Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
5_.____.doc
Скачиваний:
33
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
80.38 Кб
Скачать

3. Сюжет бирелеше. Конфликт.

- экспозиция (өч шəкерт, бер атка утырып, өяз мəдрəсəсеннəн авылларына кайтырга чыгалар. Бəдретдин – очраклы юлдаш кына. Ул шəкертлəр арасында иң ярлысы, шул ук вакытта ярлы шəкертлəрнең иң сəлəтлесе дə иде);

- төенлəнеш (шəриктəшлəре Бəдретдиннең иң ярлы шəкерт икəнен белəлəр, əмма бу кадəр ярлы хуҗалыкта яшидер дип башларына да китермилəр);

- хəрəкəт үстерелеше (шыр кырда утырган, искереп-тузып, яртылаш җиргə кереп беткəн өйнең эче дə бик ярлы, əмма бүрəнəлəре сары-көрəн төстə, идəне дə чип-чиста. Шул өй эчендə чиста-пөхтə киенгəн дөм сукыр бабайның утыруы);

- кульминация (чаршау артыннан бөтен битен-күзен кайчандыр рəхимсез чəчəк зəхмəте тəмам бозып бетергəн, сул күзе бөтенлəй кысылып, уң күзе илəмсез зураеп калган бичара хатын – Бəдретдиннең əнисе шəкертлəргə чəй ясарга чыга; чиркану тойгысының йөрəкне өшетеп җибəрүе, Бəдретдин өчен оялу);

- чишелеш (Бəдретдиннең китапларын күрсəтүе, бернинди уңайсызлану хислəре кичермичə, əнисенең күзенə генə карап скрипкада уйнавы; шəкертлəрнең олылардан фатиха алып, юлга кузгалулары).

Хикəя сюжетының нигезендə əхлакый пландагы конфликт ята. Биредə рухи күркəмлек тышкы ямьсезлеккə контраст итеп куела. Бəдретдиннең өе эчендə беренче күргəндə ямьсез, чирканчык булып тоелган ямьсезлек тора-бара матурлыкка əйлəнə бара. Лирик герой-шəкерт башта аптырый, аннан соң гаҗəплəнə, бу матурлыкка соклана. Шəкерт матурлыкны нидə күрə соң? Əлеге матурлык аерым-аерым матурлык түгел. Ул бу иске өйдəге ямьсез, имгəнгəн кешелəрнең үзара мөнəсəбəтендə. Өй эчендəге “гади, табигый, җылы-якын мөнəсəбəттə”. Шушы өй эчендəге хəерчелек, ятимлек эченнəн, чəчəк кебек, бу кешелəрнең үзара татулыгы, яратышуы, мəхəббəтлəренең табигыйлеге үсеп чыга. Лирик герой шуны күреп ала. Бəдретдин əнисенең ямьсезлегеннән дə, гариплегеннəн дə, бабасының сукырлыгыннан да, əтисенең мескенлегеннəн дə уңайсызланмый. Бу кимчелеклəрне ул бөтенлəй күрми. Өйдəге бу мескенлеклəр зур мəхəббəт астында күмелеп калалар.

4. Əсəрнең темасы матурлык турында. Хикəядə матурлыкның түбəндəге төрлəре ачыла:

  • кешенең эчке матурлыгы;

  • Бəдретдиннең күңел матурлыгы;

  • ана белəн бала мəхəббəтенең матурлыгы;

  • гаилə мөнəсəбəтлəренең матурлыгы;

  • тургай сайравы матурлыгы;

  • шушы матурлыкларны күргəн автор матурлыгы.

Ә. Еникинең «Матурлык» хикәясендə идея авторның матурлыкны тышкы чибəрлек итеп түгел, бəлки кеше күңеленең, рухының матурлыгы буларак аңлавыннан гыйбарəт. Бу фикер автор тарафыннан хикəялəүче сүзлəрендə эмоциональ хəлдə җиткерелə: «Берни эшли алмыйм үзем белəн: самовар артыннан гына улына карап утырган ана күз алдыма килə дə эчемнəн тагын үкси башлыйм… Кемгəдер йодрык селкеп кычкырасым килə: ямьсез түгел бит ул, матур бит ул, матур, матур Бəдретдиннең əнисе!».

Хикəя сентименталь пафоста язылган. Җəллəү, аңларга тырышу хислəрен геройлардагы тышкы ямьсезлек һəм рухи матурлык берлеге китереп чыгара.

Хикəядəге Бəдретдин образы кешедəге иң югары, олы матурлык буларак эчке матурлыкны таныган автор идеалына тəңгəл килə.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]