Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5_.____.doc
Скачиваний:
33
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
80.38 Кб
Скачать

8. Əсəрнең сəнгатьчə эшлəнешен тикшерү

Ə.Еникине кеше күңеленең җырчысы дияргə мөмкин булыр иде. Аны кешенең эчке дөньясы, рухи байлыгы кызыксындыра. Əсəрлəренə салынган иң зур идея – кешенең рухи матурлыгын күрсəтү яисə аның рухи түбəнлеген ачып салу. Персонажларның эчке дөньясын бөтен нечкəлеклəренə кадəр ышандырырлык итеп сурəтлəве белəн Ə.Еники чын сəнгать əсəрлəре тудыра.

Əдəби əсəрлəрнең уңышы язучы тудырган образлар һəм идея эчтəлеге белəн генə билгелəнми. Аларга ирешү, аерым алганда, тел чараларыннан башка да мөмкин түгел. Еники əсəрлəренең җырдай ритмикасы, аһəңлелеге, күңелгə ятышлы булуы, сүз, сүз мəгънəлəре белəн генə түгел, иң элек сүзнең җөмлəдəге урыны, аның ятышлыгы, җөмлəлəрнең, абзацларның бер-берсенə бəйлəнеше, шуларны гомум бербөтен барлыкка килүе белəн дə аңлатыла. Бу турыда Ə.Еники болай дип яза: «Без əдəби осталык турында сөйлибез. Лəкин əдəби осталык, беренче чиратта, тел осталыгы, телгə байлык, телне дөрес куллана белү дип аңларга кирəк. Язучы кешедə телгə карата аеруча сизгерлек булырга тиеш: ул һəр сүзнең тулы мəгънəсен аңлау гына түгел, аның эчке аһəңен, кай урында ничек яңгыравын, ниһаять, сүзлəрнең үзара

бəйлəнешен тоярга тиеш».

Әдип хикəядə татар теле байлыгын тулысынча куллана. Агглютинатив тел буларак, татар теленә парлы сүзләр хас. Алар әдәби текстка экспрессив үзенчәлек өстиләр. Ә.Еники моның белән оста куллана. Аның хикәяләрендә кабатлау һәм төрле парлы сүзләр куллануны аңа хас булган һәм аны күп башка авторлардан аерып тора торган үзенчәлеге дип билгеләргә мөмкин. Əдип, татар телендə парлы сүзлəр ясалу кагыйдəсен нигез итеп алып, яңа сыйфатлар ясый. Мəсəлəн: «Бары тик башындагы беленгə əйлəнгəн түбəе генə аның күксел-кара иде»; «Тəрəзə пыялалары яшькелт-зəңгəр төскə кергəн». Язучы аеруча яшел төсне яратып, еш куллана: «…кучкыл-яшел сөрелмəгəн чирəмнəр».

Əдипне җитди, җылы дип əйтү генə канəгатьлəндерми, ул һаман эзлəнə, тагын да нечкəрəк мəгънə төсмерлəрен эзли: җитди-җылы караш, җылы-якын дəшү. Ə.Еники төсмерлəрдəн əнə шулай оста файдалана.

Хикəядə чагыштырулар, метафоралар, кабатлаулар да киң кулланылган.

Табигатьне, тирә-юньне тасвирлаганда да автор чагыштырулардан оста файдалана: «Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп, үсеп бара: арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл-яшел булып, егетләр мыегыдай, сызылып кына чыгып килә».

Кайчак чагыштырулар фразеологик әйтемнәр белән кушылып, текстка образлык өстәү вазифасын үтиләр. Мәсәлән: “Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде”.

Табигать күренешлəрен сурəтлəгəндə кабатлауларга да еш мөрəҗəгать итə. Кабатлаулар экспрессив текстларда еш очрый. Алар эмоциональ яктан контекстны көчләтеп, автор хисләрен төгәлрәк билгеләргә ярдәм итәләр.

Мәсәлән: “Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!”.

Метафора – кыскартылган чагыштыру. Чөнки анда чагыштырыласы әйбер яки күренеш үзе әйтелми, бары тик чагыштырылу объекты гына күрсәтелә. Метафораның мәгънәсе – күчерелмә мәгънә – контекстта ачыкланып килә. Монда «кебек», «сыман» һ.б. сүзләр кулланмый. Метафоралар текстка аеруча образлык өстиләр. Безнең тарафтан анализланган Ә. Еники текстларында метафора шактый күп. Алар төрле функцияләрне үтиләр, ләкин бөтенесе дә алар сүзнең күчерелмә мәгънәсе ярдәмендә барлыкка килүләре сәбәбеннән, автор яки персонаж телләрен образлык, гүзәллек белән тулыландыралар. Әйтик: “Әйтерсең, бу һич йомылмас ямьле-моңсу күз аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе!”.

Гипербола теге яки бу күренешнең яисә әйбернең көчен ягъни үзенчәлеген гадәттән тыш зурайтып, күпертеп күрсәтү. Әлбәттә, гипербола алымы ешрак персонаж телләрендә, гади сөйләмдә очрый. Шуңа күрә ул халык авыз иҗатына күбрәк хас күренеш. Ләкин аз күләм дә булса да, матур әдәбиятта ул шулай ук очрый. Ә. Еники иҗаты чыгарма булып тормый. Мəсəлəн: «Шыр кырда утырган бәләкәй генә ялгыз өй үзе искереп-тузып, яртылаш җиргә кереп беткән».

Əсəрдə хикəя җөмлəлəр төп урынны ала. Шулай ук сорау җөмлəлəр дə бар. Геройлар сөйлəмендəге эндəш сүзлəргə иркəлəү-назлау төсмере салынган: əнкəй, əткəй, бабакай.

Еники җөмлəлəре арасында, сирəк кенə булса да, гарəп-фарсы алынмалары да күзгə чалына: истикамəт, иҗтиһат, иганə, шəриктəш, сөкүт, катыйль, низам. Болардан башка сүзлəр барысы да ачык аңлаешлы, хəзерге сүзлəр, тəгъбирлəр тəшкил итə.

Йомгаклап шуны əйтергə була: матур əдəбиятның бердəнбер төзү материалы – сүз. Əмирхан Еники татар əдəби тел культурасын, сурəтле сөйлəмне яңа югарылыкка күтəрде, аңа гүзəллек, сафлык, ныклы куəт бирде.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]