Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
М.Гал - Болганчык еллар - эчтлек.docx
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.04.2019
Размер:
116.23 Кб
Скачать

V. Шайтан сандугачы

Җыен атнасы килеп җитте. Авылның барлык яшьләре җыенның икенче көнен инеш буенда каршыладылар. Бөтен су буе бәйрәмчә киенгән яшьләр белән тулган. Яшьләр җыены кызып бара иде. Миңлебай Сафасы да шундый бер яшьләр төркеменә килеп кушылды. Гармунчы сыздырып бию көе уйнап җибәрде. Кешеләр соравы буенча, Сафа шап-шоп җиргә типкәләп бии башлады. Шул вакыт яшьләр төркеменнән түгәрәк уртасына бер кыз йөгереп чыкты. Ул Саҗидә иде. Бию яңадан кызып китте. Гармунчы биреште: хәлдән таеп, гармунын җиргә куйды. Сафа белән Саҗидә, так-каравыл уенын уйнаучыларга кушылып, беренче пар булып бастылар. Менә аларга да чират җитте. Кулларын ычкындырып, икесе ике якка йөгерделәр. Каравылчы зәңгәр күлмәкле, сипкелле битле ямьсез генә бер егет иде. Ул Саҗидә артыннан йөгерде. Егет Саҗидәне тота алудан өмет өзеп кул селтәде дә, Сафаны куа китте. Ләкин анысы да бирешмәде. Ахыр чиктә Сафа белән Саҗидә яңадан икәү бергә бастылар. Шулай берничә тапкыр кабатланды. Аннары алар җитәкләшеп бер читкә ял итәргә киттеләр. Егетләр, кызлар Саҗидә белән Сафаның бергә булуларына шат иделәр.

* * *

Кич якынлашты. Уеннарның кызган чагы. Мулла килгәнен ишеткәч, яшьләр җан-фәрман чабышып качарга керештеләр. Шәмси мулла белән мәзин яшьләр күңел ачкан җиргә килде. Бер читтәрәк гармунчы егет утырып тора иде. Шәмси мулла бөтен ачуы белән гармунчыга ябырылды, аны “шайтан сандугачы” дип атады, таягы белән гармунга китереп сукты. Егет гармунны мулладан саклап калырга тырышты. Икенче сугуда таяк егетнең иңбашын яндырып алды. Шуннан соң егет аксый-аксый йөгерергә кереште, мулла гармунны тукмады да тукмады. Шәмси мулла тирә-юнендәге халыкка усал бер күз карашын йөртеп алды да, ашыга-ашыга тарантасына барып утырды һәм яңадан коръән укырга, мич сырында кызып яткан бакыр акчаларны җыярга, бәлеш ашарга китте. Сафа белән Саҗидә сөйләшеп туеп яңадан болынга кайтканда, мулланың тарантасы күперне чыгып, тузанлы юлдан авылга таба китеп бара иде инде. Болын тагын яшьләр белән тулды. Гармунчы исә гармун калдыкларын кочагына җыеп тоткан килеш мулланы каргый-каргый сүгенеп тора иде.

VI. Ходайның мәрхәмәте зур булса да... Хатын туендыра

Мөбин ахунның икенче улы Әкрәм кари (Шәмси мулланың бертуган энесе). Әкрәм кари озын буйлы, таза гәүдәле, аңгырарак һәм беркатлырак кеше иде. Ул мактанырга, берәр төрле уйдырма сөйләргә ярата. Кечкенә чагында ук ул ялкау, иркә һәм тискәре бер малай иде. Үсә төшкәч тә әлләни үзгәрмәде. Унөч яшьлек “ятим малай” абыйсы белән Әсма җиңгәсенең рәхим-шәфкатенә таянып яши иде. Әкрәм карины бер авылга мулла булырга тәкъдим иттеләр, ләкин Әсма моңа каршы төште. Әкрәм кари бу карарга каршы килмәде. Аннары аңа бер зур бай авылдагы мәзин урынын тәкъдим иттеләр. Әсма анда да сәбәп тапты. Шуннан соң инде аны бөтенләй дә чакырмый башладылар. Мулла белән остабикә Әкрәм карины киләчәктә бөтенләй зарарсыз бер кеше итү хакында уйлаша башладылар. Авыл читенә җил тегермәненә охшашлы ике катлы йорт эшләтеп, Әкрәм карины күрше авылның мәрхүм мулласы кызына – Җиһан исемле, сабыр холыклы булса да үткен, чибәр бер кызга өйләндерделәр. Тора башлаган беренче көннәрендә аларның бөтен эше – ашау-эчү, йоклау, йокыдан торып янә ашау, намаз уку һәм тәсбих тарту гына иде. Авыл агайлары карига берни китермиләр, үзләре өчен Әкрәм каридан дога кылуын да сорамыйлар. Ә байлыклары әкренләп бетеп бара иде. Көз көне сыерны сатып, утын алырга туры килде. Ә яз җиткәч, Җиһан беренче баласын тапты. Ир белән хатынга яңа мәшәкать артты. Алдагы кышта ач калмыйк дип, Җиһан эшкә керешергә карар итте. Тик нидән башларга? Кем белән киңәш кылырга? Ире белән киңәшүнең файдасы юк. Беркөнне иртәнге чәйдән соң, Әкрәм кари гадәтенчә ял итәргә яткач, Җиһан, кулына баласын күтәреп, авылның ярыйсы гына хәлле кешеләренә китте. Җиһан аларга ярдәмләшергә булды. Берничә көннән соң Җиһан аларга килешле генә, ыспай гына итеп теккән күлмәк-ыштаннар китерде. Шуннан соң инде ул хуҗа хатынның үзенә һәм иренә күлмәкләр тегәргә алды, аннары аның балаларына бишмәт, кәзәкиләр тегеп бирде. Озакламый аның оста тегүе турында бөтен авылда сөйли башладылар. Шулай итеп аның “тегүче Җиһан” дигән аты таралды. Төрле киемнәр тегә-тегә, Җиһан кышка кергәндә берничә пот он җыйды, утын сатып алды, хәтта кием юнәтергә дип беркадәр акча да салып куйды. Кечкенә генә хатын ялкау ирен туендыра башлады. Берничә елдан соң инде Җиһан өч бала анасы булды, һаман да армый-талмый эшли бирде.

* * *

Сабирҗан мәзин Әсмадан үч алу әмәлен тапты. Бу эшкә Әкрәм кари корал булырга тиеш иде. Сабирҗан белән Әкрәм бала чакларыннан ук дуслар. Беркөнне мәзин үзенең әлеге планын тормышка ашырырга кереште. Сабирҗан Әкрәмгә балаларга сабак укытырга тәкъдим итте, хәтта мәктәп салдырырга ризалыгын да әйтте. Әкрәм кари өчен бу сүз һич көтелмәгән бернәрсә булды. Мәзин бик озак үгетләгәннән соң гына Әкрәм кари ахырда риза булды. Иртәгесе көнне үк мәзин балаларны укытырга ниятләве һәм моның өчен мәктәп салдырырга җыенуы турында дусларына сөйләде. Сабирҗан мәзин үзеннән арткан бураны элекке янган мәдрәсә урынына китереп мәктәп салдырды. Әкрәм кари хәлфә булды, ә Җиһан сабак укытучы абыстайга әверелде. Әкрәм кари белән Җиһан абыстай аш мәҗлесләрендә мулла һәм мәзин белән беррәттән иң түрдә утыра башладылар. Аларга Шәмси мулла белән остабикә генә ашларына төшкән таракан кебек итеп карыйлар иде. Әкрәм кариларның әкренләп хәлләре яхшырып китте. Әкрәм кари балаларга сабак укытырга керешкәндә, Миңлебай Сафасы үсмер малай булып, кыш буе мәктәпкә йөрде, кайбер догаларны өйрәнде. Сафа, солдаттан кайткач та, Әкрәм кариның өенә барып, аңа ун тиен көмеш садака бирде, Җиһан абыстай куйган самавырдан чәй эчте. Саҗидә Җиһаннан берничә ел сабак укыды. Ул намаз-ниязларны һәм төрле догаларны гына белеп калмады, укырга-язарга да өйрәнде.