Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
сборник текстов татарский gulzida.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
05.11.2018
Размер:
371.2 Кб
Скачать

Гомәр бәширов (1901 - 2004)

Гомәр Бәшир улы Бәширов 1901 нче елда Татарстан Республикасы Арча районы Яңасала авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Җиде яшеннән Гомәрне мәдрәсәгә укырга бирәләр. Тик аңа озак укырга туры килми. Әтисе авыру сәбәпле, ул укуын ташлый.

Апасы ярдәмендә укырга өйрәнгәч, ул Габдулла Тукай шигырьләрен, "Йосыф-3өләйха" поэмасын, Каюм Насыйриның "Әбугалисина" китабын укый. Шул әсәрләрдән башланган китапка мәхәббәт, мәгърифәткә омтылу Гомәр Бәшировның гомерлек юлдашына әверелә.

Гомәр Бәширов Арча районы Бирәзә авылында башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли башлый. Аннары ул Кызыл Армия сафына алына. Кызу көрәш көннәре, Петроград, Таврия далалары, Сиваш сазлыгын кичү... Егет тормыш тәҗрибәсен туплый. Кулына каләм ала. Эзләнә, күп укый.

1936 — 1938 нчы елларда Гомәр Бәширов төрле редакцияләрдә эшли. 1933 нче елда "Әни" исемле хикәясе басылып чыккач, әдәбиятка өметле каләмле язучы килүе билгеле була. 1936 нчы елда "Сиваш" повесте басыла.

Бөек Ватан сугышы көннәреңдә Гомәр Бәширов "Намус" романын иҗат итә башлый. Роман 1948 нче елда басылып чыга. Бу романы өчен Гомәр Бәширов СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Гомәр Бәшировның «Намус» романы күп телләргә тәрҗемә ителгән. Шушы әсәргә нигезләнеп, танылган татар композиторы Нәҗип Җиһанов «Намус» операсын иҗат иткән. Аның либреттосын Әхмәт Исхак язган.

Язучының якты хисләр уята торган икенче повесте — "Туган ягым — яшел бишек". Әсәрдә туган як табигате, киң күңелле юмарт татар халкы һәм аның гореф-гадәтләре, йолалары сурәтләнә.

Гомәр Бәшировның тагын бер зур әсәре — "Җидегән чишмә" романы- табигатьне саклау өчен көрәш темасына багышланган.

Г.Бәширов — фольклор әсәрләрен туплап, бастырып чыгару эшенә да күп көч куйган язучы. Аның "Туксан тугыз мәзәк", "Мең дә бер мәзәк"

68

исемле китаплары бар. Язучы иҗатында публицистика һәм очерк жанры да әһәмиятле урын алып тора. Ул әдәби тәнкыйть үстерүгә дә үзеннән өлеш кертә.

Гомәр Бәширов — актив җәмәгать эшлеклесе иде. Ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе булып эшләде, ике тапкыр СССР Югары Советына депутат булып сайланды. Әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен ул орденнар, медальләр белән бүләкләнде. Гомәр Бәширов — Татарстанның халык язучысы. Сүзлек

урта хәлле — середняк сазлык — болото

омтылу — стремление тәнкыйть — критика

киң күңелле - добродушный идарә — управление

Сораулар

Гомәр Бәшировның балачагы турында нәрсәләр белдегез? Аңа кайларда эшләргә туры килә? Гомәр Бәшировның иң атаклы романы ничек атала? Бу роман нинди югары бүләккә лаек була? Әдип тагын нинди әсәрләр яза?

Гомәр Бәшировның нинди әсәрләрен укыганыгыз бар? Күренекле язучының җәмәгать эшчәнлеге нидән гыйбарәт? Биремнәр

    1. Гомәр Бәшировның әдәби эшчәнлеге турында сөйләгез.

    2. Язучының "Җидегән чишмә" романы табигатьне саклауга багышланган. Бу проблеманың хәзер дә актуаль икәнлеген исбатлагыз, үз фирерләрегезне белдерегез.

    3. Соңгы абзацны русчага тәрҗемә итегез.