Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
сборник текстов татарский gulzida.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
05.11.2018
Размер:
371.2 Кб
Скачать

Сара садыйкова (1906 - 1986)

Татар халкының сөекле композиторы һәм җырчысы Сара Садыйкова 1906 нчы елда Казанда приказчик гаиләсендә туа. Балачактан ук татарның моң-җырларын ишетеп үсә, музыка коралларында уйнарга өйрәнә, әдәбият- сәнгать кешеләре белән аралаша. Казан педагогия техникумында укыган елларында концертларда, спектакльләрдә катнаша. Укуга омтылыш, сәнгатькә мәхәббәт 16 яшьлек кызны Мәскәүгә алып килә. Ул Мәскәү консерваториясендә укый.

ХХ гасырның 20-30 нчы елларында Сара Садыйкова җырчы буларак таныла. Күп кенә татар операларында ("Сания", "Эшче", "Качкын", "Илдар") төп партияләрне башкара, мәшһүр "Башмагым", "Зәңгәр шәл" спектакльләрендә уңышлы чыгыш ясый, рус һәм Көнбатыш Европа музыкаль классикасын халыкка җиткерүгә дә үзеннән өлеш кертә.

Сара Садыйкова күп кенә шагыйрьләр, артистлар, рәссамнар белән иҗади дуслыкта яшәде, гомеренең ахырына кадәр халык белән очрашып торды, кичәләрдә чыгышлар ясады.

73

Моң-җырлары, тырыш хезмәте өчен халык үзенең талантлы кызын "Сары Сандугач" дип атады. Сара Садыйкова — Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Сара Садыйкова инде безнең арада юк. Әмма аның рухы җырларында

яши.

(Вакытлы матбугаттан)

Сүзлек

моң — мелодия "Башмагым" — «Башмачки»

корал — инструмент сандугач — соловей

омтылыш — стремление "Качкын" — «Беглец»

Сораулар

Сара Садыйкова кайсы өлкәләрдә уңышка ирешә?

Халык Сара Садыйкованы ни өчен "Сары Сандугач" дип атаган?

Танылган композиторның көйләрен ишеткәнегез бармы?

Биремнәр

          1. Татарстанның халык артисткасы Сара Садыйкова турында сөйләгез.

          2. Музыка өлкәсендә дан казанган хатын-кызларны атагыз.

Бакый урманче (1897 - 1990)

Татарстанның халык рәссамы, РСФСРның атказанган һәм халык рәссамы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый Урманче — татар рәсем һәм сынлы сәнгатен профессиональ дәрәҗәгә күтәргән зур осталардан берсе. Ул элекке Казан губернасы Тәтеш өязе хәзерге Буа районында дөньяга килә. 1907-1914 нче елларда Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем ала, аннары авылда укытучы булып эшли. Беренче бөтендөнья сугышы чорында армиягә мобилизацияләнә: Казахстанга эләгеп, андагы Австрия хәрби әсирләреннән рәсем сәнгатенә өйрәнә.

Башта Б.Урманче Казан художество училищесында укый. Аннары Югары художество-техник остаханәсенә укырга кереп, аны тәмамлый.

74

Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортостанда эшләп, тормыш тәҗрибәсе туплый, актив иҗат эше белән шөгыльләнә. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли һәм "Сепарат янында", "Самавыр янында", "Җилкәнле көймәдә йөзү" кебек картиналарын иҗат итә.

Аннары Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә яши. Ул рәсем сәнгате, графика, китап иллюстрациясе, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә зур иҗади казанышларга ирешә. Шулай ук Казахстан һәм Үзбәкстан сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә.

1958 нче елда рәссам Казанга кайта. Аның бу елларда иҗат иткән әсәрләреннән "Кышкы кояш", "Казан чите", "Юкәләр чәчәк ата", «Генерал- майор Ф.Булатов", "Ибн Фадланның Болгарга килүе" һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин.

Б.Урманче бу чорда тарихи шәхесләр, мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, ялкынлы революционерларның скульптур портретларын иҗат итә, аларны мәңгеләштерә. К.Насыйри, Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, Г.Кариев, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд, Г.Ибраһимов, Н.Исәнбәт, М.Җәлил, Н.Җиһанов портретлары аша бу шәхесләрнең рухи байлыгын һәм матурлыгын күрсәтүгә ирешә.

Б.Урманче милләтебез һәм республикабыз тормышы белән тыгыз бәйләнештә яшәде. Хәзерге вакытта аның әсәрләре Халыкара күргәзмәләрдә күрсәтелә, шәхси күргәзмәләре дә оештырыла.

(Вакытлы матбугаттан)

Сүзлек

хәрби әсирләр — военнопленные көнкүреш — быт

остаханә — мастерская җилкән — парус

юкә — липа ялкынлы — пламенный

Сораулар

Бакый Урманченың иҗаты татар сынлы сәнгатенең үсешенә нинди йогынты ясаган?

Аның әсәрләре белән кайда танышырга мөмкин?

75

Сезнең Бакый Урманче музеенда булганыгыз бармы? Танылган татар рәссамнарыннан тагын кемнәрне атый аласыз? Сез рәсем сәнгате белән кызыксынасызмы?

Биремнәр

1 . Бакый Урманченың иҗаты турында сөйләгез. 2. Яраткан рәссамнарыгызны атагыз.