләт телләре булып санала. Татарстанның иң югары органы — Дәүләт Советы. Ул 5 елга сайлана. Татарстанның ил башлыгы — Президент. Ул да 5 елга сайлана. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев 1991 нче елда сайланды.

Республикабызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли. Биредә ел саен Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале, Федор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале үткәрелә.

кертелә — ввозится

Бүгенге көндә Татарстан — зур сәяси, икътисадый, фәнни, мәдәни үзәк.

Сүзлек

вәкил — представитель

килешү — соглашение

ышанычлы — доверительный

шәһәр төрендәге бистә — поселок городского типа

вәкаләтле вәкиллек

полномочное

представительство

исәпләнә — насчитывается

сәнәгыи — промышленный

йөк — груз

мәгълүмат — информация

25

чыгарыла — вывозится

Сораулар

Татарстан кайда урнашкан? Ул нинди республика?

Татарстанның иң зур шәһәрләре ниндиләр? Татарстанның кайсы районнарында булганыгыз бар? Татарстан аша нинди зур елгалар ага? Татарстанда нәрсәләр җитештерелә?

Татарстанның халыкара мөнәсәбәтләре турында нәрсәләр беләсез?

Татарстанның вәкаләтле вәкиллекләре кайсы илләрдә бар?

Татарстанның башлыгы кем?

Сезнеңчә, дәүләт башлыгы нинди булырга тиеш?

Татарстанның Дәүләт Советы ничә елга сайлана?

Хәзерге вакытта Дәүләт Советы рәисе кем?

Татарстанның Премьер-министры кем?

Биремнәр

              1. Татарстан Республикасының икътисадый, фәнни, мәдәни казанышлары турында сөйләгез.

              2. Татарстан шәһәрләренең берсе турында сөйләгез.

              3. Икенче абзацны тәрҗемә итегез.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ СИМВОЛЛАРЫ

Дөньяда 200 гә якын бәйсез дәүләт исәпләнә. һәр дәүләтнең үз символлары була: флаг, герб һәм гимн.

Татарстанның дәүләт флагы өч өлештән тора: өске өлеше — яшел, аскы өлеше — кызыл, ә уртада тар гына ак тасма сузылган. һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл төс — кояш, ут төсе. Яшел төс — туган җиребезнең һәм табигатебезнең матурлыгы төсе, яшәү билгесе. Ак төс — намус, тынычлык- иминлек билгесе. Татарстанның дәүләт флагы 1991 нче елда кабул ителде. Аның авторы — халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.

Татарстанның дәүләт гербында канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен, ә уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый ала. Барсның ян-ягында түгәрәк калкан урнашкан. Аңа кашкарый чәчәге төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк — озын гомер билгесе. Яшел боҗра эчендә татар орнаменты чигелгән. Аста "Татарстан" сүзе язылган. Туградагы кызыл, ак, яшел төсләр — дәүләт флагы төсләре. Барс артындагы кояш аяз күкне, яктылыкны аңлата. Татарстанның дәүләт гербы 1992 нче елда кабул ителде. Аның авторлары — рәссам Риф Фәхретдинов һәм галим Назыйм Ханзафаров.

Татарстанның дәүләт гимны 1993 нче елда кабул ителде. Ул күренекле татар композиторы Рөстәм Яхин музыкасына язылган. Гимн бәйрәмнәрдә, тантаналы мизгелләрдә яңгырый.

Татарстан халыклары дәүләт символларын хөрмәт итәргә һәм аларны сакларга тиеш. Бу — аларның изге бурычы.

(«Ватаным Татарстан» китабыннан).

Сүзлек

өлеш — часть тасма — лента мәгънә — значение билге — знак, символ калкан — щит кашкарый — астра тантаналы — торжественный мизгел — мгновение

үткен — острый Сораулар

Татарстанның дәүләт флагындагы төсләр нәрсәне белдерә? Татарстанның дәүләт гербында нәрсәләр сурәтләнгән? Татарстанның дәүләт гимны кайсы очракларда яңгырый? Татарстанның дәүләт символларын кайларда күрергә мөмкин? Биремнәр

1 . Татарстанның дәүләт символлары турында сөйләгез.

27

                1. Россия Федерациясенең дәүләт символлары турында белгәннәрегезне әйтегез.

                2. Икенче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

ТАТАРСТАННЫҢ ВӘКАЛӘТЛЕ ВӘКИЛЛЕКЛӘРЕ

Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең өлкәләре, БДБ илләре, көнчыгыш һәм көнбатыш дәүләтләре белән элемтәләрне киңәйтә. Чит илләрдә Татарстанның вәкаләтле вәкиллекләре эшли. Хәзерге вакытта Татарстанның уннан артык вәкиллеге бар.

Мәскәү — Россия Федерациясенең башкаласы, дөньякүләм билгеле иң зур шәһәрләрнең берсе. Анда чит ил вәкиллекләре һәм илчелекләре бик күп. Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге 1994 нче елда ачылды. Бүгенге көндә вәкиллектә 70 тән артык хезмәткәр эшли. Чит ил эшкуарлары, сәясәтчеләр, мәдәният һәм фән эшлеклеләре вәкилеккә төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.

Вәкиллек Россия өлкәләре белән дә бәйләнешләрне ныгыта. Мәскәүдә 800 меңгә якын татар яши. Шуңа күрә Мәскәүнең татар иҗтимагый тормышы да вәкиллек белән бәйләнгән. 1941 нче елга кадәр Мәскәүдә татар милли үзәге булган. Әле 1913 нче елда ук танылган эшкуар Шәмси Әсәдуллаев ярдәмендә, халык акчасына татар мәктәбе, китапханә, зур заллы дүрт катлы йорт та салып куйганнар. Анда татар театры эшләгән, газета-журналлар чыгарылган.

Бүгенге көндә дә татарлар үзләренең оешмаларын булдырганнар. Мәскәүдә 20 дән артык оешма бар. Вәкаләтле вәкиллек бу оешмалар белән бәйләнештә тора. Моның өчен вәкиллектә махсус бүлек тә бар. Күптән түгел вәкиллек каршында яшьләр оешмасы барлыкка килде. Аңа Мәскәүнең югары уку йортларында Татарстаннан килеп укучы студентлар да, Мәскәүдә яшәүче татар егетләре-кызлары да керә. Шулай ук вәкиллек каршында оештырылган «Фатиха» фонды талантлы яшьләргә булышуны төп максат итеп куя.

Гомумән әйткәндә, вәкаләтле вәкиллек татар оешмаларына зур ярдәм итә.

(Вакытлы матбугаттан).

28

Сүзлек

вәкаләтле вәкиллек — полномочное мөрәҗәгать итәргә — обращаться представительство махсус — специальный

сәясәтче — политик фатиха — благословение

Сораулар

Татарстанның вәкаләтле вәкиллекләре кайсы илләрдә һәм өлкәләрдә бар? Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге нәрсә белән шөгыльләнә?

Вәкилеккә кемнәр мөрәҗәгать итә?

Мәскәүдә яшәүче татарлар үзара ничек аралашалар?

Вәкиллек кемнәргә ярдәм итә?

Биремнәр

                  1. Татарстанның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге турында сөйләгез.

                  2. Татарстанның чит илләрдәге вәкаләтле вәкиллекләренең эшчәнлеге турында газеталардан мәгълүмат табып укыгыз һәм эчтәлеген сөйләгез.

                  3. Беренче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ КОНСТИТУЦИЯСЕ

һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция — төп закон ул. Анда дәүләтнең иҗтимагый һәм икътисадый төзелеш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде. Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстанда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман һәм башка табигать байлыклары, дәүләт бюджеты акчалары, дәүләт банклары активлары, мәдәни һәм тарихи хәзинәләр — бөтенесе халык байлыгы.

Татарстанның Конституциясе сәяси, икътисадый, социаль һәм мәдәни тормышның барлык өлкәләрендә гражданнарның тигез хокукларын гарантияли. Республикабызда барлык гражданнар тигез хокуклы һәм тигез бурычлы.

29

Дәүләт аларның тормышын, сәламәтлеген, шәхси иреген яклый. Республика гражданнары хезмәткә, ялга, медицина ярдәменә, чиста табигать мохитенә, торакка, дәүләт уку йортларында түләүсез белем алуга һәм башка хокукларга ия.

Дәүләт гаилә турында кайгырта, ана белән баланың сәламәтлеген саклауга һәм балаларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирә. Татарстанда һәрбер кешегә сүз, матбугат, фикер һәм инану иреге бирелә.

Татарстанда дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Конституция нигезендә, Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, икеяклы килешүләр төзи, вәкиллекләр белән алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.

Татарстан Республикасында яшәүче барлык кешеләр Конституцияне һәм законнарны үтәргә бурычлы. Алар башка гражданнарның намусын һәм милли горурлыгын хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә һәм хәрби хезмәт үтәргә тиеш. Шулай ук барлык гражданнар табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, мәдәни хәзинәләрне һәм тарихи истәлекләрне сакларга, башка илләрнең халыклары белән хезмәттәшлекне үстерергә, бөтен дөньяда тынычлыкны ныгытырга бурычлы. Сүзлек

иҗтимагый — общественный төзелеш нигезләре — основы устройства

билгеләргә — определять хакимият — власть хәзинәләр — ценности шәхси ирек — личная свобода Сораулар

Татарстан Республикасының Конституциясе кайчан кабул ителде? Анда нәрсәләр билгеләнгән? Татарстан гражданнары нинди хокукларга ия?

кайгыртырга — заботиться инану — вероисповедание эшчәнлек — деятельность салым — налог

хезмәттәшлек — сотрудничество

ныгытырга — укреплять

табигать мохите — окружающая среда

30

Татарстан гражданнарының бурычлары ниндиләр?

Конституция нигезендә, Татарстан Республикасының сәяси эшчәнлеге ниләрдән гыйбарәт?

Биремнәр

Үз фикерләрегезне белдереп, Татарстан Конституциясе турында сөйләгез.

Тексттан соң бирелгән сүзләр белән җөмләләр төзеп әйтегез.

Өченче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

ТАТАРСТАН ТАРИХЫННАН

Мең еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. Унынчы гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. Бөек Болгар дәүләте Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт булган. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Бу вакыйга Болгар дәүләтенең үсешенә зур йогынты ясаган. Болгар иле ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырган. Болгарлар башка дәүләтләр белән сәүдә иткәннәр, акча сукканнар, төрле кораллар, савыт-саба ясаганнар. Болгарларның үз язулары булган, фән, мәдәният, мәгариф үсеш алган.

1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урдага кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң, XV гасырда яңа дәүләт — Казан ханлыгы төзелә. Биредә яшәүчеләрне Казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Казан ханлыгы Бөек Болгарның дәвамы була. Казан ханлыгы кешеләре игенчелек һәм тукучылык белән шөгыльләнгәннәр, матур биналар, мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр төзегәннәр. Казан шәһәрендә гыйлем йортлары күп булган һәм аларда укырга-язарга, матур итеп китап күчерергә өйрәткәннәр. Илдә ханнан кала икенче кеше сәед булган. Сәедләр мәдрәсәләр тотканнар, мәгърифәт таратканнар.

XVIII нче гасырда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелгән. Казан губернасы хуҗалык үсеше ягыннан Россиядә алдынгы урында торган. Икътисадый тормышның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил иткән. Казанда зур остаханәләр, завод-фабрикалар барлыкка килгән. Шәһәр тиз үсеш алган. Бу

31

чорда Казан Россиянең иң эре сәүдә үзәкләреннән саналган. Анда телефон үткәрелгән, шәһәрнең үзәк урамнарында трамвай йөри башлаган, тимер юл челтәре киңәйгән.

1920 нче елда Татар автономияле республикасы төзелә. 1921 нче елда татар теле беренче тапкыр дәүләт теле дип игълан ителә. Сугыштан соңгы елларда Татарстанда югары сыйфатлы товарлар җитештерелә башлый. 1950 нче елда «Татнефть» берләшмәсе төзелә һәм республикабызның икътисадында яңа тармак — нефть сәнәгате барлыкка килә. 1956 нчы елда Татарстан нефть чыгару буенча СССРда беренче урынга чыга.

1990 нчы елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәннән соң, Татарстанның Дәүләт Советы төзелде, беренче Президенты сайланды, Дәүләт символлары булдырылды.

Бүгенге көндә Татарстан башка республикалар, чит илләр белән турыдан- туры килешүләр төзи, тыгыз һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, башка республикаларда, өлкәләрдә һәм чит илләрдә вәкиллекләрен ача.

Хәзерге вакытта Татарстан — үзенең сәяси, икътисадый, фәнни, мәдәни казанышлары белән дөньяда танылу алган республика. Сүзлек

кабиләләр — племена дин — религия вакыйга — событие үсеш — развитие

йогынты ясарга — оказать влияние акча сугарга — чеканить деньги таркалганнан соң — после распада игенчелек — земледелие

Сораулар

Болгар дәүләте кайчан төзелгән? Болгарлар нәрсәләр белән шөгыльләнгәннәр?

гыйлем йортлары — учебные заведения сәед — сеид (почетный титул мусульман)

тәшкил итәргә — составлять сәнәгать — промышленность тармак — отрасль танылу — признание тукучылык — ткачество

32

Казан ханлыгы нинди дәүләтнең дәвамы булган? Хәзерге Татарстан җирендә нинди дәүләтләр булган? XVIII — XIX нче гасырларда Казан шәһәре нинди булган? XX нче гасыр ахырында республикабызда нинди тарихи үзгәрешләр булды? Татарстан кайсы өлкәләрдәге казанышлары белән дөньяда танылу алды?

Биремнәр

  1. Татарстан тарихы турында белгәннәрегезне сөйләгез.

  2. Татар газеталарыннан Татарстанның халыкара мөнәсәбәтләре турында бер мәкалә табып укыгыз һәм эчтәлеген сөйләгез.

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОРЫЛТАЕ

Дөньяда җиде миллионнан артык татар исәпләнә. Аларның биш миллионга якыны Россия Федерациясендә яши. Татарстаннан тыш татарлар Ульяновск, Чиләбе, Оренбург, Пенза өлкәләрендә, БДБ илләрендә дә, Балтыйк буе дәүләтләрендә дә, чит илләрдә дә яшиләр. Бүгенге көндә Төньяк Кавказда 100 меңгә якын татар яши. Чит илләрдә кырык меңнән артык татар бар.

1992 нче елда Президент М.Ш.Шәймиев, татарларны берләштерү максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессын жыю турында фәрман чыгарды. Шул ук елның җәендә Казанда Беренче Бөтендөнья татар корылтае үтте. Конгресска татарлар яши торган барлык төбәкләрдән дә диярлек меңнән артык кеше килде. Анда даими эшли торган орган — Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты төзелде. Аның рәисе итеп КДУ профессоры Индус Таһиров сайланды. Башкарма комитет, иң беренче чиратта, Татарстан Республикасының башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен ныгытырга, татар милләтен тупларга ярдәм итә.

Башкарма комитет төрле төбәкләрдә милли мәктәпләр ачу, татарча чыга торган газета-журналлар, җирле радио һәм телевидение проблемаларын хәл итү өчен хакимият җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Конгресс бинасында массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән зур семинар-киңәшмәләр

33

уза. Башкарма комитет шулай ук татарлар яши торган төбәкләрдә күчмә утырышлар да уздыра. Бу эшләр яхшы нәтиҗәләр бирә.

Бүгенге көндә төрле төбәкләрдә һәм илләрдә 130 дан артык татар милли оешмасы эшли. Бөтендөнья татар корылтаеның Башкарма комитеты, аның даими комиссияләре Татарстанның чит илләрдәге вәкиллекләре һәм милли оешмалар белән тыгыз бәйләнештә тора. Конгрессның эшчәнлеге татарларның рухи үсешендә әһәмиятле роль уйный.

Бөтендөнья татар конгрессы 5 елга бер тапкыр үткәрелә.

(Вакытлы матбугаттан).

Сүзлек

фәрман чыгарырга — издать указ киңәшмә — совещание

төбәк — регион утырыш — заседание

башкарма — исполнительный даими — постоянный

тупларга — объединять үсеш — развитие

Сораулар

Хәзерге вакытта дөньяда күпме татар исәпләнә?

Татарлар кайларда яшиләр?

Татарларны берләштерүче оешма ничек атала?

Бөтендөнья татар корылтаеның Башкарма комитеты нәрсә белән шөгыльләнә? Чит илләрдәге татарлар Казанга киләләрме? Алар бер-берсе белән ничек аралашалар? Биремнәр.

    1. Бөтендөнья Татар Корылтаеның Башкарма комитеты эшчәнлеге турында сөйләгез.

    2. Чит илләрдәге татарлардан интервью алу өчен, 10 сорау төзегез.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘГЕ ТАТАРЛАР Татарларның күпчелеге Татарстанда яшәсә дә, төрле елларда, төрле сәбәпләр аркасында чит илләргә киткән татарлар да бар. Татарлар Чиләбе, Оренбург, Пермь, Ульяновск өлкәләрендә, Башкортстанда, Украинада, Молдовада, Литвада, Эстониядә, Себердә һәм башка төбәкләрдә яшиләр.

34

Элеккеге СССР территориясеннән башка Төркиядә, Финляндиядә, Польшада, Австралиядә, Кытайда, Германиядә, Америкада татар диаспоралары бик көчле.

Элек чит илләрдәге татарларның Татарстан, Казан белән элемтәләре булмаган, әмма алар туган телләрен онытмаганнар, саклап калганнар, татар халкы турындагы мәгълүматларны, истәлекләрне буыннан-буынга тапшырганнар.

90 нчы еллардан соң аларга әти-әниләренең туган җирләре белән якыннан танышырга мөмкинлекләр булдырылды. 1992 нче елда татарларны берләштерү максатыннан, Казанда Беренче Бөтендөнья татар конгрессы үткәрелде. Чит илләрдә яшәүче татарлар беренче тапкыр Татарстандагы туганнары, дуслары белән очраштылар. Шул көннән бирле алар бер-берсенә хатлар язышалар, интернет аша хәбәрләшәләр, Татарстан белән кызыксынып торалар. Алар 5 елга бер тапкыр татар корылтаенда катнаша алалар.

Хәзерге вакытта 25 меңгә якын татар Төркиядә яши. Бу илгә татарларның иммиграциясе XIX нчы гасыр ахырында башланган һәм XX нче гасырның 20 — 40 нчы елларына кадәр дәвам иткән. Польшада 5 меңгә якын татар яши. Мондагы татар диаспорасы берничә дулкын эммигрантлардан формалашкан. Татарлар, нигездә, дәүләтнең көнчыгышында яшиләр. Фин татарларына килгәндә, аларның күбесе Хельсинки, Тампере һәм башка шәһәрләрдә яши. Татарлар бу илгә XIX нчы гасыр ахырында - XX нче гасыр башында сәүдәгәр буларак килгәннәр.

Америка Кушма Штатларындагы татар диаспорасының нигезен Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Европа һәм Азия илләреннән күчеп килгән татарлар тәшкил итә. Америка татарлары бер-берсе белән аралашалар, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр.

Татар диаспоралары шулай ук Канадада да, Австралиядә дә бар. Биредәге татар гаиләләре бергәләп Сабан туен бәйрәм итәләр, төрки халыкларның сәнгате һәм мәдәнияте белән кызыксынып яшиләр.

Татарстан хөкүмәте чит ил татарлары белән тыгыз элемтәдә тора.

(Вакытлы матбугаттан)

35

Сүзлек

буыннан-буынга — из поколения в дулкын — волна поколение күчәргә — переехать

хөкүмәт — правительство

Сораулар

Дөньяда күпме татар исәпләнә? Татарларның күпчелеге кайда яши?

Чит илләрдәге татар диаспоралары кайчан формалашкан?

Чит илләрдәге татарларның бер-берсе белән аралашырга нинди мөмкинлекләре бар?

Алар Татарстан турында каян мәгълүмат алалар? Биремнәр

1 . Чит илләрдәге татар диаспоралары турында сөйләгез.

      1. Интернеттан чит илләрдәге татарлар турында мәгълүмат табыгыз һәм сөйләгез.

      2. Беренче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

ТАТАРСТАННЫҢ ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫ

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 20 дән артык дәүләт югары уку йорты бар. Аларда 70 меңгә якын студент белем ала, 2 меңгә якын аспирант укый. Шулар арасында унысы Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына карый, ә калганнары тармак министрлыклары системасында эшли.

90 нчы елларда Татарстанда күп кенә институтлар университет һәм академия статусын алдылар. Алар арасында Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт гуманитар педагогика һәм энергетика университетлары һәм башкалар. Бу югары уку йортларында тәҗрибәле профессорлар, үз эшләрен яратучы белгечләр эшли. Алар студентларга сайлаган һөнәрләре буенча кирәкле мәгълүмат җиткерәләр, тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм тирән белем бирәләр.

36

Татарстанда дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары да бар. Аларның саны 20 дән артык. Һәр ел диярлек заман таләпләренә туры килерлек белгечләр әзерләү буенча уку йортлары, аларның филиаллары ачыла. Билгеле булганча, дәүләтнеке булмаган уку йортларында уку түләүле, шуңа да карамастан аларда йөзләрчә студент белем ала. Бу югары уку йортлары яңа икътисади шартлар өчен кирәкле булган белгечләр әзерли.

Югары уку йортларында гадәттә өч төрле уку формасы бар: көндезге бүлек, читтән торып уку бүлеге һәм кичке уку бүлеге. Аларда бюджет хисабына һәм түләүле уку системалары яшәп килә.

Болардан тыш, Татарстанның төрле шәһәрләрендә дә берничә югары уку йорты эшли. Алар арасында Алабуга дәүләт педагогика университеты, Яр Чаллы педагогика һәм политехника институтлары, Әлмәт нефть институты һәм башкалар.

(Вакытлы матбугаттан).

Сүзлек

тармак — отрасль тәҗрибәле- опытный түләүле — платный белгеч - специалист гадәттә - обычно

читтән торып уку бүлеге — заочное

белгеч — специалист

тыш — кроме

Сораулар

Татарстанда күпме югары уку йорты исәпләнә? Аларда күпме студент белем ала?

Казаннан тыш кайсы шәһәрләрдә югары уку йортлары бар? Сез нинди югары уку йортында укырга телисез һәм ни өчен?

Биремнәр

        1. Татарстанның югары уку йортлары турында сөйләгез.

        2. отделение

          Яңа уку йортлары турында фикерләрегезне белдерегез.

        3. Беренче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

37

РОССИЯДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУ ТАРИХЫННАН

XVI-XVIII гасырларда Россиянең Урта Азия һәм көнчыгыш дәүләтләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда татарлар тылмачлар буларак зур ярдәм күрсәткәннәр. Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган. Россиянең Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка күп кенә илләр белән рәсми эш кәгазьләре татар телендә алып барылган. Шунлыктан Россиядәге башка төрки телләр арасында татар теленең дәрәҗәсе югарырак булган. Ә бу исә XVIII гасыр урталарында ук күп кенә уку йортларында татар телен укыта башлауга китергән.

1764 елдан башлап, Әстерхан мәктәпләрендә солдат балаларына татар теле укыталар. Аз гына соңрак, ягъни 1 769 нчы елда, Елизавета Петровна кушуы буенча Казандагы дворян һәм разночинец балалары өчен булган гимназиядә дә татар теле укытыла башлый. Екатерина II боерыгы белән гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. Бу хезмәтне мәктәп укытучылары тикшерәләр һәм аңа югары бәя бирәләр. 1778 нче елда бу хезмәт Мәскәүдә басылып чыга. Татар басма әлифбасының тарихы шушы китаптан башлана.

XVIII гасыр ахырыннан башлап татар теле дәресләре Мәскәү университеты каршындагы Академик гимназиядә, Омскидагы Азиат мәктәбендә, Тобольскидагы һәм башка берничә шәһәрдәге рухани семинарияләрдә дә алып барыла. Томск, Оренбург, Саратов, Әстерхан Ставрополь, Симферополь гимназияләрендә татар теле мәҗбүри уку предметлары исемлегенә кертелә. 1812 елдан Казан университетында да татар теле укытыла башлый.

Татар теле дәресләрен бу уку йортларында күренекле тюркологлар алып барган. Мәсәлән, Казан университетында озак еллар татар телен Ибраһим Хәлфин укыткан. Оренбург Неплюев кадет корпусында татар телен Салихҗан Күкляшев, Мартиниан Иванов, Мирсалих Бекчуриннар хәрбиләргә өйрәткәннәр. Казан рухани академиясендә А.Троянский һәм Н.Ильминскийлар

38

татар теле дәресләре алып барганнар. Әлеге укытучылар дистәләгән дәреслекләр, сүзлекләр, үзөйрәткечләр, сөйләүлекләр дә төзегәннәр. Мәсәлән, XIX гасырда 38 үзөйрәткеч басылып чыккан. Габдүш Ваһаповның «Самоучитель для русских по-татарски и для татар по-русски» исемле хезмәте беренче тапкыр 1864 нче елда Казан университеты типографиясендә басылып чыга һәм соңрак тагын 20 тапкыр нәшер ителә. Мирсалих Бекчурин, И.Кондратов, Шиһабетдин Рәхмәтуллин, Ш.Саинов һәм башка авторларның үзөйрәткечләре дә татар теленә өйрәтүдә киң файдаланылган.

Үзөйрәткечләрдән тыш бу чорда Сәгыйть Хәлфиннең ике томлык беренче «Русча-татарча сүзлеге», Ибраһим Хәлфиннең «Татар теленең әлифбасы һәм грамматикасы», Мартиниан Ивановның «Татар грамматикасы» һәм «Татар хрестоматиясе» кебек хезмәтләре дөнья күрә.

Татар теленә өйрәтү һәм татар теле дәреслекләрен язу эше Октябрьдән соң да дәвам иткән. Мәсәлән, Ф.Сәйфи-Казанлының үзөйрәткече күпләргә таныш. 20-30 нчы елларда М.Корбангалиевнең йөздән артык дәреслек һәм методик кулланма язуы мәгълүм.

ХХ гасырның 80 нче елларында Ф.С.Сафиуллина, И.Л.Литвинов һ.б. тарафыннан төзелгән үзөйрәткечләр басылып чыкты.

Сүзлек

ачкыч - ключ

кушуы буенча — по поручению боерык — приказ

югары бәя — высокая оценка рухани — духовный мәҗбүри - обязательный нәшер итәргә — издавать

Сораулар

Россиядә татар теле кайчан укытыла башлый һәм ни өчен? Беренче булып бу эшне кемнәр башкарган? Татар телен укыту өчен, нинди кулланмалар төзелгән? Аларны кемнәр төзегән?

39

Сезнеңчә, бүгенге көндә татар телен дәүләт теле буларак укытуда нинди мөһим

мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк?

Биремнәр

1 . Россиядә татар телен укыту турында сөйләгез.

  1. Хәзерге вакытта татар телен укыту турында үз фикерләрегезне белдерегез.

  2. Икенче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ КИТАПХАНӘСЕ

Татарстанның Милли китапханәсе Казанда, Кремль урамында иң матур биналарның берсендә урнашкан. Бу бина фабрикант А.Ушков үтенече буенча күренекле архитектор Карл Мюфке тарафыннан салдырыла һәм бизәлә. Бүгенге көндә дә китапханәнең залларында бу йортның хуҗасы Алексей Ушковтан калган бәллүр люстралар эленеп тора. Шул чорның шәмдәлләре, сәгатьләре, каминнары, серле мәгарәләре — барысы да үз урынында.

Казанда беренче җәмәгать китапханәсе ачылуга зур өлеш керткән кешеләр булып әтиле-уллы Второвлар санала. Иван Алексеевич Второв, гомере буе төрле телләрдәге китаплар, журналлар җыйган. Аның байлыгы мирас булып улы Николай Иванович Второвка күчкән. Петербургка күчеп киткәндә, Николай Второв әтисенең китапханәсен шәһәр идарәсенә бүләк итеп калдырган. Шулай итеп, Казанда беренче китапханә ачылган.

Татарстанның төп китапханәсе 1991 нче елда Милли китапханә статусын алды. Бүгенге көндә Милли китапханә — дөньяда татар китабын, республика тормышына караган әдәбиятны туплау, саклау һәм тарату белән шөгыльләнә. Аның хәзинәсендә 3 миллионнан артык китап һәм документлар саклана. 14 меңнән артык кулъязма һәм сирәк очрый торган басма китаплар — китапханәнең байлыгы.

Китапханәдә төрле бүлекләр бар: борынгы кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге; дөнья әдәбияты бүлеге; сәнгать бүлеге; фәнни әдәбият, техник әдәбият, фәнни-методик әдәбият бүлекләре, туган якны өйрәнүгә багышланган басмалар бүлеге, матбугат бүлеге; чит ил әдәбияты бүлеге һәм башкалар.

40

Хәзерге вакытта Милли китапханә — Идел буе мәдәниятенең әһәмиятле үзәге. Ул халыкара танылу да алды: китапханәләрнең халыкара ассоциациясенә керде, аның барлык Конгрессларында катнаша. Милли китапханә Америка Кушма Штатларының 8 китапханәсе, Канаданың, Төркиянең һәм башка чит илләрнең китап саклагычлары белән китаплар алмашу турында килешүләр төзеде.

Китапханәнең эшчәнлеге күпкырлы. Анда фәнни-гамәли конференцияләр, язучылар белән очрашулар уздырыла, камера оркестры һәм җырчылар чыгыш ясый. Ел саен иң популяр китап конкурсына йомгак ясала. Шулай ук күргәзмәләр оештырыла, китапка багышланган әдәби кичәләр үткәрелә. Татарстанның Милли китапханәсе үзенең эшчәнлеге белән халыкларны якынайтуга зур өлеш кертә. Сүзлек

үтенеч — просьба идарә — управление

бәллүр — хрустальный басма — издание

шәмдәл — подсвечник китап саклагыч — книгохранилище

мәгарә — пещера йомгак ясарга — подводить итог

мирас — наследие өлеш кертергә — внести вклад

Сораулар

Казанда беренче җәмәгать китапханәсе кайчан ачылган? Китапханә ачылуга кемнәр зур өлеш керткән? Бүгенге көндә Татарстанның төп китапханәсе ничек атала? Анда нинди бүлекләр эшли?

Милли китапханәнең эшчәнлеге турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Милли китапханә кайсы илләрнең китапханәләре белән элемтәләр

урнаштырган?

Сез бу китапханәгә йөрисезме?

Сезгә кайсы бүлекләрдә булырга туры килде?

Биремнәр

41

1 . Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең эшчәнлеге турында сөйләгез.

    1. Яраткан китабыгыз турында фикерләрегезне белдерегез.

    2. Икенче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

ТАТАР МАТБУГАТЫ ТАРИХЫННАН

Татар вакытлы матбугаты тарихы ХК гасыр ахырыннан башлана һәм беренче төрки газета "Тәрҗеман"га барып тоташа (1883-1905). Аны күренекле җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль бәй Гаспралы чыгара. Бу газета, Бакчасарайда нәшер ителсә дә, бөтен төрки дөньядагы яңалыкларны яктыртып бара һәм төрки халыклар өчен мөһим булган мәсьәләләр турында яза.

Татар телендә беренче газета исә 1905 нче елның сентябрендә дөнья күрә. Ул Петербургта чыга һәм "Нур" дип атала. Аның мөхәррире Гатаулла Баязитов була. Шул көннән алып, төрле шәһәрләрдә яңа газета һәм журналлар чыга башлый. Октябрь аенда Казанда "Казан мөхбире" ("Казан хәбәрчесе") газетасы дөнья күрә. Беренче татар газетасыннан өч ай соңрак Җаек шәһәрендә "Фикер" газетасы басыла башлый. Аны күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай һәм аның фикердәшләре чыгара. Шул ук елда Казан шәкертләре дә үз газеталарын булдыралар. Ул "Әльислах" дип атала һәм мәдрәсә шәкертләре тормышындагы төрле вакыйгаларны чагылдыра.

1905 — 1906 нчы елларда татар зыялылары тырышлыгы белән бик күп газета һәм журналлар чыга. Казанда «Азат» (соңрак «Азат халык» исеме белән басыла) газетасын Галиәсгар Камал нәшер итә, ә «Таң йолдызы»на Гаяз Исхакый, Фуат Туктаров, Сәгыйть Рәмиевләр җитәкчелек итәләр. Оренбургта Хөсәен Ямашев тырышлыгы белән «Урал» газетасы чыга, һәм анда эшчеләр тормышын яктырткан мәкаләләр басыла. Бу вакытта Җаекта - "Уклар", Оренбургта - "Карчыга, "Чүкеч", Әстерханда — "Туп", Казанда — "Яшен", "Ялт-йолт" кебек сатирик журналлар да чыга. Алар татар әдәбияты һәм матбугатының алга таба үсешенә зур йогынты ясыйлар һәм татар халкын милли рухта тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне саклауда мөһим роль уйныйлар.

42

Хәзерге вакытта да татар телендә чыга торган газета һәм журналлар шактый күп. Татар халкы, Татарстан Республикасы турындагы иҗтимагый- сәяси яңалыкларны "Ватаным Татарстан", "Татарстан хәбәрләре" газеталарыннан, "Казан", "Татарстан" журналларыннан белергә мөмкин. Мәдәният өлкәсенә караган хәбәрләр «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан» газеталарында, «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында басыла. «Мирас» журналы әлегә билгеле булмаган борынгы әдәби әсәрләр белән таныштыра. «Сөембикә» журналы татар хатын-кызлары өчен нәшер ителә.

Фән өлкәсендәге яңалыкларны укучыга «Фән һәм тел» журналы хәбәр итә. Мәктәп, мәгариф өлкәсенә караган хәбәрләр «Мәгариф», «Фән һәм мәктәп» журналларында, « Мәгърифәт" газетасында басыла.

Балалар өчен дә махсус басмалар бар. Бу - «Сабантуй» газетасы, «Ялкын», «Салават күпере» журналлары. Ә яшьләр тормышы турында " Татарстан яшьләре" газетасыннан, "Идел" журналыннан укып белергә мөмкин. Сүзлек

фикердәш — единомышленник карчыга — ястреб

рух — дух чүкеч — молот

махсус — специальный яшен — молния

яктыртырга — освещать басма — издание

өсеш — развитие ялкын — пламя

салават күпере — радуга

Сораулар

Татар матбугаты тарихында нинди газета-журналлар булган?

Хәзерге вакытта татар һәм рус телләрендә чыга торган нинди газета һәм

журналларны атый аласыз?

Сез нәрсә турында мәкаләләр укырга яратасыз?

Рус телендәге газета-журналлардан сезгә кайсылары ошый һәм ни өчен? Биремнәр

1 . Татар матбугаты тарихы турында кыскача сөйләгез.

43

      1. Элеккеге һәм хәзерге газета-журналларның исемнәрен чагыштырыгыз һәм фикерләрегезне белдерегез.

      2. Икенче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

«КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫ

«Казан утлары» — татар халкының төп әдәби журналы. Ул — татар телендә чыга торган зур күләмле бердәнбер әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал.

1922 нче елда чыга башлаган басманың беренче исеме «Безнең юл» була. Ул күренекле әдип, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов җитәкчелегендә оеша. Журналның исеме берничә тапкыр үзгәрә: «Атака» (1930), «Совет әдәбияты» (1933), «Казан утлары». Нинди генә исем белән чыкса да, ул үзенең укучыларына тугрылык саклады, әдипләр сүзен меңләгән укучыларына җиткерде.

Журнал — татар әдәбиятының, мәдәниятенең җанлы тарихы, елъязмасы. Татар әдипләренең күренекле әсәрләре укучыга иң элек «Казан утлары» журналы аша барып җитә.

Тарихи үзгәрешләр, үзгәртеп кору заманы татар халкының рухи мирасын тулы һәм дөрес итеп язарга мөмкинлек бирде. Журналда яңа рубрикалар ачылды: «Әдәбиятлар дуслыгы — халыклар дуслыгы», «Татар хикәяләре хәзинәсеннән», «Проза турында сөйләшү», «Әдәби мирас», «Тарихи шәхесләр», «Татар халкы: төрле төбәкләрдә, төрле илләрдә» һ. б. Татар милләтенең бүгенге көне һәм киләчәге, гореф-гадәтләре, татар теленең язмышы һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Журналда публицистик язмаларга, яшьләр иҗатына, драма әсәрләренә дә һәрвакыт киң урын бирелә.

Журнал язмышы — әдәбият һәм халык язмышы ул. Сүзлек

Әдәби-нәфис — литературно- тугрылык сакларга — хранить

художественный верность

Иҗтимагый-сәяси — общественно- хәзинә — сокровищница

44

политический язмалар — заметки

җәмәгать эшлеклесе — общественный үзгәртеп кору — перестройка деятель

Сораулар

Татар телендә чыга торган нинди газета һәм журналларны беләсез?

Татар халкының төп әдәби журналы ничек атала?

Бу журналны оештыруга кем зур өлеш керткән?

Хәзерге көндә журналда нинди мәсьәләләргә игътибар бирелә?

Бүгенге көндә журналның баш мөхәррире кем?

Рус телендә чыга торган әдәби-нәфис журналларны беләсезме?

Сез нинди журналларны укырга яратасыз?

Сезне аеруча нинди мәкаләләр кызыксындыра?

Биремнәр

        1. «Казан утлары» журналы турында сөйләгез.

        2. Журналист нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Үз фикерләрегезне әйтегез һәм дәлилләгез.

        3. Икенче абзацны русчага тәрҗемә итегез.

Татарстан республикасының дәүләт музее

Татарстан җире зур тарихка ия. Аның бай тарихы музейларда чагыла. Республикабызның иң зур музее — Татарстанның Берләштерелгән Дәүләт музее. Ул 1895 нче елның 5 нче апрелендә ачылган. Андагы экспонатларның төп өлешен туган якны өйрәнүче, күренекле археолог һәм тарихчы Андрей Федорович Лихачевның шәхси тупланмасы һәм 1890 нчы елда үткәрелгән фәнни-сәнәгый күргәзмә материаллары тәшкил итә. Музейның беренче уставында болай дип язылган: «Музейның төп максаты — бу якның табигате, биредә яшәүче халыклар турында киң мәгълүмат бирү».

Музей Россия һәм Татарстан өчен архитектура һәм тарихи истәлек булган бинада урнашкан. Элек анда Сәүдә йорты булган. Бина XIX нчы гасыр

45

дәвамында төзелгән һәм бары гасыр ахырына гына тулысынча формалашкан. Аның беренче архитекторы Ф.Е. Емельянов булган. Соңрак бу бина архитекторлар И.Бессонов, И.Колмаков, С. Козловалар тарафыннан үзгәртеп эшләнгән.

Берләштерелгән Дәүләт музее фондларында дөньяның төрле илләреннән җыелган 700 меңнән артык экспонат саклана. Алар арасында Болгар чорына караган әйберләр дә, Казан ханлыгы чорын да, Татарстанның бүгенгесен күрсәткән мәгълүматлар да бар. Каен тузына язу өчен кирәкле әйберләр, Болгар һөнәрчесенең җир йортлары, чуен кою формалары, металлга төшерелгән бизәкләр, үзенчәлекле киемнәр, чигүле читекләр, бизәнү әйберләре, тәңкәле акчалар - болар барысы да музейга килүчеләрне ерак-ерак заманнарга алып китә.

Татарстан табигатенә — елга-суларына, урман-тауларына, кошларына һәм җәнлекләренә багышланган экспонатлар да бик кызыклы.

1981 нче елдан музей Татарстан Республикасының музейлар җәмгыятен җитәкли. Аңа республикабызда урнашкан 80 музей карый.

(Вакытлы матбугаттан).

Сүзлек

берләштерелгән — объединенный тулысынча — полностью

туган якны өйрәнүче — краевед каен тузы — береста

тупланма — коллекция чуен — сталь

сәнәгый — промышленный чор — период

чигүле — вышитый

Сораулар

Татарстанда ничә музей исәпләнә? Татарстанның иң зур музейлары ниндиләр? Сез кайсы музейларда булдыгыз?

Тексттан Дәүләт музееның тарихы турында нинди яңа мәгълүмат белдегез? Сезнеңчә, музейлар ни өчен кирәк?

46

Дәүләт музеенда нәрсәләр саклана? Дөньяда иң зур музейлар ниндиләр? Биремнәр

          1. Дәүләт музее турында сөйләгез.

          2. Дөньядагы иң зур музейларны атагыз һәм берсе турында сөйләгез.

          3. Сүзлектәге сүзләр белән җөмләләр төзегез.

СЫНЛЫ СӘНГАТЬ МУЗЕЕ

Казанда Карл Маркс урамында бик матур ак йорт бар. Монда Сынлы сәнгать музее урнашкан.

Музей залларыннан үтү еллар, гасырлар буйлап сәяхәт итүгә тиң. Беренче зал безне XVI нчы гасырга алып килә: монда борынгы иконалар, чиркәү кирәк- яраклары урын алган. Икенче зал стеналарына алтынланган рамлы портретлар эленгән. Менә тагын бер зал. Монысына ап-ак каминнар, фарфор савыт-саба, көлкеле сыннар куелган. Аннан соң кергән залда наратлар үсә, урманнар шаулый, аланнарда кояш нурлары уйный. Бу — якташыбыз Иван Иванович Шишкин картиналары.

Икенче катта саклана торган әйберләр татар өйләрендә XX нче гасыр башында киң кулланылган: төрле төстәге җепләр белән чигелгән сөлгеләр, энҗе һәм сәйлән белән бизәлгән калфаклар, көмеш беләзекләр...

Бүгенге көндә музейда бик зур эш алып барыла. Фәнни хезмәткәрләр сәнгать әсәрләрен өйрәнәләр, яңаларын эзләп табалар. Рәссам-реставраторлар зарарланган картиналарны «дәвалый». Экскурсоводлар музейга килүчеләргә аның хәзинәләре турында сөйлиләр.

Беренче коллекция хуҗасы — Андрей Федорович Лихачев — үзе үк җыючы да, саклаучы да, галим дә булган. Аны аеруча археология фәне кызык­сындырган. Үз чорында ул борынгы Болгар тарихын иң яхшы белүчеләрдән саналган. Хәзер А.Лихачев коллекциясенең археологик өлеше Казандагы дәүләт музеенда саклана. А.Ф.Лихачев шулай ук сынлы сәнгать белән дә мавыккан, үзе дә рәсемнәр ясаган. Башка рәссамнарның картиналарын да

47

җыйган. Замандаш рәссамнары И.Шишкин, А.Каменев картиналарын үзләреннән сатып алган. Узган гасыр рәссамнары Д.Левицкий, В.Боровиковский, В.Тропинин, А.Венецианов хезмәтләрен антикварлардан эзләп тапкан. Италия, Франция, Германия буйлап сәяхәт иткәндә, Көнбатыш Европа осталарының әсәрләрен алып кайткан. Сынлы сәнгать музее шушы картиналар галереясыннан башланган. Сүзлек

тиң — равносильно сәйлән — бисер

сын — скульптура беләзек — браслет

алан — поляна чиркәү кирәк-яраклары — церковная

сөлге — полотенце утварь

энҗе — жемчуг мавыгырга — увлекаться

Сораулар

Казанда нинди зур музейлар бар?

Сынлы сәнгать музее кайда урнашкан?

Аның залларында нинди экспонатлар саклана?

Музей хезмәткәрләре нәрсә белән шөгыльләнәләр?

Беренче коллекция хуҗасы турында нәрсәләр белдегез?

Ул нәрсәләр белән мавыккан?

Сезнең бу музейда булганыгыз бармы?

Биремнәр

1 . Татарстанның дәүләт сынлы сәнгать музее турында сөйләгез.

2. Төрле илләрдәге дөньякүләм танылган сынлы сәнгать музейларын атагыз.

ТАТАР ТЕАТРЫ

Татар профессиональ милли театрының туган көне — 1906 нчы елның 22 нче декабре. Бу көнне атаклы драматург, артист, режиссер Галиәсгар Камалның "Кызганыч бала" әсәре сәхнәләштерелгән. Г. Камал татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучы булып санала.

48

Беренче татар драма артистлары труппасы "Сәйяр" (сәяхәтче) дип атала. Ул Казанда Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә төзелә. Аннары труппага сәләтле артист, режиссер Габдулла Кариев килә һәм тиздән труппа белән җитәкчелек итә башлый.

Беренче елларда спектакльләр Казанда оештырылган "Шәрык клубы"нда куела. Г.Камалның "Беренче театр", "Безнең шәһәрнең серләре" һәм башка бик күп әсәрләре, шулай ук Фатих Әмирханның, Гаяз Исхакыйның драмалары зур уңыш казана.

Башта татар театры Казандагы элек купецлар йорты булган бинага урнаша, ә 1926 нчы елда Горький урамына, элек чиновниклар клубы урнашкан һәм зур тамаша залы булган бинага күчә. 1986 нчы елда исә татар дәүләт акдемия театры өчен махсус бина салына.

20-30 нчы еллар — татар театрында музыкаль драма жанры туган чор. Шул вакыттан театр музыкаль драма театры сыйфатында яши. Бу елларда К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл", "Казан сөлгесе" әсәрләре сәхнәдән төшми. Татар халкының күренекле композиторы С.Сәйдәшев бу әсәрләргә музыка яза.

Шәхес культы елларында татар театрының иң яхшы вәкилләре юк ителә: театрның баш режиссеры, үлемсез "Зәңгәр шәл" авторы — К.Тинчурин 1938 нче елда атыла; беренче профессиональ композитор С.Сәйдәшев нахак яла белән театрдан куыла...

Бөек Ватан сугышы башлангач, татар академия театрының күп кенә артистлары фронтка китә һәм сугыш кырларында ятып кала. Нәтиҗәдә 30-40 нчы елларда да театр зур югалтулар кичерә. Театр тормышында җанлылык бары тик 50 нче елларда гына күзәтелә башлый. Театрга яшь драматурглар, режиссерлар килә. Мәскәүдәге Щепкин училищесын тәмамлап, бер төркем яшьләр кайта. Казан театр училищесын бетерүчеләрдән иң яхшылары труппага алына.

1966 нчы елдан башлап, 40 елга якын театрның баш режиссеры булып Марсель Сәлимҗанов эшли (2002 нче елда вафат). Ул заман таләпләренә туры

49

килгән репертуар булдыра, һәм театрда мелодрамалар, водевильләр, халык драмалары куела башлый. Нәтиҗәдә тамаша залы беркайчан да буш булмый.

Соңгы 40 ел эчендә татар театрында 200дән артык спектакль куелган. Алар арасында татар, рус, дөнья классикасы тәрҗемә әсәрләре бар. Хәзерге вакытта татарлар да, руслар да, чит ил кунаклары да театрга яратып йөриләр. Бүгенге көндә театрның баш режиссеры — Фәрит Бикчәнтәев. Сүзлек

нигез салучы — основоположник нахак яла — ложное обвинение

уңыш казанырга — прославиться җанлылык — оживление

юк итәргә — уничтожить төркем — группа

үлемсез — бессмертный Сораулар

Татар милли театрының туган көне кайчан? Аңа кем нигез салган?

Татар театрының тарихында нинди шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгалар булган?

Сез бу театрга йөрисезме? Анда нинди спектакльләр караганыгыз бар? Казанда тагын нинди театрлар бар? Сезгә кайсы театр күбрәк ошый? Сез театр сәнгате белән кызыксынасызмы? Биремнәр

  1. Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры турында сөйләгез.

  2. Казан театрларының исемнәрен атагыз.

  3. Сүзлектәге сүзләр белән җөмләләр төзегез.

САБАН ТУЕ

Сабан туе — элек-электән татар халкының яраткан бәйрәме. Сабан туе — язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме. Ул, гадәттә, июнь башында үткәрелә, шимбә

50

көнне — авылларда, ә якшәмбе көнне район үзәкләрендә була. 25 июньнән соң Казанда үтә.

Сабан туе Идел буенда яшәгән барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә рус, мари, удмурт, башкорт һәм башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен, тигез һәм уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар мәйданга бәйрәмчә киенеп, кайсы җәяү, кайсы машина белән килә.

Сабан туенда иң зур ярыш — көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. һәр көрәшче сөлге белән көндәшенең биленнән урап тота һәм аны җиргә егарга тырыша. Көрәшне малайлар башлап җибәрәләр. Аннары мәйданда, чиратлашып, яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә. Көндәшен аркасына яткырган кеше җиңә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабантуйда икенче зур ярыш — ат чабышы. Атлар 5-8 километр ераклыктан мәйданга чабып керәләр. Иң зур бүләкләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә. Иң арттан килгән атның хуҗасына да бүләк бирәләр, муенына яулыклар, тастымаллар-сөлгеләр бәйлиләр.

Мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырыла: шома колгага менеп, әтәч алу; капчык киеп йөгерү; капчык белән сугышу; чүлмәк вату; аяк бәйләп йөгерү; аркан тартышу һәм башка кызыклы уеннар. Йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, волейбол, теннис буенча спорт ярышлары да үткәрелә. Мәйданда артистлар да чыгыш ясый: бииләр, җырлыйлар, нәфис сүз сөйлиләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.

Ярышлар һәм уеннар беткәч, кешеләр өйләренә таралалар. һәр йортта табын әзерләнә, бәйрәм ашлары пешерелә. Кичен яшьләр өчен җыр-биюләр дәвам итә. Сабан туе — күңелле һәм шатлыклы бәйрәм.

(Вакытлы матбугаттан)

Сүзлек

төгәлләү — завершение муен — шея

уртак — общий тастымал — полотенце

51

шома колга — гладкий столб

капчык — мешок

көндәш — соперник

бил — поясница

егарга — повалить

чиратлашып — по очереди

арка — спина тәкә — баран

чүлмәк вату — разбивание горшка

аркын тартышу — перетягивание

каната

табын — праздничный стол

Сораулар

Сабан туе кайчан һәм кайда үткәрелә? Бу бәйрәмдә нинди ярышлар була? Иң кызык ярыш нинди?

Ярышларда җиңүчеләргә нинди бүләкләр бирәләр?

Иң зур бүләкне кем ала?

Сезнең Сабан туенда катнашканыгыз бармы?

Биремнәр.

    1. Татар халкының милли бәйрәме — Сабан туе турында сөйләгез.

    2. Яраткан бәйрәмнәрегезне атагыз.

    3. Сүзлектәге сүзләр белән җөмләләр төзегез.

52