Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
сборник текстов татарский gulzida.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
05.11.2018
Размер:
371.2 Кб
Скачать

Габдулла тукай (1886 -1913)

Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Аңа бит үлгәндә нибары егерме җиде яшь кенә була. 1886 нчы елның апреле һәм 1913 нче елның апреле. Яз аенда туган, яз аенда үлгән...

Шагыйрьнең туган ягы — матур табигатьле Казан арты. Ул 1886 нчы ел­ның 26 нчы апрелендә хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага дүрт ай ярым булуга, ул үлә. Әнисе, аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылы (хәзерге Балтач районында) мулласына кияүгә чыга. Менә шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана. Габдулла авыр язмыш кичерә: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр

1895 нче елны Габдулланы әтисе ягыннан апасы Уральск шәһәренә ал­дыра. Анда ул мәдрәсәдә һәм бер үк вакытта өчьеллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштерә, рус телен дә өйрәнә. Бу аңа Европа әдәбияты белән танышырга мөмкинлек бирә.

Уральск — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак танылган урыны. Монда аның шигырьләре басыла башлый. Бу чорда Габдулла Тукай төрле әдәби журналларда эшли. 1905 — 1907 нче елларда аны Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы белә башлыйлар.

Габдулла Тукай 1907 нче елның көзенә чаклы Уральскида яши, аннан Казанга килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казанда була. Сигез ел буена иҗат итү чорында ул ун мең юлдан артык шигырь, иллегә якын басма табак проза әсәре язарга өлгерә.

59

Татар халкының Г. Тукайга хөрмәте бик зур. Казанның уртасында шагыйрьгә һәйкәл куелган, туган авылы Кушлавычта, Кырлайда аның истәлекләре музейда кадерләп саклана. Төрле шәһәрләрдәге иң матур урамнар аның исемен йөртәләр. Шигырьләре — җырга, әкиятләре балетка әйләнде. Г.Тукай турында поэмалар, драмалар, романнар, симфонияләр языла.

Сүзлек

һичшиксез — несомненно нибары — всего лишь, всего-навсего фәкыйрьлек — бедность кимсетү — унижение юл — зд. Строка басма табак — печатный лист кадерләп — бережно

Сораулар

Габдулла Тукай кем ул? Бөек шагыйрьнең балачагы ничек үткән? Аңа кайсы шәһәрләрдә эшләргә туры килгән? Тукайны нәрсә Тукай иткән? Тукайның нинди шигырьләрен беләсез? Тукай музее кайда урнашкан?

Хәзерге вакытта Тукайның исеме белән бәйле нинди урыннарны атый аласыз? Биремнәр

              1. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләгез.

              2. Г. Тукайның шигырен сәнгатьле итеп укыгыз.

Пар ат

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый; Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый; Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

60

Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,

Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.

Хуш, гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз;

Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз

... Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман:

«Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!»

Бу тавыш бик ачты күңелем, шатлыгымнан җан яна:

«Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!»

Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! ...