Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

Мәхмүт ГАЛӘҮ БОЛГАНЧЫК ЕЛЛАР

Беренче кисәк «ИЛ ТЫНЫЧ ЧАКТА»

I. Каклаган казны коймакка төреп, коймакны каймакка манып.

Авылдагы бер йорт капка төбенә җигүле ат килеп туктый. “Башында кокардалы, козырексыз солдат фуражкасы, өстендә кара тужурка, зәңгәр кантлы кара чалбар балакларын күн итек кунычы эченә кертеп кигән, биленә сары каеш буган” солдат Әхмәтсафа үзенең туган өенә кайткан икән. Каршы алган анасы аны хәтта танымый торды. Өйдән солдатның абыйсы Вафа да йөгереп чыкты. Бу тамашаны карап торган күрше малае тиз генә урамга йөгереп чыкты да, иптәшләренә бу яңалыкны хәбәр итте. Ул арада һәр йортта Миңлебайлар турында, Сафаның кайтуы турында сөйләштеләр. Ишегалды бала-чага белән тулды. Алар күчтәнәч өмет итеп Сафа тирәсендә бөтереләләр, бер-берсен чеметешәләр иде. Вафа аларны кумакчы иде, тик Сафа малайларга учлап-учлап кызыл билле перәннек, эрбет чикләвеге сипте. Вафага бу эш охшамады.Алар артыннан башкалар да өйгә керде. Бала-чага таралыша башлады.

* * *

Самавыр куелды. Бар да чәй эчәргә утырды: йөз яшьлек Зөһрә карчык, Сафа, Патый карчык, Вафа. Вафаның хатыны чәй ясап торды. Барысы да җанланып сөйләшергә керештеләр. Зөһрә карчык та моннан 60-70 еллар элек булган хәлләрне сөйләп китте. Чәйне бик озак эчтеләр. Солдат белән күрешергә дип күп күршеләр керде. Һәркайсы, Сафа белән күрешеп, мич буена чүгәли, дога кылып битен сыпыра да, тегене-моны сораштыра башлый (дөньялар тынычмы? патшалар сугыш ачмыймы? Әфган сугышы хакында төрек солтаны нәрсә ди икән?). Сафа болар турында берни дә белми иде, белмәгәнен сөйләргә дә яратмый иде. Шуннан соң икенче сораулар башланды (безнең Гайнулланы, я Латыйфны күрмәдеңме? патшаның сарайлары яхшымы? аның бөтен акчасын өйсәң, безнең мәчет чаклы булырдыр, ә?). Сафа килгән кешеләрнең сорауларын берсен дә җавапсыз калдырмады.

* * *

Кич көтү кайтты. Вафаның хатыны сыер савып, терлекләрне абзарга япты да, кичке аш әзерләргә тотынды. Туеп, кикергәнче ашагач, амин тоттылар да, табын яныннан кузгалыштылар. Сафа урам йөреп керергә булды. Әнисе Сафага биш ел буе кимичә сакланган кырпусыз җылы бүреген бирде, Сафа бик шатланып аны киде, чнки солдат фуражкасыннан туйган иде. Сафа элгечтән кайры тунын киеп урамга чыкты. Сафа тар гына сукмактан су буена төшеп китте. Анда аны егетләр гармун уйнап, җырлашып каршы алдылар. Егетләр Сафаны авыл яңалыклары белән таныштыра башладылар. Таң аткандарак Сафа өйгә кайтып керде, әнисе җәеп куйган урынга ятты, йокыга китте. Йокыдан торгач, әнисе Сафага мунчага барырга кушты. Сафа мунча кереп чыкты. Әнисе тәрәзә янында нидер тегеп маташа, Сафаның солдаттан кайткан кара тужуркасының тасмалары белән погоннарын сүтеп ташлаган, җиз төймәләр урынына күн төймәләр таккан. Сафа тужуркасын кызганып куйды, шулай да әнисенә бер сүз дә әйтмәде. Барысы да самавыр тирәсенә җыела башладылар. Патый әби Сафага каклаган ярты каз, коймак, каймак тәкъдим итте. Сафа “Казны коймакка төрермен дә, коймакны каймакка манып ашармын” дип җавап бирде, “Без солдатта чакта катып беткән сохарины тозлы картага төрә идек тә, әчегән кәбестә шулпасына манып ашый торган идек” – дип тә шаяртты Сафа. Биш минуттан казның сөякләре генә калды. Коймак, каймак та бетте. Тышта тәрәзә турында кызлар күренгәләп китте. Сафа авылда чибәр егетләрдән санала, шуңа күрә кызларның аның күзенә күренәселәре килә иде. Сафа өйдә утырмады, әтисенең каберенә барып кайтырга булды. Көн аяз, җылы. Зиратта зифа буйлы каеннар һәм карасу-яшел биек наратлар шаулаша иде.