Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5_.____.doc
Скачиваний:
32
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
80.38 Кб
Скачать

Əмирхан Еникинең «Матурлык» хикəясенə филологик анализ

  1. Əсəрнең язылу тарихы.

Хикəя 1964 нче елда язылган. 1969-1980 нче еллар тарихта “торгынлык

еллары” термины белəн кереп калган. Бу чорга Сталин культын фаш итү нəтиҗəсендə илнең иҗтимагый-рухи тормышында хасил булган үзгəрешлəр нигез салды.

2. Образларга характеристика

Ə.Еникинең “Матурлык” хикəясендə бөтен вакыйгага геройларының берсе бəя бирə. Без дə һəр күренешне аның күзе белəн күрəбез. Лəкин бу күз шəкерт күзе түгел, ə карт əдип күзе. Карт əдип шəкерт чагын исенə төшереп, шул шəкерт чагындагы хислəренə үзенең өлкəн кеше хислəрен дə өстəп сөйли.

Хикəянең төп образы – Бәдретдин – бик ярлы гаилəдə үскəн малай, горур табигатьле, ярдəмчел, бик тырыш, “кешегə бер дə йөк булырга яратмый”, əти-əнисенə ихтирамлы, үзен бер дə кызгандырмый, шигырь яза, яңа əдəбият белəн мавыга, скрипка ясавы эшсез тормавын дəлилли. Хикəянең берничə урынында лирик герой тарафыннан Бәдретдингə характеристика бирелə: “Табигате белəн шундый тигез, сабыр холыклы бер егет иде. Ялагайлана да белмəс, масая да белмəс, яхшы белəн яхшы, ə яман белəн алыш-биреше юк – андыйлардан үзен ничектер бөтенлəй читтə тота белə иде”; “Никадəр генə ярлы булмасын, ул берəүдəн дə бернəрсə дə сорарга яратмый иде. Гадəттə, шəкертлəр аңардан гел анысын-монысын сорап торалар, чөнки аның үз кулы белəн ясаган каеш тупсалы, əрҗə сыман сандыгында мəдрəсə тормышы өчен кирəк бөтен нəрсəсе: энəсе дə, җебе дə, уймагы да, безе дə, пəкесе дə, эскəге дə, көзгесе дə, төрле калəмнəре дə, кəгазь-дəфтəрлəре дə, хəтта җилем белəн балавызы да саклана торган иде”.

Уку өчен кирəкле һəрбер əйбере үзендə бар. Болар Бəдретдиннең җыйнак, төгəл булуы турында сөйли.

Ярлы гаилəдəн булгач, ул өйдəн нəрсəдер килгəнен көтеп ятмый, үз көнен үзе күрергə тырыша. “Начар укучыларның дəреслəрен хəзерлəшкəн өчен дə аңа аз-маз тама иде, хəлфəлəргə дə булышкалый иде, аннары авыру-сырхауларга догалыклар, аятелкөрсилəр күчереп тə азрак бакырлар төшергəли иде. Кыскасы, эшсез тормый иде шəкерт”; “Һəм бик яхшы укый иде ул”.

Авылдан əнисе җибəргəн ипи белəн майны да ул кыенсынып кабул итə. Yз тамакларыннан өзеп җибəргəннəре өчен борчыла да иде: “Нигə инде бу? Əнкəйгə əйтегез, мин ач түгел, үзеннəн өзеп җибəрмəсен”. Əнə шул авыл күчтəнəчлəрен озаккарак җиткерү өчен, Бəдретдин хəйлəгə бара: майны без белəн чəнчеп ашый. “Əнə шундый сəер генə, серле генə һəм сөйкемле генə бер егет иде безнең Бəдретдин шəриктəшебез!” дип нəтиҗə ясый лирик герой.

Хикəядəге калган образлар – Бəдретдиннең əтисе, əнисе, бабасы, шəкертлəр – барысы да ярдəмче образлар. Алар ярдəмендə автор төп героен ныграк ачарга, тулаем күз алдына бастырырга тырыша.

Бəдретдиннең əтисе - хикəядəге ярдəмче образларның берсе. Аның портретын автор түбəндəгечə сурəтли: “Өйдəн кечерəк буйлы, ак чырайлы, җирəн сакаллы, арык-өшəн генə бер абзый чыкты. Аның өстендə киндер күлмəк, тез башларына зур ямаулар салынган киҗеле ыштан, башында мескен бүрек, аякларында тула оек белəн тузган чабаталар иде”.

Портрет һəм интерьер ярдəмендə əлеге гаилəнең ярлылыгы, фəкыйрьлеге ныграк күз алдына килеп баса. Əмма хəерче, фəкыйрь тормышта яшəсəлəр дə, гаилə башлыгының киң күңелле, кунакчыл кеше булуы сизелə. Улының дусларын сыйламыйча җибəрə алмыйлар бит инде ата белəн ана. “Иске генə киҗеле ашъяулык китереп җəйде, мич кашагасыннан кайсы замазка белəн ябыштырылган, кайсының сабы кителеп төшкəн өч кенə чынаяк алып куйды, кыска гына чалгы пычагы, чүпрəккə төргəн ярты ипи, тустаган белəн сөт китереп куйды”.

Əлеге гаилəдə өлкəннəргə карата ихтирам-хөрмəт зур. Шəкертлəр Бəдретдиннəрнең өенə кергəч, иң элек аның бабасы белəн очрашалар. “Өйгə кергəч тə безнең иң элек күргəн кешебез сəке түрендə, стенага терəлеп, текə генə утырган бер бабай булды. Бабай Хөзер Ильяс төсле ап-ак сакаллы, ап-ак күлмəк-ыштаннан иде. Бары тик башындагы беленгə əйлəнгəн түбəтəе генə аның күксел-кара иде”.

Сукыр бабайдан һəр эшне башкарганда фатиха сорау аның гаилəдə сүзе үтемле булуын, хөрмəтле кеше икəнлеген күрсəтə. Шəкертлəр дə юлга кузгалыр алдыннан да бабайдан хəер-фатиха сорыйлар.

Бəдретдиннең əнисе – табигать тарафыннан кимсетелгəн, ямьсез кыяфəтле, лəкин сабыр холыклы Ана. Шул ук вакытта горур да: “Ул тапкан бит бу баланы! Ул имезгəн бит аңа күкрəк сөтен! Ул шушы сөлек кебек егетнең əнисе бит! Шəкерт əнисе, гыйлем иясе булачак кешенең əнисе...”.

Бəдретдин əнисенең ямьсезлегеннəн гарьлəнми. Əнисен шəкертлəргə чəй салырга чакыра. Аннан соң скрипкада уйный. Бəдретдиннең скрипкада уйнавы əллə ни түгел. Көе дə чеби тавышы кебек кенə чыга. Лəкин лирик герой-шəкерткə ул “бик ягымлы, бик тансык” булып яңгырый. Чөнки скрипка моңнарында шəкертлəр дусларының əнисенə булган мəхəббəтен, əнисенең улы белəн горурлануын күрəлəр. Улы əнисеннəн: “Ни уйныйм?” – дип сорый. Бала əнисенең яраткан көен “Салкын чишмə”не уйный. Анага ул көйдəн бигрəк улының шул көй аша күрсəткəн хөрмəте, җылылыгы кадерле. Əйтерсең, шул көй аша ана белəн бала үзара аңлаша, сөйлəшə.

Бəдретдиннең иптəшлəре – Гыйлемдар белəн лирик герой да тəрбияле, кешелекле. Алар Бəдретдиннең хəлен аңлый ала торган, эчке матурлыкны, кеше психологиясен аңлый белүчелəр.

Хикəядə тагын бер кызыклы символик образ бар. Ул – тургай образы.

Авылга кергәндә дә, кыр капкасыннан чыкканда да шәкертләр тургай сайравын тыңлап хозурланалар. “Ә шулай да тургайлар, көн яктысыннан туя белмәгәндәй, тагын да биегрәк менеп, тагын да сузыбрак, ярсыбрак берөзлексез сайрыйлар да сайрыйлар. Дөнья киң, киң, әләләләләүү! Җире-күге тын, буш, моңсу... бик моңсу миңа!”.

Тышкы яктан караганда, тургай да бит кечкенә, соры, ямьсез генә бер кошчык. Ә күпме моң, тирән сагыш чагыла аның сайравында. Бик биектә, һавада очып, моңлы итеп сайраган тургайдан башка язгы чәчүне күз алдына китереп булмый. Димәк, чыннан да, әһәмият тышкы матурлыкта түгел, ә күңелдә, йөрәктә, уйларда. «Кешеләр! Тышкы яктан чибәр булмасагыз да, кимсенмәгез, хурланмагыз. Тышкы матурлык ул әле берни дә түгел. Эчке дөньягыз матур булсын, игелекле, ярдәмчел булыгыз. Тик шул чакта гына үзеңне чын мәгънәсендә бәхетле, рухи яктан бай кеше итеп хис итеп була. Эчке дөньясы ямьсезләрдән сакланырга кирәк», — дип әйтергә тели әдип.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]