Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
2 класс тат.теле Хайдарова Соня-2013.doc
Скачиваний:
13
Добавлен:
23.03.2016
Размер:
254.98 Кб
Скачать

Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куела.

Укуны бәяләү (сүзләр саны) 30-35 сүз

Текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда,”5”ле куела.

Текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма тупас булмаган 2-3 орфоэпик хата җибәреп (авазларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, интонацияне сакламау) укыганда,”4”ле куела.

Текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4-6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда ”3”ле куела.

Текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, орфоэпик кагыйдәләрне бозып, 7 дән артык әйтелеш хатасы җибәреп һәм уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламыйча укыганда,”2”ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү

Татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

  1. өйрәтү характерындагы эшләр (изложение,сочинение);

  2. контроль эшләр ( сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар).

Сыйныф

Сүзлек диктанты

Күчереп язу

Диктант

2

2

2

2

6-7 (сүзләр саны)

3-4 (җөмлә саны)

25-30 (сүзләр саны)

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

Пөхтә,төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү

Пөхтә,төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка “5”ле куела.

Пөхтә,төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка “3”ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка “2”ле куела.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

Пөхтә,төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы.- Казан: Мәгариф, 2009.

5.К.Фәтхуллова, Ф.Х.Җәүһәрова. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 сыйныфлар/ Казан, 2010

- Дәреслек: : Татар теле , 2 нче класс.

Р.З.Хәйдәрова, Р.Һ.Рангулова

Казан: Мәгариф,

2009

-Диктантлар җыентыгы

1. Ф.Ф.Харисов. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни- методик нигезләре. К..: Мәгариф, 2002 ел.

2. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

3. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

4.Ч.М.Харисова. Обучение татарскому произношению в русской школе..-М.: Гуманит. Изд.центр ВЛАДОС, 2001.

5. Нигъмәтуллина Р.Р Татар теле өйрәнүчеләргә К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

6. Татар телендә тыныш билгеләре.

7. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, “Мәгърифәт”, “Ачык дәрес” газеталары

1.А.Гыйләҗетдинова А. Татар телен өйрәнүчеләргә текстлар. – Казан: “Яңалиф” нәшр. 2004

2. Сафиуллина Ф.С. Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез., Мәгариф, 2006

3. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар.К.: “Хәтер” нәшр., 2003

4. Хәбибуллина З.Н. Татар теленнән мөстәкыйль эшләр.

5. Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.