Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:

monologi

.pdf
Скачиваний:
41
Добавлен:
10.02.2015
Размер:
411.77 Кб
Скачать

Ул 1873 нче елда крестьян гаиләсендә туа. Авылда белем алгач, Казанда Татар укытучылар мәктәбендә укый. Шул елларда ул танылган татар педагогы, мәгърифәтче Каюм Насыйри белән таныша. Укытучылар мәктәбен тәмамлагач, М. Корбангалиев төрле урыннарда рус телен һәм арифметика укыта, башлангыч мәктәпләр өчен күп санлы дәреслекләр яза.

Казанда “Мәктәп” журналы чыга башлагач, анда М. Корбангалиевнең укыту методлары һәм төрле фән программалары турында язган мәкаләләре басыла. Ул

татар-башкорт

мәктәпләре өчен дәреслекләр,

программалар

төзи, татар

ìәêòәïëәðå

ачуда башлап йөри, авыл

мөгаллимнәренең

педагогик

кићәшмәләрендә катнаша.

Татарстан Республикасы төзелгәч, тынгысыз мөгаллим мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген дәвам итә. Ул шәһәр мәктәпләрендә инспектор, халык мәгарифе бүлеге мөдире урынбасары була. Аның җитәкчелегендә Татарстанда Педагогия җәмгыяте төзелә. Озак еллар М. Корбангалиев аның рәисе булып эшли. Шул ук вакытта укытучылык эшен дә алып бара. Казан университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире була.

М. Корбангалиев — русларга татар теле укытуның фәнни-методик нигезләрен эшләүгә зур өлеш керткђн галим. Ул — 100 дђн артык дәреслек һәм кулланма авторы һәм мөхәррире.

Мөхетдин Корбангалиевнең фәнни хезмәтләре, педагогик эшчәнлеге хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә. Аңа Хезмәт Герое, Татарстанның атказанган фән

эшлеклесе исемнәре бирелә.

 

Ñœçëåê:

 

êèћәøìә — совещание

рәèñ — председатель

тынгысыз — беспокойный

 

Сораулар:

 

М.Корбангалиевнећ мђгариф љлкђсендђге эшчђнлеге нилђрдђн гыйбарђт?

Башка миллђт вђкиллђренђ татар теле укыту юнђлешендђ галим нинди эшлђр башкарган?

М.Корбангалиев нинди мактаулы исемнђргђ лаек булган?

51

PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com

Биремнђр.

1. М.Корбангалиевнећ фђнни-методик эшчђнлеге турында сљйлђгез.

2. Бњгенге кљндђ башка миллђт вђкиллђренђ татар теле укыту турында њз фикерлђрегезне белдерегез.

ӘХМЂТЏАДИ МАКСУДИ

Татар халкының тарихи шәхесләреннән берсе — Әхмәтһади Низаметдин улы Максуди, татар милли китапханәсенә нигез салучы, мәгърифәтче. Ул 1868 нче елда Казан өязе Ташсу авылында (хәзерге Биектау районы) мулла гаиләсендә туган. Бу гаилә татар дөньясына ике олы шәхес — Садри һәм Һади Максудиларны биргән.

Џади Максуди башта авылда укый, аннары Казанда мәдрәсәдә белем ала. 1894 нче елда ул Төркиягә китә, андагы мәктәпләрдә белем бирүнең тәртипләрен өйрәнә, төрекчә китап-журналлар җыя. Казанга кайткач, укытучылар мәктәбендә укып, мөгаллим исемен ала. Соћыннан Казан университетының хокук һәм педагогика бүлекләрендә лекцияләр тыңлый.

Әхмәтһади Максуди татар теленең орфографиясен камилләштерү буенча зур эш башкара. Аныћ 1892 нче елда дљнья књргђн ђлифбасы књп тапкыр басылып чыга. Бу әлифба ярдәмендә татар мөгаллимнәре кыргызларны, казакъларны, башкортларны да укытканнар.

Ә. Максуди ун елдан артык “Йолдыз” газетасының редакторы булып та эшли. Шулай ук бу олы шәхес Казандагы беренче татар китапханәсен ачкан һәм аның мөдире дә булган. Әлеге китапханәгә беренче йөз китапны ул үз китапханәсеннән китереп куйган.

Татар халкының мәдәнияте, мәгарифе үсешенә зур өлеш керткән зыялыларыбыз турында хәзер күп языла, аларга багышланган фәнни конференцияләр уздырыла. Казанның бер урамына Садри һәм Һади Максудилар исемен бирү турында карар кабул ителде. Димәк, тарихи дөреслек торгызыла, татар халкы тарихында тирән эз калдырган олы шәхесләрнең исемнәре, алар эшләгән эшләр онытылмый дигән сүз бу.

52

PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com

Ñœçëåê:

 

љяз — уезд

зыялы — интеллигент

мљдир — заведующий

торгызырга — восстанавливать

Сораулар:

 

Татар милли китапханђсенђ нигез салучы булып кем санала?

Ђхмђтџади Максуди татар халкыныћ мђгарифен њстерњгђ нинди љлеш керткђн? Республикабызда зыялыларныћ исемнђрен мђћгеллђштерњ максатыннан нинди эшлђр эшлђнђ?

Биремнђр.

1. Ђхмђтџади Максудиныћ фђнни-методик эшчђнлеге турында сљйлђгез. 2. Татар халкы тарихында тирђн эз калдырган олы шђхеслђрне атагыз.

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ

Әгәр дә дөньяда бик аз яшәп тә, күп эшләр эшләп киткән язучылар турында сүз бара икән, аның берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай булыр. Аңа бит үлгәндә нибары егерме җиде яшь кенә була. 1886 нчы елның апреле һәм 1913 нче елның апреле. Яз аенда туган, яз аенда үлгән...

Шагыйрьнең туган ягы — матур табигатьле Казан арты. Ул 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә хәзерге Арча районының Кушлавыч авылында туа. Әтисе мулла була. Габдуллага дүрт ай ярым булуга, ул үлә. Әнисе, аны Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча калдырып, Сасна авылы (хәзерге Балтач районында) мулласына кияүгә чыга. Менә шуннан шагыйрьнең авыр тормышы башлана. Габдулла авыр язмыш кичерђ: ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, кимсетүләр....

1895 нче елны Габдулланы әтисе ягыннан апасы Уральск шәџәренә алдыра. Анда ул мәдрәсәдә џђм бер үк вакытта өчьеллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштерђ, рус телен дә өйрәнђ. Бу аңа Европа әдәбияты белән танышырга мөмкинлек бирә.

Уральск — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак танылган урыны. Монда аның шигырьләре басыла башлый. Бу чорда Габдулла Тукай төрле әдәби

53

PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com

журналларда эшли. 1905 — 1907 нче елларда аны Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы белә башлыйлар.

Габдулла Тукай 1907 нче елның көзенә чаклы Уральскида яши, аннан Казанга килә џәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр Казанда була. Сигез ел буена иҗат итү чорында ул ун мең юлдан артык шигырь, иллегђ якын басма табак проза әсәре язарга өлгерә.

Татар халкының Г. Тукайга хөрмәте бик зур. Казанның уртасына шагыйрьгђ һәйкәл куелган, туган авылы Кушлавычта, Кырлайда аның истәлеклђре музейда кадерләп саклана. Тљрле шәһәрләрдәге иң матур урамнар аның исемен йөртђләр. Шигырьләре — җырга, әкиятләре балетка әйләнде. Г.Тукай турында поэмалар, драмалар, романнар, симфонияләр языла.

Ñœçëåê:

һичшиксез — несомненно нибары — всего лишь, всего-навсего фәкыйрьлек — бедность

Сораулар:

кимсетү — унижение басма табак — печатный лист кадерләп — бережно

Бљек шагыйрьнећ балачагы ничек њткђн? Тукайны нђрсђ Тукай иткђн?

Хђзерге вакытта Тукайныћ исеме белђн бђйле нинди урыннарны атый аласыз?

Биремнђр.

1. Татар халкыныћ бљек шагыйре Габдулла Тукайныћ тормыш џђм иќат юлы турында сљйлђгез.

2. Г. Тукайныћ шигырен сђнгатьле итеп укыгыз.

Пар ат

Ќиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белђн нурлар чђчеп ай ялтырый; Искђн ђкрен ќил белђн яфрак, агачлар калтырый.

Џђр тараф тын. Уй мића тик ђллђ ни ќырлый, укый;

54

PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com

Нђрсђдђндер књз эленгђн џђм тђмам баскан йокы.

Сау бул инде, хуш, бђхил бул, и минем торган ќирем, Мин болай, шулай итђм дип, тљрле уй корган ќирем.

Хуш, гомер иткђн шђџђр! Инде еракта калдыгыз; Аџ, таныш йортлар, тђмам књздђн дђ сез югалдыгыз.

... Бер тавыш килде колакка, яћгырады бер заман: “Тор, шђкерт! Ќиттек Казанга, алдыбызда бит Казан!”

Бу тавыш бик ачты књћелем, шатлыгымнан ќан янар: “Ђйдђ чап, кучер, Казанга! Атларны ку: на! на-на!”

Ђйтђ иртђнге намазга бик матур, моћлы азан;

И Казан! Дђртле Казан! Моћлы Казан! Нурлы Казан! ...

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ

Гаяз Исхакый — татар халкының күренекле язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1878 нче елның 22 нче февралендә хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районында туган. Чистай, Казан мәдрәсәләрендә белем алган. Соңыннан укуын Татар укытучылар мәктәбендә дәвам иткән. Аны тәмамлагач, Оренбургта укытучы булып эшләгән.

1904 нче елда ул Казанга әйләнеп кайта. Төрле мәкаләләр язып бастыра, җәмәгать эшендә актив катнаша. “Бай углы”, “Кәләпүшче кыз”, “Өч хатын белән тормыш”, “Ике гашыйк”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” — Гаяз Исхакыйның беренче әсәрләре.

XX гасыр башында язылган әсәрләреннән “Зиндан”, “Тормышмы бу?”, “Солдат”, “Алдым-бирдем”, “Зөләйха”, “Тартышу”, “Мөгаллим”не әйтеп китәргә кирәк.

55

PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com

1919 нчы елдан алып Гаяз Исхакыйга төрле илләрдә — Төркиядә, Германиядә, Польшада яшәргә туры килә. Биредә ул газета чыгару эшен активлаштыра, татар милләте проблемаларын кайгырта, яңа романнар, повестьлар, драмалар яза. Эмиграциядә иҗат иткән әсәрләре арасында “Көз”, “Дулкын эчендә”, “Ќан Баевич”, “Олуг Мөхәммәд” зур игътибарга лаек.

Гаяз Исхакыйның әсәрләре озак еллар махсус фондларда сакланды, эшчәнлеге бозып аңлатылды. Хәзер Г. Исхакый тулысынча акланды, аның бай әдәби мирасы халыкка кире кайтты.

1991 нче елда Татарстан Язучылар берлеге Гаяз Исхакый исемендәге премия булдырды.

Сњзлек:

 

зиндан — тюрьма

мљгаллим — учитель

тартышу — сопротивление

акланырга — быть оправданным

Сораулар:

 

Књренекле татар язучылары арасында Гаяз Исхакый иќатыныћ аерым урын алып торуын ничек аћлатасыз?

Язучыныћ ић танылган ђсђрлђре ниндилђр?

Гаяз Исхакыйныћ бай ђдђби мирасы белђн кайда танышырга мљмкин?

Биремнђр.

1. Гаяз Исхакый — язучы џђм ќђмђгать эшлеклесе. Шул турыда сљйлђгез. 2. Гаяз Исхакый исемендђге премия белђн бњлђклђнгђн язучыларны атагыз.

ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ

Башкортстан җирендә, биек таулар, яшел болын һәм урманнар кочагында Солтанморат дип аталган бер татар авылы урнашкан. Менә шушы авылда 1887 нче елда татар халкының атаклы язучысы Галимҗан Ибраһимов туа.

Кечкенә Галимҗан табигать кочагында үсә, яшьли үк кыр эшләрендә булыша, олырак малайлар белән, төн кунып, ат сакларга йөри. Эштән бушаган араларда ул урманга, болынга җиләккә йөрергә, елга буенда кызынып ятарга, балык тотарга ярата. Галимҗанны тирә-як табигате кызыксындыра: биек-биек

56

PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com

таулар, серле кара урманнар, борылып-борылып аккан елгалар, чәчәкләргә күмелеп яткан болыннар аңа әкияттәге тљсле сихерле күренәләр. Язучы булып киткәч, Галимҗан Ибраһимов кечкенә вакытта алган шушы матур тәэсирләрен үзенең әсәрләрендә бөтен гүзәллеге белән чагылдыра башлый. Мђсђлђн, аның "Алмачуар" хикәясе шућа дђлил була ала. Шундый ук матур хисләр Галимҗан Ибраһимовның "Яз башы", "Табигать балалары", "Көтүчеләр", "Казакъ кызы" кебек әсәрләрендә дә чагылыш таба.

Әнисе Галимҗанның беренче укытучысы була. Аннан соң ул күрше авылда мәдрәсәдә укый, шул ук вакытта үз авылларындагы башлангыч рус мәктәбен дә тђмамлый. Мәктәпне яхшы тәмамлаган өчен, аңа А.С.Пушкин китабын бүләк итәләр. Соћыннан Галимҗан Ибраһимов Оренбург һәм Уфа мәдрәсәләрендә дә укуын дәвам итә. Мәдрәсә белеме белән генә чикләнмичә, ул књп китаплар, газета материалларын бик кызыксынып укып бара, рус язучыларының әсәрләре белән таныша. Аның күңелендә яңа фикерләр туа. Менә шуңа күрә дә ул 1905 нче елгы Беренче рус революциясен зур өметләр белән каршы ала, алдынгы көрәшчеләр сафына баса.

1909 нчы елда Галимҗан Ибраџимов, университетта уку теләге белән, Казанга килә. Ләкин Галимҗанны университетка укырга алмыйлар. Ул үзлегеннән күп укый башлый. Революцион вакыйгалар белән кызыксына. Тиздән аның азатлык өчен көрәшүчеләргә багышланган, халыкның авыр тормышын, иске гадәтләрне тәнкыйтьләгән зур күләмле "Яңа кешеләр", "Кызыл чәчәкләр", "Безнең көннәр","Татар хатыны ниләр күрми" кебек әсәрләре туа.

Тормышның зур кыенлыкларын књргђн Галимҗан Ибраһимов авырый башлый џђм, дәвалану өчен, Кырымга китђ. Авыру булуына карамастан, ул иќат эшен ташламый, яңадан-яңа әсәрләр яза. Г.Ибраџимов публицист, галим Һәм җәмәгать эшлеклесе дә була. Аныћ "Мәктәптә тел џәм әдәбият укыту методикасы", "Татар теленең грамматикасы" кебек хезмәтләре хђзер дә актуальлеген югалтмаган. Књпкырлы эшчђнлеге љчен аңа 1932 елда “Хезмәт Батыры” дигән мактаулы исем бирелә. Аның әсәрләре рус, казах, башкорт телләренә тәрҗемә ителђ.

57

PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com

Г.Ибраџимовныћ тормышы фаќигале була. Авыру булуга карамастан, Ялтада дђваланып яткан ќиреннђн, аны Казанга алып кайталар. Миллђтчелектђ гаеплђп, тљрмђгђ ябалар џђм 1938 нче елда атып њтерђлђр. Шулай итеп, Г.Ибраџимов та шђхес культы корбаны була. Аныћ кабере тљгђл билгеле тњгел.

Ñœçëåê:

сихерле — волшебный тәэсир — впечатление хис — чувство көтүче — пастух

Сораулар:

чикләнергђ — ограничиться өмет — надежда тәнкыйтьләргђ — критиковать

Булачак язучы кайларда белем алган?

Галимќан Ибраџимовныћ ђсђрлђрендђ нинди мђсьђлђлђр яктыртыла? Галимнећ фђнни-тикшеренњ эшчђнлеге турында нђрсђлђр ђйтергђ мљмкин? Мђшџњр язучыныћ тормыш юлы ни љчен фаќигале була?

Биремнђр.

1. Татар халкыныћ књренекле язучысы Г.Ибраџимовныћ иќаты џђм тормыш юлы турында сљйлђгез.

2. Г.Ибраџимов яшђгђн чор турында њз фикерлђрегезне белдерегез.

ÌÓÑÀ ҖӘËÈË

Муса Ќәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында алтынчы бала булып дљньяга килә. Аннары аларның гаиләләре Оренбургка күчеп китђ. Оренбургка күчкәч, Муса алты яшеннән үк "Хөсђения" мәдрәсәсенең башлангыч классларында укый башлый. Ул бик яшьлђй ђдђбият белђн кызыксына, 9 яшендђ њк шигырьлђр яза. Гражданнар сугышы елларында аныћ шигырьлђре кызылармеецларныћ “Кызыл йолдыз” исемле фронт газетасында басылып чыга.

20 —30 нчы елларда Ќђлилнећ иќаты тагын да њсђ. Бљек Ватан сугышына кадђр њк ул татар халкыныћ књренекле шагыйре, ќђмђгать эшлеклесе булып таныла. Ул књп шигырьлђр, ќырлар иќат итђ. Аныћ "Хат ташучы",

58

PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com

"Алтынчәч", "Җиһан", "Илдар" исемле поэмалары, күп җырлары халыкта популярлык казана.

Бөек Ватан сугышы башлану белән үк, шагыйрь Совет Армиясе сафына баса. 1941 нче елның декабрендә хәрби-политик курсларны тәмамлаганнан соң, Ќәлил, љлкән политрук буларак, Волхов фронтына җибәрелә. Биредә ул "Отвага" газетасында эшли. Үзенең язган шигырьләрендә сугышчыларның героик тормышын сурәтли. 1942 нче елда авыр яраланып, фашистлар кулына эләгә.

1945 нче елның апрелендә совет солдатлары Моабит төрмәсенең ишегалдында Жәлилнең ниндидер китап битенә язып калдырган хатын табалар џәм аны Мђскәүгә — Язучылар берлегенђ — А.Фадеевка җибәрәләр. Эзләнү, тикшеренүләр башлана. Төрмәдә Ќәлил белән бергә утырган џәм шагыйрьнең соңгы айларын, көннәрен күргән хәрби әсир итальянлы Рениеро Ланфредини белән Бельгия патриоты Андре Тиммерманс табылалар.

Җәлил яшерен оешмага 1943 нче елның башларыннан ук кушыла, фашизмга каршы төрле юллар белән эш алып бара, "Идел - Урал" комитетында эшли. Яшерен оешма әсирләрнең кораллы восстаниесен хәзерли, ләкин гестапо аны белђ, џђм ќәлилчеләр восстаниегә берничә көн кала кулга алыналар. 1944 нче елда Җәлилгә џђм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була, аларны үлем җәзасына хөкем итәләр. Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилче гильотинада үтерелә. Менә аларның исем-фамилияләре: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Гайнан Курмашев, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Фоат Сәйфелмөлеков, Әхәт Әднашев, Сәлим Бухаров.

1956 нчы елда СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Муса Ќђлилгђ Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы љчен Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Муса Җәлилнең төрмәдә иҗат ителгән шигырьләре теркәлгән дәфтәрне "Моабит дәфтәрләре" дип йөртәләр. Дәфтәрнең беренче битләрендә шагыйрьнең концлагерьда кичергән фаҗигале тормышы сурәтләнә ("Кичер,

59

PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com

илем", "Ирек", "Кошчык", "Авыру сызмалар"). Дәфтәрдәге шигырьләрнең књбесе, яшерен оешма ачылып, шагыйрь төрмәгә ябылганнан соң иҗат ителгән.

Туган илгә Җәлилнең ике дәфтәре кайтты. Беренчесен катлаулы юллар аша Казанга 1946 нчы елны әсир Нигъмәт Терегулов алып кайтты. Икенче дәфтәрен Бельгия патриоты Андре Тиммерманс саклап кала һәм, камерадаш дусты Муса Җәлилнең васыятен үтәп, дәфтәрне 1947 нче елны Брюссельдагы Совет илчелеге аша Язучылар берлегенђ җибәрә. "Моабит дәфтәрләре" — Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Бөтен дөньяга мәшһүр "Моабит дәфтәрләре" Ленин премиясенә лаек булды.

Җәлилнең мәхәббәт турында да шигырьләре књп. "Сөеклемә", "Сөю", "Күлмәк", "Ышанма", "Дуска", "Бүләгем" һ.б. шигырьләрендә ул мәхәббәтнең иң изге хис икәнлеге турында яза. М. Җђлил үзенең шигырьләрендә һәм "Ана бәйрәме" (1943) балладасында кешелекле, батыр рухлы ана образын сурәтли, ана хисләренә дан җырлый.

Сњзлек:

дљньяга килергђ — родиться хәрби әсир — военнопленный кулга алырга — арестовать

Сораулар:

үлем җәзасы — смертная казнь хөкем итәргђ — приговорить васыять — завещание

Муса Ќђлилнећ ић танылган шигырьлђре ниндилђр? Аныћ тормышы ни љчен фаќигале була?

Шагыйрьнећ бөтен дөньяга мәшһүр "Моабит дәфтәрләре" нинди зур бњлђккђ лаек булды?

Казан Кремле каршындагы мђйданда Муса Ќђлил џђм аныћ кљрђштђшлђренђ куелган џђйкђл нђрсђне сурђтли?

Биремнђр.

1. Герой–шагыйрь Муса Ќђлилнећ батырлыгы турында сљйлђгез. 2. Муса Ќђлилнећ шигырен яттан сљйлђгез.

Ышанма

Сића миннђн хђбђр китерсђлђр,

60

PDF created with pdfFactory Pro trial version www.pdffactory.com

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]