Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
сборник текстов татарский gulzida.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
05.11.2018
Размер:
371.2 Кб
Скачать

Мөхетдин корбангалиев (1873 -1941)

XX йөз башында яшәгән татар мәгърифәтчеләре һәм галимнәре арасында профессор Мөхетдин Корбангалиев күренекле урын алып тора.

Ул 1873 нче елда крестьян гаиләсендә туа. Авылда белем алгач, Казанда Татар укытучылар мәктәбендә укый. Шул елларда ул танылган татар педагогы, мәгърифәтче Каюм Насыйри белән таныша. Укытучылар мәктәбен тәмамлагач, М. Корбангалиев төрле урыннарда рус телен һәм арифметика укыта, башлангыч мәктәпләр өчен күп санлы дәреслекләр яза.

Казанда «Мәктәп» журналы чыга башлагач, анда М. Корбангалиевнең укыту методлары һәм төрле фән программалары турында язган мәкаләләре басыла. Ул татар-башкорт мәктәпләре өчен дәреслекләр, программалар төзи, татар мәктәпләре ачуда башлап йөри, авыл мөгаллимнәренең педагогик киңәшмәләрендә катнаша.

Татарстан Республикасы төзелгәч, тынгысыз мөгаллим мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген дәвам итә. Ул шәһәр мәктәпләрендә инспектор, халык

56

мәгарифе бүлеге мөдире урынбасары була. Аның җитәкчелегендә Татарстанда Педагогия җәмгыяте төзелә. Озак еллар М. Корбангалиев аның рәисе булып эшли. Шул ук вакытта укытучылык эшен дә алып бара. Казан университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире була.

М. Корбангалиев — русларга татар теле укытуның фәнни-методик нигезләрен эшләүгә зур өлеш керткән галим. Ул — 100 дән артык дәреслек һәм кулланмалар авторы һәм мөхәррире.

Мөхетдин Корбангалиевнең фәнни хезмәтләре, педагогик эшчәнлеге хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә. Аңа Хезмәт Герое, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе кебек югары дәрәҗәле исемнәр бирелә.

(Вакытлы матбугаттан)

Сүзлек

киңәшмә — совещание мөгаллим — педагог

тынгысыз — беспокойный рәис — председатель

мөхәррир — редактор

Сораулар

М.Корбангалиевнең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге ниләрдән гыйбарәт? Башка милләт вәкилләренә татар теле укыту юнәлешендә галим нинди мөһим эшләр башкарган?

М.Корбангалиев нинди мактаулы исемнәргә лаек булган? Биремнәр

          1. М.Корбангалиевнең фәнни-методик эшчәнлеге турында сөйләгез.

          2. Бүгенге көндә башка милләт вәкилләренә татар теле укыту турында үз фикерләрегезне белдерегез.

Әхмәтһади максуди (1868 - 1941)

Татар халкының тарихи шәхесләреннән берсе — Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди, татар милли китапханәсенә нигез салучы, мәгърифәтче. Ул 1868 нче елда Казан өязе Ташсу авылында (хәзерге Биектау районы) мулла

57

гаиләсендә туган. Бу гаилә татар дөньясына ике олы шәхес — Садри һәм Һади Максудиларны биргән.

Һади Максуди башта авылда укый, аннары Казанда мәдрәсәдә белем ала. 1894 нче елда ул Төркиягә китә, андагы мәктәпләрдә белем бирүнең тәртипләрен өйрәнә, төрекчә китап-журналлар җыя. Казанга кайткач, укытучылар мәктәбендә укып, мөгаллим исемен ала. Соңыннан Казан университетының хокук һәм педагогика бүлекләрендә лекцияләр тыңлый.

Әхмәтһади Максуди татар теленең орфографиясен камилләштерү буенча зур эш башкара. Аның 1892 нче елда дөнья күргән әлифбасы күп тапкыр басылып чыга. Бу әлифба ярдәмендә татар мөгаллимнәре кыргызларны, казакъларны, башкортларны да укытканнар.

Ә. Максуди ун елдан артык «Йолдыз» газетасының редакторы булып та эшли. Бу олы шәхес шулай ук Казандагы беренче татар китапханәсен ачкан һәм аның мөдире дә булган. Әлеге китапханәгә беренче йөз китапны ул үз китапханәсеннән китереп куйган.

Татар халкының мәдәнияте, мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән зыялыларыбыз турында хәзер күп языла, аларга багышланган фәнни конференцияләр уздырыла. Казанның бер урамына Садри һәм Һади Максудилар исемен бирү турында карар кабул ителде. Димәк, тарихи дөреслек торгызыла, татар халкы тарихында тирән эз калдырган олы шәхесләрнең исемнәре, алар эшләгән эшләр онытылмый дигән сүз бу. Сүзлек

өяз — уезд камилләштерү — усовершенствование

шәхес — личность зыялы — интеллигент

мөдир — заведующий торгызырга — восстанавливать

Сораулар

Татар милли китапханәсенә нигез салучы булып кем санала? Әхмәтһади Максуди татар халкының мәгарифен үстерүгә нинди өлеш керткән? Республикабызда татар зыялыларының исемнәрен мәңгелләштерү максатыннан нинди эшләр эшләнә?

58

Биремнәр

            1. Әхмәтһади Максудиның фәнни-методик эшчәнлеге турында сөйләгез.

            2. Татар халкы тарихында тирән эз калдырган олы шәхесләрне атагыз.

            3. Сүзлектәге сүзләр белән җөмләләр төзегез.