Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

IX. Әрлән әрсезләнә бара.

Баштарак Апуш кибет идәннәрен себерде, комган белән су сибеп тузан җыештырды, тәрәзәләрне сөртте. Аңардан авыр-авыр ящик, төргәкләр ташыттылар, товар төрдерттеләр, чүп җыйдырттылар. Егет тиз йөрмәсә яки белеп эшләмәсә, аңа ни туры килә шуның белән тондыралар иде. Апушның бер минут та тын алырлык вакыты булмады. Әрлән үзенә кушканның һәммәсен эшли, җәберләүгә, кимсетүләргә түзә, шул ук вакытта бөтен нәрсәне аңларга, төшенеп алырга тырыша иде. Яз белән көз – сәүдә эшенең иң кызган чагы. Сәүдә бизгәге берничә атна тоташтан дәвам итә. Приказчикларның чыдамлыгы, өлгерлеге әнә шунда сынала. Әнә шундый вакытта Әрлән искиткеч уңганлык күрсәтте. Шуннан соң аны сату эшенә алдылар. Апуш вак-төяк товар алучылар белән эш итте, сатылган товарның исәбен алып барды, язарга өйрәнде. Бара торгач, Габдулла чын приказчик булып китте. Шулай да Апушның яңа иптәшләре аннан һаман читләшәләр. Беркөнне кич кибетне бикләп, приказчиклар кибет эчен җыештыра башладылар. Бай белән башка хезмәткәрләр арткы бинада иде. Әрлән берүзе киштәләргә товар тезәргә кереште. Шул вакыт ул акча тартмасында бер бәйләм ачкыч эленеп торганын күрде. Тартма бикләнмәгән иде. Тартма тулы кәгазь акча күргәч Габдулланың күзләре ут янды, чигә тамырлары тибә башлады. Акча алырга дип кулын тартмага сузды һәм, ахырында кул селтәп, тартманы әкрен генә япты да китеп барды. Арткы бинадан ниндидер йомыш белән бер приказчик чыкты. Бикләнмәгән тартмага шундук күзе төште. Приказчик тартманы ачып, аннан ике егерме биш сумлык кәгазь акча алды да, берсен учына йомарлады, икенчесен Апушка сузды. Апущ акчаны алды. Күз аллары томаланып китте. Акчаны өске киштәнең караңгы бер почмагына яшерде. Кибеткә ашыгып бай үзе килеп керде. Апуш һаман киштәләргә товар тезеп маташа иде. Бай акча тартмасы янына йөгереп килде, Апушны чакырып алды да, яңагына чалтыратып җибәрде. Бай Апушның бөтен кесәләрен тикшереп чыкты, тик бернәрсә дә тапмады. Байның аңа ышанычы тагы да артты. Теге приказчик исә Апушның дусты булып китте. Ул бөтен табышын аның белән бүлешә башлады. Әрлән әкренләп мондый эшкә үзе дә остарып китте.

Бервакыт бөтен магазинда Апуш белән бер приказчик кына калды. Әлеге приказчик каяндыр нечкә генә тимер чыбык табып алып килде, чыбыкның бер очына сумала сылады да, ипләп кенә бикле акча тартмасының тар ярыгына тыкты. Шушы “кармак” белән ул тартма эченнән ун сумлык кәгазь акча каптырып чыгарды. Икенче юлы “кармак”ка йөз сумлык кызыл акча эләгеп чыкты. Әрләнгә тагын бер яңа дус табылды. Озакламый аның урланган товарны читкә шудырырга өйрәткән өченче дусты да булды.

Озакламый суыклар башланды. Апуш акча җыярга хирысланып китте. Әрлән приказчикларның төнге сәфәрләрендә дә яхшы иптәш булып китте. Хәзер инде Апуш үзен башкалар белән тиң кеше санап, башкалар төсле үк була башлады. Ул бары тик үзе өчен генә яши, әмма иң элек бай өчен яшәгән булып күренергә тырыша иде. Бу тырышлыгы бушка китмәде. Хуҗа аңа җаваплы эшләр тапшыра башлады. Бай башта Апушка аена алты сум эш хакы куйды. Аның эш хакы ел саен арта барып, аена унбиш сумга җитте. Башка приказчиклар шикелле Апуш та колакларын боздырып солдат хезмәтеннән котылып калды. Хәзер инде өйләнәсе генә калды. Апушның өйләнүен ике хәл тизләштерде.

Бервакыт таң алдыннан бай бернинди хәбәрсез Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайтып төште дә, хезмәтчеләр өенә китте. Берничә приказчик өйдә юк, ә Апуш үз урынында ята иде. Хуҗа капканы бикләтеп, ачкычын кесәсенә салды, каравылчыны чакырып алып, аңа бер тәңкә көмеш тоттырды да, койма аркылы берсен дә кертмә, дип ныгытып кисәтеп куйды. Кибеткә барырга вакыт җиткәч, ул яңадан ишегалдына чыкты, бикле капка төбендә утырып төн кунган приказчикларны берәм-берәм үзе кертте. Һәркайсының яңагына сугып уздыргач, эштә иң сәләтсезләрен аерып алып, хәзер үк йортыннан чыгып китәргә кушты. Тырышракларын калдырып торды. Шушы хәлдән соң инде Апушның дәрәҗәсе тагы да ныгый төште. Икенче бер көтелмәгән хәл дә аның язмышы файдасына булды. Байның хатыны өйдә юк чакта хуҗа тирәсендә эшләп йөрүче яшь кенә асрау кыз көтмәгәндә йөккә калды. Бай Габдулланы шул асрау кызга өйләндермәкче, Габдулла ризалашты. Апушның үзенең дә Бануга күзе төшеп йөри иде. Әйтелгән көнне туй ясадылар. Апуш шул ук приказчик, Бану шул ук асрау булып калды. Аларны ир белән хатын булуы хуҗалар рөхсәте белән төнлә берничә сәгать бергә йоклауларында гына иде. Апуш байның ышанычлы кешесе булып ярминкәләргә йөри башлады. Хәзер инде Әрлән, приказчиклар белән дус булудан туктап, үзе шикелле үк ышанычлы кешеләр белән эш йөртә торган булды, тагы да күбрәк урлый башлады. Хуҗа Апушның эш хакын аена егерме биш сумга хәтле күтәрде һәм аерым фатирга чыгарга рөхсәт итте. Озакламый бай күпчелек эшен Габдулла кулына тапшырды. Апуш приказчикларның хыянәтләрен, урлашуларын аяусыз фаш итеп, аларны байның үзеннән дә битәррәк җәберли башлады. Әмма үзе бик оста һәм сак эш итеп, һаман урлый бирде. Бервакыт бай белән чәйханәдә утырганда Әрлән үзенең бәхетен сынап карасы килгәнен әйтте. Бай Апушны көчләп тота алмаячагын бик яхшы белә иде. Шул атнада ук бай Апушка кибет сатып алып бирде. Мәскәүдә Җамалый Әрләннең вексельләренә кул куйды, товар сатып алырга булышты, кайткач банкта аңа кредит ачтырды. Апуш элекке хуҗасыннан товар алучыларны үзенә тартмаска сүз бирде һәм шул сүзендә торды. Шулай итеп, Апуш Габдулла байга әйләнде, йорт салдырды, хезмәтчеләр яллады, атлар, сыерлар сатып алды, үзе кыйммәтле фаэтонга гына утырып йөри башлады. Бануга шәригать буенча тиешле нәрсәләрнең барысын биреп, аны улы белән икесен йортыннан куып чыгарды да, үз мәхәлләләрендәге мулланың Сәрвәр исемле чибәр генә кызына өйләнде. Әрләннең бу кадәр тиз баюына бөтен кешенең исе китте. Әрләннең Җамалыйдан киткән чагында унике мең сум байлыгы барлыгын берәү дә белми иде.