Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

VII. Әнә тегесен алам...

Печән өсте җитеп килә иде. Беркөнне төш вакытында Әкрәм кариларга Саҗидә килеп керде. Җиһан белән күрешкәч, сәке читенә утырышып дога кылдылар. Самавыр кайнаган арада алар бөтен авыл яңалыкларын сөйләштеләр. Сафа белән очрашканнан соң ул үзенең шатлыгын, әти риза булыр микән дигән шик-шөбһәләрен уртаклашырга Җиһан янына килде. Өске каттан шакыган тавыш ишетелде. Әкрәм кари хатынын чакыра иде. Саҗидә үзе генә калды. Күптән булган бер хәл исенә төште:

Ул чакта төн буена җил улады, салкын буран булды. Иртәнге якта гына күк йөзе аязып китте. Саҗидә, йокыдан торып юынгач, букчасы белән китапларын күкрәгенә кысып тотты да, култыгына чи усак агачы кыстырып, Әкрәм карилар йортына сабакка йөгерде. Менә хәзер Саҗидә утырган шушы өй – ул чагындагы сыйныф бүлмәсе – кызлар белән тулы иде. Өйләреннән алып килгән утын белән мичне ягып җибәрделәр. Саҗидә үз урынына утырды. Бераздан абыстай килеп керде. Кызлар берәм-берәм Җиһан абыстай янына килеп, өйгә биргән сабакларын тыңлаттылар. Таң атты, яктырды. Көтмәгәндә ишек ачылып, бүлмәгә елтырап торган кара күзле, озын буйлы бер ир кеше килеп керде. Бу Газиз абый иде. Бөтен тирә-якка билгеле бер дивана иде бу. Үзе ул юаш, беркатлы, башкаларга да усаллык кылмый, үзен мыскыллаганны, рәнҗеткәнне дә күтәрми иде. Бигрәк тә аны бала-чага һәм хатын-кыз ярата иде. Кызларның берсе аңардан “өйләнәсең киләме һәм кемгә?”, – дип сорады. Ул Саҗидәгә төртеп күрсәтте. Саҗидә гарьләнүеннән, оялуыннан кып-кызыл булды. Абыстай килеп керде. Өй эче тынып калды.

Җиһанның улы Исмәгыйль елап уянуга, Саҗидә әлеге хатирәләреннән бүленеп калды. Кыз аны кулына алып юатырга тотынды. Бәлки Газиз дә бала чагында шушының шикелле матур булгандыр. Менә бу Исмәгыйль үсеп җиткәч нинди кеше булыр икән? Исмәгыйльнең тәкъдирен ничек беләсең? Ә Сафаныкын? Ул да Газиз шикелле куркыныч бер кеше булмасмы? Тәкъдирендә аның ни язылган? Аннары Саҗидә нишләр? Кыз, күңелендәге шул ямьсез уйларны куар өчен, авыз эченнән укынып, “әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!” дип төкеренеп куйды. Нишләргә соң – йөрәгендә уянган хисләренә ирек бирергәме, әллә аларны хәзер үк тыярга, сүндерергәме?

* * *

Шул көнне үк төштән соң Әкрәм кари янына Сафа килде, карига биш тиен садака биреп, догаңнан ташламасаң иде, диде. Сафа белән Саҗидәнең сүз беркеткән кебек икесе бер көнне килүләре Җиһангә сәер тоелды.

VIII. Атың кәнфит ашый беләме?

Кыр эшләре вакыты килеп җитте. Халык печәнгә төште. Җиһан абыстай капка төбенә чыгып утырды. Әкрәм кари өйдә ял итеп ята иде. Җиһанның күз алдына бала чагындагы тормышлары, әтисенең аны укырга-язарга өйрәтүләре килде. Көтмәгәндә әтисе үлеп китте. Әнисе тугыз ятим бала белән берьялгызы торып калды. Ярдәм итәр кешесе юк. Төрлечә әмәл кылырга туры килде. Ашарга изык юнәтеп, алар төннәр буе эш эшләп утырдылар. Җиһан буйга җиткән кыз булды. Үзен бай ахун малаена димләгәч тә бик сөенде, туганнарыма ярдәм итә алырмын дип уйлады. Тик өмете акланмады. Моннан берничә ел элек Җиһан өйдә эшсез утыра иде. Җиһанның да басуга чыгасы килде. Ул күп җирле күршеләренә урак урырга ялланды. Әкрәм кариның тиргәүләренә, кул күтәрүләренә карамыйча уракка китте. Икенче көнне гомергә истән чыкмаслык бер хәл булды. Әкрәм кари хатыны белән уракка чыгарга теләге барлыгын әйтте. Җиһан бу хәлгә бик сөенде. Иртәгесен иртән Әкрәм кари ах-ух килеп басуга китте. Җиһан урырга кереште. Әкрәм, эшкә ничек башларга белмичә, өр-яңа уракны кулында тотып тора иде. Эшне башлап карады – тик кулыннан килмәде. Күп тә үтмәде, урак Әкрәм кариның сул кул бармагын кисеп керде. Җиһан аның киселгән бармагына туфрак сибеп, чүпрәк белән кысып бәйләп куйды. Шуннан соң ул балалар янына барып, алар белән янәшә сузылып ятты. Җиһан яңадан арыш урырга кереште. Әкрәм кариның басуга беренче һәм соңгы чыгуы булды бу. Шуннан бирле күп еллар узып, күп үзгәрешләр булды. Хәзер инде Җиһанның кызлары үсеп үсмер яшенә җиттеләр, ә кече улы Исмәгыйльгә икенче яшь китте. Муллага ачу итеп мәзин салдырган мәктәп Әкрәм кари белән Җиһан абыстайларның хәлен шактый яхшыртты. Хәзер инде аларның үз җирләре бар, тик алар уракны үзләре урмый, бәлки өмә ясап урдыралар иде.

* * *

Печән өсте үтеп китте. Урак өсте җитте. Арыш урагының беренче атнасында ук Җиһан өмә җыярга булды. Әйтелгән көнгә Әкрәм карилар өенә иртәнге чәйгә байтак кыз, егет җыелды. Сафа белән Саҗидә дә бар иде. Чәйләр эчкәннән соң өмәчеләр кырга киттеләр. Арыш бигрәк куе, биек, эре башаклы. Өмәчеләр бер-берен шаярта-көлә, кызлар, егетләр аралашып, эшкә керештеләр. Саҗидәнең уң ягына Фәхри, сул ягына Сафа басты, ә Сафаны икенче ягында Мәфтуха иде. Фәхри Сафаның яшьтәше иде. Бик яшьли әтисез калып, ул байтак нужа күрде, берничә ел батраклыкта эшләп йөрде. Әнисенең бердәнбер улы булганга, Фәхрине солдат хезмәтеннән азат иткәннәр. Ул күптәннән бирле Тол Таҗи белән дус, шуңа күрә авылдагы күп кеше Фәхрине яратмый иде. Шулай да Фәхри авылда әйбәт егетләрдән санала. Соңгы вакытларда Фәхри Саҗидәгә күз төшереп йөри иде. Шуңа үч итеп булса кирәк, Мәфтухасы солдаттан кайткан Сафага игътибар күрсәтә башлады, бүген дә аның белән янәшә басты. Сафаның Саҗидәне яратып йөрүен берәү дә белми иде әле. Саҗидә белән Сафа тигез баралар иде, бар эшләре дә бертигез башкарыла. Мәфтуха да алардан калышмый. Фәхри исә баштарак, Саҗидә минем оста уруымны күрсен дип, көлтәне аңардан алдарак урып өлгерә, әмма кыз аны күрмәгәнгә салыша иде. Озакламый Фәхри калыша башлады. Егетләр, кызлар төрле сүзләр әйтеп көлделәр, артта калган кәҗә белән чагыштырдылар. Саҗидә белән Сафа үз алларын бетерделәр дә, икесе берьюлы борылып Фәхригә каршы урып килә башладылар. Төшкә бу басуны урып та бетерделәр. Уракчылар Җиһаннарга кайтып тамак ялгадылар да, яңадан Әкрәм кариның икенче басуына киттеләр. Эш беткәч, туйганчы ашадылар, кайтып киттеләр. Караңгы төште. Сафа белән Саҗидә Йосыф карт өенә чаклы икәү бергә кайттылар. Алар биек әрекмән арасына кереп үләнгә утырдылар да шунда таңга кадәр бергә булдылар. Озакламый мулла белән мәзин дә өмә җыйдылар. Монда да яшьләр уен-көлкегә вакыт таптылар. Сафа белән Саҗидә тагы бергә булдылар. Бергә урдылар, бергә утырып ашадылар, өйләренә дә бергә кайттылар. Егетләр Сафадан көнләшеп йөри башладылар. Кызлар да Саҗидәнең бәхетенә көнләшеп карыйлар иде.