Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

II. Сөлекләр.

Шәмси мулланың йорты мәчет каршысына салынган. Биек-биек ике капканың берсе бервакытта да ачылмый диярлек. Ә менә икенче капка туры тапталып беткән (тавыклар, каз-үрдәк, күркәләр йөри, бозаулар чабыша, кешеләр хәзрәт янына шуннан керәләр). Сафа мулла хәер-фатихасын алырга килде. Аның сәламенә каршы җавап бирүче булмады. Әсма абыстай аш өендә ян сәкедә ниндидер эш белән мәшгуль иде. Байтак кенә көткәннән соң Сафа янә мулланы сорап карады. Әсма остабикә, авыз эченнән тиргәнә-тиргәнә, мулла янына китте. Әсма читтә эшләп яки солдатта хезмәт итеп авылга кайткан егетләрне яратмый, чөнки аларның кайткан берсе өйләнми калмый (чөнки егетләр, төн буе ашъяулык-сөлге сугып, муенса-беләзекләр хакына күз нурларын түгеп, буй зифалыкларын бетереп, үпкә чире алучыларны Әсмадан коткаралар). Абыстай чыгып китү белән үк аш өендә чәй көтеп утыручы кызлар тәрәзәгә ябырылдылар. Сафа башта уңайсызланып китте. Шулай да Сафаның да бу кызлар алдында егетлеген күрсәтәсе, кызларны әйбәтләбрәк күзлисе килде. Ул, тәрәзәдән читкә борылып, бакчадагы чәчәк түтәлләренә караган булып, яшел рәшәткә буйлап әкрен генә атлап китте.,ара-тирә борылып тәрәзәгә күз аткалап алды. Кызлар арасында ул үзе үпкән, үзен кочкан кызлар да бар иде (алар кырау суккан чәчәк төсле сулганнар, шулай да йөзләре һаман сөйкемле, күзләре дәртле елтырый).

* * *

Мәүла Колы авылында борын-борыннан читтән килеп муллалык иттеләр. Авылның элекке карт мулласы үлгәч, аның Мөбин улын шул бушаган урынга тәкъдим иттеләр. Мөбин башта “авылыгыз кара, халкыгызны мәҗүсиләрдән аерырлык түгел, мәчетегез дә искереп беткән”, - дип, ризалашмады. Байлар таш мәчет, зур мәдрәсә, муллага йорт салып бирәбез дип вәгъдә иттеләр һәм сүзләрендә тордылар. Яңа төзелгән мәдрәсәдә Мөбин дин гыйлеме укыта башлады, авылга мәгърифәт кертте. Мөбин мулла үлгәч, аның улы Шәмси мулла булды. Мөбин ахун үлгәннең беренче елында ук ут чыгып мәдрәсә янды. Бу каза Шәмси мулланы авыл малайларына әлифба танытудан, өлкән шәкертләргә дин сабагы укытудан коткарды. Шәмси эчтән бик сөенде. Мәдрәсә исән булса, Шәмсигә күрше авыл мөдәррисе Исхак муллага каршы көрәшне дәвам иттерергә туры килер иде, ә Шәмси көрәшә алмый, чөнки ул Исхакның кызы Әсмага өйләнгән иде. Шәмси исә йомшак холыклы бер кеше, шуңа күрә Әсмага аны үзе теләгәнчә борып йөртүе әлләни кыен булмады. Шәмси тора-бара Әсманың бөтен эшендә ярдәмчесе булып китте. Әсма Сафа килгәнне әйтергә менгәндә, Шәмси җепкә пыяла муенсалар, таш мәрҗәннәр тезеп утыра иде. Әсма солдат белән озак-озак булышып утырмаска кушты, тиз арада озатырга боерык бирде. Сафа кычкырып сәлам бирде дә, муллага таба атлады. Дога кылып алдылар.Сафаның егерме тиенлек көмеше мулланың чапан кесәсенә шуып төшкәч, тагын дога кылдылар. Мулла Мулла Сафаның кай җирләрдә хезмәт итүен сорады. Сафа Аршауда хезмәт иткәнен, анда мөселманнар юклыгын, солдатлар арасындагы мөселманнарның гает намазларын гына укыганын, бәлки хәрам ризык та ашалганлыгын сөйләп бирде. Мулла белән хушлашкач, Сафа мәзиннең фатихасын алырга дип китте.

* * *

Сабирҗан мәзиннең указы юк иде. Ул егермеләп дога ятлады, намаз уку тәртибен өйрәнеп алды. Аның атасы Гариф мәзин балаларының аң-белем алуларына әһәмият бирми, аларны яхшы сәүдәгәр итәргә генә тырыша иде. Сабирҗан сәүдә эшендә әтисенә бик яхшы ярдәмче иде. Яңа мәзин кую мәсьәләсе килеп баскач, Сабирҗан риза булды, мәгәр сәүдә эшләрен дә ташламады. Авылдагы бердәнбер кибет һаман аныкы. Сабирҗан бик бай яши, авылдагы барлык ярлының диярлек җирен арендага алды, ярлыларның аңардан алган бурычлары арта барганнан арта бара иде. Сабирҗан болар белән бергә мәзинлек хезмәтен дә онытмый. Сабирҗан солдаткалар белән яшьрәк тол хатыннарны да буш уздырмый, хәтта көчләүдән дә тартынмый икән дип тә сөйлиләр. Шундый кызык бер хәл дә була икән: бервакыт мәзин суга баручы кызларны мәчет манарасыннан бик бирелеп карап торганда, башыннан чалмасы төшеп китә. Сабирҗанның байлыгы ишәя, көндәшләре дә арта. Шулардан иң куркынычы Шәмси мулла белән аның хатыны Әсма иде.Алар арасында тыштан дуслык кабыгы астына яшеренгән астыртын көрәш бара. Мәзин үзенә өмәгә кешеләр чакырса, Әсма остабикә дә шундук өмә җыя иде. Кешеләр кайсына барырга белмичә аптырап кала торганнар иде. Сафа фатиха алырга барган көнне Әсма остабикә бодай юарга өмәгә кызлар чакырган иде. Мәзин йортында да лапас астында бер төркем кыз-кыркын җырлый-җырлый җитен талкыйлар иде. Капканы ачып Сафа килеп керүгә, оясыннан зур кызыл эт атылып чыкты. Мәзин Сафага керергә кушты. Сафа, сәлам биргәннән соң, егерме тиен көмешен мәзиннең учына салды. Мәзин дога кылды. Мәзин Сафадан чит җирләрдәге күкәй бәяләре белән, чыпта, чимал кебек нәрсәләрне кайдан китерүләре, сәүдә яклары белән дә кызыксынды. Шулвакыт капка ачылды, умартачы Гыймади абзый килеп керде. Азан әйтер вакыты җиткән икән, мәзин тәһарәт алырга әзерләнә башлады, Сафа кайтып китте.

* * *

Умартачы Гыймади авылның иң бай, иң дәрәҗәле куштаны иде. Ул бик тиз баеп китте. Аның баюы турында төрле сүзләр йөрде. Чынында исә Гыймади күп еллар буена бөтен булган акчасын баю эшенә җикте. Көннәрдән беркөнне аның башына умарта тотарга кирәк дигән уй килде. Умарталары бик яхшы күч аера башлады, һәм озакламый Гыймадиның бакчасында умарталарына урын җитмәс булды. Шуннан соң ул аларны урманга күчерде, тирәли киртә тотты, каравылчы яллады. Берничә елдан соң инде Гыймадиның байлыгы Сабирҗан белән ярышырлык дәрәҗәгә җитте. Мир эшләрендә Гыймади гадәттә үзенә файдалы фикергә кушыла, әле мәзин ягында, әле мулла ягында булуына бер дә уңайсызланмый иде. Сабирҗан исә Гыймади белән дус булуның үзе өчен файдалы икәнен күптән аңлаган иде. Ул аны олылый, хөрмәт итә, Гыймадига бурычлы кешеләрне үз ягына тартмый башлады. Үз нәүбәтендә Гыймади да мәзиннең мондый карашын хуп күрә иде.