Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

XIV. Җәбраил фәрештә өстенә языйммыни мин аны?

Саҗидә Миңлебайлар йортында бөтен авыр, пычрак эшне бер карусыз эшли, ләкин урынсызга, нахакка кимсеткәнне күтәрми иде. Патыйның тиргәвенә каршы аның шикелле үк итеп җавап кайтара иде. Саҗидә ара-тирә улына да тел тидергәләде. Сафа да, Саҗидә дә ничек кенә тынычлап яшәргә икән дип көннән-көн ныграк уйлана башлады. Сабан туе көнне чапан аркасында килеп чыккан гаугадан соң Сафа белән Саҗидәгә бу йортта яшәрлек рәт калмады. Алар башка чыгып үз тормышларын корып җибәрергә булдылар. Әйбәтләп киңәшләшер өчен алар Йосыф карт йортына киттеләр.

* * *

Йосыф карт төпчек кызының үз ризалыгыннан башка кияүгә чыгуы хурлыгын байтак вакыт оныта алмады. Шулай да Саҗидәнең йомшак теле, Сафаның картка зур хөрмәт күрсәтүе үзенекен итте. Йосыфныкылар чәй эчеп утыралар иде. Беренче булып Сафа сүз башлады. Әнисе белән абыйсының кыш буена үзләренә көн күрсәтмәүләрен сөйләп бирде, теге чапан аркасында килеп чыккан ызгышы да искә төшерде. Сылу карчык Саҗидәгә, килен булгач күндәм, сабыр булырга кирәк дип сөйләнә башлаган иде дә, бик тиз тынды. Йосыф карт яшьләргә үзенең фатихасын бирде. Сафа белән Саҗидәгә шул гына кирәк иде. Саҗидә каенанасы йортына, Сафа мәзин янына китте.

* * *

Сабирҗан мәзин чыпталар кабул итеп ята иде. Мәзин чыптачы бик каты сүгә, аны җәберли, эшләгән эше өчен чыптачыга бер ни дә бирми. Мәзин, ачуын әлеге агайдан алып бетергәч, Сафага тыныч кына мөрәҗәгать итте. Мәзин Сафа белән кибеткә кереп китте. Сафа үзенең төп йорттан аерылып чыгарга ниятләвен сөйләп бирде. Сафа мал-мөлкәтне абыйсы белән гадел итеп бүләсе килә иде. Бу эшне мәзингә тапшырырга теләмәкче иде дә, тик мәзин бу эштән баш тартты. Мәзин Сафа артыннан карап калды. Ни сәбәптәндер аның күз алдына Саҗидә килде, һәм мәзиннең йөрәгендә көнчелек тойгысы кузгалып куйды.

XV. Иләк тә, чиләк тә минеке.

Вафа чәй эчеп утыра, Патый авыз эченнән генә мыгырданып сөйләнеп йөри. Сафа боларга үзенең төп йорттан аерылып чыгарга ниятләвен сөйләп бирде. Йорт бүлү башланды. Зур келәтне Сафага йорт урынына бирергә булдылар. Вафа Сафага бура абзар, йөз такта һәм сугылмаган ике кибән ашлык бирергә булды. Сафа абыйсына яшь айгырны, яңа арба, иске чананы, сабан белән тимер тырманы калдырды, үзенә карт бияне, арба, җиңел чана, сука һәм агач тырманы алды. Чәчүлек орлык белән сугылган ашлыкны урталай бүләргә булдылар. Ындыр табагыннан уртак файдаланырга булдылар. Эш бөтенләй тату барды, тик каз, үрдәк, тавык һәм өй әйберләренә килеп җиткәч, хәл бөтенләй үзгәреп китте. Талаш китте. Тәмам ярсыган ике туган әйбер бүлешкәндә карап торырга дип картларны чакыра киттеләр. Вафа да, Сафа да алда килешкән сүзләреннән кире кайттылар. Вафа яңа арбаны ватып көл итәм дип кычкырынды. Сафа исә айгырыңны сәнәк белән кадап үтерәм диде. Ахырында картлар үзләре катнашыннан башка эшне хәл итеп булмаслыгын аңладылар. Алар йорттан чигәргә Вафаны үгетләп карадылар. Вафа риза түгел, картлар Сафаны күндерергә керештеләр. Сафа каршы килмәде. Картлар мал-мөлкәтне бүләргә керештеләр. Ватык, җимерек, иске әйберләрнең барысы да Сафага булды, яхшы, төзек, яңа әйберләр Вафага калды. Кече туган ягын берәү дә якламады. Беришеләре Патыйның теленә эләгүдән курыкты, икенче берләре тәкәббер Вафага каршы килергә кыймады. Йөзгә җиткән Зөһрә карчыкны Сафа белән Саҗидә үзләренә алдылар. Картлар ике гаиләгә дә бәхет теләп, тиз генә чыгып киттеләр. Сафалар шул кичне үк бер тол карчыкның кечкенә генә өенә күченделәр. Сабан ашлыклары чәчелеп беткәч, бер җомгада Сафа мәчеттә картлардан үзенә йорт урыны бирүләрен сорады. Аңа йортны авыл читендәге буш урынга салырга рөхсәт иттеләр. Сафа шул урынга бура келәтне күчереп, аны мүкләп җылытты, ишек-тәрәзәләр уеп, түбә япты, яңа йортка күченгәннән соң коръән укытты. Терлек-туар өчен вакытлыча абзар-киртә корып куйды, кечерәк бер баз казыды. Урак өсте җиткәч, Сафа һәм Саҗидә җиң сызганып кыр эшенә керештеләр.

XVI. Бал эчәләр үзләре, тәрәзәдә күзләре.

Базар тормышы сурәтләнә.

* * *

Кызу көннәрнең берсендә Шәмси мулла базарга килде. Таныш сәүдәгәренең кибете алдына килеп туктады, төенчекләрен прилавка өстенә куйды, тирләгән битен сөртергә кереште. Мулла бик сусаган. Дәү әйрән чиләген тоткан кызны чакырып алды, аңардан әйрәнен сорады. Кыз бер чүмеч әйрән чүмереп алды һәм муллага сузды. Мулла бер йотты да, чүмечне кире бирде. Кыз муллага каршы тәтелдәргә кереште, каршы эндәште. Шәмси мулла бу хәлгә шаккатып, ни дип җавап бирергә дә белмәде. Кыз мулланы бушка әйрән эчмәкче булуда гаепләп китеп барды. Шәмси мулла бу кызга хәйран калды. Аның яшьләрне базар боза дигән фикерен кибетче җөпләп куйды.

* * *

Шәмси мулла да, иртән базарга килгәч, атын биредәге мулла йортында калдырган иде. Базардан әйләнеп кайткач, ул төенчекләрен тарантасына куйды да, өй артындагы бакчага китте. Анда берничә мулла чәй эчеп утыра иде. Шәмси мулла эре кыяфәт белән түргә кереп утырды, әйрән сатучы кыз турында сөйләп бирде. Муллаларның һәрберсе вак кына бала-чаганың хәзрәткә тел тидерүе, көпә-көндез талап китүләре белән канәгать түгеллеген сөйләде. Муллалар, базар яңалыклары турында сөйләшә башлагач, җанланып киттеләр. Бакчада тагын бер дин әһеле күренде. Ул ниндидер җыр җырлап, мәгънәсез сүзләр кычкырып, ава-түнә чайкалып килә иде. Тирләп чыккан муллалар моңа шаккатып карап калдылар. Шәмси мулланың бу хәлгә ачуы килде. Ул исерекнең битенә йомарланган тастымал ыргытып, урыныннан сикереп торды. Исерек гөрселдәп беседка идәненә ауды. Муллалар берәм-берәм табыннан торып атлары янына киттеләр.

* * *

Күрше авыллардан базарга килгән мәзиннәр биредәге мәзиннең ак өендә, яңалыклар уртаклашып, чәй эчеп утыралар. Өстәге чарлакта Сабирҗан мәзин белән умартачы Гыймади, эшләрен бетергәннән соң, әчегән бал эчеп, ял итеп утыралар иде.

* * *

Әкрәм кари мәзин белән базар рәтләре буйлап байтак йөрде. Ахырда дарчин, канәфер, шалкан мае һәм борыч сата торган кибет алдына туктады, кибетче кечерәк бер төргәк бирде. Кибетче, учына берничә карасу бөртек салып, карига сузды. Карый як-ягына каранып, ул бөртекләрне учына алды да кесәсенә салды. Кибетче алдан ук әзерләп куйган төргәкне карига алып сузды. Бусы әфьюн иде. Әкрәм кари кибетчегә акча түләп, Сабирҗан туктаган теге мәзин йортына китте. Йорт хуҗасы аны Сабирҗан белән Гыймади янына, чарлакка менгезеп җибәрде. Тегеләр әчегән татлы бал эчәләр иде. Йөзләр кызарган, күзләр тонган иде. Әңгәмә вакытында Шәмси мулла белән Әсма остабикә турында сөйләргә керештеләр. Бик озак аларның гайбәтен саттылар. Сабирҗан мәзин белән Гыймади Әкрәм карины икенче мулла итергә вәгъдәләштеләр. Сабирҗан мәзин Әкрәм карины Шәмси мулланың ярдәмчесе итеп куеп, мулла белән үзсүзле Әсмадан күптән үч алырга хыялланып йөри иде инде. Аның бу эшкә Гыймадины беренче тапкыр гына күндерергә тырышуы түгел, тик моңарчы сөйләшүләре гел нәтиҗәсез кала иде.