Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5_.____.doc
Скачиваний:
33
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
80.38 Кб
Скачать

5. Əсəрнең композициясе. Композицион катламнар.

Композицион берәмлек булып текстның бер өлеше — сөйләм формалары сакланган кисәк хезмәт итә. Моңа хикәяләү, сурәтләү, характерис­тика, уйны тергезү, диалог, монолог кебек компонентлар керə.

Хикәядә «Бер карт әдип авызыннан» дигән, турыдан-туры хикәяләүчегә (ягъни хикәяләүнең уйлап табылган кеше авы­зыннан сөйләнәчәгенә) ишарә ясый торган кереш сүз бар. Хи­кәяләүченең ерак балачагында булган бер хәл хакында хәбәре хикәяләү хасил итә (иптәше Гыйлемдар белән өйгә кайткан вакытта, бергә укучы шәкерт Бәдретдиннәрнең өенә тукталалар). Хикәя дусларның өйгә кайтырга чыгуы хакында сөйләүдән башлана. Ул Бәдретдингә характеристика белән өзелә (моны хикәяләүне дәвам итүгә кагылышлы соңрак бирелгән җөмлә дә ассызыклый: «Ярый, сүз озынга китте, без бит эле өчәүләшеп читән тарантаста хозур гына авылыбызга кайтып барабыз...»

Алга таба хикәяләүченең лирик чигенеше килә (табигать, аерым алганда кошлар хакында уйлану). Хикәяләү тагын бер тапкыр хикәяләүче Бәдретдиннең өен сурәтләгәндә өзелә. Аннары Бәдретдиннең әнисе белән сөйләшүе (диалог) китерелә. Бәдретдин әнисен чәй ясарга чакыра, хикәяләүче Бәдретдиннең сөйләү рә­вешен бәяләп уза: «Юк, син үзең яса инде безгә, — диде Бәдретдин, ничектер бик ихластан үтенгәндәй итеп».

Аннары Бәдретдиннең әнисен сурәтләү, аннан соң исә хикәяләүченең Бәдретдиннең әнисенә карата мөнәсәбәте хакында фикерләре, уйлануы китерелә. Ул геройның скрипкада уйнавы хакындагы сөйләү белән дәвам итә, бу сөйләү ана – бала мөнәсәбәтләре хакындагы фикерләр белән озатып барыла. Хикәя матурлык хакындагы чигенеш белән төгәлләнә.

Ә. Еники хикәясендә без хикәяләүченең субъектив карашы Бәдретдиннең психологик карашы белән туры килмәүгә тап булабыз. Хикәяләүче Бәдретдиннең өстәл артына ямьсез әнисен чакыруына аптырый. Ул түбәндәге фикердә чагылыш таба: «Без бит гадәттә кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнары­бызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз... Бәдретдин бу хәлне бөтенләй күрми, аңламый микәнни?».

Аннары хикәяләүче карашы улына чиксез мәхәббәт белән карап торган әни кешенең пси­хологик карашына һәм шундый ук мәхәббәт белән әнисенең яраткан көе «Салкын чишмә»не уйнаган Бәдретдиннең психо­логик карашына таяна. Монда инде карашлар каршылыгы хи­кәяләүченең гаҗәпләнүе, хәтта соклануы белән алмашына. Моңа, аерым алганда, авторның пунктуациясе ишарә ясый: «Белмим, болай карый алыр өчен күңелләрдә нинди генә тирән мәхәббәт дәрьясы ятарга тиештер инде?!».

Ахыр чиктә, хикәя­ләүче һәм Бәдретдин карашлары тәңгәлләшә: «Кемгәдер йодрык селкеп кычкырасым килә! ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бәдретдиннең әнисе!».

Караш ноктасы хикәяләүче, персонаж, сөйләүчегә автор бәя­сен дә үз эченә алырга мөмкин. Әлеге хикәядә автор карашы ахырда белдерелгән хикәяләүче карашы белән тәңгәл килә. Лә­кин хикәядә объектив һәм субъектив катламнарны аерып чыгару мөмкин.

6. Вакыт-урын бирелеше

Хикəядə урын-вакыт бирелеше дə кызыклы. Хикəянең башында ук лирик герой сүзлəреннəн алда сөйлəнелəсе вакыйганың үткəндə булуын аңлыйбыз: «Күптəн, бик күптəн булган вакыйга», - ди карт əдип. Лəкин күптəн булса да, əдип хəтерендə ул əле генə булган кебек: «Əмма бүгенгедəй күз алдымда». Хикəядə, безнең фикеребезчə, ике вакыт сызыгы кисешə: хəзерге вакытта яшəүче əдип үткəндəге хатирəлəрне барлый. Шуңа күрə дə хикəядə үткəн заман фигыль формалары күп кулланылган.

Хикəядəге вакыйгалар сурəтлəнгəн урын икегə аерыла. Шəкертлəрнең өяз мəдрəсəсендəге тормышы һəм Бəдретдиннəрнең өендə кунак булу.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]