Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5_.____.doc
Скачиваний:
33
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
80.38 Кб
Скачать
  1. Психологизм бирелешен тикшерү

Ә. Еникинең кайсы гына хикәясен алсак та, кеше күңеле, анда кайнаган хис-тойгылыар сурəтлəнə. «Матурлык» хикəясендə зиннəтле пулатлар да, чибəр туташлар да тасвирланмый. Киресенчə, соң чиккə җиткəн ярлылык, шəкерт əнисенең ямьсез йөзе сурəтлəнə. Матурлык исə икенче нəрсəдə - ана белəн баланың бер-берсен өзелеп яратуларында, кадерлəү, юатуларында, ягъни гади кешенең күңелендə булып чыга.

Хикəяне уку барышында укучы төрле хислəр кичерə: сөенə, борчыла, кызгана, уңайсызлана. Ни өчен Бəдретдин иптəшлəрен өенə алып кайта инде? Ни өчен əнисен күрсəтə? Лирик герой Бəдретдиннең ярлы гаилəдəн булуын белə. Лəкин бу кадəр фəкыйрьлек булыр дип аның башына да килми. «Без фəкыйрь кешелəргə керəсебезне белеп килə идек, əмма бу кадəр ярлы хуҗалыкны күрербез дип һич көтмəгəн идек». Ярлы мохитны күз алдына бастырыр өчен автор өй интерьерын кулланган. «Шыр кырда утырган бəлəкəй генə ялгыз өй үзе искереп-тузып, яртылаш җиргə кереп беткəн. Салам түбəсе череп, каралып, тирескə əйлəнə башлаган. Өйнең кайбер бүрəнəлəре бүселеп чыккан, ишек-тəрəзəлəре кыйшайган, ə тəрəзə пыялалары тора-бара инде яшькелт-зəңгəр төскə кергəн… Капка юк, койма юк, тик урам яклап та кыр яклап кына ике рəт киртə сузылган… Ишек алдын кыр үлəне басып киткəн. Анда чикерткəлəр тыз-быз сикерешəлəр. Димəк, бернинди аяклы мал да юк».

Юынырга чыккач та: «Комганнары да юк, күрəсең», - дигəн уй килə лирик геройның күңеленə. Өзектəге күпнокталар шəкертлəрнең кичерешлəрен аңларга ярдəм итə. «Без инде хəйран булып, гаҗəплəнеп калуыбызны Бəдретдингə сиздермəскə тырыштык».

Лəкин Бəдретдин үзе тыныч иде, һəрхəлдə, оялу-уңайсызлану кебек бернəрсə дə сиздерми иде.

Нинди генə иске булмасын, өй эчендəге чисталык та хəйран калдыра шəкертлəрне: «Күпме генə искереп-тузып бетмəсен, аның бүрəнəлəре тома балавыздай сары-көрəн иде, əле, тапталып, кырылып ашалган идəне дə чип-чиста иде…».

Хикəядə аеруча күңелне дулкынландырган күренеш: «кулдан ясалган, буялмаган, хөрти генə бер скрипка»дан агылган моң, «бəгырьгə төшəрлек мəхəббəт белəн» тулган ана карашына җавап йөзеннəн Бəдретдиннең гади, табигый, җылы-якын итеп дəшүе. Əлеге мизгел күңелдə туган соңгы шиклəрне, уңайсызлыкларны юып төшерə, əнисе белəн Бəдретдин өчен горурлык хислəре уяна. Чыннан да, Бəдретдиннең күңеле матур, əнисе белəн икесе арасындагы мөнəсəбəтлəр матур, шəкерттəшлəренең дə күңеле матур. Бəдретдин иптəшлəренə ышанган, югыйсə аларны өенə чакырмас иде.

Бəдри – актив образ. Аның эчке дөньясы бай, күңеле яхшы. Менə шул күңел байлыгы аңа əнисеннəн килə. Аны шундый кешелекле, əдəпле, итагатьле итеп əнисе тəрбиялəгəн.

Лирик герой шуны күреп ала. Бəдретдин əнисенең ямьсезлегеннән дə, гариплегеннəн дə, бабасының сукырлыгыннан да, əтисенең мескенлегеннəн дə уңайсызланмый. Бу кимчелеклəрне ул бөтенлəй күрми. Өйдəге бу мескенлеклəр зур мəхəббəт астында күмелеп калалар.

Хикəянең соңында мондый сүзлəр бар: “бу йортның безгə билгесез ниндидер тирəн сере, - бəхетсезлегеме, фаҗигасеме, əллə без аңлаудан гаҗиз бөек бер өлешеме, бəхетеме торып калды”.

Чыннан да бəхетеме, əллə инде бəхетсезлегеме? Мөгаен, бəхетедер. Бəхет ул – ананың баласында үзенə карата хөрмəт, ярату күрүендə, баласының уңган булуын курүендə. Бəдретдиннең ярата белүендə, үзен шулай ярата белə торган əнисе булуында. Бəхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең кеше була белүендə.

Әмирхан аганы без психолог дияр идек. Аны шулай ук «кеше күңелен дәвалаучы язучы-доктор» дип тә йөртәләр. Хәзерге вакытта исә андый язучылар бигрәк тә кирәк. Чөнки бу авыр заманда кешеләр тупасланды, каты күңеллегә әйләнде. Кеше күңеленә сакчыл караш, изгелек, ярдәм кебек төшенчәләр юкка чыга бара. Нәфрәт, яла ягу, үч итү, саксызлык, каты бәрелү артканнан-арта. Аеруча олы кешеләргә мөнәсәбәт начарланды. Ә бит татар халкында «кеше күңеле — пыяла, нык орынсаң, уала» дигән әйтем бар. Бик тә дөрес сүзләр бит бу! Бу сүзләргә колак салучылар гына азайды. Рухи яктан бай кешеләр никадәр күбрәк булса, тормыш шулкадәр яхшырак, яшәве шулкадәр күңеллерәк булыр иде. Кешеләрне шатландыру — үзе бер бәхет бит ул! Нигә соң һәркем бәхетле булырга теләми?

Ә менә Ә.Еникинең әсәрләре кешеләргә яхшылык эшләргә, игътибарлы һәм ихтирамлы булырга өйрәтә. Безгә күбрәк шушы әсәрләрне укырга кирәк. Аларны укып, күпме тәҗрибә, акыл алырга мөмкин бит. Бәлки, оятсызларның намусы уяныр, тупасларның күңеле нечкәрер иде.

Ә.Еникинең инде күп еллар элек язылып, хәзерге көндә дә актуальлеген, әһәмиятен югалтмаган бу әсәрләре мәңгелек булып калыр дип ышанабыз.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]