Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
сборник текстов татарский gulzida.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
05.11.2018
Размер:
371.2 Кб
Скачать

Гаяз исхакый (1878 -1954)

Гаяз Исхакый — татар халкының күренекле язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1878 нче елның 22 нче февралендә хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районында туган. Чистай, Казан мәдрәсәләрендә белем алган. Соңыннан укуын Татар укытучылар мәктәбендә дәвам иткән. Аны тәмамлагач, Оренбургта укытучы булып эшләгән.

1904 нче елда ул Казанга әйләнеп кайта. Төрле мәкаләләр язып бастыра, җәмәгать эшендә актив катнаша. «Бай углы», «Кәләпүшче кыз», «Өч хатын белән тормыш», «Ике гашыйк», «Ике йөз елдан соң инкыйраз» — Гаяз Исхакыйның беренче әсәрләре.

XX гасыр башында язылган әсәрләреннән «Зиндан», «Тормышмы бу?», «Солдат», «Алдым-бирдем», «Зөләйха», «Тартышу», «Мөгаллим»не әйтеп китәргә кирәк.

61

1919 нчы елдан алып Гаяз Исхакыйга төрле илләрдә — Төркиядә, Германиядә, Польшада яшәргә туры килә. Биредә ул газета чыгару эшен активлаштыра, татар милләте проблемаларын кайгырта, яңа романнар, повестьлар, драмалар яза. Эмиграциядә иҗат иткән әсәрләре арасында «Көз», «Дулкын эчендә», «Җан Баевич», «Олуг Мөхәммәд» зур игътибарга лаек.

Гаяз Исхакыйның әсәрләре озак еллар махсус фондларда сакланды, эшчәнлеге бозып аңлатылды. Хәзер Г. Исхакый тулысынча акланды, аның бай әдәби мирасы халыкка кире кайтты.

1991 нче елда Татарстан Язучылар берлеге Гаяз Исхакый исемендәге премия булдырды.

(Вакытлы матбугаттан)

Сүзлек

зиндан — тюрьма кайгыртырга — беспокоиться

тартышу — сопротивление акланырга — быть оправданным

Сораулар

Күренекле татар язучылары арасында Гаяз Исхакый иҗаты ни өчен аерым урын алып тора?

Аңа кайларда яшәргә туры килгән? Язучының иң танылган әсәрләре ниндиләр?

Гаяз Исхакыйның бай әдәби мирасы белән кайда танышырга мөмкин?

Биремнәр

                1. Гаяз Исхакый — язучы һәм җәмәгать эшлеклесе. Шул турыда сөйләгез.

                2. Гаяз Исхакый исемендәге премия белән бүләкләнгән язучыларны атагыз.

Галимҗан ибраһимов (1887 -1938)

Башкортостан җирендә, биек таулар, яшел болын һәм урманнар кочагында Солтанморат дип аталган бер татар авылы урнашкан. Менә шушы авылда 1887 нче елда татар халкының атаклы язучысы Галимҗан Ибраһимов туган.

62

Кечкенә Галимҗан табигать кочагында үсә, яшьли үк кыр эшләрендә булыша, олырак малайлар белән, төн кунып, ат сакларга йөри. Эштән бушаган араларда ул урманга, болынга җиләккә йөрергә, елга буенда кызынып ятарга, балык тотарга ярата. Галимҗанны тирә-як табигате кызыксындыра: биек-биек таулар, серле кара урманнар, борылып-борылып аккан елгалар, чәчәкләргә күмелеп яткан болыннар аңа әкияттәге төсле сихерле күренәләр. Язучы булып киткәч, Галимҗан Ибраһимов кечкенә вакытта алган шушы матур тәэсирләрен үзенең әсәрләрендә бөтен гүзәллеге белән чагылдыра башлый. Мәсәлән, аның "Алмачуар" хикәясе шуңа дәлил була ала. Шундый ук матур хисләр Галимҗан Ибраһимовның "Яз башы", "Табигать балалары", "Көтүчеләр", "Казакъ кызы" кебек әсәрләрендә дә чагылыш таба.

Галимҗанның беренче укытучысы әнисе була. Аннан соң ул күрше авыл­да мәдрәсәдә укый, шул ук вакытта үз авылларындагы башлангыч рус мәктәбен дә тәмамлый. Мәктәпне яхшы тәмамлаган өчен, аңа А.С.Пушкин китабын бүләк итәләр. Соңыннан Галимҗан Ибраһимов Оренбург һәм Уфа мәдрәсәләрендә дә укуын дәвам итә. Мәдрәсә белеме белән генә чикләнмичә, ул күп китаплар, газета материалларын бик кызыксынып укып бара, рус язучыларының әсәрләре белән таныша. Аның күңелендә яңа фикерләр туа. Менә шуңа күрә дә ул 1905 нче елгы Беренче рус революциясен зур өметләр белән каршы ала, алдынгы көрәшчеләр сафына баса.

1909 нчы елда Галимҗан Ибраһимов, университетта уку теләге белән, Казанга килә. Ләкин Галимҗанны университетка укырга алмыйлар. Ул үзлегеннән күп укый башлый. Революцион вакыйгалар белән кызыксына. Тиздән аның азатлык өчен көрәшүчеләргә багышланган, халыкның авыр тормышын, иске гадәтләрне тәнкыйтьләгән зур күләмле "Яңа кешеләр", "Кызыл чәчәкләр", "Безнең көннәр","Татар хатыны ниләр күрми" кебек әсәрләре языла.

Тормышның зур кыенлыкларын күргән Галимҗан Ибраһимов авырый башлый һәм, дәвалану өчен, Кырымга китә. Авыру булуына карамастан, ул иҗат эшен ташламый, яңадан-яңа әсәрләр яза.

63

Г.Ибраһимов публицист, галим Һәм җәмәгать эшлеклесе дә була. Аның "Мәктәптә тел һәм әдәбият укыту методикасы", "Татар теленең грамматикасы" кебек хезмәтләре хәзер дә актуальлеген югалтмаган. Күпкырлы эшчәнлеге өчен аңа 1932 елда «Хезмәт Батыры» дигән мактаулы исем бирелә. Аның әсәрләре рус, казах, башкорт телләренә тәрҗемә ителә.

Г.Ибраһимовның тормышы фаҗигале була. Авыру булуга карамастан, Ялтада дәваланып яткан җиреннән, аны Казанга алып кайталар. Милләтчелектә гаепләп, төрмәгә ябалар һәм 1938 нче елда атып үтерәләр. Шулай итеп, Г.Ибраһимов та шәхес культы корбаны була. Аның кабере төгәл билгеле түгел. Сүзлек

сихерле — волшебный чикләнергә — ограничиться

тәэсир — впечатление өмет — надежда

хис — чувство тәнкыйтьләргә — критиковать

көтүче — пастух фаҗигале — трагический

Сораулар

Булачак язучы кайларда белем алган?

Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрендә нинди мәсьәләләр яктыртыла? Галимнең фәнни-тикшеренү эшчәнлеге турында нәрсәләр әйтергә мөмкин? Г.Ибраһимов нинди мактаулы исемнәргә лаек була? Аның әсәрләре нинди телләргә тәрҗемә ителгән? Мәшһүр язучының тормыш юлы ни өчен фаҗигале була? Биремнәр

                  1. Татар халкының күренекле язучысы Г.Ибраһимовның иҗаты һәм тормыш юлы турында сөйләгез.

                  2. Г.Ибраһимов яшәгән чор турында үз фикерләрегезне белдерегез.

МУСА ҖӘЛИЛ (1906 -1944)

Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Аннары

64

аларның гаиләләре Оренбургка күчеп китә. Оренбургка күчкәч, Муса алты яшеннән үк "Хөсәения" мәдрәсәсенең башлангыч классларында укый башлый. Ул бик яшьләй әдәбият белән кызыксына, 9 яшендә үк шигырьләр яза. Гражданнар сугышы елларында аның шигырьләре кызылармеецларның «Кызыл йолдыз» исемле фронт газетасында басылып чыга.

20 —30 нчы елларда Җәлилнең иҗаты тагын да үсә. Бөек Ватан сугышына кадәр үк ул татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Ул күп шигырьләр, җырлар иҗат итә. Аның "Хат ташучы", "Алтынчәч", "Җиһан", "Илдар" исемле поэмалары, күп җырлары халыкта популярлык казана.

Бөек Ватан сугышы башлану белән үк, шагыйрь Совет Армиясе сафына баса. 1941 нче елның декабрендә хәрби-политик курсларны тәмамлаганнан соң, Җәлил, өлкән политрук буларак, Волхов фронтына җибәрелә. Биредә ул "Отвага" газетасында эшли. Үзенең язган шигырьләрендә сугышчыларның героик тормышын сурәтли. 1942 нче елда авыр яраланып, фашистлар кулына эләгә.

1945 нче елның апрелендә совет солдатлары Моабит төрмәсенең ишегалдында Жәлилнең ниндидер китап битенә язып калдырган хатын табалар һәм аны Мәскәүгә — Язучылар берлегенә — А.Фадеевка җибәрәләр. Эзләнү, тикшеренүләр башлана. Төрмәдә Җәлил белән бергә утырган һәм шагыйрьнең соңгы айларын, көннәрен күргән хәрби әсир итальянлы Рениеро Ланфредини белән Бельгия патриоты Андре Тиммерманс табылалар.

Җәлил яшерен оешмага 1943 нче елның башларыннан ук кушыла, фашизмга каршы төрле юллар белән эш алып бара, "Идел - Урал" коми­тетында эшли. Яшерен оешма әсирләрнең кораллы восстаниесен хәзерли, ләкин гестапо аны белә, һәм җәлилчеләр восстаниегә берничә көн кала кулга алыналар. 1944 нче елда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була, аларны үлем җәзасына хөкем итәләр. Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилче гильотинада үтерелә. Менә аларның исем-фамилияләре: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Гайнан Курмашев, Гариф Шабаев,

65

Әхмәт Симаев, Габдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Фоат Сәйфелмөлеков, Әхәт Әднашев, Сәлим Бухаров.

1956 нчы елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Муса Җәлилнең төрмәдә иҗат ителгән шигырьләре теркәлгән дәфтәрне "Моабит дәфтәрләре" дип йөртәләр. Дәфтәрнең беренче битләрендә шагыйрьнең концлагерьда кичергән фаҗигале тормышы сурәтләнә ("Кичер, илем", "Ирек", "Кошчык"). Дәфтәрдәге шигырьләрнең күбесе, яшерен оешма ачылып, шагыйрь төрмәгә ябылганнан соң иҗат ителгән.

Туган илгә Җәлилнең ике дәфтәре кайтты. Беренчесен катлаулы юллар аша Казанга 1946 нчы елны әсир Нигъмәт Терегулов алып кайтты. Икенче дәфтәрен Бельгия патриоты Андре Тиммерманс саклап кала һәм, камерадаш дусты Муса Җәлилнең васыятен үтәп, дәфтәрне 1947 нче елны Брюссельдагы Совет илчелеге аша Язучылар берлегенә җибәрә. "Моабит дәфтәрләре" — Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Бөтен дөньяга мәшһүр "Моабит дәфтәрләре" Ленин премиясенә лаек булды.

Җәлилнең мәхәббәт турында да шигырьләре күп. "Сөеклемә", "Сөю", "Ышанма", "Дуска", "Бүләгем" һәм башка шигырьләрендә ул мәхәббәтнең иң изге хис икәнлеге турында яза. М. Җәлил үзенең шигырьләрендә һәм "Ана бәйрәме" (1943) балладасында кешелекле, батыр рухлы ана образын сурәтли, ана хисләренә дан җырлый. Сүзлек

дөньяга килергә — родиться хәрби әсир — военнопленный яшерен — подпольный кулга алырга — арестовать Сораулар

Муса Җәлил кайда туган?

Аның беренче шигырьләре кайда басылып чыга?

үлем җәзасы — смертная казнь хөкем итәргә — приговорить васыять — завещание көрәштәш — соратник

66

Муса Җәлилнең иң танылган шигырьләре ниндиләр? Аның тормышы ни өчен фаҗигале була?

Шагыйрьнең бөтен дөньяга мәшһүр "Моабит дәфтәрләре" нинди зур бүләккә лаек булды?

Казан Кремле каршындагы мәйданда Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә куелган һәйкәл нәрсәне сурәтли? Сезнең Муса Җәлил музеенда булганыгыз бармы? Биремнәр

  1. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты һәм батырлыгы турында сөйләгез.

  2. Муса Җәлилнең « Ышанма» шигырен яттан сөйләгез.

Ышанма

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Ул егылган арып», — дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, якын күрсәләр...

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Алмаштырган илен», - дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр...

Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Муса инде үлгән»,- дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне

Дуслар әйтмәс, сине сөйсәләр.

67